Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкәгә инстачылар: «Бу иреңме, малаеңмы?»

Җырчы инстаграмга ире белән төшкән фотосын куйган.

news_top_970_100
Чәчкәгә инстачылар: «Бу иреңме, малаеңмы?»
https://www.instagram.com/chachka_official/

Җырчы Чәчкә инстачыларга үзенең ирен күрсәткән. Бергә төшкән фотоларын урнаштырып: «Никахыбызга 8 ел. Теләкләремне колагыңа гына әйтермен, кадерлем. Бәхет тынычлыкны ярата», — дип язып куйган.

Җырчының виртуаль дуслары фикеренчә, Чәчкәнең ире артык яшь күренә.

«Бу иреңме, малаеңмы?» — дип сораганнар алар җырчыдан. «Моңа хәзер 18 яшь. Аннан да артык түгел. Ә сигез ел элек нинди иде ул?» — дип тә комментарий калдырганнар.

«Малае бу», — дип төгәл белгән кебек язучы да булган.

«Нинди явыз, икесе дә яхшы күренәләр, яшь, матур! Чеметеп алырга кирәк бит инде… Хәзер төскә-биткә бик яшь күренүче ир-атлар бар. Мәгънәсез сүзләр язып ятмагыз», — дип яклаган бер инстачы ир белән хатынны.

«Без белмибез бит аңа ничә яшь икәнен. Дөреслекне ишетәселәре килмәсә, куймасыннар. Алар Аллаһы түгел бит, гел мактап торырга», — дип әче теллеләнгән берсе.

Чәчкә генә бу сүзләргә игътибар итмәгән. Барысын да җавапсыз калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100