Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сергач татары Олег Әндәрҗанов: «Безгә сүзебезне өздереп әйтергә өйрәнергә кирәк»

Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» газетасы редакциясе «ТАТМЕДИА»да кунакта булды.

news_top_970_100
Сергач татары Олег Әндәрҗанов: «Безгә сүзебезне өздереп әйтергә өйрәнергә кирәк»
Рифат Каюмов

Бу көннәрдә Казанга Түбән Новгород өлкәсеннән «Туган як» газетасы редакциясе тулы составы белән килде. Кунаклар «ТАТМЕДИА» бинасында урнашкан газета-журнал, радио редакцияләре белән танышты, «ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйков белән очрашты.

Түбән Новгород өлкәсендә татар телендә чыгучы газетаның эшчәнлеге турында фикер алышу барышында Шамил Садыйков кунакларга берничә тәкъдим ясады.

 Татарстаннан читтәге төбәкләрдә эшләүче хезмәттәшләр өчен дистанцион форматта укыту оештырырга җыенабыз. Текстларны редакцияләү, аларны версткага салу, социаль челтәрләрдә эшләү буенча мастер-класслар, кызыксындырган сорауларга җавап бирү булачак, - диде ул.

«Туган як» газетасының баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов бу тәкъдимне сөенеп кабул итте.

«ТАТМЕДИА» җәмгыяте чит төбәкләрдә күпләп яшәүче татарлар өчен «Без – бергә» дип аталган айлык газета чыгара. Ул унтугыз төбәкне колачлый. Әлеге мәгълүмат чыганагы җирле татар газеталарының кушымтасы буларак тарала. Олег Әндәрҗанов «Без – бергә» кушымтасы татар матбугатын сыйфатлы материаллар белән баетып торуын, укучылар өчен аның мөһим булуын әйтте.

Шамил Садыйковның икенче тәкъдиме Түбән Новгород өлкәсенә Казаннан бер төркем татар язучыларын җирле татарлар белән очрашуга җибәрү булды. Алар төгәл вакытны билгеләп, быел очрашуны оештырырга килеште.

 

Фото: © «Туган як» газетасы

Газета хезмәткәрләре

«Сергач районында җиде татар авылына бер татар мәктәбе калды»

«Туган як» хезмәткәрләре Түбән Новгород өлкәсендә 43 мең татар яшәвен әйтте. Шуларның унар меңе Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләрендә, калганнары авылларда төпләнгән. Өлкәдә 34 татар авылы бар.

Олег Әндәрҗанов сүзләренчә, «Туган як» редакциясе Сергач шәһәрендә урнашкан, анда унбер кеше эшли. Газетаның тиражы 2,5 мең данә. Чыгымнарның 60 процентын дәүләт заказы нигезендә өлкә хөкүмәте каплый. Керемнең калган өлеше реклама һәм язылу хисабына җыела.

Атнага бер чыгучы газетада Түбән Новгород өлкәсе татарлары турында яңалыклар, язмалар, халыктан килгән хатлар, әдәби әсәрләрдән өзекләр бастырылып бара. Айга бер чыгучы «Шәкерт» рубрикасы балаларга татар телен, әлифбаны өйрәтергә ярдәм итә. Бу юнәлеш аеруча актуаль икән, чөнки өлкәдә бары тик ике татар мәктәбе калган.

 Татар авылларында балалар рус мәктәбендә укырга мәҗбүр. Сергач районында җиде татар авылына бер татар мәктәбе калды. Ул Камка авылында. Аны да ябарлар иде, булдыра алмыйлар – күрше рус авылы белән ике арада тимер юлы уза, ә аның аша балаларны йөртергә ярамый.

Бүгенге көндә татар әлифбасы төшеп калды. Татар авылларында урта һәм өлкән буын татарча, ә балалар русча сөйләшә. Балалар руслаша бара. Бу – татар теле укытылмау нәтиҗәсе инде.

Өлкәдә ике мәктәптә татар теле укытыла. Шуларның укучылары Татарстан оештырган татар теле олимпиадаларында даими рәвештә призлы урыннар алып баралар.

«Шәкерт» рубрикасы аша балаларга татар телен өйрәтергә тырышабыз. «Татар малае, татар кызчыгы» дигән бәйге үткәрәбез. Быел бәйгедә унике кеше катнашты. Шулар булса да үзләрен татар дип белеп калса, уңай нәтиҗә булыр иде. Милли үзаңны үстерергә тырышабыз инде, - ди Олег Әндәрҗанов.

Айга бер чыгучы «Яшьлек» рубрикасы яшьләрдә татар үзаңын үстерүгә юнәлдерелгән. Бу рубриканы өлкәннәр дә ярата икән. Укучылар шулай ук дин турында язмаларны көтеп ала.

 Дини мәкаләләр мәҗлесләрдә вәгазь итеп сөйләнә, - ди баш мөхәррир.

Редакциядә татар телен белүче кадрларга кытлык юк икән.

Коллектив тупланган. Журналистларыбыз – укытучы һөнәренә укыган югары белемле белгечләр. Журналист белеме миндә генә. Татар телен әйбәт белгән авыл кешеләре белән дә хезмәттәшлек итәбез. Алар безгә җирле яңалыкларны җиткереп тора. Мәкаләләргә дә кытлык юк. Кайбер материалларны урын җитмәү сәбәпле төшереп калдырырга мәҗбүр булабыз, - ди Олег Әндәрҗанов.

«Һәр милли оешма дилбегәне үзенә тартырга тырыша»

Олег Әндәрҗанов

Киңәшмәдән соң Олег Әндәрҗанов белән аерым сөйләшеп алдык.

Сезнең буын лаеклы ялга киткәч, газетагызны алып бара алырдай татар журналистлары калырмы икән?

Калыр, Алла теләсә. Алмаш буын калдыруны максат итеп куярга кирәк. Безнең өметле яшьләребез бар. Мәсәлән, җаваплы сәркатип булып эшләүче Румия бөтен эшнең тәртибен белә.

Дөресен генә әйткәндә, күп кешедә милли үзаң 30-40 яшьләрдә уяна. Шул вакытта татар теленә, татар җырына тартыла башлыйсың. Мин үзем дә яшьрәк чакта татар пластинкаларының кадерен аңлап бетерми идем. Яшь буын бераз олыгайгач, татарлыкны сеңдерер, дип уйлыйм. Татар бетәргә тиеш түгел.

Татар матбугатына нәрсә җитми?

Бәлки, безгә үткенлек җитмидер? Без ялагайланырга, кешеләрне, түрәләрне матуррак итеп күрсәтергә яратабыз. Түрәнең кимчелеген үзебез белеп торабыз, ә мәкаләдә аның яхшы якларын гына язабыз. Үз сүзебезне өздереп әйтергә өйрәнергә кирәк. Кыюрак, тәвәккәлрәк булырга кирәк.

Безнең газета өлкә хөкүмәте ярдәме белән чыгып килсә дә, сүз ирегебез тулысынча киселмәгән. Кирәк чакта идарәләргә дә «эләктереп» алабыз. Хәзрәтләрне, милли үзәкне «чеметкән» вакытларыбыз булды. Татарларда бердәмлек югала башласа, без үз сүзебез белән аларны килештерәбез. Бездә биш-алты милли оешма бар. Шуларның һәрберсе дилбегәне үзенә тартырга тырыша. Алар арасында сәламәт көндәшлек булса, җәмгыять алга барыр иде. Бүгенге көндә без башкаларны батыру хисабына ирешкән урынны саклау омтылышын күзәтәбез.

Нишләп алай икән?

Тәккәбберлектән инде. Милләт турында уйлыйсы урында кеше үзен күрсәтергә тырыша. Замана чиреме соң бу? Кеше үзе турында гына уйлагач, милләтен дә, динен дә оныта. Чын милләтпәрвәр кешеләр бармак белән генә санарлык калды.

Мишәрлек темасын куертучылар бармы сездә?

Бездә мишәр дигән сүзне бөтенләй кулланмыйлар. Без – татарлар. Татарстан гына безне никтер мишәр дип атый. «Сергач мишәрләре» дип каян уйлап чыгардыгыз соң сез?

Казаннан читтә яшәүче милләттәш буларак, татар милләтенә, журналистикасына карата берәр яңа фикер әйтегез әле.

Җанисәп алдыннан чит төбәкләрдә чыгучы газеталар зур эш башкардылар. Мәсәлән, без һәр сан саен татарларда горурлык хисе уята торган материаллар биреп бардык. Татарлар белән күп очрашулар үткәрдек, алар турында яздык. Безнең материалларны еш кына радио яңгыратып торды. Газета бит әле радио өчен дә төп мәгълүмат чыганагы булып тора. Бездән башка алар җыр яңгыратудан артыгын башкара алмас иде.

Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмаларга зур игътибар бирә, ә без читтә калабыз. Татарлыкны саклау өчен халык белән эшләүдә газеталарның роле, бәлки, иҗтимагый оешмаларга караганда зуррактыр да. Мин безнең редакция турында гына әйтмим, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләрне дә күздә тотам. Татарстан җитәкчелеге эшебезгә әз генә игътибар итсә, рәхмәт хаты булса да тоттырса күңел булыр иде. Без чыннан да күп әйбер эшләдек. Кайбер проектлардан баш тартып, сан саен татарлык турында язып бардык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100