«Сериалны карагач, күңелем тулып китте»: «Кеше китә – җыры кала» экраннарга чыга
«Мир» кинотеатрында «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча төшерелгән «Кеше китә – җыры кала» телесериалының бер сериясе тәкъдим ителде. Ул «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында 28 апрель көнне күрсәтелә башланачак.

Сериал Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре нигезендә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча төшерелгән. Режиссеры – Александр Далматов, баш оператор – Максим Самсонов. Төп рольләрне Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов, Олег Фазылҗанов, Зөфәр Харисов һәм башкалар башкарган.
Сериалда 1930-1960 елларда Кара Чыршы дип аталган татар авылында баручы вакыйгалар турында сөйләнә. Тамашачылар колхозчылар Шәяхмәт абый белән Зәйнәп апаның уллары Хәкимулла белән Нургалиның язмышы белән танышалар.
Сериалны тәкъдим итү вакытында зал шыгрым тулган иде, журналистларга хәтта өстәмә урындыкларга утырырга туры килде. Ләкин, моңа карамастан, һәр кеше сериалдан бик канәгать калды, дигән уй туды.
Марат Әхмәтов: «Якутлар сан ягыннан азрак булсалар да, үз милләтләре телендә бу эшне фанатларча эшлиләр»
«Бүген бик дулкынландыргыч көн, чөнки бик зур эш башкардык – зур сериал төшердек. Ул – безнең тарихка юнәлтелгән сериал. Мин һәрвакыт ничек кабул итәрләр дип борчылам. Сериалның киләчәге булачагына ышанам, чөнки үзем карадым, миңа ошады. Әмма мин объектив булмаска мөмкинмен, чөнки ул – минем йөрәктән чыккан әйбер, шуңа күрә аны тамашачылар бәяләсен иде», – дип белдерде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.
Ул киләчәктә Мөхәммәт Мәһдиевнең башка әсәрләрен экранлаштыру идеяләре булуы, бары тик акча гына кирәк булуы турында да әйтте.

Илшат Әминов
Сериал ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә әзерләнгән.
«Уртак проектыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгына матур бүләк булсын иде, чөнки без – сугыш чорын, тылдагы авырлыкларны кичкән буынның балалары. Шул кешеләрнең язмышларын, фидакарьлек һәм каһарманлык истәлеген яшьләребезгә, бүген үсеп килә торган буынга таныту һәм җиткерү дигән максатлар белән эшләнде ул. Икенче максатыбыз ул – «Яңа Гасыр» телеэкраннары аша телебезне гомерле итү, чөнки анда – миллионлы аудитория. Бу шөгыльне дәвам итәргә, татарча фильмнар, сериаллар юнәлешен ныграк үстерергә кирәк. Мәсәлән, якутлар безгә караганда халык саны ягыннан күпкә кимрәк булсалар да, үз милләтләре телендә бу эшне фанатларча эшлиләр», – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов
Артистлар: «Безгә киностудия кирәк!»
Марат Әхмәтовның сүзләренә җавап буларак, актерлар бертавыштан киностудия кирәклеге турында әйттеләр. «Җәмәгать, безгә нәрсә җитми?! Режиссерларыбыз, операторларыбыз бар – безгә киностудия кирәк. Бу – булыр иде «вишенка на торте». Шул кадәр бай без кадрларга, ләкин аларның үз йорты булырга тиеш», – диде Камал театры артисты Хәлимә Искәндәрова.
«Безгә киностудия һәм без төшергән киноларны карарга тамашачы кирәк», – дигән фикер белән Александр Далматов та мөрәҗәгать итте.

Александр Далматов
«Сериалдагы яулыклы хатын-кызлар һәм түбәтәйле ир-атлар экранда гына калмасын, безнең халыкның дине, кыяфәте, традицияләре булсын иде. Картинадагы матурлыкны хәзерге заманда да күрәсе килә. Кайбер тәнкыйтьчеләр: «Менә түбәтәйләр күп кулланылган инде, 40 нчы елларда түбәтәй киеп сугышка китмәгәннәрдер», – дип әйтәрләр. Әйдәгез, безнең геройлар китсеннәр, һәм тарихта безнең халык шундый матур булып калсын», – дип тә өстәде ул.
«Мөхәммәт Мәһдиев – татар авылының энциклопедиясен әдәби әсәрләрдә тудырган кеше»
Сүз Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдуллага бирелгәч, ул шаяртып, үзен сугыш турындагы кинода төшәргә алмаячаклары турында әйтте.
«Мине сериалда төшәргә алмаган булыр иделәр, чөнки мин сугыш вакытында яшәгән кешегә охшап бетмәгән. Теләче районының элеккеге рәисе: «Ябыграк кешеләрне алыгыз инде сериалга, сугыш вакыты бит, халык җыйнаграк тәнле булсын», – дигән. Бераз тапканнар инде, ләкин бик аз. Ул болай дигән: «Ярар, калганнары ачлыктан шешенгән, диярсез», – дип искә алды ул.

Ркаил Зәйдулла белән Александр Далматов
Шагыйрь Мөхәммәт Мәһдиевның әсәрләре татар авыллары турындагы энциклопедия кебек булуын да әйтте.
«Аяз Гыйләҗев болай дип язган иде: «Сугыш вакыты, сугыштан соңгы еллар, хәтта 80 нче елларга кадәр татар авылының энциклопедиясен әдәби әсәрләрдә тудырган кеше ул – Мөхәммәт Мәһдиев». Чыннан да, 20 нче гасырда авылда яшәгән татар халкының холык-фигылен, яшәү рәвешен белергә теләсәң, Мөхәммәт Мәһдиевне укырга кирәк», – дип билгеләде ул.
КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов та үзенең чордашы һәм аның иҗаты турында озын-озаклап сөйләргә тотынган иде. Әмма Александр Далматов аны бүлеп: «Без аның биографиясен беләбез, әйдәгез, кинога кайтыйк», – диде.
«Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләренә мөрәҗәгать итү, аны кинога төшерү күптәннән сорала иде. Мин дөньяны шактый күп күргән, 9 нчы дистәнең яртысын узган кеше буларак, сериалны караганнан соң, күңелем тулып китте. Димәк, минем кебек картаеп беткән кешенең дә күңелен кузгатырлык булгач, ул бик әйбәт чыккан. Иң әүвәл шунысы: кешеләрнең күңел дөньясы, аларның рухи кичерешләре, үзара мөнәсәбәтләре шул тикле матур итеп бирелгән», – дип йомгаклады Хатыйп Миңнегулов.

Хатыйп Миңнегулов
Шуны әйтергә кирәк, әдәбият галиме сериалда үзе дә төшкән, әлеге тәҗрибә аңарда бик көчле тәэсир калдырган, күрәсең.
«Александр Далматов мине 14 нче сериядә төшәргә чакырды, минем кинода төшкәнем юк иде. Бер җөмлә әйтер өчен барган идем, 5 сәгать торырга туры килде. Шаккаттым! Шул тикле җентекләп эшлиләр, мин бу хезмәтнең авырлыгын күрдем. Без артистларга, режиссерларга кызыгабыз, ә аларның «кухнясы» менә ничек икән», – диде ул.
Мансур хәзрәт Җәләлетдин: «Аллаһы Тәгалә сугыш афәтеннән сакласын»
Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, якыннарының фронттан кайтуын көткән аналарның һәм хатыннарның хисләре турында сөйләгәндә, күз яшьләрен тыя алмады.

Мансур хәзрәт Җәләлетдин
«Күңелгә хәтле үтте. Карагыз, кешеләрне ничек сугышка озаталар. Бүгенге көндә дә махсус хәрби операция бара, ә мин үзем бүгенге көндә шундый вазифада, миңа бик еш Донецк, Луганск, Херсон якларына йөрергә туры килә. Мин даими рәвештә солдатлар белән дә, аларны озатып калган ата-аналары, хатыннары, балалары белән дә очрашып торам. Бу – бик авыр, аяныч хәл. Ул вакытта халык ничек ярдәм иткән булса солдатларыбызга, бүгенге көндә дә халык ярдәм итәргә ашыгып тора. Кемдер «маскировочный» челтәрләр бәйли, кемдер ризыклар әзерли. Аллаһы Тәгалә сугыш афәтеннән сакласын иде», – диде ул.
Миләүшә Хәбетдинова: «Авылны сувенир кебек күрсәтмәгәнегез өчен рәхмәт»
Үзенең фикерен филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова да белдерде, һәм ул сериалга шактый уңай бәя бирде.
«Татар халкы исеменнән мин сезнең алдыгызда баш иям. Безнең дәүләтебез, милләтне саклау өчен, бик күп акча бирә, чөнки без чик ягында басып торабыз. Нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә? Без бүген ул акчаның халкыбызга эшләгәнен күрдек, бу адымыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Съемкада катнашкан бер генә артист та, бер кеше дә, «тарихта мин калам» дип, «одеялны» үзенә тартмады. Аннары авылны сувенир кебек күрсәтмәгәнегез өчен рәхмәт. Белгечләрне чакыруыгыз күренеп тора, алар кадрда булган һәр әйберне үз урынына куйганнар.

Миләүшә Хәбетдинова
Кинода татар халкы бер йодрык итеп, чәчелмәгән халык итеп күрсәтелә, бу – безнең өчен үрнәк, чөнки бүгенге чорда без чәчеләбез, ә безгә бер йодрык булып яшәргә кирәк.
Тәнкыйть булгач, шуны әйтергә мәҗбүр: музыка өлкәсендә дә баланс бар, ләкин гармунчыларны әзерләргә кирәк. Бу чор гармунсыз була алмый, киләсе серияләрдә бүгенге заман көйләре түгел, ә ул чорга хас җырлар яңгырар, дип өметләнәм», – диде тәнкыйтьче.
Гәүһәр Хәсәнова: «Кеше китә – җыры кала» – бераз «имгәнгәнрәк» әсәр»
Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова сериалның соңгы эпизодларын төшергәндә акча җитеп бетмәвен, әмма, моңа да карамастан, аларның бушка, яхшылыктан төшерелүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Әлеге әсәрнең язмышы бик катлаулы. Әти аны 50 нче еллар ахырында яза башлаган, ләкин бу – соцреализм чоры, язучылар арасында күп кенә эпизодларына, концепциясенә бәйләнүчеләр була. Шуңа күрә әсәр бик күп еллар соңрак басыла башлый. Әсәрнең беренче вариантында вакыйгалар һәм геройларның язмышы тагын да фаҗигалерәк булган, әмма соцреализмда барысы да матуррак булырга тиеш һәм яхшы финал таләп ителә, шуңа күрә ул – бераз «имгәнгәнрәк» әсәр. Әмма шуңа да карамастан, автор үлгәннән соң, әсәренең язмышы көтелмәгәнчә бәхетле булып чыкты.

Гәүһәр Хәсәнова
Белмим, бу башта кемнең уйдырмасы булгандыр, әмма мин проектның сценаристы һәм режиссеры Александр Далматовка бик рәхмәтле. Сериалны төшергәндә, соңыннан акча да җитми башлады, һәм бик күп эшләр, эпизодлар бушка, яхшылыктан эшләнде», – дип тәмамлады ул.
Сериал турында кызыклы фактлар:
1) Сериалда Татарстанның 10 театрыннан 100дән артык актер катнаша;
2) Татар сериалында беренче тапкыр танк кулланыла;
3) Сериалның сценариен режиссер Александр Далматов һәм популяр телевидение алып баручысы, журналист Илдар Кыямов яза;
4) Сериалда әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов та төшә. «Бер җөмләне әйтер өчен төшерү мәйданчыгында 5 сәгать торырга туры килде», – ди ул;
5) Сериалны төшергәндә соңыннан акча җитеп бетми, шуңа күрә кайбер эпизодлар бушка төшерелә;
6) Сериал 22 сериядән тора, һәм 28 апрельдән һәр көн саен кичке 20:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк, футбол булган көннәрне – 22:00 сәгатьтә.