Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразованың төпчек кызы сеңелкәш сорый

news_top_970_100
Гүзәл Уразованың төпчек кызы сеңелкәш сорый
Фото: © социаль челтәрдән

Җырчы Гүзәл Уразованың төпчек кызы Ариана әнисеннән сеңелкәш алып кайтуын сорый икән. Җырчы Ариананы туган көне белән котлап, матур сүзләр язган һәм кызларының бәби соравы, әмма үзләренең бишенче тапкыр әти-әни булырга әзер булмавы хакында әйтеп үткән.

«Бүген Ариана кызыбызның туган көне. Сәламәт, акыллы, тәүфыйклы бул, балам. Сине күзәтеп баручы абый-апаларың да матур теләкләр язып кушылалар.

Миңа сеңелкәш кирәк, дисең дә соң… Хәзер булмас инде ул, балам. Әтиең белән сезне үстереп, кеше итәргә насыйп булсын.

Без сине бик яратабыз. Иң мөһиме – терелүеңне телибез. (Җырчы күптән түгел генә язылучыларына Ариананың аллергиядән интегүе хакында сөйләгән иде) 3 яшең белән, чыпчыгым», – дип матур итеп котлаган җырчы кызын.

Җырчының изге теләкләренә язылучылары да кушылган. «Бәхете белән үссен. Без аны яратып карыйбыз! Сөйкемле бала»; «Инде 3 тулдымы?! Ничек тиз үсә балалар. Бәхетле бул, җимеш бөртеге. Әти-әниеңнең, якыннарыңның шатлыгы бул. Гел шулай елмаеп тор, яме»; «Патшабикә, туган көнең белән! Бәхетле бул!»; «Туган көнең белән, бәләкәч»; «Әтисенең бәләкәй копиясен туган көне белән. Синең ихласлыгын таң калдыра! Сиңа ныклы сәламәтлек, бәхетле балачак телибез», – дип язалар алар.

«Рәхмәт сиңа, кояшым, кызыбыз өчен», – дип әтиләре Илдар Хәкимов та комментарий калдырган әлеге пост янында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100