news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сидәш авылында яшәүче Замбия кызы каз йолкый - кулы-кулга да йокмый

news_top

Татар егете Маратка кияүгә чыгып, Пермь өлкәсе Сидәш авылында гомер кичерүче Нгамбо социаль челтәрләрдә каз өмәсеннән видеолар белән бүлеште. Ерактан килгән килен гомер буе каз гына йолкып торган диярсең – аның кулы-кулга да йокмый, казларны шулкадәр чиста, дөрес итеп чистарта.

Каз өмәсе нәкъ элекке вакытлардагы кебек җыр-биюләр белән дә үрелеп барган. Нгамбо бу яклап та кимен куймый – аның татарча җырлар белүе, авылда узган чараларга милли киемнәрдән чыгуы һәм татар халык биюләрен искиткеч оста итеп башкаруы турында берничә тапкыр язганыбыз бар.

Каз өмесеннән соң барлык туганнар җыелып, камыр ризыклары пешереп, тәмләп чәй эчкәннәр.

Язылучылары исә читтән килгән кызның татар халкының гореф-гадәтләрен шулай яратып үз итүенә сокланганнар, Нгамбоны «бик тырыш һәм уңган» дип бәяләгән алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар