news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ике бөерне дә урап алган: РКОД табиблары корсак куышлыгындагы шештән коткарган

news_top
Ике бөерне дә урап алган: РКОД табиблары корсак куышлыгындагы шештән коткарган
Фото: © РКОД МАКС каналыннан

Республика онкология диспансеры хирурглары сирәк очрый торган күпсанлы шеш үсентеләрен алган. Бу хакта клиниканың каналында хәбәр ителә.

65 яшьлек пациентның корсак куышлыгында берничә урында зарарлы шеш төеннәре диспансеризациядә ачыкланган. Алга таба тикшерү һәм дәвалау өчен хатын-кызны Республика онкология үзәгенә җибәргәннәр.

Компьютер томографиясе липосаркоманы – май тукымасыннан үсә торган яман шешне раслаган. Белгечләр операция ясарга дигән карарга килгән.

Фото: © РКОД матбугат хезмәте

Операция вакытында 11нче онкология бүлеге табиб-онкологы Эдуард Фаязов һәм операция бүлеге мөдире Айрат Тимерҗанов корсак куышлыгын һәм корсак арты өлешен тулысынча диярлек биләгән күпсанлы шешләрне бер-бер артлы алган.

Бигрәк тә бөерләр тирәсендә эшләү четерекле булган. Шеш ике бөерне дә урап алган була, ә уң бөер исә яман шеш тукымасы белән тулысынча диярлек капланган. Органны да кисү куркынычы югары булуга карамастан, хирурглар шешне бөердән аерып алуга ирешә, уң бөерне саклап кала алалар.

Шеш процессы шулай ук юан эчәккә һәм аның яныннан узучы кан тамырларына да кагылган, шуңа күрә белгечләргә эчәкнең зарарланган өлешен өлешчә алып ташларга туры килгән. Кисеп алынган шешләрнең гомуми авырлыгы 4,1 килограмм тәшкил иткән.

Операциядән соң хатын-кыз тиз арада тернәкләнгән һәм инде өенә кайткан. Хәзер пациентка белгечләр күзәтүендә даими булырга һәм кирәкле тикшеренүләрне үтәргә туры киләчәк.

«Мин шундый ышанычлы кулларга эләктем. Табибларга һәм бөтен персоналга бик рәхмәтлемен», – дип сөйләгән пациент.

Фото: © РКОД МАКС каналыннан

Операциядә катнашкан белгечләр:

Эдуард Нуретдин улы Фаязов – 11 нче онкология бүлеге табиб-онкологы;

Айрат Исмәгыйль улы Тимерҗанов – операция бүлеге мөдире;

Артур Валерьевич Пашеев – табиб-анестезиолог-реаниматолог;

Регина Ринат кызы Мөхәммәтова – операция шәфкать туташы;

Илсөя Эдуард кызы Хәкимова – анестезист шәфкать туташы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар