news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ире өчен чын табыш бу Нгамбо» - Африка кызы Сабан туенда татарча биеп шаккаттырган

news_top
«Ире өчен чын табыш бу Нгамбо» - Африка кызы Сабан туенда татарча биеп шаккаттырган
Фото: Нгамбоның социаль челтәрәге сәхифәсеннән

Африкадан килеп, Пермь өлкәсе Седяш авылында яшәүче Нгамбо исемле блогер кыз халыкны гел үзенең иҗади талантлары белән шаккатырып тора. Чираттагы талантын ул авыл Сабан туенда күрсәткән – «табан астыннан ут чыгарып», чып-чын татарча бию биегән. Нгамбо сәхнәдә үзен бик иркен тота, гел елмаеп кына тора. Биеп бетергәч, халык аны бик җылы алкышлый.

«Сүз юк, ничек лайк куймыйсың. Миңа 69 яшь, шулай бии белмим», «Африка халкы бик талантлы икән», «Нгамбо, сез искиткеч. Гәүдәгез шундый сыгылмалы», «Без татар кызлары да болай итеп бии белмибез», «Ут кыз, сүз дә юк», «Бу Нгамбо – ире чын өчен чып-чын табыш булган. Сакла син аны, Марат», – дип матур комментарийлар язалар бу видео янында.

Нгамбоның бәйрәмгә чып-чын милли күлмәк киеп килүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Алай гынамы, ул әле тормыш иптәше Марат Дәүләевнең образына да милли элементлар кертеп җибәргән – аңа түбәтәй кидергән, биленә билбау буган.

Нгамбоның тормыш иптәше Марат һәрвакыт кара тәнле кыз белән гаилә корырга теләгән. Ул башта шулай ук Замбиядән килгән кызга өйләнгән иде. Ләкин ул кыз белән юллары аерылды. Соңыннан ул Нгамбо белән танышып, үзенең туган ягында никах укытты. Баштарак яшьләр Замбиядә яшәде, ләкин анда Маратка эш булмау сәбәпле, Россиягә, аның туган авылына кайтып урнаштылар.

Күптән түгел генә гаилә Нгамбоның туган якларында кунакта булып кайтты.

  • Моңа кадәр Нгамбоның «Әниләр бәйрәме»ндә кызы Ясминә белән «Уфтанма» җырын башкарганы турында да язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар