Шәхси тормышы булмаган мутант сыерлар: «Яланмый, сикерми, селкенми, үгез дә кирәкми»
Арча районындагы «Северный» күмәк хуҗалыгында эшләүче Ләйсән Хәмитова белән очрашасы көнне ул хуҗалыкта сыерларга УЗИ ясыйлар иде. Сыер да нәкъ хатын-кыз кебек яратылган - нарасыен табар алдыннан барлык процессларны уза. Кешеләрдән аермалы буларак, бернинди шәхси тормышы гына юк.
Үзем авыл кызы булсам да, сыерларга УЗИ ясау процессын күзәткәнем булмады. УЗИ дигәч тә, сыерны аркасына яткырып, корсагыннан аппарат йөртеп, монитордан карап тору түгел ул.
Ни өчен сыерга УЗИ ясыйлар?
УЗИ белгече Ирек Шамилов иңбашына кадәр перчатка кигән, муенына аппаратны элеп куйган. Ул аппарат монитордан һәм шлангтан тора. Шул шлангны тоткан килеш ул сыерның арт ягыннан кулы белән керә. Сыер үзе тыпырчынмый, тик кенә басып тора. Мониторда каралы-аклы сурәтләр барлыкка килә. Аларга карап, авыруларны билгелиләр.
Бер сыерның күкәйлегендә киста табылды, аны дәваларга кирәк булачак.
«Сыер да нәкъ хатын-кыз кебек. Аларда да шундый ук эндометрит, киста кебек авырулар була. Ул — еш очрый торган авырулар. Сыер бозаулаганнан соң профилактика үткәрелмәсә, эндометрит барлыкка килә. Йөз сыерның унысына эндометрит диагнозы куелу нормага керә. Сыер бер урында озак вакыт торса, хәрәкәт җитмәсә, киста чыга. Киста барлыкка килү ашау белән дә бәйле. Балансланган ашату булырга тиеш. Азык үзгәргән очракта киста барлыкка килә ала.
Авыру сыер төрле препаратлар ярдәмендә дәвалана. Дәвалау үткәннән соң ул каплатыла. Дәваланмый торган чирләр дә була.
Нигездә УЗИ буазлыкны белү өчен ясала. Сыерны сөт өчен асрыйлар, ә сөтне ул бозау өчен бирә, хатын-кыз да билгеле бер вакытта гына баласы өчен сөт бирә. Сыер белән дә шул хәл, тик без сыер биргән сөт өчен акча өмет итәбез. Буазландырмасак, аның сөте булмый. Сыерны алындыру өчен УЗИ ясарга кирәк. Каплатылган сыерны бер айдан соң тикшерәбез. Сыер кысыр булса, гинекология ягыннан ниндидер чир бар дигән сүз. УЗИ аппараты ярдәмендә төгәл диагноз куела, дәвалау билгеләнә.
Сыерларда шундый бер үзенчәлек бар: ул үгез һәм танадан торган игезәкләрне китерсә, 90 процент очракта тананың аналыгы булмый. Ул бозау китерә алмый. Игезәкләрнең икесе дә тана булса, андый үзенчәлек күзәтелми», — дип сөйләде Ирек.
Сыерларда да кеше язмышы диярсең. Аннан соң без буаз сыерлар янына кердек. Бер сыерның эчендәге сабыена инде өч ай. Мониторда ак таплар булып бозауның кабыргалары, озын аяклары, тибә торган йөрәге күренде. «Бозауның барысы да яхшы», — диде ул. Кеше баласына УЗИ ясаганны карап торган кебек хисләнеп, аның сау-сәламәт булуына шатландым. Ирек икенче хуҗалыкка китеп барды, ул Татарстандагы берничә хуҗалыкка хезмәт күрсәтә.
Бар да кешечә икән, сыер ничек «балага уза»?
Ләйсән Хәмитова август аенда зоотехник-селекционерлар арасында узган өченче Республикакүләм бәйгенең абсолют чемпионы булган. Терлекчелек тармагында ул дүрт ел эшли. Үзе үсемлекчелек буенча белгечлеккә укыган булган. Әнисенә операция булгач, Ләйсән авылда калырга карар кылган.
Эшли башлаганда үземә бик кызык иде. Мин конторда утырам, эшемне компьютердан алып барам. Өч бригаданың осеменаторы миңа мәгълүмат җибәрә. Сыерларга бәйле барлык мәгълүматны программага кертәм: ничә сыер бозаулаган, нинди бозау туган, нинди авыру булган, ничек дәваланган һ.б. Кыскасы, һәр сыерга бәйле барлык мәгълүмат бар, мин аның паспортын алып барам дисәк тә була.
Мин килгәндә ул урында эшләүче кеше юк иде. «Сеңлем, тырышырга кирәк була инде. Бу урында озак тормыйлар, син әзрәк тоткарланырга тырыш инде», — диде миңа җитәкче. Тоткарлана торгач, дүрт ел булды инде. Эшемне яратмасам, башкара алмас идем. Ул елдан-ел катлаулана. Авыл хуҗалыгына караш гомумән үзгәрде. Мин килгән вакытта бу кадәр таләпләр юк иде. Башта: «Кирәкме соң ул таләпләр?» — дигән сорау туа иде. Беренче вакытта эше күп булса да, соңыннан җиңеләя. Сыер үлсә, мәсәлән, барлык мәгълүматны тиз генә табып була, кәгазь арасыннан эзләп утырасы юк. Сыер күп үлми, тик торганнан гына да үлми, әлбәттә. Бозаулаганда түзмәскә мөмкин, эссе көннәрдә кояш сугуы ихтимал. Эссе көнне игътибар җитмәсә, сыер китте дигән сүз.
Программага сыерга УЗИ ясаган, каплатылган вакыт кертелә һәм бозауларга тиешле көн санала. Сыер шул ук көнне бозаулый дигән сүз түгел, бер атнага иртәрәк яки соңрак булырга мөмкин, — дип сөйләде Ләйсән.
Сыерлар кемнән "бозауга узганын" белми, алар үгезне күрми дә. Прессинг схемасы белән бөтен сыер да укол аша үтә. Бозаулаганнан соң 30-36 көн үткәч, сыер шул схемага утыртыла. Сыерга ике укол ясала, ул чирләрдән арыну һәм аналыкны әзерләү өчен кирәк. Уколдан соң сыерга табигый юл белән теләккә килү өчен 12 көн бирелә. Циклы туры килеп, сыер табигый рәвештә теләккә килә икән, аны каплаталар.
Сыер теләккә килмәсә, схеманың икенче өлеше башлана. Анысы сыерны көчләү кебек була дисәң дә ярый. Сыерга тагын укол кадала, аналык ачыла һәм икенче көнгә ул мәҗбүри каплатыла. Кыскасы, сыерларның бернинди шәхси тормышы юк хәзер.
«Ул схеманың шунысы әйбәт: бер сыер да күз уңыннан югалмый», — ди Ләйсән.
Мутант сыерлар
Үгезләрнең орлыклары азотта саклана. Бүген Америка орлыгы белән каплатабыз. Россия орлыклары да бар, тик генетиканы яхшырту өчен Россия орлыгын кулланып булмый. Каплату кыйммәткә чыга, әлбәттә. Үгез һәр сыерның кайчан теләктә булуын аңлап сикерә һәм бер сикерүдә сыер буазланырга мөмкин. Орлык белән беренче тапкырдан буазландыру җиңел түгел. Бер орлыкны бүген 700 сумнан сатып алабыз. Бер тапкыр кадыйсың, 700 сум акча оча. Беренче тапкырдан сыер алынса ярый әле, тик кайбер сыерлар ике-өч тапкырдан гына алына. Әле ул икедән соң алынып та аборт ясалырга мөмкин.
Каплату өчен орлыклар тонналы үгезләрдән алына. Безнең сыерлар ул үгез ярдәмендә табигый юл белән буазландыру өчен туры килмиләр. Үгез аның умыртка баганасын сындырачак. Үгезләр бер тонналы, ә безнең сыерлар 500-600 кг. Бездәге гади үгезләр дүрт центнер тирәсе генә була, тегеләре ике-өч тапкыр зуррак дигән сүз. Еш кына андый үгезләр белән хатын-кызлар эшли, чөнки алар хатын-кызны тыңлыйлар. Өйдә дә, мәсәлән, үгез әтигә каршы килә, ә безгә юк. Ул табигатьтән шулайдыр.
Хәзерге сыерлар — мутантлар. Аларның теләктә булуын табигый юл белән билгеләп булмый. Электән калган сыерлар ничек тә үзләренең теләктә булуларын күрсәтәләр, ә яңа бозауларның теләктә булуы берничек тә күренми, алар ни яланмыйлар, ни сикермиләр, селкенмиләр дә. Аларга үгез бөтенләй кирәкми кебек. Соңыннан сыер савучылар кан килгәнен күрә, ул теләктә булган, каплатмаганнар һәм кан килгән, элек андый очраклар бик еш була иде. Хәзер бу схеманың булуы эшне бик җиңеләйтте, — дип сөйләде Ләйсән.
Хәзер хайваннарда да эмбриональ капландыру дигән күренеш бар икән. Ул кешеләрдәге ЭКО процессына охшаш. Әзер эмбрион сыерның аналыгына кертелә. Ләйсән сүзләренчә, Татарстанда әзер эмбрион белән эшләүче хуҗалыклар да бар. Бер хуҗалыкта унлап сыерга аны ясап караганнар һәм барысы да уңышлы булган. Эмбрион аналыкка әйбәт береккән.
Тагын бер киң кулланып килә торган ысул — җенескә аерылган (сексированный) орлык куллану. Ул сөт фермаларында үгез түгел, ә бары тик таналар тусын өчен эшләнә, ягъни бары тик кыз туа торган орлыклар кулланыла.
«Бу очракта малай туу ихтималлыгы 10 процент була. Без дә сыерларны җенесе аерылган орлык белән каплаткан идек апрель аенда. Нинди нәтиҗә бирәсен күрербез инде», — ди Ләйсән.
Үксез бозаулар
Фермада бозау туу — зур шатлык. Ул терлек башы арта һәм сөт була дигән сүз. Җәй айларында бозаулау әзрәк була. «Кыш көне туган бозау ныграк була, диләр. Күп очракта сыерларны кышка таба бозаулаталар», — ди Ләйсән.
Сыерлар үзләре мутант булгач, бозауларда да төрле мутация очраклары күзәтелә. «Бер бозауның баш миенең яртысы юк иде. Ул үле килеш туды. Мутация булган бозаулар үле туа яки берничә сәгать кенә яши. Мутациянең сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ул азыктан, витамин җитмәүдән булырга да мөмкин, яки аталандыру вакытында ниндидер процесс бара, инфекция эләгә.
Бозауны тугач ук ялар өчен сыерга өч-дүрт сәгатькә бирәбез дә, әнисеннән аерып, башка бүлмәгә күчерәбез. Беренче тапкыр бозаулаган сыерлар баласын яламаска да мөмкин, алар озаграк тынычлана, чөнки беркайчан да бозау күргәннәре юк. Аннан соң бозау анасы белән бөтенләй күрешми», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Кызганыч булып куйды үксез бозаулар. Аталары бөтенләй юк, аналарыннан тугач ук аерылалар.
«Авыл хуҗалыгында эшләп тә дәрәҗәгә ирешеп була»
Эшли башлаганда бик кызгана идем хайваннарны. Кечкенә бозаулар үлсә, аның фотосын, кан эчендә яткан, суелган сыер фотоларын да җибәрәләр. Бик авыр күренеш, әлбәттә. Хәзер инде әллә күңел катыланды, җиңелрәк карыйм. Зәгыйфь яки бөтенләй үле туган бозауларны күрү авыр була иде.
Кыш айларында эш бик күп була, бозаулар туа тора. Таләпләр, сораулар арта, отчет та күп сорала. Октябрьдән апрель айларына кадәр терлекчелек өлкәсенә юнәлә игътибар.
Хуҗалыкта эшләвемне белгәч тә: «О, авылда. Нәрсә калган инде анда?» — диючеләр бар. Ул кеше шәһәрдә вакытлыча фатир арендалап тора, ә мин шул ук акчага өйдә торам. Башта ул сүзне еш ишетергә туры килә иде, хәзер алай әйтмиләр. Конкурста җиңеп кайтканнан соң, төркемдәшләрем арасында: «Син аңа лаек», — дип язучылар булды. Конкурска барганда: «Сеңелем, урын бирмәсәләр, күңелең төшмәсен. Син әле бик яшь», — дип тынычландырып куйганнар иде. Минем өчен җиңү шок булды.
Авыл хуҗалыгында эшләп тә дәрәҗәгә җитеп була. Фермада аңгыра-ахмак кына эшли дип уйлаган кешеләр дә бар, ялгышалар. Хуҗалыкка яшьләр тартыла хәзер. Авыл җирендә яшәп, башлангыч алу өчен авыл хуҗалыгы бик әйбәт мөмкинлек. Биредә эшләгәч, тормышта күпне күргән кебек хис итәм үземне, — дип сөйләде җиңүче кыз.
Галерея: "Северный" хуҗалыгында сыерларга УЗИ ясаудан репортаж (Арча районы)