Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәҗәрәләр порталына мәгълүмат туплау башланды: архив хезмәткәрләре һәр авылга киләчәк

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты «Ядкәр» дип аталган шәҗәрәләр порталына мәгълүмат туплый башлады. Эшкә Актаныш районының Әнәк авылыннан тотындылар. Архив хезмәткәрләре өч-биш ел эчендә республиканың бөтен районнарын йөреп чыгып, авылдан чыккан һәркемнең шәҗәрәсен тупларга планлаштыра.

news_top_970_100
Шәҗәрәләр порталына мәгълүмат туплау башланды: архив хезмәткәрләре һәр авылга киләчәк
aktanysh.tatarstan.ru

Мәгълүмат җыелып беткәннән соң, теләгән кешенең «Ядкәр» порталыннан үз шәҗәрәсен күчереп алу мөмкинлеге булачак.

Белгечләр районга кергәч, аның һәр авылын өйрәнәчәк. Бер районда эш беткәч, башкасына күчәләр. Актаныш районы авыл советы җитәкчеләре белән узган җыелышта Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова эш тәртибен шулай дип аңлатты.

Эшнең Актаныштан башлануы турында Гөлнара Габдрахманова:

— Актаныш районында күренекле кешеләр бик күп. Актанышлылар - тарихи мираска бирелгән кешеләр. Иң беренче бу проектны Минтимер Шәрипович хуплап алды. Моны эшләргә кирәк һәм иң беренче Актаныш районында эшләргә кирәк, — диде ул.

Бүгенге көндә шәҗәрә төзү эше белән арчалылар да нык кызыксынган. Актаныш буенча эшне тәмамлау белән, Арчага барырга планлаштырыла.

2020 елда шәҗәрәләрне туплый ала торган интеллектуаль система ясалган. Бөтен Татарстан буенча шәҗәрәләрне туплауның өч еллык планы төзелгән. Архивларга 111 млн теркәүне һәм 7,5 млн документны цифрлаштырырга кирәк булачак. Нәсел шәҗәрәләрен төзү өчен югары хәзерлекле генеологлар, тарихчылар, көнчыгыш телләрен белүчеләр кирәк. Андый белгечләр Татарстан архивында бар, ләкин бөтен республиканы барлап чыгар өчен бу эшкә өстәмә белгечләр җәлеп итү көтелә.

— Татарстан территориясенә кергән кайбер торак пунктларының документлары башка төбәк архивларында да саклана. Актаныш районы территориясе XVIII–XIX йөзләрдә Оренбург һәм Уфа губерналарына кергән. Күрше регионнар белән килешү нигезендә документлар алмашы бара. Бөтен төбәкләр дә безгә булышырга тора. Алар үзләре дә безнең эш белән кызыксына, — диде Гөлнара Габдрахманова.

Нәсел шәҗәрәләрен төзү өчен халыктан әти-әниләре, әби-бабалары турында мәгълүмат алу күздә тотыла. Архив хезмәткәрләре һәр авыл советына килеп, халык белән очрашырга тиеш булачак. Кешеләрнең шәхси мәгълүматы белән эшләү сәбәпле, һәркемнең «шәҗәрә эшләтергә, шәхси мәгълүматны кулланырга ризалык бирәбез» дигән документка кул куюы мөһим.

— Порталда мәгълүмат туплангач, анда теркәлгән кеше үз шәҗәрәсе белән таныша алачак. Генеологик тикшеренү нәтиҗәләрен кулланучылар шәхси кабинетларында карый, электрон вариантын үзенә күчерә ала. Проект фәнни җәмәгатьчелек өчен дә гамәли әһәмияткә ия, — диде Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе.

«Челтәр компания»сенең генераль директоры Илшат Фәрдиев якташларын «Ядкәр» порталын тутыруда ярдәм итәргә чакырды.

— Илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән — холыксыз, нәселен белмәгән — нәсепсез дип, халык юкка гына әйтмәгән. Адәм баласы узенең 7 буын бабасын белергә тиеш, дигән борынгылар. Шуны әйтәсем килә, белгечләргә архив тикшеренүләрен алып бару өчен шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык кирәк булачак, моннан башка нәсел шәҗәрәсен төзеп булмый. Сезнең мәгълүматларны куллану порталны тутыру өлешендә кирәк булачак. Архив хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтеп, бу проектта актив катнашуыгызны сорыйм, — диде Фәрдиев.

Татарстан Дәүләт архивы директоры Илдар Шафиков чыгышында Россиядә мөселман метрика кенәгәләре 1828 елда барлыкка килгәнен әйтте. Метрика кенәгәсе — генеологик мәгълүматның төп рәсми чыганагы. Анда кешенең туган вакыты һәм урыны, ата-анасының исемнәре, никахлашуы, аерылышуы, гаилә составы, үлүе теркәлгән. Шуңа нигезләнеп, архив хезмәткәрләре нәсел шәҗәрәсен төзи.

— Шәҗәрә төзегәндә метрика кенәгәләреннән соң, без борынгырак документларга — ревизия кенәгәләренә мөрәҗәгать итәбез. Анда хуҗалык иясенең исеме, әтисенең исеме, булса — фамилиясе, яше күрсәтелгән. Шәҗәрәләрдә, гадәттә, 7-10 буын булырга мөмкин, — диде Илдар Шафиков.

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең физика укытучысы, һәвәскәр тарихчы Илдус Хәйруллин шәхсән үзе өчен шәҗәрәнең мөһимлеген аңлатты.

— Пучы авылында тудым, Пучы мәктәбен тәмамладым һәм 1985 елдан бирле шушында укытам. Минем бөтен нәселем Пучы авылыннан, без каяндыр күченеп килгән кешеләр түгел. Безнең авыл тарихы бик бай. Укытучылар тырышлыгы белән буыннар чылбырын чагылдырган мәктәп музее да ясадык.

Татарстанда шәҗәрәләр порталы ачалар икән дигән хәбәр ишеттем. Мин моңа бик сөенәм. Үзем дә шәҗәрәмне төзегән идем. Әгәр дә аны портал ясаганда куллана алсалар, әйбәт булыр иде, чөнки бу мәгълүмат белән бөтен туганнарым файдалана алачак.

Ни өчен шәҗәрә кирәк? Беренчедән, мин алдагы буынны күрәм. Икенчедән, оныкларны, оныкчыкларны алдагы буын белән бәйлим. Күпләр төрле җирләрдә яшиләр, хәтта бер-берсен белмиләр дә. Шәҗәрә буын чылбырларын кушарга мөмкинлек бирәчәк, — диде Илдус Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 сентябрь 2022
    Исемсез
    Проектнын бугенге кондэ нинди хэлдэ булуы хэм килэчэге кызык. Элегэ Ядкэр проекты буенча эшлэр дэвам итэме, эллэ онтылдымы?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100