Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сезнең балачакта клубка курчак театры килдеме? Алайса, Ришат абыйны сез дә беләсездер

«Әкият» курчак театры Татарстанның халык артисты Ришат Гыйздәтуллинның 70 яшьлек юбилеен уздырды, һәм тамашага килгән һәр кеше Ришат ага тавышы аша балачагын сагынып искә алды.

news_top_970_100
Сезнең балачакта клубка курчак театры килдеме? Алайса, Ришат абыйны сез дә беләсездер
фото: "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев фотолары

Ришат Гыйздәтуллин тавышы күпләр өчен балачак тавышы – балачакта курчак театрына барган һәр кеше аның тавыш тембрын яхшы хәтерлидер. Авыл клубына яки мәктәбегез сәхнәсенә курчак театры килгән икән, анда һичшиксез Ришат абый Гыйздәтуллин да булгандыр, һәм бөтенесен җиңгән иң батыр егет, һичшиксез, Ришат ага тавышы белән сөйләшкәндер. Һәрхәлдә, мин күргән әкиятләрдәге батыр егетләр һәрчак Ришат Гыйздәтуллин тавышы белән сөйлиләр иде – шулай күңелгә сеңгән.

Уза гомер, Ришат аганың сәхнәдә булуына да 50 ел узган икән ләбаса.

Кызык, Ришат абыйны котларга чыккан һәр кеше үзенең балачагын искә төшерде. Татарстанда туып үскәннәре, әлбәттә. Балачагы Татарстанда узмаганнарга ул бәхет тимәгән, күрәсең – Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова (Башкортстанда туган) белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың (Чувашиядә туган) балачагында гына Ришат Гыйздәтуллин тавышы булмаган булса кирәк.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов: «Курчак театрына хезмәт иткән артистлар – алар бөтенләй икенче дәрәҗәдәге шәхесләр. Кайчакта алар бит күзебезгә дә күренми – алар йөрткән курчаклар ясаган могҗизаны гына күрәбез. Курчакларга шаккатып карап торабыз. Курчакларны җанландыру өчен аерым бер талант кирәк. Ришат абый уйнаган «Кәрлә – мәктәп баласы» спектакле әле дә күз алдымда. Мин бит инде аны балачагымда караган идем».

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова: «Шушы еллар дәвамында сез хезмәтегезгә тугры калдыгыз. Сез – күпләр өчен остаз. Мин мәктәптә укыганда, сезнең Балык Бистәсе Күгәрчен авылына килгәнегезне хәтерлим. Нәби Дәүлинең «Җырлап узган җәй» спектаклен караган идек. Ул спектакльне мин бүген дә яратып, сагынып искә төшерәм. Театрны ярату сез катнашкан шушы әкияттән башлангандыр. Кем уйлаган хәзер сезнең күркәм юбилеегызда басып торырмын дип. Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек насыйп итсен! Озын-озак еллар тамашачыларыгызны сөендереп эшләргә язсын!»

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Ришат абый, чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Әлбәттә, курчак театры артисты ул сәхнә артында кала, ширма артында, дибез. Ләкин сезнең йөзегез Татарстан өчен, Казан өчен бик билгеле – сезне яратабыз, кадерлибез. Сез 70 яшьлек кешегә бер дә охшамагансыз – балалар арасында булу шулай тәэсир итәдер. Озак яшәгез, сәламәт булыгыз!»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Минем «Мүк җиләге» курчак спектаклендә ул Хозыр Ильясны уйнады. Курчак – ул безнең заман җимеше генә түгел, курчак уены берничә мең еллар элек үк билгеле. Гомәр Хәйям бер робагыенда «карадан да кара бер сандыкка» кереп яту турында язган. Бу – табут турында сүз түгел. Борынгы заманнарда ук, курчак тамашалары беткәч, курчакларны кара тартмаларга салып куя торган булганнар. Ә син – курчак түгел, аның бавын тартучыларның берсе. Бу – бик зур мәртәәбә. Аллаһ сиңа һәрвакыт тел ачкычлары бирсен!»

Сәхнәгә курсташлары чыкты: Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, драматург Рәдиф Сәгъди, Тинчурин театры артистлары – Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов...

Рәдиф Сәгъди: Казан театр училищесына керергә 250 кеше документлар биргән идек. Марсель Сәлимҗанов шулар арасыннан 22сен сайлап алды. Шуларның берсе – Ришат дустыбыз. Ришат ут кебек егет иде, кулында һәрвакыт фотоаппарат – кайда барсак та төшерә барды. Шул чорның истәлеге булып, йөзләгән фоторәсем саклана.

Юбилей кичәләренең традициясе буенча сәхнә читендә кәнәфи торса да, Ришат абыйга анда утырып торырга туры килмәде. Программа шулай төзелгән: берәр курчак йөгереп чыга да актерны ширма артына чакыра. Ришат абый йөгереп кереп китә дә үзенең «фирменный» тавышы белән уйный да башлый. «Әлдермештән Әлмәндәр» дисеңме, «Җырла, курай! Уйна, Шомбай!», «Камал комедияләре»…

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Бүген безнең театрыбызда бик зур бәйрәм! Бүген безнең иң өлкән артистыбызның – Ришат абыебызның туган көне, юбилее – аңа 70 яшь. Аның сәхнәдә уйный башлаганы да 50 ел. Бу еллар эчендә без Ришат абый белән шактый эшләдек. Яше зур булуга карамастан, аның бер спектакльдән дә калганы юк. Ул татар телендә чыккан һәр спектакльдә, яңа елда рус телендә чыккан спектакльләрдә дә катнаша. Сәхнәдә яшьләр белән бертигез йөри. Зур сәхнәдә уйный, кече сәхнәдә уйный, теннис уйный. Ришат абый, сезнең кебек тәҗрибәле кешенең труппада булуы – барыбызга да үрнәк, мәртәбә. Театрның традицияләрен сез саклап киләсез. Ришат абый, үзе уйнау гына түгел, театрдагы бөтен кешене курчак йөртергә өйрәткән кеше. Аның куллары – курчак йөртү өчен яратылган куллар. Аның кулына нәрсә алынса, уйный башлый. Үз гомерендә Ришат абый күпме бала алдында спектакль уйнаган икән? Ничәмә-ничә мең бәләкәй куллар сезне алкышлагандыр. Киләчәктә дә бергә эшләргә насыйп булсын!»

«Кадерле хезмәттәшләрем! Барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм. Барыгызны да хөрмәт итәм, кызлар-егетләр! Кадерле тамашачым, дусларым, туганнарым, якыннарым – барыгызга да рәхмәт!» – диде Ришат Гыйздәтуллин азактан, гади генә итеп.

Ришат аганың уенын күрү өчен, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының теләсә кайсы татар спектакленә килә аласыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 апрель 2025
    Исемсез
    Фуат Таһировны бик ярата идек.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100