Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сертификатлы хәләл туй, акчаңны монда куй! – Альбина Бәширова тамадаларга сертификат бирү турында

Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиковның хәләл тамадалар, хәләл азык-төлек җитештерүчеләр кебек үк, сертификат нигезендә эшләргә тиеш, аракылы туй алып барсалар, аларның ул документларын тартып алырга кирәк дигән фикер белдергән иде. Ильясның фикеренә каршы килүчеләр дә, аны хуплаучылар да табылды. Тамада, җырчы, журналист Альбина Бәширова тамадаларга сертификат бирү идеясе, беренче чиратта, тамадаларның үзләренә авырлык китерергә мөмкин дип саный.

news_top_970_100
Сертификатлы хәләл туй, акчаңны монда куй! – Альбина Бәширова тамадаларга сертификат бирү турында
Һәр өченче кеше артист, һәр икенче кеше тамада хәзер... Бу сүзләрне көн саен ук булмаса да, өч-дүрт көнгә бер ишетеп торам. Җырчыларның исәбенә чыгарга маташып караучылар булганын беләм, менә тамадаларны санап караучы бармы икән? Әйе, әйе – эте дә бете дә...
 
Ни хикмәт, кешенең сөйләмендә проблемалы саналган өч-дүрт хәреф җитешмәсә, ул кешенең үз-үзен тотышында үзенә бер төрле, сәерлек, ә күп очракта әрсезлек ярылып ятса, бу кеше, һичшиксез, ким дигәндә “яралып килүче” тамада булып чыга. Әлбәттә, экономика фәне нигезләренең берсе булган: “тәкъдимне ихтыяҗ тудыра” дигән тәгълимат, гадәттәгечә, актуаль – туйлар, юбилейлар, һ.б. мәҗлесләр булмаса, тамадалары да булмас иде.
 
Әмма безнең халык бәйрәмнәрне ярата, кешедән ким булырга теләми – кыскасы, бәйрәмнәренә кытлык булмаган кебек үк, тамадаларга да әллә ни кытлык юк. 10-15 еллар элек бик зур туйларны гына читтән кеше чакырып уздырсалар, хәзер яшьләрнең никах туен да, кызыл туен да, соңрак бәбиләре туен да тамада-сүз осталары алып бара.
 
Мәҗлес форматы көннән-көн киңәя, төрлеләнә. Элек “аракысыз туй” дигән сүзтезмәнең яңгырашы ук гайре табигый тоелса, хәзер мондый төр туйлар, гадәти саналган аракылы туйларга караганда да ешрак уздырыла. Әлбәттә, бу хәлгә сөенми дә мөмкин түгел, аракы эчү әкренләп модадан чыгып бара. Яшьләр аракыны алмаштырырга җаен табалар табуын, тик балачаклары исерек әти җәфасы белән узган ата-аналары сөенеп туя алмый: иң мөһиме аракы эчмәсеннәр...
 
Хәер, монысы шулай ук бик әһәмиятле, әмма башка тема. Бу язмага тотынырга Ильяс Халиковның тамадаларны сортларга аерып, сертификатлар таратырга өндәгән фикере этәрде. Дини җырлар җырлаучы автор-башкаручы Ильяс хәләл мәҗлесләр дә алып бара. Аның фикеренчә, тамадалар да, барлык башка дөньяви продуктлар кебек үк хәләлгә һәм хәләл булмаган төргә аерылырга тиеш. Бу аерманы аларның хәләл комитет белән берлектә тәкъдим иткән сертификат билгеләргә тиеш була.
 
Нинди ул хәләл тамада? Гомумән, тамада хәләл була аламы? Тамада – мәҗлеснең барышы өчен җаваплы кеше. Әгәр пешекчеләр өстәлдәге сый-нигъмәт, аның сыйфаты өчен җаваплы булсалар, мәҗлеснең тәртибе, күңел ачу өлеше өчен җаваплы кеше – тамада. Ә ислам дине күңелне ни дәрәҗәдә “ачарга” рөхсәт бирә соң? Сертификатлы кеше бу четерекле чикне бик төгәл билгели белергә тиеш. Димәк, шушы сыйфат сертификатын алырга тиешле кеше ниндидер махсус укулар узарга, укулардан соң имтихан аша үзенең белемнәрен исбатларга тиеш. Шулай ук үз-үзен тотышы да, эш гамәлләре дә шушы сыйфат һәм ышаныч сертификатының дәрәҗәсен төшерерлек булмаска тиеш.
 
Бу өлкәдә инде дистә елга якын “кайнаучы” тәҗрибәле тамада, сүз остасы, юморист Алмаз Мирзаянов бу яңа тәкъдимгә карата үз фикерен белдерде:
 
– Әйбәт булачак бу! Тулысынча хуплыйм бу эшне. Бөтен шәригать кануннарына туры китереп оештырылган, ире-хатыны аерым утырган, нәшидләрдән һәм мөнәҗәтләрдән башка музыка яңгырамаган мәҗлесләргә алып баручы итеп мине чакырсалар – минем анда барасым да килми. Андый җирдә дин нигезләрен яхшы белгән, үзе намаз укыган кеше генә эшләргә тиеш. Аның сертификаты да булса бигрәк яхшы! Димәк, чын хәләл туй итәсе килгән заказ бирүченең күңеле тыныч була дигән сүз.
 
Тик мине гади аракысыз туйга чакыралар икән, ике дә уйламыйча барам! Табында спиртлы эчемлекләр булмавы – ул әле бөтенләй хәләл туй дигән сүз түгел. Мондый туйда төп максат – ислам дине нигезләрен яхшы белү түгел, ә күңелле, матур, мәгънәле бәйрәм ясау. Гадәти туйлардагы кебек. Ә күңел ачканда кеше аракы эчәме, юкмы – анысы инде аның шәхси эше. Минем эш өчен моның бернинди йогынтысы да юк. Кунакларның бәйрәм хуҗаларына мөнәсәбәтеннән, бәйрәмгә нинди кәеф белән килүеннән тора барысы да.
 
Татарстан Диния нәзарәтенең "Хәләл" комитетыннан алынган сертификат белән эшләүче, бары тик хәләл туйлар гына алып барырга тиешле кеше, иң беренче чиратта, туеның форматын төгәл билгеләргә тиеш. Һәр аракысыз туй да хәләл булмаска мөмкин. Бу билгеләмә, әлбәттә, “сертификатлыларның” заказлар диапазонын шактый гына кысачак.
 
Сәнгать өлкәсендә бик күп еллар алып баручы-конферансье булып эшләгән шоумен, җырчы-тамада Равил Булатов:
 
 
– Бу гамәл – шул ук сертификат таләп иткән хәләл тамадаларның, үзләре утырган ботакка балта чабулары дип саныйм мин. Хәләл туйларда эшләр өчен сертификат ала башласалар, аларның эшчәнлеген тулысынча закон кысаларына кертергә кирәк булачак. Яшерен-батырын түгел – хәзерге вакытта күп тамадалар конверт системасы белән эшлиләр, һәм күбесе налог түләп мәшәкатьләнми. Ярый, бу мәсьәлә хәл ителгән, шәхси оешма теркәлгән, документлар тәртиптә дип санасак та, хәләл туйларны вәгазьләр, дини темага язылган җырлар, динне пропагандалаган нәшидләр, мөнәҗәтләр кулланып алып баручы хәләл тамадаларның эшчәнлеге – закон бозу дип саналачак. Яровая законы турында әйтәм...
 
Чыннан да, 2016 елның 6 июлендә, Ирина Яроваяның, бик күпләрдә ризасызлык уяткан законы һәм төзәтмәләре гамәлгә куелды. Аның миссионерлар эшчәнлеге турындагы пунктларында, акка кара белән, динне пропагандалау мөмкин булган урыннар билгеләнгән. Төрле кафе, рестораннар, торак йортлар бу исемлеккә тәгаен керми. Һәм шушы закон нигезендә, теләсә нинди пропаганда алып баручы кеше дини оешма вәкиле булырга, аның кулында шушы оешмага кагылышы турындагы барлык белешмәләләр, документлар һәм ул кулланган барлык әсбабларда да махсус маркировка булырга тиеш икән... Шуңа күрә мин барлык хәләл туйларны алып баручы чын хәләл тамадаларга Ильяс Халиковның киңәшен тотып, тизрәк берәр дини оешманың канаты астына керергә һәм кирәкле документларны алырга тәкъдим итәм! Сертификат буламы ул, башкасымы – кәгазе булмаса, ул хәтта закон белән рөхсәт ителгән урыннарда – мәчеттә, берәр дини оешмага караган, яки аның милке булган залларда һәм биналарда, мәдрәсәдә һәм зират белән крематорийда да дини эшчәнлек алып бара алмаячак.
 
Әлбәттә, эшнең сыйфатын тикшереп торучы оешма булу бик уңай күренеш. Сертификат стандартларына туры килгән алып баручылар булса, туен күңеле белән чын хәләл итеп уздырырга теләүчеләр, һич икеләнмичә, туйларын нәкъ менә шушы тамадаларга тапшырыр иде. Тик безнең, бюрократия машинасы тулы көченә эшләп торган илебездә теләсә нинди документны алу да күп вакыт һәм нервлар таләп итә. Сертификация үтүнең бәясе дә шактый ук “тешли” торган була, гадәттә. Хәләллек сертификатын алу процессы, чын хәләл тамадаларның күңелен төшерерлек дәрәҗәдә кыйммәт тә, катлаулы да булмасын иде дигән теләктә калам. Чөнки нәкъ менә шундый кәгазь артыннан йөрү мәшәкате кече бизнеска киртә була да инде. Мең бәла белән үтелгән инстанцияләрдән соң беркемнең дә үз хезмәтен арзанга башкарасы килми, бу турыдан-туры хәләл тамадалыкның бәясе күтәрелүгә китерәчәк. Хәләл стандартлар сертификаты тәкъдим итә торган оешма сертификат алу шартларын, хәләл тамадалар эшенең спецификасын күздә тотып куярлар дип өметләнәм. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100