«Сеңлең булса – шундый булсын!» яки Шагыйрә һәм аның илһамына шагыйранә бер караш
«Мин шигырьдә калам!
Шигырь – минем балам, шигырь – минем дәвам ул.
Бу тормышның аягыңнан егар агуына каршы дәва ул...
Шигырь – Аллаң бит ул җаныңдагы!
Ятим калсаң хәтта – анаң да...
Мин шигырьдә калам – Аллам да ул, үзем дә ул, газиз балам да!!»
Камал театрының иң шигъри залында – Көнчыгыш залында – Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның тууына 80 ел тулуга багышланган «Мин шигырьдә калам!..» дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә узды.
Кичәнең сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина, режиссер – Нәфисә Исмәгыйлева. Ягъни, Лена апа белән аралашып яшәгән буын түгел – башка буын карашы. «Бер яктан – Лена апаның гаҗәеп шигърияте, икенче яктан, бөтен язучылар турында булган кебек, Лена апа турында төрле «байкалар» бар. Бу кичәнең сценариен әзерләгәндә, үзең өчен Лена апаны ачтыңмы? Нинди ул син ачкан шагыйрә?» – дип сорадым Лилиядән.
«Лена апа: «Шигырьләрем – минем сөйгәнем, мин илһамга кияүгә чыктым, шигырьләрем – балаларым», – ди. Аның әсәрләрендә ачыну да, ихластан үкенү дә бар, ул аны яшерми дә, ялгыз калуына үзен битәрли, «хата булган» ди. Шигырь – бала була ала, ләкин мин Лена апа кебек андый фанатик, ул дәрәҗәдә тугры түгел», – диде Лилия Гыйбадуллина.
Кичә башланды. Ул Лена Шагыйрьҗанның чордашлары булган шагыйрьләрнең – Разил Вәлиевның, Равил Фәйзуллинның һәм Марсель Галиевның видеоязмаларыннан башланды. Аларның истәлекләрендә без белгән тере Лена апа иде. Мәсәлән, Разил абый аның, ниндидер вакыйгалар өчен борчылып, төнге 3тә шалтыратуларын искә төшерде. Равил абый аның, шәхси тормышын корбан итеп, үзен шигърияткә багышлавын искәртте, поэзиядә «егет» булуын ассызыклады. Ә Марсель Галиев аның, «Атландым ла атның ай биленә...» дип, Илһам Шакиров та сокланырлык итеп җырлавын искә төшерде. «Илһам Шакиров янында җырларга җөрьәт иткән бердәнбер кеше булгандыр», – диде ул. «Бик катлаулы шәхес, киңкырлы шагыйрь», – дип бәяләде аны замандашлары.
Равил Фәйзуллин да, Марсель Галиев та үзләре залда юк иде – үзләреннән башка сүзләрен генә алкышладык. Ә Ркаил Зәйдулланың сүзләрен үзе белән бергә алкышладык.
Ркаил Зәйдулла: «Иң беренче эш итеп, минем Луара ханымны – Лена Шагыйрьҗанның сеңлесен сәхнәгә чакырасы килә. Луара ханымга апасының иҗатын үзенеке кебек яратуы, аны халыкка таратуы, архивларын җыйнап китапларын әзерләве өчен бик зур рәхмәт! Сеңлең булса – шундый булсын! Лена апаны мин бик күптәннән беләм. Ул радиода эшли иде – ярымподвал кабинетта утыра иде, һәм радио ишегалдында һәрвакыт аның «тек-тек-тек» машинкада баскан тавышы ишетелә иде. Ул анда казна эшен эшләгән инде – тапшырулар әзерләгән, ләкин ул шул чорда шагыйрь булып танылды да. Ул вакытта Кекин йортының кайсыдыр бер катында сәнгать кешеләре өчен тулай торак иде, Лена апа бер бәләкәй генә бүлмәдә яшәде. Миңа Зөлфәт белән бергә анда кунакта булырга туры килде, урамда йөри-йөри өши башлагач, «бер шәп шагыйрь белән таныштырам» дип алып кергән иде. Лена апа, ачылып, шигырьләрен укыган иде. Шунда әйткән бер сүзе дә истә калган: «Зуррак фатир алсам, әдәби салон ачар идем», – дигән иде. Ләкин соңрак та андый мөмкинлек булмады шул. Һәр кешенең үз язмышы, Лена ханымның язмышы шигырьләренә сеңгән. Әлбәттә, мин аның яшьлек дуслары арасына кермим, яшь аермасы да бар. Аңа ихтирам белән карап, иҗатын яратып яшәдем. Үзе шигырьдән өртелгән шагыйрьләр күп булмый, шундыйлар арасында Лена Шагыйрьҗан да бар».

Шигырь кичәсенең шигъри өлешенә җиттек. Кичәнең театральләштерелгән төп өлешен Лилия Гыйбадуллина аның төрле шигырьләреннән һәм публицистикасыннан җыеп язган. Сәхнәдә Шагыйрә һәм аның Илһамчысы образларында Әлмәт театрының танылган актрисасы Мәдинә Гайнуллина һәм Камал театрының яшь актеры Ринат Низамов иде. Пластиканы Артур Шәйдуллин эшләгән.
Шагыйрә һәм аның Илһамы, гафу итегез, кайчагында һәр иҗат кешесендә була торган «бзигы» да – саташуы, ялгышуы, ялгызлыгы...
Ул көнне Мәдинә Гайнуллина алган кадәр алкышларны соңгы елларда Камал театры актрисалары алганы булдымы икән?! Куллар авырта башлаганчы алкышладык.
Шигырьләрне Камал театрының яшь артистларыннан башлап Алсу Гайнуллина, Люция Хәмитова кебек прималарга кадәр укыды. Дөрес, шигырьләрнең «хрестоматийный»лары сайланмаган иде. Соңгы елларда Лена Шагыйрьҗанның 6 китабын чыгарган сеңлесе Луара Шакирҗанова, «шагыйрьне киңрәк планда ачу өчен», шигырьләренең төрлесен сайлаган. Луара Шакирҗанова сәхнәгә үзе дә чыкты – үзе дә шигырьләр укыды.

Ә финал Әсхәт Хисмәткә тапшырылган – ул Марсель Галиев истәлекләрендә яңгыраган җырны башкарды. Чөнки кесә саен фотоппараты булган телефон заманасы түгел иде, сакланмаган Лена апаның җыры.
Башка җырчылар булмады, һәм алар кирәкми дә иде. Шигъри сүз арасында, Лена апа җыр сүзләре дә күп язган, дип, биеп-җырлап куйсак, бу – ниндидер башка форматка күчәр иде. Монда – Камал театрының тәңкәле түгәрәк залында – шигърият бишегендә генә тирбәләсе килде. Әлбәттә, Лена апаның бөтен кешегә таныш «Иркәң буласым килә, бикәң буласым килә...» җыры яңгырады – ансыз булмас иде. Аны Мәдинә үзе җырлады.

Тамашачы кичәдән канәгать иде. Аеруча хатын-кыз заты. Чөнки Лена апаны шагыйрь буларак кына түгел, хатын-кыз буларак ачкан иде бу кичә. Ялгызлыгы өчен акланулары да, ихлас үкенүләре дә сыйган иде анда. Ркаил Зәйдулла сөйләгәнчә: исәнләшкәндә, кәефенә карап, «Минем исәнлектә ни эшең бар?» дип җавап бирә алган, исәнләшмәсәң – «Нигә исәнләшмисең?» дип сүгеп атарга да күп сорап тормаган Лена Шагыйрьҗанны нечкә күңелле, сентименталь итеп ачтылар да бирделәр.
«Дөньядагы бөтен һөнәрләрнең
иң сәере, иң-иң көмешсезе,
иң-иң өлешсезе тиде миңа...
Минем «һөнәр» – шигырь язучы...
Килми калды шуңа йөз яучы...» дип язган икән, димәк, бу да – шул ук Лена Шагыйрьҗан.

