Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәймиев мәктәбе": Яңа полилингваль комплексларда предметлар татар, рус һәм инглиз телләрендә укытылачак

2022 елга Татарстанда рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачак алты полилингваль белем бирү комплексы ачылачак. Халык теленә "Шәймиев мәктәбе" дип кергән бу белем бирү йортларында укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылачак. Заманча алымнар белән белем бирәчәк мәгариф учаклары Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада пәйда булачак. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге комплекслар челтәре төзү турында киңәшмә үткәрде. Полилингваль белем бирү комплекслары ЮНЕСКО Ассоциацияләнгән мәктәпләре халыкара системасы белән хезмәттәшлек итәр дип көтелә.

news_top_970_100
"Шәймиев мәктәбе": Яңа полилингваль комплексларда предметлар татар, рус һәм инглиз телләрендә укытылачак

Беренчесе – Казанның 165 нче мәктәбе базасында

Проектның “беренче карлыгач”ын инде 2019-2020 елда ук күрү ниятләнә. “Адымнар – путь к знаниям и согласию” исеме астында ул Казанның 165 нче мәктәбе базасында гамәлгә ашырылачак. Бу мәктәпнең хәзерге бинасын нигездә башлангыч сыйныфлар өчен калдыру, өстәмә тагын 800 урынга исәпләнгән дүрт катлы янкорма төзү фаразлана. Мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов киңәшмәдән соң журналистларга биредә башлангыч сыйныфлар өчен билингваль блок булдырылачагын әйтте.

Казанның Бондаренко урамында исә 5-11 сыйныф укучылары өчен яңа бина сафка бастырылачак. Анда 51 сыйныф, 10 предмет кабинеты, 2 бассейн, 2 спорт һәм актлар залы, китапханә һәм ашханә булачак.

“Минтимер Шәрипович бу теманы төп-төгәл, дөрес билгеләде”

ТР Президенты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә Татарстанда укытуның нәтиҗәле технологияләренә һәм заманча типтагы белем бирү учреждениеләренә зур игътибар бирелүен билгеләп узган.

– Безнең өчен балаларның туган телләрне һәм, ким дигәндә, бер чит тел белүе мөһим. Моның өчен тиешле система булдыру, методология әзерләү зарур. Әлбәттә, без телләрне укыту, аеруча туган телләрне өйрәтү системасын камилләштерү турында күп сөйләдек. Шуңа күрә мин “Яңарыш” фондының инициативасын тулысынча хуплыйм. Минтимер Шәрипович бу теманы төп-төгәл, дөрес билгеләде. Бу белем бирү комплекслары базасында үзебезнең мәгариф системасын камилләштерәчәкбез”, - дигән Миңнеханов.

Ул бу проектны РФ Президенты Владимир Путин хуплаганын да әйткән.

– Әлеге инициативаны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады, вице-премьерларга тиешле йөкләмәләр бирелде, безнең идеяләр гамәлгә ашырылсын өчен федераль министрлыклар белән дә эш алып барылырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Бу оттырышсыз вариант”

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистларга полилингваль белем бирү комплексларын булдыру замана таләбе булуын ассызыклады.

– Замана үзгәрә, аның белән җәмгыять тә үзгәрә. 90нчы елларда үзгәртеп кору елларыннан башлап, белем бирү уңышларыбыз зур, ләкин белем бирү бик катлаулы өлкә. Шуңа күрә эшлисе эшләр күп, проблемалар көннән-көн өстәлә генә бара. Шушы үзгәрешләрне тоеп, дөньяда нинди белем бирү системалары бар – боларның барысын да ныклап өйрәнеп эшләргә кирәк. Менә шулай тотындык, бу бер кул селтәве белән генә җиңеп чыга торган мәсьәлә түгел. Зур сабырлык, барыбыздан да тырышлык сорый, ә кул кушырып утырып кына бернигә ирешеп булмаячак. Туган телне саклап, рус телен яхшы белеп, шул ук вакытта чит телләргә дә мөмкинлек ачарга тиешбез. Балаң телне белсә, дөнья ачык бит хәзер. Дөнья шундый педагогик мөкинлекләр куллана: бала чит телләрне ничек өйрәнгәнен сизми дә кала, - дип саный Дәүләт Киңәшчесе.

Ничек кенә булмасын, бу “оттырышсыз вариант”, ди Шәймиев. Ул берничә тел белүнең беркемгә дә зыян итмәгәненә ишарәләде. Минтимер Шәймиев, яңа белем бирү системасын төзегәндә, моңа кадәр кул җитмәгән эшләр башкарылачагын әйтте. Әйтик, комплекста балалар бакчасы җитмәсә, я мәктәпкә капиталь ремонт кирәк булса – беррәттән шушы мәсьәләләр дә хәл ителә.

Яңа мәгариф учаклары – бюджет акчасына

Полилингваль белем бирү комплекслары республика бюджеты хисабына төзеләчәк. Минтимер Шәймиев журналистларга шулай дип әйтте.

– Бу бюджет акчалары булачак. Һәр комплекс буенча суммалар исәпләнә. Без Болгар белән Зөяне торгызганда, безгә зур компанияләр дә ярдәм итте. Үз теләге белән булышырга теләүчеләрдән ярдәм кабул ителәчәк, - диде Минтимер Шәймиев.

Полилингваль белем бирү дигәндә, мәктәпләр генә түгел, балалар бакчалары да күздә тотыла. Аларда мәктәпкәчә тәрбия һәм укыту полилингваль белем концепциясе таләпләре нигезендә биреләчәк. Дәүләт Киңәшчесе полилингваль белем бирү системасы буенча эшләячәк биш балалар бакчасы билгеләнгәнен әйтте. Полилингваль мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү балалар бакчалары тәрбиячеләреннән башланачагын белдерде.

Татар теленә зур урын биреләчәк

165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов сүзләренчә, полилингваль белем бирү системасы телне уку чарасы итеп кенә түгел, башка предметларны өйрәнү һәм дөньяны танып белү коралы итеп күзаллый.

Айдар Шәмсетдинов ата-аналарда татар теленә кызыксыну уяту буенча мәктәптә төрле чаралар үткәреләчәген әйтте.

– Татар теленә зур урын биреләчәк. Мәктәптә инглиз теле тирәнтен өйрәтүгә карамастан, туган телләргә дә сакчыл караш яши. 1800 баланың 500е генә татар милләтеннән. Бу мәктәпнең каршысында гына 155 нче татар гимназиясе булуы белән дә бәйле. Моңа карамастан, ата-аналарның, шул исәптән рус теллеләрнеке дә татар теленә кызыксынуы зур. 

Яңа полилингваль мәктәптә укытуның төп үзенчәлекләре нинди булачак

  • Башлангыч мәктәптә татар теле укыту теле булса, төп мәктәптә тарих, җәмгыять белеме, табигать белеме дәресләре татар телендә булачак. 
  • Иҗтимагый-сәяси лексиканы булдыру өчен, шушы дәресләрне татар телендә укытачаклар. 
  • Өченче сыйныфтан сынлы сәнгать, технология дәресләре чит телдә укытылыр дип ниятләнә. 
  • 7 сыйныфтан математика, география һәм биология чит телдә укытылачак. Фәнни юнәлештә инглизчә укыту көтелә.
  • Полилингваль комплекс “тулы көн мәктәбе” булачак. 
  • Көннең икенче яртысында укучылар Татарстанның тарихи мирасы яки әдәби сәнгать һәм башка юнәлешләр буенча шөгыльләнә алачак. 

Минтимер Шәймиев укыту барышында бер тел дә кимсетелмәячәген әйтте.

Айдар Шәмсетдинов сүзләренчә, әгәр башлангыч мәктәптән соң ата-ана баласының өч телдә укуын тели икән, укучы Бондаренко урамындагы урта мәктәп бинасына күчәчәк. Бу баланың өлгерешлелегенә дә карап хәл ителәчәк. Башлангыч, билингваль һәм полилингваль уку блокларында барлыгы 32шәр сыйныф формалашачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, проект концепциясе бөтен республикадан аеруча сәләтле, талантлы балаларны җәлеп итүне күздә тота. “Бу нисбәттән, 240 урынга интернат төзү күздә тотыла”, - диелә хәбәрдә. Бодаренко урамында бу интернат уку бинасы белән янәшә төзеләчәк. Минтимер Шәймиев аның бер каты читтән килгән инглиз укытучыларына бирелү мөмкинлеген искәртте.

Полилингваль комплекс составында Арча районында “Балыкчылар авылы” кунакханә-ял комплексы базасында да шәһәрдән читтә өстәмә белем бирү үзәген кертү тәкъдим ителә.

ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов яңа белем бирү комплексларына балаларның территориаль принцип нигезендә кабул ителәчәген әйтте.

– Закон нигезендә, мәктәпләргә балалар кайсы микрорайонга теркәлгәненә карап кертелә. Башлангач мәктәптә һәм мәктәпкәчә белем бирү баскычында территориаль принцип исәпкә алына, - диде ул.

Кадрлар әзерләү

Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров полилингваль нигездә белгечләр әзерләнүен әйтте.

– Биология, химия һәм физиканы инглиз телендә укыта алырлык белгечләр әзерләнә. Бөтен дөньяда укытучылар җитмәү проблемасы бар. Германиядә безнең университетның чыгарылыш белгечләренә дәресләрне немец телендә алып баручыларга аена 4 мең евродан артык акча түләргә әзер торалар, - диде.

Ул бүген Россиядә педагогика юнәлешендә 250 дән артык университет булганын искәртте.

– Казан университеты – иң зурларының берсе. Без укытучы кадрлар әзерләү буенча барлык дөньякүләм, халыкара ассоциацияләргә җәлеп ителгән бердәнбер вуз. Майда төрле университетлардан 600 дән артык катнашучыны җыеп халыкара форум узачак.

Бүген бакалавриат, магистратура, аспирантура дәрәҗәләрендә 9600 булачак укытучы исәпләнә. Без Идел буе округында бу әзерлек дәрәҗәләре булган бердәнбер төбәк. Матди-техник җиһазланыш барлык дөнья стандартларына җавпа бирә, ләкин бездә барыбер әле тулысынча канәгатьлек юк, һаман яхшыракка омтылабыз. 2019 елда бакалавриат дәрәҗәсендә 1610 белгеч әзерләп чыгарачакбыз. Әле моңа өстәп, Яр Чаллы институты да бар. Безгә программалы рәвештә эшләргә өйрәнергә кирәк. Университет мәктәп директорлары белән шушы мәсьәләне хәл итәргә әзер, - диде Гафуров.

Минтимер Шәймиев КФУның Татарстан урамында урнашкан бинасында булганын һәм анда укытучылар әзерләү өчен базаның искиткеч яхшы булганын әйтте.

– Без укытучылар белән тәэмин итүгә сәләтле, ләкин шартлар тудыру кирәк. 165 мәктәп директоры бездән алда берүзе башлап җибәргән бит әле шушы эшне. Яңа укыту алымнарын үзләштерү өчен теләк тә, акыл да җитәрлек булырга тиеш, - диде.

2021 елга Казан һәм Алабугада тагын ике полилингваль комплекс ачылышы планлаштырыла. Казанда исә ул XXI торак комплексында 178 нче мәктәп базасында барлыкка килергә мөмкин. Проектның өченче этабы буларак, 2022 елга Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Камада тагын өч белем бирү комплексы ачылышы күздә тотыла.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100