Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сез миңа яшәргә көч-куәт бирдегез» — Дәниф Шәрәфетдинов халыкка рәхмәт белдерә

Җырчы инстаграмга рәхмәт посты урнаштырган.

news_top_970_100
«Сез миңа яшәргә көч-куәт бирдегез» — Дәниф Шәрәфетдинов халыкка рәхмәт белдерә
Михаил Захаров

Соңгы арада интернет киңлегендә җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның хәле авыр булуы турында күп язылды. «Интертат» хәбәрчесенә җырчы үзенең «Бехтеров авыруы» белән интегүе, 2015 елдан әлеге авыруның тагын да көчәюе хакында сөйләде. Аякта йөрү өчен Дәнифкә кыйммәтле уколлар, препаратлар даими таләп ителә. Башта ул даруларны үз акчасына алган. Беркемнән ярдәм сорамаган, ничектер җаен табарга тырышкан. Соңыннан җырчыга тиешле даруларны дәүләт программасы нигезендә кайтарта башлаганнар. Тик ни өчендер аны да ел башыннан туктатканнар. Шуннан соң Дәнифнең сәхнәдәш дуслары интернетта ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте. Тиздән Дәниф ярты ел дәваланырга җитәрлек акча җыелуы хакында әйтте.

Дәниф Шәрәфетдинов бүген инстаграмга рәхмәт посты урнаштырган. «Минем язмышыма битараф булмаганыгыз, авыр чакта ярдәм кулын сузганыгыз өчен үзем һәм гаиләм исеменнән сезгә чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем килә. Нинди генә сүзләр белән дә күңелемдәге хөрмәтемне җиткереп бетерә алмам кебек. Газиз әнкәемнең дә сезгә әйткән сүәләрен җиткерәсем килә. «Улыма шулай ярдәм иткәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезнең үзегезгә көтмәгән җирләрдән зур-зур сөенечләр, муллык, сәламәтлек җибәрсен», — диде әнкәем.

Якташларыма, авлдашларыма, туган районым Актаныш җитәкчелегенә, радио-газета журналистларына, интернет сайтларга зур рәхмәт. Аерым рәхмәтем шушы хәлне интернетка күтәреп чыгарган сәхнәдәшләремә. Алдагы көннәрдә сез миңа яшәргә, эшләргә, сәхнәгә чыгарга көч -куәт бирдегез. Шушы авырлык белән ялгызымны гына калдырмаганга рәхмәт сезгә», — ди җырчы.

Инстачылар да Дәнифнең исән-имин терелеп, аякка басуын теләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100