Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сеулда Хеллоуинны бәйрәм иткәндә башланган этеш-төртештә 150дән артык кеше һәлак булган

news_top_970_100
Сеулда Хеллоуинны бәйрәм иткәндә башланган этеш-төртештә 150дән артык кеше һәлак булган
Видеодан скриншот

Көньяк Корея башкаласы Сеулда Хеллоуинны бәйрәм иткәндә этеш-төртеш (давка) башлана. Нәтиҗәдә бик күп кеше һәлак була.

«Baza» Телеграм каналында хәбәр ителгәнчә, 151 кеше һәлак булган, 82 кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

«Интерфакс» хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар арасында 19 чит ил кешесе: Иран, Үзбәкстан, Кытай, Норвегия кешеләре бар. Һәлак булучылар исемлегендә 3 Россия кешесе дә бар. Өч хатын-кызга да 20-30 яшь булган. Икесенең шәхесе билгеле: Дарья Твердохлеб һәм 27 яшьлек Кристина Гарднер. Бер Россия кешесе хастаханәгә эләккән, дип тә хәбәр ителә.

Шимбә көнне Итэвон районына Хеллоуинга багышланган «вечеринкага» 100 меңнән артык кеше чыга. Бәйрәм вакытында этеш-төртеш башлана. Кайбер чыганакларда хәбәр ителгәнчә, этеш популяр җырчыны күргәч башланган, дигән фараз бар. Кешеләрнең тыны кысыла башлый, 50 кешенең йөрәге туктаган.

Видеоларда күренгәнчә, махсус хезмәтләр кешеләрне аңына китерегә, йөрәкләрен эшләтеп җибәрергә тырыша.

Шулай ук видеода күренгәнчә, анда кешеләр шул кадәр кысылган, аларны хәтта кулларыннан тартып чыгара алмыйлар.

Шаһитләр сөйләвенчә, кешеләр, этеш-төртештән котылыр өчен, якындагы кибет, кафеларга керергә тырышкан, әмма эш вакыты тәмамлагу сәбәпле, аларны кертмәгәннәр.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Сеул хакимиятенә хәбәрсез югалган кешеләр турында 350дән артык гариза килгән.

5 ноябрьгә кадәр Сеулда матәм игълан ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100