Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сез ике дус кыз кебек» – Җырчы Чәчкә әнисе белән төшкән фотоны күрсәтте

news_top_970_100
«Сез ике дус кыз кебек» – Җырчы Чәчкә әнисе белән төшкән фотоны күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Чәчкә социаль челтәрдәге сәхифәсенә әнисе белән төшкән фото куйган һәм әнисен туган көне белән котлаган.

«Охшаганбызмы? Бу – минем әнием. Аның бүген туган көне», – дип язган җырчы.

Элек Чәчкәгә «иреңнән өлкәнрәк күренәсең» дип кенә язалар иде, хәзер инде «әниегез сездән яшьрәк күренә» дип язган фотоны караучылар.

«Искиткеч икегез дә, әниегез – бигрәк яшь һәм мөлаем ханым икән»;

«Апа-сеңел сыман»;

«Сез ике дус кыз кебек»;

«Әниегез бик яшь, охшамагансыз. Мин һәрвакыт сезне нигәдер олырак яшьтә дип уйлый идем»;

«Әниегез бик яшь. Ничә яшь соң әниегезгә?»;

«Сөбханалла, сездән яшьрәк күренә», – кебек комментарийлар калдырганнар.

Чәчкәгә инстачылар: «Бу иреңме, малаеңмы?».

 

Фото: © Җырчы Чәчкәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100