Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергиев Посад шәһәрендә завод шартлаган урында 10 кешенең тән әгъзалары табылган

news_top_970_100
Сергиев Посад шәһәрендә завод шартлаган урында 10 кешенең тән әгъзалары табылган
База телеграм-каналыннан

Кичә Сергиев Посад шәһәренең Загорск оптика-механика заводында шартлау булуын хәбәр иткән идек. Фаҗига урынындагы җимерекләрне җыйганда, кешеләрнең төрле тән әгъзалары фрагментлары табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, алар 10 үлгән кешенеке була ала, дип хәбәр итә «Baza» «Телеграм» каналы.

Һәлак булучылар саны 15тән дә артып китәргә мөмкин. Җимерекләрне әле тулысынча сүтеп бетермәгәннәр.

Бер хатын-кыз хастаханәдә вафат булган. Хәзерге вакытка 60 кеше зыян күргән, дип исәпләнә. Шуларның 6сы авыр хәлдә. Ашыгыч хезмәтләрнең беренчел мәгълүматлары буенча, 12 кешенең язмышы билгесез булып кала. Эзләү эшләре дәвам итә, диелә әлеге хәбәрдә.

«Телеграм» каналлар мәгълүматлары буенча, төнлә шартлау булган урыннан җимерекләр астыннан 3 кеше мәетен чыгарганнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә шул кешеләрнең гәүдә өлешләре табылган булган. Үлгәннәрнең кем булуы әле ачыкланмаган. Рәсми мәгълүматлар буенча, 12 кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

«Телеграм» канал мәгълүматлары буенча, шартлау тормыш өчен куркыныч матдәләр белән эш итә торган җитештерү объектларының сәнәгать куркынычсызлыгын бозу һәм диверсия аркасында килеп чыккан. Тикшерүчеләр шулай ук дрон версиясен дә кире какмый. Аның буенча очучысы булмаган оча торган аппарат Загорск оптика-механика заводы территориясенә дары төяп килгән йөк машинасына эләгеп, масштаблы шартлауга китереп чыгара ала. Шартлау булган склад янында 4 тонна дары сакланган тагын бер корылма була. Ул могҗиза белән генә шартламый калган.

Шартлау аркасында Сергиев Посад шәһәрендә 100 корылма зыян күргән. «Шартлау нәтиҗәсендә 100гә якын йортка, шул исәптән шәхси йортларга да зыян килде. Болар арасында социаль һәм административ биналар да бар. Барлыгы 111 корылма зыян күргән», – дип сөйләгән белгечләр.

Кичә шартлау булган складта эшләгән «Пиро-Росс» компаниясендә тентү булган. Документлар алынган. Шулай ук тикшерү комитеты фирманың техник директорын шикләнүче буларак тоткарлаган.

Тикшерү комитеты Сергиев Посадтагы заводта шартлау факты буенча «Җитештерү объектларының сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗига урынында Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре һәм криминалистлары эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100