Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова кечкенә кызының авыруы турында: «Диңгездә өч көндә төзәлә»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова кечкенә кызының авыруы турында: «Диңгездә өч көндә төзәлә»

Гүзәл Уразова гаиләсе, Яңа ел каникулларын дәвам итеп, Таиландка ялга китте. Җырчы социаль челтәрләрдә җылы як һавасының аллергиядән интегүче кызы Арианага аеруча килешүе хакында сөйләгән.

Хәтерегездә булса, Ариана тугач, без хастаханәдә яткан идек. Шул авырудан соң кызыма «осложнение» булып, әле дә төзәлә алмыйбыз. Атопик дерматит һәм йомырка агына аллергия безнең.

Диңгездә бер дарусыз 3 көндә төзәлә. Кемнәр бу диагноз белән авырый, безне аңлыйлардыр. Бик каты диеталарда утырырга кирәк. Иң башта карабодай белән су гына ярый. 1-2 атнадан бер ризык өстәп, тагын 1 атна көтәргә кирәк. Үсә төшкәч, бу чирне җиңәрбез, дип ышанабыз, – дип язган җырчы.

Гүзәл Уразованың «подписчик»лары Арианага сәламәтлек теләгән. «Кечкенә вакытта безнеке дә авырый иде. Хәзер бетте. Җиңәсез, Аллаһы теләсә»;

«Балалар авырса – иң авыры. Бала урынында үзем булсам иде, дип уйлый башлыйсың. Хәзер күп балаларда аллергия. Һава начар, теләсә нәрсә ашыйбыз. Элек итле аш, ботка, бәрәңге ашап, кеше аллергия турында белмәгән дә. Үскән саен проблемалар бетсен, терелегез», – дип язганнар.

Психосоматика белән шөгыльләнүче кешеләргә мөрәҗәгать итеп карарга киңәш иткән комментарий да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100