Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Шагыйрь күңелле җитәкче”. Азнакайның элекке хакимият башлыгы Әнәс Исхаковны соңгы юлга озаттылар

22 октябрь көнне татар җәмәгатьчелеге элеккеге Азнакай районы башлыгы, шагыйрь Әнәс Исхаковны соңгы елга озатты. Ул җитәкчелек иткән елларны Азнакайның чәчәк аткан чоры дип атадылар. “Татар-информ” хәбәрчесе мәрхүмнең якыннары, хезмәттәшләре һәм якташлары белән аралашты.

news_top_970_100
“Шагыйрь күңелле җитәкче”. Азнакайның элекке хакимият башлыгы Әнәс Исхаковны соңгы юлга озаттылар
Әнәс Гатуф улы җитәкчелек иткән елларны Азнакайның чәчәк аткан чоры дип атадылар. Чөнки аның тырышлыгы белән районда элемтә, көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары, икмәк комбинаты, котельный, бала тудыру комплексы, ит эшкәртү цехы, яшелчә саклагыч, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте объектлары, яңа мәктәпләр, сәнәгать предприятиеләре, торак йортлар төзелә. “Көмеш су” фонды район халкын саф чишмә суы белән тәэмин итә башлый. Ике асфальт заводы төзелеп, районның һәр авылына заманча юллар салына, газ керә.

Ул җитәкчелек иткәндә Азнакай районы мөгезле эре терлек саны буенча да, ашлыкның тулай җыемы буенча да республикада беренчелекне тота. 1997 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан Татарстанда иң югары уңыш – гектардан 52 центнер җыеп алына. Ул чактагы ил башыбыз Минтимер Шәймиев әйткәнчә, Азнакайның күмәч пешерә торган бодае белән республика халкын 40 көн буе туендырып торырга булган, дип хәбәр итә Азнакай районының “Маяк”газетасы.

Җиргә хуҗаларча караш көчәя, фермер хуҗалыклары арта. Авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү өчен урыннарда көнбагыш мае, ак май чыгару цехлары, тегермәннәр төзелә.

“Чишмәләр көе” дигән шигыренә Вил Усманов, Ганс Сәйфуллин тарафыннан көй язылып, ул Азнакайның гимнына әверелде. Азнакайга кергәндә күренеп калган“Җире җәннәт, суы ширбәт, Халкы талант Азнакаемның” дигән сүзләр дә Әнәс Исхаковның иҗат җимеше.

Мәрхүмне соңгы юлга озатырга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын озак еллар җитәкләгән Марат Әхмәтов та килгән.


Шагыйрь күңелле җитәкче

Дамир Гыйләҗев (Азнакай районының социаль эшләр буенча җитәкче урынбасары):

- Аның белән бик күп истәлекләр бар. Ул минем укытучым. Районның идарә һәм мәгариф бүлегендә ике бүлекчә бар иде бездә. Бу 1992 елның гыйнвар ае иде. Ул мине шушы урынга мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп куйганчы, минем дәресләргә керде. Кадрларны сайлау, бигрәк тә җитәкчеләрне кую мәсьәләсендә ул шулхәтле таләпчән кеше иде. Ул үзе дә профессиясе буенча укытучы. Минем берничә дәрескә кереп, мактап, әле берничә ай дәвамында сынап йөргәч, аннары “әйдә, бергә эшлибез” дип шул урынга чакырды. Шулай эшне башлап җибәрдек без аның белән.

Истәлекле вакыйгаларга килгәндә, беренче тапкыр Азнакай шәһәрендә татар гимназиясе ачтык. Бу зур бер шатлык булды. Чөнки татар мохитен барлыкка китерү безнең өчен зур бер тарихи вакыйга иде. Аннан соң төрек лицеен ачтык. Менә шундый вакыйгаларны мин еш искә төшерәм.


Төзелеш мәсьәләсендә бик күп кенә социаль объектлар төзедек без аның белән. Гомумән, ул игътибар бирмәгән өлкәләр юк иде. Ул бигрәк тә авыл хуҗалыгын үстерү өчен бик зур хезмәт куйды. Халыкка фатирлар бирү өчен зур эш алып барды. Хәзерге кебек әзер программалар юк иде бит. Район башлыгы үзе эзләп табып, эшләргә тиеш иде.

Мәктәпләргә игътибарын җәлләми иде. Шул чорны Азнакай тарихында беренче тапкыр мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бездә узды. Анда Россиянең мәгариф министры да катнашкан иде.

Ул шагыйрь күңелле җитәкче иде. Бу чакта шагыйрь, ә хәзер җитәкче дип бүлмәс идем мин аны. Аның шул җитәкчелегендә дә шагыйрь икәнлеге күренә иде. Ә шагыйрьнең күңел дәрьясы һәрчак ярылып ята торган иде. Җитәкче кешегә бу, минемчә, иң кирәкле сыйфат. Табигатьне бик ярата иде. Чатыр тауны бигрәк тә. Шигырь күңелле кеше бит инде ул. Хәтта аның бер китабын төрекчәгә дә тәрҗемә иткәннәр. Бу аның өчен дә, безнең өчен дә бик зур дәрәҗә.

Кешеләргә карата ихтирамы, кешелеклелеге белән ул барча халыкка үрнәк булып тора иде.

Беренче урында - халык, аннары - гаилә

Әнәс Гатуф улы халык дип җан-атып йөргән кеше була. 47 ел буена иңне иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше Әкълимә ханым да “аның өчен беренче урында эш иде”, – ди:

- Һәрвакыт гаиләдә ничек, тормышыгыз ничек дип сорыйлар иде. Без 47 ел бергә яшәдек. 47 ел бик күп бит инде ул. Миңа инде чагыштырыр әйбер юк. Менә аның белән болайрак иде, тегенең белән тегеләйрәк иде дип. Яшәлгән инде. Балалар үстеләр, үзләренең юлларын таптылар. Миңа яхшы иптәш булды.

Эшне яратты инде. Бөтен эче-тышы белән эшкә ябышты, өйдә бик тормый да иде. Без бит хәзер икенче төрле яшибез: башта гаилә, аннары гына халык. Ә ул андый түгел иде. Эшен яратты, халыкны яратты, бөтен кешегә ярдәм итәргә тырышты. Без инде аңа күнеккән булганбыздыр. Бер-беребезгә булышып, таяныч булып яшәдек. Матур, рәхәт яшәдек.

Гаиләдә ул нинди әти иде? Мин инде балаларга карыйм да, нәтиҗә чыгарам. Өч улыбыз да укыды, өчесе дә өчәр институт бетерде, гаилә кордылар. Алар әйбәт булып үсте. Мин аларга карыйм да, шатланам. Димәк, без тәрбияли белгәнбез, балаларга нәрсә дә булса өйрәтә алганбыз. Әнәс үзе миңа: “Син яхшы булганга балалар да яхшы булган”, – дия иде. Мин Әнәсне яхшы әти булгандыр дим. Тәртипле гаилә булдык, яхшы яшәдек, Аллага Шөкер.


Шагыйрь дә инде ул. Һәрбер сүзгә мәкаль белән җавап бирә иде. Берәр нәрсә әйтсәң, һичшиксез шигъри юллар белән, йә әйтем, мәкальләр белән җавап бирә иде. “Их, язып куясы иде шул сүзләреңне”, – дип йөри идем. Ә шагыйрьлеген өйдә күрсәтмәде. Тик үзе шундый нечкә күңелле иде. Гадәттә бит ир-ат каты күңеллерәк була, ул бөтенләй икенче төрле иде.

Шигырьләрен өйдә язмады. Кайда язды икән ул аларны? Әле уйлап-уйлап торам, кайсы арада, кайларга утырып язды икән дип. Тик өстәл артына утырып, каләм тотып, шигырь язам дип утырмый иде. Төпчек малаебыз әйтә иде: “Әни, син беләсеңме, әти китап яза. Анда синең турында да яза. Син чамалап сөйләш әти белән. Синең турында начар язса, белерсең әле”, – дия иде. “Әллә чынлап та дөресме ул?” – дисәм, көлеп кенә куя иде. “И, берәр сүз әйткән булсам, гафу ит, мине андый китапка язма инде”, – дип бергәләп тә көлешә идек. Китаплары чыккач, минем турында нәрсә язган икән дип эзли идек.


“Татарның менә дигән улы”

Индус Таһиров (тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе):

- Бу хәбәрне интернеттан укып белдем. Бик кызгандым, чөнки без аның белән бик яхшы мөнәсәбәттә идек. Шундый мәртәбәле кешенең, якын дустым, якташымның безнең арадан китүен авыр кабул иттем.

Бергәләшеп эшләдек. Ул бит әле өстәвенә минем якташым да. Шулкадәр игелекле кеше, шулкадәр укымышлы кеше, шулкадәр милләтебезне, туган якларыбызны ярата торган кеше иде. Шуңа күрә дә без аның гел дустанә мөнәсәбәтләрдә тордык.

Аннары мин депутатлыкка кандидат булып, Дәүләт Советына сайланганда да аның белән рәхәтләнеп бергәләшеп эшләдек. Авылларга йөрдек, халык белән очрашып, төрле-төрле чаралар үткәреп йөрдек. Ул шулкадәр яратып эшли иде үз эшен. Чын мәгънәсендә ул татарның менә дигән улы иде. Милләтебез өчен, Татарстан өчен күп эшләде һәм инде Татарстан да аңа рәхмәтле булырга тиеш. Мин моңа һич кенә дә шикләнмим.


Ул бит әле шагыйрь дә. Аның ул ягы бәяләнеп тә бетмәгән. Аның шигырьләренә язылган җырлар да бар. Аларны башкаралар, алар онытылган җырлар түгел. Ул шагыйрь генә түгел, ул шигъри җан. Ул сөйләшкәндә дә шигъри юллар белән сөйләшә торган иде. Тәмле һәм матур телле кеше иде ул.

Бергә эшләгән вакытта төрле вакыйгалар булды. 90 нчы еллар халыкның купкан чагы, халыкның мәйданнарны тутырып чыккан чагы. Шул чакта аптырашта калдык. Безне урап алдылар. Теге яктан тарталар, бу яктан тарталар. Әнәсне инде бигрәк тә, чөнки аны барысы да белә һәм күп нәрсәгә ул җаваплы. Аны төрле яктан эткәлиләр, кычкыралар. Менә шул чакта аның биш-алты сүзе җитте. “Милләттәшләрем! Сез нишлисез? Без бүгенге көндә Татарстаныбызны яклыйбыз, аның бәйсезлеген алга сөрәбез. Бергә булсак, бергәләп эшләсәк, без җиңәчәкбез. Туктатыйк менә бу бәрелешләрне, туктатыйк!” – диде. Ике-өч минут сүз сөйләве булды, халык тынды һәм аның нәрсә әйткәнен тыңлый башлады.

Мондый вакыйгалар бер генә түгел. Аптырашта калып, нишләргә соң дигән чаклар да булды. Ләкин безнең Әнәс бик тапкыр кеше иде. Ул халык белән уртак тел таба белә торган иде. Шул сыйфаты өчен аны яраттылар да, яраталар да.

“Машинасына утыртып алып кайтты”

Әнәс Гатуф улын хезмәттәшләре һәм туганнары гына түгел якташлары да яхшы кеше иде дип искә ала. Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетованы“студент чакта машинасына утыртып алып кайткан иде”, – дип искә алды.


- Әнәс Гатуф улы белән бик үк яхшы таныш түгелмен. Минем әни күп еллар Азнакайда “РОНО”да эшләде, шуннан хәтерлим аны. Беренче тапкыр сөйләшкәннән соң мин аны “мөлаем, әйбәт кеше икән” дип истә калдырган идем. Әле бервакытны шәһәрдә университетта укыганда машинасына утыртып Азнакайга алып кайткан иде.

Шигырьләр дә яза иде ул. Ул турыда белгәч, кызык икән дип уйлаганым хәтердә. Гадәттә чиновниклар шигырьләр белән кызыксынмый бит инде. Рәсәйдә бар инде ул берничә. Мин аның биографиясе белән танышкан идем. Иҗади омтылышлы кеше булгандыр да.

Зәйнәб Фәрхетдинова: “Концертларыма йөри иде”

- Әнәс Гатуфович бик яхшы, ачык, гади кеше булып күңелдә калды. Бик иртә китте. Бөтенләй олы кеше түгел иде әле ул. Аның 70 яшьлек юбилеенда булган идек без. Соңгы тапкыр шунда очрашкан идек, Зөфәр абыең белән котларга барган идек.


Концертлар белән кайтканда аны һәрвакыт чакыра идек, һәрвакыт килә иде. Безнең гел шундый аралашу булды. Гаиләсен дә бик яхшы беләбез. Иптәше белән һәрвакыт матур итеп каршы алалар иде. “Кайткан саен керегез”, – дип әйтә иде, хәлләрне белешә, планнарны сораштыра иде. Безнең рәсми дәрәҗәдә аралашу һәрчак булып торды, Аллага Шөкер. Яратып концертларга килде. Мин Азнакай кызы булгач, ул анда эшләгәч, уртак сөйләшүләр, киңәшләшүләр дә булды.

Аның сүзләренә язылган “Дөнья маллары бер көнлек” дигән җырым да бар әле минем. Ходай талант биргән инде аңа. Буш вакытында төгәл эшләрдән ял итәр өчен иде ул аңа. Бик әйбәт, матур аның шигырьләре. Шуңа күрә күбесе җырларга әйләнеп чыкты.

Ачык йөзле, гади һәм халыкның бер якты улы иде ул.

Журналист Ләйсәнә Садретдинова: “Аны Азнакай беркайчан онытмаячак”

- Мин ул район башлыгы булганда, Азнакай телевидениесендә эшләдем. Мин аның турында фәкать яхшы сүзләр генә әйтә алам. Аның бер аерылып торган бер яхшы ягы бар иде: ул үзе белән эшләгән кешене күрә белә, хөрмәтли белә иде. Хәзерге заманда бит күпчелек җитәкчеләр үзләренең кадрларын күрә белмиләр, хөрмәтләмиләр. Ә аңарда менә шундый әйбер бар иде.

Азнакайда туып-үсмәсә дә, ул үзе Ленингороск ягыннан, Азнакайны шулкадәр ярата иде ул. Азнакайда яшәүчеләрне, эшләүчеләрне, җирне. Анысы инде яңалык түгел. Шигырьләрендә дә Азнакай якларына, Чатыр-Тауга, җиргә мәдхия җырлый бит ул. Бүгенге көндә дә Азнакайга килеп кергәндә аның шигыре язып куелган. Шул икеюллыкны күрү белән, без аны искә алабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын... Бик яхшы кеше иде.

Ул депутатлыкка да сайланды бит. Плакатлар уйлап тапкан чорлар. Ул һәрвакыт нинди дә булса идеяләр белән янып яшәде һәм шундый идеяләре күп булган кешеләрне янына җыя иде. Без аннан бер караганда шүрләдек тә, хөрмәт тә иттек. Гади дә була белде ул, чын җитәкче булды. Мин бит инде аны җитәкче буларак күбрәк беләм. Үз урынындагы кеше иде ул.

Мин укытучы идем инде, телевидениедә дә эшләдем. Яшь кенә идем. Ул эшне кешегә ышанып тапшыра иде, яшь дип тормый иде. Зур эшләрне дә, үз фатихасын биреп, курыкмыйча кулга тоттыра иде. Рискка бара иде, бернәрсәдән дә курыкмады. Мин телевидениедә төрле проектлар уйлап таба идем дә, чыгара идем. Яңалыклар яратты. Яңалык ясаучы кешеләрне дә яратты.


Кешенең кадерен белә иде дип әйттем. Ул эшләгән чорда безнең районда шагыйрьләр, язучылар күп кайта иде. Һәм безнең район кешеләре беркайчан да онытылмый иде. Хәзер дә хөрмәт бар, сүз дә юк. Ул эшләгән чорда аллеялар, урамнарга исем бирүләр башланды. 

Хәзер инде чыгып киткәнемә егерме ел була бугай инде. Тик кайткан саен аның исемен ишетәм. Ничек кенә булса да аны искә алалар. Миңа калса, Әнәс Гатуф улын Азнакай беркайчан да онытмаячак.

  • Әнәс Гатуф улы Исхаков 1945 елның 14 августында Татарстанның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Лениногорск шәһәрендәге музыка-рәсем сәнгате училищесында белем ала. Хезмәт юлын 1965 елда Азнакай районы Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып башлый. Читтән торып укып, 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, аны партиянең район комитеты аппаратына пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп эшкә алалар, ә берничә айдан ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре, 1972 елда исә беренче секретаре итеп сайлыйлар.
  • 1978 елда утыз өч яшьлек егетне партия район комитетының оештыру бүлегенә мөдир итеп тәгаенлиләр. Тагын биш елдан ул — халык депутатларының Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе, 1992 елдан 2005 елгача — Азнакай район һәм шәһәр хакимияте башлыгы хезмәтендә. 1995 елда аның җилкәсенә тагын бер вазифа — Азнакай шәһәре һәм районы халык депутатларының берләштерелгән Советы рәисе вазифасын да өстиләр.
  • 1990 елда Ә.Исхаков Татарстан Республикасы Югары Советына депутат итеп сайлана, 1995 елдан 2000 елгача ул — Татарстан Республикасы халык депутаты.
  • Әнәс Исхаков 2005-2007 елларда Татарстан Министрлар Кабинетының бүлек мөдире, 2007 дән Татарстан Республикасы юстиция министры киңәшчесе.
  • Аның шигырьләре матбугатта зур бер цикл рәвешендә иң беренче 1970 елда «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта дөнья күрә. 1999 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Бу дөнья нигә уйчан?» җыентыгында шагыйрьнең лирик шигырьләре, 2000 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Чишмәләр иле син, Туган як!» китабында лирик һәм җыр жанрында язылган тезмә әсәрләре туплана. Ул шулай ук үзенең бай хезмәт тәҗрибәсенә таянып язган һәм студентлар, аспирантлар, гамәли хезмәт кешеләренә адресланган рус телендәге «Критерий — отношение к труду» дигән монография авторы буларак та билгеле. 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мәрхүмнең тар кабере киң, караңгы гүрләре якты булсын! Туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Чишмәләр көе. Әнәс Исхаков шигыре

Чишмәләр иле син, Туган як!
Зәмзәм су чишмәләр-саны юк.
Җырлыйлар, ургыйлар чишмәләр,
Җиремнең сусаган чагы юк.

Су ала яшь кызлар - чык кипми-
Чиләкләр кайталар җыр белән.
И хозур! Чишмәләр чылтырый,
Ярлары – ямь-яшел үр-келәм.

Ял итеп кит бездә, мосафир,
Отып кит чишмәләр көен син.
Туганнар, ишетеп шат моңны
Сөенсен, дошманнар - көенсен!

Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап... 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100