Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергиев Посад шәһәренең заводында шартлауны күрүчеләр: «Өй селкенде, тәрәзә коелды»

news_top_970_100
Сергиев Посад шәһәренең заводында шартлауны күрүчеләр: «Өй селкенде, тәрәзә коелды»
База телеграм-каналыннан

Сергиев Посад шәһәренең Загорск оптика-механика заводында бүген каты шартлау булды. Якын-тирәдә урнашкан биналарның, өйләрнең, мәктәпнең тәрәзәләре коелып төшкән. Шартлау сәбәбе буларак, төрле фаразлар белән бергә диверсия дә карала.

Массакүләм мәгълүмат чаралары пиротехника тутырылган склад шартлавы турында яза. Ул завод территориясендә эшләгән. Әмма склад хуҗасы шартлауның аларда түгел, ә күрше складта булуы турында әйтә. Икенче бер версия – завод территориясенә кергән йөк машинасы шартлаган.

«Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли, криминалистлар тикшерүгә кереште. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынны сүндерүне дәвам итә. Зыян күрүчеләрнең саны, шулай ук вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Хәзерге вакытта без пилотсыз оча торган аппарат һөҗүме версиясе расланмаганлыгын хәбәр итә алабыз», – дип белдерлеләр Россия Тикшерү комитетында.

«Шартлау минем өй янында булды. Мин йоклый идем, шартлаудан уянып киттем. Тәрәзәләр ватылды, подъездда тәрәзәләр коелды. «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз!» – дип кычкыра башладылар, кешеләр йөгерешә. Йөгереп чыгып киттем, зур төтен күрдем, «ашыгыч ярдәм» машинасы үтеп бара иде. Заводтан яралы кешеләр чыга, аларны бинтлар белән бәйләп бетергәннәр, кемдер кычкыра. Бик күп кеше җыелган иде, бик куркыныч булды», – дип сөйләгән Полина исемле хатын-кыз.

«Башта, йорт шартлады, дип уйладык, чөнки безнең өй селкенде. Без бөтен гаиләбез белән урамга чыгып чаптык, машинага утырып, шәһәрдән киттек. Бик нык курыктык! Ярты сәгатьтән кире кайттык», – дип сөйләгән бер хатын-кыз.

Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендә бүген булган шартлаудан 43 кеше зыян күргән, аларның 6сы авыр хәлдә, 4 кешене реанимациягә салганнар. «База» «Телеграм» каналы язуынча, өлкәдә Ашыгыч медицина хезмәтенең 23 бригадасы эшли. Шулай ук Катастрофалар медицинасыннан 5 бригада, санитар вертолет җибәрелгән.

Завод янындагы юллар ябылган, машиналар хәрәкәте туктатылган. Шартлау урынына округ башлыгы, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев, ашыгыч хезмәт күрсәтүчеләр килгән. Аның сүзләренчә, җимерекләр астында тагын 5 кеше булырга мөмкин. Җимерекләрне сүтү өчен, ким дигәндә, 12 сәгать вакыт кирәк булачак.

Шартлау завод янындагы мәктәпкә дә зыян китергән.

Сүз уңаеннан, 1935 елдан бирле завод күзәтү техникасы, медицина җиһазлары, лаборотория приборлары җитештерә торган булган. Күптән түгел анда дозиметрик җиһазлар һәм куркынычсызлыкны саклау өчен техника ясый башлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100