«Сеңелкәш»: яратсаң, җиде кат уйлап торма, тот та кис... Шулаймы?

Камал театры сезоннның беренче премьерасын – И.С. Тургеневның «Ася» повесте буенча «Сеңелкәш» спектаклен чыгарды. «Иван Сергеевич Тургенев әсәрләре моңарчы татар театрында беркайчан да куелмады», – дип хәбәр итә театр.
Әйе, чыннан да, Тургенев прозасы, мөгаен, беренче мәртәбә татарча яңгырагандыр.
Шулай да Тургенев прозасы татар театрында куелганы бар, бәлки, рус телендә куелгандыр. Сүз Буа дәүләт театрының «Барыня» спектакле турында бара. Театр аның белән Сербия фестивалендә Гран-при алган, Якутиядә гастрольләрдә булган. Әлеге спектакльне Тургеневның «Муму» әсәре һәм язучының әнисе хатлары буенча Тимур Кулов куйган.
Тургенев дигәч, беренче чиратта «Муму» һәм «Отцы и дети» искә төшә. Гәрчә, Тургеневның нәселе Алтын Урданың татар морзаларына барып тоташса да, без Иван Сергеевичны бары тик бөек рус язучысы дип кабул итәбез.
Спектакльнең режиссеры – Лилия Нурель-Әхмәтҗанова. Камал театрында «Театр.Җиһан» театраль променадын куйган режиссер. Моңарчы Казан ТЮЗында эшләгән Лилияне Фәрит Бикчәнтәев Демидов утарында «Табу» спектаклен чыгарганнан соң чакырып алды. «Театр.Җиһан» – аның Каамл театрында беренче һәм «Ася»га кадәр бердәнбер эше иде. Лилия – кызыклы эпизодик актриса. Соңгы вакытларда без аны Демидов утарында «История одного побега» моноспектаклендә Искәндәр Хәйруллинга ярдәмче рольләрдә күрдек, яңа гына «Голоса Казани – Казан тавышлары» перформансында кызыклы образда чыкты.
Камал театры хәбәр итүенчә, спектакльнең эскизы Россия театр әһелләре берлеге проекты булган «АртМастерс Регионы» чемпионаты кысаларында куелган. Идел буе федераль округы яшь театраль профессионаллары театраль эскизлар тудырганнар. Аның режиссеры Лилия Әхмәтҗанова булган. Март аенда эскиз Мәскәүдә куелып, жюри тарафыннан иң яхшыларның берсе буларак танылган. Театр проектны спектакль итеп үстереп бетерергә карар иткән. Спектакльнең рәссамы – Ульяна Еремина, костюмнар буенча рәссам – Виктория Королева, грим буенча рәссам – Екатерина Варлашкина, яктылык буенча рәссам – Михаил Веденеев. Композитор – Андрей Шошкин. Әлеге командага театр хореографы Сәлимә Әминова кушылган.
Режиссер яшь артистлар белән эш иткән. «Н» әфәнде – Ирек Хафизов, Ася – Алия Фәйзиева (Илүсә Камалиева), Гагин – Илсаф Нәҗипов (Искәндәр Низамиев), Фрау Луизе – Эльза Моратхуҗина, Көймәче – Адель Равилов.
Төп рольдә Ирек Хафизов булуын укып, Тинчурин театрыннан Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизовны чакырып китергәннәр, дип уйламагыз тагын, Камал театрының үз Ирек Хафизовы барлыкка килде. Заманында Качалов театрында эшләгән татар егете – 1 ел инде Камал театры стажерларының берсе. Илсаф Нәҗипов – иҗат юлын Кариев театрында башлап, шулай ук Камал театры стажеры булган егет. Икенче составка язылган Искәндәр Низамиевны да Кариев театры (!) актеры буларак белә идек. Алия Фәйзиева да иҗатын студент чагында Кариев театрында (!) Джульеттаны уйнап башлады. Укып бетергәч тамашачы күзеннән югалып торган сөйкемле кыз, димәк, Камал театрында «калыкты». Икенче составтагы Илүсә Камалиеваны да Кариев театры сәхнәсенә иң элек Ренат Әюпов чыгарган иде («Ак чәчәкләр»). Хәзер аларның икесен дә Рузанна Хәбибуллина алыштырган. Эльза Моратхуҗина – Фәрит Бикчәнтәевның Казан дәүләт мәдәният институты чыгарылышы шәкерте. Адель Равилов – Фәрит Бикчәнтәевның Казан театр училищесы шәкерте.
Спектакль кызыклы гына башлана. Европа атмосферасы, немец теле, немец музыкасы... Костюмнар да матур. Универсаль залның мөмкинлекләре чиксез – астан декорацияләр күтәрелде. Артистлар да рәхәт итеп, җиңел итеп уйный башладылар. Спектакль шулай җиңел генә, матур гына барды-барды да... күпмедер баргач, күңелсез була башлады. Асяны уйнаган Алиягә карап-карап торам да, тагын бер карап куям – шушымы икән инде без хрестоматияләрдә өйрәнгән «Тургеневская девушка»? Нигә шундый аптыраткыч соң ул? Мин аннан бала акылы чыгып бетмәвен (Ася) аңлыйм да соң, әмма актрисаны бу дәрәҗәдә үк кыландыртмаса да (Лилия Нурель) була иде.
Спектакль тәмамланды. Мин бер соравыма җавап табалмыйм әле. Камал театры Тургеневның бөек рус телен язучы Рөстәм Галиуллиннан татарчага тәрҗемә иттертеп, татар сәхнәсенә чыгарды. Аны русча уйлый торган (кайберләре) татар артистлары татарча уйнады. Тамашачының күпчелеге аны наушникларда рус теленә синхрон тәрҗемәдә – ягъни, бөек Тургенев телендә тыңлады. Рөстәм Галиуллин телендә педагог, актер Инсаф Абдулла белән мин дә, тагын күпмедер тамашачы тыңлады. Тургеневны татар телендә карый ала торган тамашачы булса – мин бик шат, әмма бармы соң ул? Ә шулай да тәрҗемә бик уңышлы, артистлар да, татарчага күчерелгән Тургенев телен ватмаска тырышып, сак кына уйныйлар. Татарча Тургенев матур яңгырый, кыскасы – Рөстәм Галиуллинга рәхмәт!
Шулай да соравым кала: бүгенге көндә бу әсәрнең актуальлеге нәрсәдә? Аерым алганда, татар тамашачысы өчен актуальлеге нәрсәдә? «Җиде кат уйла, бер кат кис» мәкаленең мәхәббәт эшләренә бер катнашы да юк – яраткан кебек тоелса, кулыңнан ычкындырма, диме?
Кайсы милли театрда эшләсә дә, бөек Станиславский мәктәбен узган режиссер өчен рус классикасын кую – бүләк; артистларга да – рус классикасы осталыгын чарлау. Сорау шундый: әле татар театры өчен нибары 1 спектакль куйган Лилия Нурель нинди казанышлары өчен рус классикасын кую мөмкинлегенә лаек булды?
Спектакльне 7 сентябрьдә һәм 28, 29 октябрьдә карый аласыз.