Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Хыялларымны улым белән бергә күмдем…»

«Үзеңне башка гарипләр белән чагыштырасың да, бәхетле булуыңны аңлыйсың», — ди шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева. Шулай булмый ни, гарипләр генә түгел, кайбер сәламәт кешеләр белән чагыштырганда да бәхетле шәхес бит син, Лилия. Синдәгедәй намус, иҗат, ихтыяр көче, сабырлык әллә бик күпләрдә бардыр дисеңме?!

news_top_970_100
Шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева: «Хыялларымны улым белән бергә күмдем…»
Рамил Гали

«Ярдәм» тернәкләндерү үзәге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары, «Бер-беребезгә булышу» проектының авторы, шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваны (паспортта - Лилия Тимергалиева) кабат «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы кунагы итеп күрү насыйп булды. Тормышында булган ачы вакыйгалардан соң ул безгә интервью бирергә килде. Ире Ришат белән аерылышкач, ничек яши, улы үлеменнән соң күңел җәрәхәтләрен вакыт төзәтәме, киләчәккә нинди хыяллар белән карый — бу хакта «Интертат» язмасында. 

«Кешедә эреп китәргә, бөтен тормыш мәгънәсен күрергә ярамый»

Лилия, Яңа ел якынлаша. Бу елны нинди кичерешләр белән тәмамлыйсыз?

Бу ел минем өчен авыр булды, ләкин бер хыялым тормышка ашты — җәй көне гомеремдә беренче тапкыр диңгезгә бардым. Бертуган апам белән Төркиянең Белек шәһәрендә ял иттек. Диңгездән кайткач язылган шигырем дә бар әле.

Бу елның нәтиҗәләре белән яңа баскычка аяк бастым. Киләсе елда ниндидер күтәрелешләр булыр дип уйлыйм. Бер урында тукталып торырга ярамый, алга барырга кирәк.

Язмыш сынауларыннан соң нинди нәтиҗә ясадыгыз? Вакыт яраларны төзәтә диләр, бу чыннан да шулаймы?

Мин хәзер хыяллана алмый башладым. Элек мин гомер буе хыяллар юк, планнар гына минем, дип йөри идем. Әмма аңладым: якты хыяллар булырга тиеш, тик фанатизм булырга түгел, «шулай булса, бәхетле булам» дип йөрергә кирәкми. Ә алай булмаса… алай булмаска да мөмкин бит. Шуңа күрә берничә вариант калдырырга кирәк. Бер генә вариант белән яшәсәң, бөтен тормышың чәлпәрәмә килгәч, югалып каласың икән. Шуны аңладым.

Сынауларны җиңел кабул иттем, ләкин аларны үтү авыр булды. Нәрсә генә булса да, Аллаһы Тәгаләдән икәнен беләм, ләкин шул сынауларны кичерү, әлбәттә, читен. Корган планнарың югалгач, тоннель азагында яктылык күрмисең, шул яктылыкны күрмәгәч, бик авыр. Ул яктылыкны эзли-эзли бер ел, хәтта күбрәк уза бугай инде… Улым үлгәнгә ел ярым вакыт узды, әмма ничектер һаман көтү режимында. Булыр ул, яхшы булыр, ләкин хәзер үк түгел — шунысын беләсең.

Мин сөенәм, кайсыдыр күзлектән караганда, минем тормышым әйбәт: эшем, торырга урыным (апада торам), кайтырга әти-әнием, туган нигезем бар. Шул плюсларны карагач, башка гарипләр белән чагыштырасың да, әле үзеңнең бәхетле булуыңны, әле бәхетне югалтып бетермәгәнеңне аңлыйсың.

Кешедә эреп китәргә, бөтен тормыш мәгънәсен күрергә ярамый. Әгәр күрәсең икән, син аны югалткач, нәтиҗәдә, тормыш мәгънәсе дә югалган кебек була. Аек акыл белән карасаң, ул бит алай түгел, үткәннәргә елмаеп та карыйсың, әле ярый моны кичердем, дип тә карыйсың. Мин һәр хатын-кыз кебек бу тормышта бөтен сынауларны уза барам, әлхәмделлиләһ. Мин шулай килеп чыкканга да үкенмим, Хаҗда хыялланып теләкләр теләгәнемә дә үкенмим. Бәлки, шулай дөресрәктер. Әгәр алай булмаса, бәлки, начаррак булган булыр иде…

«Бала үлгәннән соң беренче өч көнне хәтерләмим дә…»

Балага узуыгыз Аллаһы Тәгаләдән бер могҗиза булдымы ул? Әллә моны бөтенләй үк көтелмәгән хәл дип әйтеп булмыймы?

Мин өметләндем, иремне ир итәсем килде, аның әти булуы минем өчен зур шатлык булды. Бала белән җитәкләшеп йөрмәсәк тә, ул әти ролендә, ул хәзер дә әти.

Мин балага узганымны беренче көннән үк сиздем, 2,5 ай беркемгә дә әйтмәдем. Токсикоз да булды, иптәшем, «нәрсәгә косасың» дип тә сорый иде — «майлы ашадым бугай» дип җавап бирә идем. Табиблар янына барсам, алар төшерергә кушачак иде, шуңа мин мөмкин кадәр суздым. Беркөнне апада кунганда, «нишләптер үзгәргән син» ди. «Юк инде», дим. Нәкъ шул көнне УЗИга барырга язылган идек. УЗИда расланды, ул көнне беркемгә дә әйтмәдек, икенче көнне апага шалтыратып әйттем — «үзегез беләсездер инде» дип, шок хәлендә калды. «Лилия, нишләп бетәрсез, ничек күтәрерсең икән?» дигән сораулар булды инде.

Әтием бик авыр кичерде корсакка калуны, әти бик хисле кеше, минем өчен куркуыннан ничектер ябылды, баланы күмгәч тә әле аңышып җитмәде кебек. Әни кабул итте, әни андый баланы, ягъни мине үстергән бит инде ул. Бала исән калса да, ул әле сөенгән булыр иде.

Холкыгыз белән әтиегезгә ошагансызмы сез?

Мин нәкъ әти. Әни ягыннан җитдилек тә бардыр, гел елмаеп кына утырып булмый, ләкин бөтен холкым әти.

Балага кагылырга, сыйпарга, кулга алырга рөхсәт иттеләрме?

Мин үкенмим, баламны күрдем, ләкин тотып торулар, күтәрүләр булмады. Ул кувезда ятты. Мин бала янына кереп йөрдем, аның белән ике атна булдым. Аннан соң мине кайтарып җибәрделәр, бала янына килеп йөри аласыз, хәбәрләрен әйтеп торырбыз, диделәр.

Иң авыры шул булды: Мәскәүдә операциядән соң, берничә көннән палатага чыгардылар. Палаталар тезелеп киткән, һәр әнигә балаларын алып килделәр, ә минекен алып килмиләр, бу бик авыр тойгы. Яңадан кан басымнарым күтәрелеп, тагын реанимациягә эләктем. Аннары аңладым: мин палатадан исән чыкмаячакмын. Баланы бирмәгәч, бирергә ярамаганын белсәм дә, нервыга бәрә бит. Мин табибтан: «Реанимациядән соң туры өйгә чыксам, мөмкинме?» - дип сорадым — «Алай чыгармыйлар инде, палатага чыгарга кирәк», - ди. «Зинһар өчен, мин беренче булыйм әле, палатага чыксам, сезгә яңадан керәм, мин моны беләм, миңа анда авыр», - дидем һәм туры чыгып киттем. Бу хастаханә кануннарына туры килми, бәлки, мине гаепләрләр дә, ләкин миңа алай уңайлырак булды.

Казанда ирем белән күрешкәннән соң, авылга кайтып киттем. Мунчалар кереп тынычлану кирәк иде. Күпме генә тормыш иптәшем янында калырга теләсәм дә, исәнлегем моны рөхсәт итмәде. Үз өеңдә үз көең дигән кебек, өйдә җиңелрәк кичерелә, туган нигездә бигрәк тә.

Баланың китүенә мин инде әзер идем. Бала 20 генә көн яшәп калды. Авылда берничә көн торгач, миңа шалтыраталар: «Я килеп җитәсез, я бала инде үлеп бара, күрми калырга мөмкинсез», диделәр. Без апам белән барырга булдык, билетлар белешә башладык. Ике көн дигәннәре ике генә сәгатькә калды: яңадан шалтыратып, «килеп алыгыз» диделәр. Аннары баланы алып кайтып, җирләү мәшәкатьләре…

Бала үлгәннән соң беренче өч көнне мин хәтерләмим дә, дөресен әйткәндә. Авыр булды. Барыбер нинди генә хәлдә булса да, яхшыга өметләнгән идем: Аллаһы Тәгалә биргән икән, мәгънәсе бардыр, калыр дип уйлаган идем, яшәр кебек тоелды.

Әлбәттә, табиблар алдан: «Сез артык хыялланмагыз, барысына да әзер торыгыз», - дип кисәткән иде. Кан басымым күтәрелде дә, операцияне ярты айга иртәрәк ясарга туры килде. Бала җитлегеп өлгерә алмады, баланың соңгы көннәрендә фотоларын җибәреп тордылар: мин күрәм, аңа авыр. Аллаһы Тәгаләдән сорадым: әгәр аңа китеп бару җиңелрәк, тормышы авыр була икән, нәрсәгә азапларга баланы? Мин риза, әгәр аласың икән, ал, дидем. Әгәр авыру бала булса, нигә баланы азапларга?

Миңа бит инде табиблар йөкле икәнемне белүгә, «Әйдәгез, төшерегез, бала сәламәт булмый, барыбер үләчәк», - дигәннәр иде, ләкин ул вакытта да барыбер операция белән төшерттерәсе булгач, «Әйдәгез, мөмкинлек бирик әле», - дидем. Алар миңа каршы булды, «син тиле, син эгоистка» диделәр, ләкин мин аларга каршы бардым. Аллаһы Тәгалә биргән икән — тырышып карарга кирәк дидем, һәм үкенмим, тырышып карадым. Әлхәмделлиләһ, 20 көн әни булып карадым.

Язмышка шулай язган булган инде. Аллаһы Тәгалә безне саклады, яклады дип әйтсәк тә була. Әгәр фатир бирсәләр, без бала алабыз, дип әйткән сүзебез бар иде. Шушы сүздән соң озак тормадык, балага уздым, шаккаттым мин аңа. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңлатты: бала булу белән генә бетми әле, диде.

Ә нинди авырлыкта иде бала?

Бәләкәй, ярты кг дан кечерәк, үсеп өлгермәгән инде. Практикада мондый бик аз балалар гына исән кала. Ул бик нәни иде, аның кемгәдер ошаган-ошамаганын да әйтеп булмый иде.

Бу вакыйгадан соң Ришат белән күпме бергә тордыгыз?

Бер ярты еллап яшәдек. Безнең аерылу сәбәбе балада да түгел, сәбәпләрен әйтмибез дип сөйләштек. Бу безнең икебез һәм Аллаһ арасындагы сер, ләкин кешеләр бит алар уйдырмалар ярата. Уйдырмалар ясамаска киңәш итәм, чөнки бу серне барыбер беркем белә алмаячак. Без дуслар булып калдык, араларыбыз җылы, аралашып торабыз. Бер-беребезгә якын кешеләр. Күпме бергә яшәгәч, барыбер уртак кызыксынулар, уртак сыйфатлар туа.

Без шулай сөйләштек: кем дә булса кемне дә булса очратканчы, гаилә тормышы төзегәнче, аралашабыз, ләкин аннан соң күрешүләр минимумга калачак.

Аннары сезне бала да якынайтты бит инде?..

Әлбәттә, мин Ришатка, гомумән, сокланам. Кеше буларак, баланың әтисе буларак, бик хөрмәт итәм. Чөнки башка ир-атлар югалып кала алганда да ул үзендә көч тапты. Беренчедән, баланы калдырырга ризалашты. Башта табиблар әйткәч, ул каршы иде, «Лилия, әйдә, төшертәбез», - диде, ләкин төшертергә инде соң иде. Мин аңа аңлаттым да, икебез дә консилиумга баргач, баланы калдырырга дигән фикергә килгәнебезне әйттек. Мин аның өчен дә рәхмәтле аңа. Баланы әти, я имам кеше ләхеткә салырга дип кулына тотып алып бара, Ришат үзе алып барып салды. Минем өчен аның ягыннан зур адым булды. Аның көчле, сабыр кеше булуына тагын бер төшендем. Моны бөтен ир-ат та эшли алмый, минемчә. Улыбыз Салаватны минем туган авылда — Буа районы Күл-Черкен авылында җирләдек.

Ришатның әти-әнисе белән элемтәдәме сез?

Шалтыратсалар, сөйләшәм. Без бит дуслар булып калдык. Нишләп без дошманлашырга тиеш?! Шулкадәр уртак әйберләребез булды, шуңа дуслар булып калмауны, гомумән, күз алдына китермим. Кемдер каршы булса да, безнең утырып сөйләшкән сәгатьләребез бар. Без кайсы очракта гына аралашмый башлауны утырып сөйләштек. Ул авылга кайтып йөри, баланың каберен чистарта. Минем өчен бу мөһим, чөнки әти кеше өчен баласын хәтерләү - зур эш. Әти кеше зиратта чистартырга тиеш, бигрәк тә минем хәлдән килмәгәндә.

Улыгызның төшегезгә кергәне юкмы?

Юк. Аллаһка шөкер дип тә әйтә алам, чөнки сәдакалар биреп торгач, укытып торгач, тынычлап ятадыр, Аллаһ боерса.

«Кеше бүген гашыйк булып, иртәгә кияүгә чыгарга мөмкин»

Хәзер сез тагын да көчлерәк рухлы, холкыгыз ныгыгандыр дип әйтеп буламы?

Элек теләсә нинди маҗараларга кереп китәргә әзер идем, хәзер тормышка җитдирәк карыйм бугай. Кемнедер якын китерү, аралаша башлауда минем өчен тагын да күбрәк кагыйдәләр барлыкка килде. Ир-атның күбрәк сыйфатларына игътибар итәм. Үзем өстендә эшләргә тырышам. Медаль ике яклы, диләр бит. Бер генә якта булмый хаталар.

Кимчелекләрегезне таныйсыз, димәк?

Әлбәттә, исәнлек буенча кимчелекне әйтмим, анысы табигый. Ләкин үзебезнең сыйфатларны бер барыбер үзебез үзгәртәбез, шуңа яхшырак булырга тырышырга инде.

Шулай да, кем дә булса очраса, тагын бер кат гаилә корып карар идегезме?

Анысы миннән тормый, Аллаһтан гына тора. Кешене белмисең бит. Без бер минутта гашыйк булырга мөмкинбез. Бүген гашыйк булып, иртәгә кияүгә чыгарга мөмкин. Исламда никах иртәрәк укылган саен яхшырак. Әлегә җавап бирә алмыйм, ләкин очраса, ышанычымны яуласа, тугры калса, үзем тугры кала алсам, ул очракта бик мөмкин.

Тормышта нәрсәне гафу итә алмас идегез?

Үз сүзендә тора алмаган кешеләрне. Үзенең сайлавына, сүзләренә, адымнары өчен җаваплы була алмаган кешеләрне аңламыйм. Кичермәү түгел, нәкъ аңламау, чөнки кичерергә тиешбез инде, исламда андый әйбер юк. Кабул итә дә белергә кирәк кешене.

Ә кеше сезне үпкәләткәндә?

Мин үпкәләмим, кешене тормышымнан сызып кына атам, ул кеше белән бөтенләй аралашмаска мөмкинмен, миңа алай тынычрак. Минем кеше түгел икән, әрләшеп, тавыш куптару кирәкми миңа. Синең уң якка — минем сул якка. Үземнән ерагайтам — бетте китте.

Ә йөзегезгә бәреп әйткән кешеләргә ничек җавап бирәсез?

Без, мөгаен, андый кешеләр белән ике яктан да сүз белән бәрешеп алырга мөмкиндер. Мин кешегә туры сүзле. Әйтсеннәр битемә — анысына риза, ә артымда сөйләгән кешеләрне кабул итә алмыйм.

«Балага коронавирусның зыяны тиде»

Тормыш турында сөйләшкәч, коронавируска да тукталмый булмый инде. Ул зәхмәт сезгә кагылдымы?

Мин бит йөкле вакытта Казанда 1-2 ай саклануда яттым. Минем бронхит болай да бар, корсаклы чакта гел йөткерә идем. Мәскәүгә баргач, синдә коронавирустан калган эзләр сизелә, диләр. Шулай итеп, корсаклы чагымда авырып алганмын булып чыга. Узды инде, әлхәмделлиләһ. Баланың җитлекмәве дә турыдан-туры шуңа бәйле. Балага зыяны тиде.

Ә вакцинация мәсьәләсендә ничек?

Мин прививка ясаттым.

Файдасына ышанасызмы?

Файдасын белмим, зыяны тимәде.

Бүген төп эшегез элеккечә «Ярдәм» фондындамы?

Әйе, эш тәҗрибәм «Ярдәм”дә. Бер ел уку белән узды, аннары ярты ел стажировка, җиде ел «Ярдәм”дә эшлим, әлхәмделилләһ.

Өстәмә керем чыганагын кайгыртыпмы, челтәрле бизнеска да кергән идегез кебек…

Мин аны күбрәк кызыксыну дияр идем. Төркиянең хәләл компаниясе булгач, мине шунысы белән тартты. Миңа кирәкле продукция булгач, үзем өчен алам, якыннарым кызыксына икән, аларга да заказ бирәм. Ә болай, бу компаниягә кердем дә акча эшлим, дип әйтү юк. Мин бизнес кешесе түгел, ул минем өчен түгел.

Әгәр бизнеска кереп китәсең икән, шәхси машина кирәк, продуктны кемгәдер илтергә, тәкъдим итәргә, очрашулар оештырырга… Күп блогерлар түгәрәк өстәлләр ясап, үз продукцияләре турында сөйлиләр. Тел бистәсе булсам да, нәрсәнедер мактар өчен үзем кулланып карарга тиеш, ә үзем кулланмаган әйберне «ал» дип киңәш итә алмыйм.

«Үз куышым булсын иде»

Гаиләдә төпчек бала бит сез. Әти-әниегез, апаларыгыз белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

Без барлыгы җиде бала идек, хәзер бишәү, дүрт апам бар. Каядыр җыенам, нәрсәдер планлаштырам икән, алар миңа терәк, киңәшләрен бирәләр. Мәсәлән, дүрт апамның берсе белән бергә яшибез. Ул да кияүдә түгел, балалары юк. Гаиләм булганда, фатир артыннан йөреп карадык, ләкин мине бөтен җирдә кире бордылар. «Ә нишләп юк?» дигән сорауга, «Казанда кимендә биш ел пропискагыз булырга тиеш» диделәр. Биш елдан килеп карармын дигән максат куйдым әле, менә 2,5 елы узды инде.

Кешенең үз оясы булырга тиеш. Апа белән тору ничек кенә җиңел булса да, барыбер кешегә кунаклар килми тормый, аның да кемнедер чакырасы килә, минем дә. Ул миңа кемнедер чакыруны тыймый, рөхсәт итә, ләкин ул барыбер уңайсыз. Кемдер балалары белән килергә мөмкин, үз әйберең өчен нишләсә дә курыкмыйсың, ә уртак мал куркыта. Минем шундый теләгем бар — үз куышым булсын иде. Үз куышың — үз тынычлыгың.

Ришат белән өйләнешкәч тә, дүрт ай апада торган идек, аннары «снимать иттек», аена 25 мең сум, ә нишлисең… «Ярдәм» фонды һәрвакыт булышып торды, хезмәт хакларыбыз Аллаһка шөкер иде.

Димәк, 2,5 елдан чиратка басып карыйсыз…

Әйе. Аның өчен күпме документ җыясы, самолет, машинаң булмавын дәлиллисе… Мин шаккаткан идем, шул документларны сорагач. Сөбханаллаһ, кеше ничек бай яши икән, мин шундый бай кешеләр белән чиратка басам икән дигән сорау туды. Кемнең вертолетлары бар, чиратта тора микәнни дип уйлап куйдым. Әллә нинди сәер документлар җыйдык, икебездән дә 18 төрле документ сорадылар. Икебез дә җыйдык. Ришатның пропискасы бар, ләкин аның тора торган фатирында өлеше җитә иде, тик анда апалары-сеңелләре булгач, анда да яшәп булмас иде.

Ришат та «Ярдәм»дә эшли иде кебек…

Әйе, эшли иде, ләкин хәзер ул башка җирдә. Мин каршы түгел аның «Ярдәм»дә эшләвенә, ләкин миңа шулай тынычрактыр... Белмим, һаман «Ярдәм»дә эшләгән булса, нәрсә булыр иде… Хәер, Ришат үзе дә икебез бер урында эшләү читен булыр дип, башка эшкә китүне дөрес дип тапты.

Туган телләр елы да ахырына якынлаша… Татар телендә сөйләшүчеләр артамы, Лилия? Үз күзәтүләрегездән чыгып нәрсә әйтә аласыз?

Хәзер русча һәм татарчаны чагыштырсак, 50:50 дәрәҗәсендә сөйләшәләр бугай инде. Гадәти әйбергә әйләнеп китте. Ләкин барыбер дәресләр аз шул, балаларга читен, минем, мәсәлән, апамның кызының өч баласы бар. Берсе мәктәпкә керде. Бер көнне сөйләшәбез моның белән, әлегә чиста итеп татарча сөйли, киләчәктә ничек булыр…

Апам татар теле һәм әдәбият укытучысы иде. Бәлки, аның ярдәмендә туган телемә мәхәббәтем арткандыр. Җәйге ялларга кайта иде дә, татар теле китаплары белән бүлмәләрне тутыра иде. Миңа әкиятләр алып кайта иде, аның да үз өлеше булгандыр инде.

Гаилә 70 процент өлешен кертсә дә, күп очракта җәмгыятьтән килә. Мин Казанга килгәнче, русча «исәнме-саумы”дан ары белми идем, авылда татарча гына сөйләшеп үскән бала, математика дәресләре дә татарча гына уза иде. Казанга килгәч, телевизор күп карадым, китаплар укыдым. Дөрес итеп русча сөйләшергә өйрәнергә кирәк иде. Тернәкләндерү үзәгенә эләгү зур этәргеч булды. Реабилитация курсларына төрле милләт вәкилләре килә, күбесенчә русча сөйләшәбез.

«Хатын-кыз - ул агач тамыры кебек: гаиләдәге һәр кешене тотып тора»

Татар хатын-кызлары нинди булырга тиеш?

Сабыр, тыйнак булырга тиеш, шулай да хәзерге хатын-кызлар алга киткән, мода артыннан да өлгерәләр, аш-суга да осталар, гаиләне дә алып барырга булышалар. Эштә дә беренче урыннарда баручы хатын-кызлар бар, руль артына да утырдылар. Ирләр әйтмешли, чалбар да киделәр. Ләкин хатын-кыз барыбер йомшак булырга, хатын-кыз булуын онытмаска тиеш. Агач тамыры кебек ул: гаиләдәге һәр кешене тотып торучы. Ирен дә, балаларын да тәрбияләүче, әти-әнисен дә, кайнанасын да кадерләп торучы. Андый булу бөтен хатын-кыздан да зур тырышлык һәм сабырлык сорый. Ләкин хатын-кыз булып кала белергә кирәк. Без күбрәк кулга корал алып, синнән башка да эшлим, дип тотынабыз. Син аны эшли ал, ләкин ул эшләсен. Шундый булып калырга кирәк.

Концертларга, театрларга еш йөрисезме?

Үткән елда сирәк йөрдем, ковид чикләүләре булгач бик йөрелмәде. Булдыра алганча барам, ләкин кайберләренә үтеп булмый бит, чөнки коляска белән кертмиләр. Аңлыйм мин, аппаратура торгач, җайсыздыр, ләкин аны гарип кешегә аңлатырга кирәк. Аннары коляскадан 1-2 нче рәтләрдәге урындыкка күчереп утыртып, колясканы алып чыгып торып та була бит.

Хәтерләсәгез, минем белән шундый хәл булды. «Татар җыры”на коляскалар белән кертмиләр дип, сәбәбен аңлатып та тормадылар. Соңрак дәгъва белдергәч, миңа шалтыратып, анда бит аппаратура иде, диләр. «Миңа барыбер, мин шундый ук тамашачы, мин автор, мин керергә теләгән «Татар җыры» нда минем язылган җырым бар иде, аны сәхнәдән ишетәсем килде», - дидем.

Кайберәүләр аны кимсетү дип кабул итәр иде, мин аңлатмауга гына аптырадым. Әйттем, әйткәнне яратмаучылар да булгандыр бәлки. Хәзер инвалидларга башка төрле караш: бөтен Европада инвалидлар барлык чараларга ирекле рәвештә керә алалар. Нишләп безнең Татарстанда бу кануннар кереп бетә алмый икән? Насыйп булсын инде, алга таба камилләшергә. Җитәкчеләр безне дөрес кабул итә башласа, без аларны аңлар идек, без дөрес аңлый торган кешеләр.

Спортчыларга акча кызганмыйлар, чит илләрдән легионерларны да чакыралар, ә инвалид балаларга соцчелтәрләрдә блогерлар акча җыя. Бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?

Бу авыр тема. Мин спорт өлкәсеннән килгән күп кенә хәйриячеләрне беләм. Берәр акча җыю ачасың икән, гадәттә, интернетта, телевидениедә күрсәтәбез — күп кенә спорт белән шөгыльләнүче спонсорларыбыз пәйда була. Соңгы көнендә тоталар да, миллион кертеп куялар. Соңгы өмет өзелеп барган вакытта алар ярдәм итәләр.

Әйе, спортка акча күп бүленә, ләкин аның да үз плюслары бар. Әгәр чемпионнарыбыз, уйнаучыларыбыз булмаса, балаларга, балалар йортларына, картлар йортларына кем булышыр иде?!

Спортка акча күп бирелсә дә, алар шул бирелгән акчаларны каплыйлардыр дип уйлыйм мин. Зәкятләрен чыгаралар, булышалар. Мин авырту балаларга, олы инвалидларга булышу кешенең зәкяте, дип кабул итәм. Ул зәкятне бөтен кеше бирергә тиеш. Бу язылмаган закон кебек: булган мөлкәтеңнән өлеш чыгара алмыйсың, мәрхәмәт орлыгың юк икән, бу мәсьәлә сиңа кагылырга мөмкин. Шуңа күрә үзебезне шулай иминиятләштереп кую кирәк.

«Хәзер мин бер көнлек яшәү рәвешенә ияләнә барам кебек»

Иҗатыгыз ничек үзгәрде?

Соңгы вакытта язылган шигырьләр авыррак. Иҗат соңгы өч елда, гомумән, туктап торган иде. Кияүдә булган чорда язуны туктатмадым, ләкин пассив барды. Мин киләчәккә планнар белән яшәдем. Дөрес әйтәләр, бер караганда — бер көн белән яшәргә кирәк, диләр. Киләчәкне уйла, бүгенгесе белән яшә, диләр. Мин күбрәк алдагысы белән яшәдем бугай: улым тугач язам, улым тугач, болай була, тегеләй була дип яшәп, ул хыялларны улым белән бергә күмдем дисәм дә була. Хәзер мин бер көнлек яшәү рәвешенә ияләнә барам кебек. Киләчәктә насыйп булса, яшәрбез, ләкин алга бик зур планнар куймыйм.

Кайсы вакытта язасыз күбрәк?

Төнлә нәтиҗәләр чыгарган вакытта язам күбрәк. Төнлә сабырлык белән нәтиҗәләр ясыйсың да, тиз-тиз телефонга язып атасың.

Лилия Сәлахетдинова һәм Ришат Тимергалиев «Татар-информ» агентлыгына 2018 елда килгәннәр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100