Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сезнең дә сәгать сукты, егетләр!» - мөслимлеләр - Россия чемпионнары

Татарстанның армспорт буенча җыелма командасы Екатеринбургта узган Россия беренчелегендә икенче урынны яулап кайтты. Мөслим егетләре – Айдар Корбыев белән Данияр Хәбибуллин исә, тәүге кат Россия чемпионы булып танылдылар. Язмабыз берсе – ут, икенчесе су булган егетләр турында.

news_top_970_100
«Сезнең дә сәгать сукты, егетләр!» - мөслимлеләр - Россия чемпионнары
www.instagram.com/laris1639/

«Абый, миңа кычкырыгыз әле»

Мөслимдә өч ел элек универсаль спорт комплексы ачылганнан соң, армрестлинг буенча түгәрәк оештырып җибәрергә уйлыйлар. Айдар Корбыев белән Данияр Хәбибуллин шушы түгәрәктән чыккан чемпионнар. Остазлары — Ларис Бариев. Өч ел эчендә Татарстан, Россия, Европа һәм дөнья чемпионнары әзерләгән остаз безгә дә бераз серләрен чиште.

— Минем ике төркемдә егерме бала йөрергә тиеш. Ә чынлыкта кырык-илле бала йөри. Егет кешегә көч арттыру, тимер-томыр күтәрү кызык бит инде ул яшьтә. Иптәшләре, бигрәк тә кызлар кырыенда көчле буласылары килә. Күпчелек үсмер егетләр йөри, берничә кыз да бар. Ярышларга баргач күрәбез: кайбер районнарда гел кызлар, бездә гел егетләр була.

Башта балаларны бөтенесенә дә бертөрле шарт тудырып әзерлим. Аннары кайберләре үзләренең тырышлыклары белән иптәшләреннән аерылып чыга. Алар белән аерым шөгыльләнә башлыйм, төрле күнегүләр күрсәтәм. «Бу балада өмет бар», — дип карый башлыйм.

Бөтенесе дә үз теләге белән килә. «Синең көчең юк», — дип бер баланы да куганым юк. Әйткәнемчә, башта карап йөрим, өйрәнәм аларны. Кайсы-берсе бер-ике атнадан ук югала, йөрми башлый. Ихтыяр көче кирәк монда. Көндәшең белән бергә-бер чыгасың бит, — ди Ларис Бариев.

— Чемпион егетләр турында сөйләгез әле.

— Данияр да, Айдар да түгәрәк ачылу белән йөри башладылар. Икесенең дә Россия чемпионатын отулары — беренче зур җиңүләре булды. Аңа кадәр йә чирләп калалар, йә зуррак яшьтәгеләр белән туры килеп, җиңеләләр. Аларга гел шулай туры килде. «Ашыкмагыз, балалар. Сезнең дә сәгать сугачак әле», — дип әйтә идем. Менә быел ул сәгать сукты инде.

Данияр дини гаиләдән. Ярышларда да биш вакыт намазын да, уразасын да калдырмый. Данияр кызу канлырак безнең. Әле сеңлесе дә түгәрәккә йөри башлады менә.

Айдар — гап-гади авыл малае. Бик тырыш, тыныч ул. Җәй көне, спорткомплекс эшләмәгәндә, ишегалдында бөтен тимер-томырларны ташып, үзенә спортзал ясады. Җәй буе шулай шөгыльләнде. Тренировкалардан соң авылга үз юлы белән кайтып йөри ул. Мәктәп автобусы ул вакытта инде йөрми. Тик түгәрәкне калдырганы юк.

Быел җәй көне лагерьда эшләдем. Егетләрне шунда алып барып, алып кайтып йөрдем. Ни дисәң дә, лагерьда шөгыльләнергә шартлар бар. Үзебезнең өстәлләрне, штанга, гантель һәм башка спорт кирәк-яракларын алып барып куйдык. Иртән алып барам, егетләр шөгыльләнәләр, төштән соң кайтарып куям. Җәй буе шулай йөрдек. Чөнки бүтәнчә булмый.

Бала-чаганың үсә торган чоры — җәй көне. Кояш та, су керү мөмкинлеге дә бар, көч тә җәй көне арта. Җәен шөгыльләнергә дә шөгыльләнергә кирәк. Ә бездә киресенчә бит: көз, кыш, яз йөрибез дә, җәй җиткәч, ял итәргә китәбез.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Готовимся...

Публикация от Ларис (@laris1639)

— Кул көрәшен күпләр бик җайлы дип уйлый. Беләгеңдә көчең булса, җиңәсең дә чыгасың, диләр. Чынлыкта исә армрестлингта иң мөһиме нәрсә?

— Иллегә илле. Техника әйбәт булырга тиеш. Тик техникаң булып, көчең булмаса да отып булмый. Алтын урталыкны табарга кирәк. Шулай ук ике кул да бертигез көчтә булырга тиеш. Күп кешенең уң кулы көчле була бит. Ә безгә сул кул да кирәк. Чөнки без «двоеборье»да ярышабыз.

— Психологик барьерны ничек үтәргә? Егет кеше курыкмаска тиеш дисәләр дә, психология дигән әйбер дә бар бит. Беләктәге көч — бер нәрсә, көндәшне күз карашы белән дә җиңеп чыгып була, ди кайбер спортчылар.

— Иң мөһиме — стартта йоклап калмаска. Менә Айдар әкренрәк безнең. Андыйларны этебрәк йөртергә туры килә. Аннары үзеңне дөрес көйләргә кирәк. Балаларга кат-кат әйтәбез инде, психологик яктан да дөрес итеп әзерләнергә кирәк шул.

Кайберсенә кычкырырга, кайберсен тынычландырып кертергә кирәк. Кайберләре үзләре: «Абый, миңа кычкырыгыз әле», — дип килеп әйтә. Төрле кешегә төрлечә карарга кирәк.

Күз карашы белән дә җиңеп була. Акыра-бакыра керүчеләр дә бар, сикереп-сикереп алучылар да бар көрәшер алдыннан. Психологик яктан кеше көчсез икән, ул йөзгә чыга, — дип сөйләде Ларис Хамбалович.

«Улымның җиңәчәген күңелем белән сиздем»

Балаларның уңышлары күп очракта әти-әнидән тора. Балада булган сәләтне күреп алу, ул сәләтне үстерү, остазга да гел ярдәм кулы сузу, уңай психологик вәзгыять тудыру — барысы да әти-әни өстендә. Психологлар да кечкенәдән канатландырып, аның җиңүенә ышаныч белдереп тору — бала өчен мөһим дип әйтә. Алтын медаль тагып кайткан Мөслим егетләренең әниләре белән дә аралаштык.

Даниярның әнисе Диләрә ханым сүзен: «Улымның җиңәчәген күңелем белән сиздем. Әни күңеле бит ул», — дип башлады.

— Әни күңеле сизә, җиңүен көттем. Без мөселманнар, Аллага тәвәккәлләдек инде. Үзе теләп йөри башлады, малай кешегә андый әйбер ошый бит инде. Без ул вакытта спорткомплекс янында гына яши идек. Данияр волейболга да, баскетболга да йөрде. Кайтып, дусларының армрестлингка йөрүен әйтә иде. «Әйдә, йөреп кара армрестлингка», — дидем. Шуннан башланып китте инде ул, — дип сөйләде Диләрә ханым.

Хәбибуллиннар хәзер Мөслим районы Мәллә-Тамак авылында торалар. Кече кызлары Фатыйма да абыйсы кебек армрестлинг түгәрәгенә йөри башлаган. «Ул да безнең бик көчле», — диде Диләрә ханым елмаеп. Ә Даниярның киләчәктә кем булуы бары үзеннән торачак дигән фикердә әни кеше.

— Киләчәктә спорт юнәлешен сайлый икән, каршы килмәячәкмен. Үзенә ошаган әйбер булырга тиеш. Кеше күңеле үзе теләгән җирдә генә бәхетле була. Аның үзенең дә тренер буласы килә инде хәзер. Мәктәпне тәмамлагач, шул юнәлеш буенча китәр дип торабыз, Аллаһы боерса. Данияр үзе бик ышанычлы, бар яклап уңган-булган, — диде Диләрә ханым улы турында.

«Җиңелеп кайтасым килмәде»

Данияр Хәбибуллин Мөслимнең Тукай мәктәбендә тугызынчы сыйныфта «4"е, «5»легә укый. Кечкенә чактан ук төрле спорт төрләрендә үзен сынап караган Данияр хәзер армрестлинг белән генә шөгыльләнә. Тугызынчы сыйныфта әллә кая йөреп тә булмый, билгеле. Борын төбендә генә имтиханнар көтеп тора бит.

Россия беренчелегендә ул 45 кг үлчәү авырлыгында көрәшеп, беренчелекне яулады.

— Кул каты минем. Кечкенә чакта бабай белән кул көрәштерә идек. Әни дә: «Армрестлингка барып кара», — дип әйткәч, Ларис абый белән сөйләшеп, йөри башладым. Екатеринбургта көрәшү җиңелрәк булыр дип уйлаган идем. Өч тапкыр көрәштем башта, бер тапкыр җиңелдем. Җиңелгәч кенә борчыла башладым. Җиңелермен дип уйламаган идем башта.

Армрестлингта да «вес куу» дигән нәрсә бар. Ягъни, үз үлчәү авырлыгыңа эләгер өчен, сиңа күпме дә булса ябыгырга кирәк. Мин тугыз кило кудым. Инде үлчәнеп, ашагач кына ярыш турында уйлый башлыйсың ул. Ә аңа кадәр гел шөгыльләндем, җәй буе әзерләндем. Тырыштым инде.

Психологик барьер бераз була инде ул. Мәсәлән, финалда куркытты. Ничә ел әзерләнеп, җиңелеп кайтасы килми бит. Күп әйбер психологик әзерлектән тора. Көрәшергә чыкканда бөтен фикерләрне бер учка туплап чыгарга кирәк, иркенәеп китәргә ярамый. Көндәшнең күзенә карагач түгел, кулын тоткач, барысы да аңлашыла, — диде өр-яңа Россия чемпионы.

Айдар Корбыев — Метрәйнең беренче Россия чемпионы

Метрәй авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыйльфанов:

— Безнең авыл җирлегендә 1110 кеше яши. Айдар шушы авыл җирлегендә беренче Россия чемпионы. Бу - безнең өчен зур горурлык! Авылда Корбыевлар өч гаилә булып яши. Барысы да матур, тату гомер итәләр. Айдар сабыр, төпле малай. Әти-әнисенең булышчысы, таянычы, чын авыл малае, — дип әйтеп үтте.

Авылда мәктәп дүртьеллык кына булу сәбәпле, Айдар Мөслимгә йөреп укый. Хәзер инде Мөслим лицееның сигезенче сыйныф укучысы ул. Айдар башта милли көрәш секциясенә йөрсә, аннары армрестлингка күчә. Хәзер аның көнлек планы мондыйрак: көндезге икегә кадәр мәктәптә, аннары кичкә кадәр тренировкада. Кич белән авылга юлга чыгып, машина тотып кайта икән.

— Улымның юлда йөрүеннән бер дә курыкмадым, үзе теләп йөри башлады бит, — ди Айдарның әнисе Ләйлә ханым. - Мөслим ерак түгел бездән, 2-3 чакрым тирәсе. Үзе дә куркып тормады, «Җәяү йөрү файдалы ул», — ди. Әле ярышка барыр алдыннан ябыгырга да кирәк була. Сигезенче сыйныфта гына укыса да, ул 62 кг чамасы. Россия беренчелегенә 55 кг га кадәр ябыкты. Әле Теләчегә барырга тиешләр тиздән. Анда 65 кг үлчәү авырлыгына керәм, ди. «Екатеринбургта беренче булып, Теләчедә төшеп калсаң, читен булыр», — дигән идем дә, «Ярар, үземнең үлчәү авырлыгында да көрәшеп карыйсым килә», — диде.

Бик тыныч бала ул, эчендә булган хисләрен чыгарып салмый. Айдар кычкырып сөйләшми дә, әйтәсе килгән сүзен тыныч кына, ипләп кенә әйтә. Улым көчле холыклы, куйган максатына ирешә, бөтен эшне дә булсын дип эшли. Ярты юлда туктап кала торган гадәте юк. Уку буенча үлеп китеп мактый алмыйм, егетләрчә инде, уртача укый. Фотога төшәргә һич кенә дә яратмый. Ярышларга баргач та, кеше артына качып кына төшә.

Айдарның ике бабасы да көрәшче булган. Бертуган абыйсы да көрәшкән. Нәселдән килгән сәләтне үстерү өчен әтиләре өйләрендә тренажерлар ясап куйган. Айдар шимбә белән якшәмбе икешәр сәгать шуларда шөгыльләнәләр икән.

— Бер көн дә калдырмыйча шөгыльләнә ул. Россия беренчелегендә җиңүе - безнең өчен зур горурлык. Тырышулары бушка китмәде. Кайвакыт куллар авырта дип зарлана. Үзе белән сөртеп торыр өчен гел мазьлар йөртә. Егет кеше андый авыртуга гына түзә инде. Безнең балаларны үзенеке сыман якын күргән, Россия дәрәҗәсенә чыгарган Ларис Хамбаловичка зур рәхмәт! Менә ул чын тренер! — ди Ләйлә ханым.

Ләйлә ханым белән сөйләшкәндә Айдар ишегалдында әтисе ясап биргән тренажерларда шөгыльләнә иде. «Әле ун минут элек кенә чыгып китте. Бер-ике сәгатьсез керми ул хәзер», — дип сөйләде Ләйлә Корбыева.

15 яшьлек үсмер егетләрнең әле яулыйсы уңышлары күп булыр дип өметләник. Эшсезлектән интегеп йөргән егетләрне дә спорт залларына алып керәсе иде дә, татарларның шундый зур уңышларына ешрак сөенәсе иде. Кызлар да көчлеләрне ярата бит, егетләр!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100