Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Себердә татар авылларында юллар юк: бала тапкан аналар да өйләренә ачык чаналарда кайта

«Юллар, әй, юллар, бормалы юллар, сузылгандыр еракка» дип җырлана. Әй, аның ул шомасы хет шунда чиксез сузылса да сизелмәс, менә карлы-сазлы, чистартылмаган юлының 1 чакрымы да җанны ашар.

news_top_970_100
Себердә татар авылларында юллар юк: бала тапкан аналар да өйләренә ачык чаналарда кайта

Себердә – Төмән өлкәсенең Тубыл районы сазлык аръягы татар авыллары әнә шул юлсызлыктан михнәт чигә. Сүз – Лайтамак, Нешшә (Ишменево), Әчир (Ачира), Ләңче (Иземетьево), Вәрмәхли, Тәпкенбаш кебек авыллар турында. Ике авыл җирлегенә барлыгы 9 авыл керә икән. Кеше курчак түгел ләбаса: барасы, кайтасы җире чыгып тора. Тәҗел эшең төшмәсә, утырырсың да өйдә, монда бит әле бала тапкан әниләрнең шәһәрдән авылга кайтасы бар, балаларның укырга йөрисе… Машиналар йөрерлек булмагач, яңа туган сабыйлар да снегоходка тагылган арбалар, чаналарда ачык һавада өйгә җилдерә икән.

«Түрәләр безнең хакта уйламыйлар»

Кышкы юлларны ачуны элек җитәкчелек алдан кайгырткан, юл чистартучы оешмалар белән тендер килешүләре төзи торган булганнар. Ә быел менә соңга калганнар да, шундый газапка дучар иткәннәр халыкны! Юллар юклыгы үзәгенә үткән инде Себердәге милләттәшләребезнең. «Уйлый-уйлый хәлләр бетте, башлар эшләми инде», – дип, ирекле көннән әйтмисең. Тубыл районы Әчир авылыннан Гөлфара апа Азанова сөйләшүнең беренче секундларыннан шулай ди бит.

Хәзер инде 1 тәүлек хәйран көчле буран, урамга чыкмый өйдә утырабыз. Юллар көткән идек, хәзер бөтенләй юллар турында онытырга кирәк булыр инде. Азык-төлек, дарулар бетеп килә. Түрәләр безнең хакта уйламыйлар, үз кешеләрен генә кайгырталар. Ашамлыклар бетсә, нишләрбез. Әллә юл төшеп китәр, бәлки, дип өмет итәбез инде, – ди Гөлфара апа.

Авыллары зур түгел, 60-70ләп кенә йорт исәпләнә икән. Байтак кеше Тубылга күченеп киткән, авылда – күпчелек пенсионерлар. Унбер еллык мәктәпкә 3 авылдан балаларны укырга китерәләр.

Фото: © социаль челтәрләр

«Юл булмагач, җиләк тә сатылмыйча ята»

Безнең якларда кышкы юлдан («зимник») «Буран»нарда йөриләр. Ризыкка да, башка нәрсәгә дә... Былтыр вертолетлар әйбәт очтылар, ә быел – юк. Ноябрьдә вертолетның соңгы рейсы булды. Шуннан бирле я шәһәр халкы безгә кайта алмый, я без бара алмыйбыз.

Юл начар, быел аеруча. Безнең районда Әчир авыл җирлеге чикләрендә җир астында байлык – нефть ятмалары табылган. Әллә безгә шуңа ярдәм итмиләрме, безнең теләсә ничек шәһәргә күченеп китәргә мәҗбүр булуны көтәләрме, бәлки, шул байлыкка юл ачалардыр. Бүтәнчә тагын ничек аңлатасың моны?! Ә безнең китәсе килми, бөтен кешенең дә шәһәрдә фатир алырлык акчасы юк бит. Читтә йортлар, фатирлар алучылар да авылларга кайтып яшәргә тырышалар, чөнки авылның табигате матур, мүк җиләге, нарат җиләге җыялар. Юл булганда, сатарга да баралар. Хәзер мүк җиләген җыйдылар да, юл булмагач, сата алмыйлар, ята шулай җиләк, – дип көрсенеп куйды Гөлфара апа.

«Бертуган сеңлемнең гаиләсе «Буран» чанасында кайтканда, кечкенә кызның аягы өшегән»

Яңа ел бәйрәмнәренә үзенә кунакка балалары да кайткан булган. Алар өчен дә йөрәге әчетеп калган Гөлфара апаның. Әле берничә айлык кына сабыйларын өшемәсен дип кат-кат төреп, интегеп кайтканнар, киткәндә дә шактый тилмерергә туры килгән балаларына.

Салехардтан кызым белән киявем, оныклар кайткан иде. Тубылдан «Буран»да кайтканда, нәни балаларын юрганнарга урап, ястык, мендәрләр белән каплап, көч-хәл белән кайтып керделәр. Ярты юлда аларны трассада машина каршы алган, шуның белән алар туңмаганнар. Юлда батып та утырганнар. Ә бертуган сеңлемнең гаиләсе «Буран» чанасында кайтканда, кечкенә кызның аягы өшегән. Менә шулай азапланып булса да, һәркем туган ягына кайтырга тырыша бит, – ди Гөлфара апа.

«Иң зур проблема – ягулык кертү»

Шушы ук авылдан Вәгыйзә апаның да студент кызына каникулдан соң укырга барырга кирәк, ә юллар юк. Каникулга кайткан оныгын да ата-анасы килеп ала алмый икән. Вәгыйзә апаның бигрәк тә ягулык китерә алмауларына йөрәге яна. Әгәр электр энергиясе белән тәэминат өзелсә, бөтен тормышка «паралич» сугачак, дигән сүз, дип сөйләде.

Иң зур проблема – ягулык кертү. Ул «зимниклар» буенча гына китерелә. Электр энергиясе белән тәэминат дизель генераторларыннан гына. Ягулык кермәсә, элемтәсез дә калабыз, дигән сүз. Мәктәпләр эше дә электр энергиясенә бәйле, ягулык кертмәсәләр, мәктәп эше туктап калачак. Элемтә югалса, санавиация чакырту мөмкинлеге дә юк. Авыруларны илтүнең бүтән ысулы юк бездә. Барысы да ягулык кертүдән тора. Мәктәптә интернат бар, күрше 25-30 км ераклыктагы авыллардан балаларны ата-аналары снегоходларда йөрттеләр. Хәзер аларның ягулыгы да беткән.

Бала тудыру йортыннан өйләренә кайта алмаган хатыннар бар. Азык-төлек дәүләт кибетләрендә юк, шәхси эшмәкәрләр снегоходларда китерәләр инде, ә бәясе күпкә кыйммәт. Он, шикәр кебек зур күләмле ашамлыклар килә алмый. Ире булганнар әле гаиләсенә авиарейсларга кадәр булса да, ничек тә газ баллонын да, онын да алып кайтып бирер, ә минем кебек ялгыз, тол хатыннарга нишләргә? Туганнар белән элемтә өзелә: я балалар килә алмый, я без бара алмыйбыз.

Мондый проблема быел гына. Элек тендер откан бер оешма эшләгәндә, юллар идеаль иде. Соңгы елларда чистартмау проблемасы туа башлады. Кешеләр үз снегоходларында октябрь азагыннан ук юлларны таптарга, тыгызларга тырышалар, аннары машиналар белән йөриләр. Шуннан соң гына ноябрьдә юл оешмалары килә иде дә, декабрьдә бездә юл һәрвакыт була торган иде.

Әле көне җылы булса да, снегоходта барыбер салкын. Ә салкыннар башланса, бик кыен булачак. Ачык һавада ничек кенә киенсәң дә, барыбер туңдыра. Бөтен җирдә йөри алырлык вездеходлар бар бит. Әгәр Тубыл ПАТП белән килешү төзелсә, хастаханәгә китеп, кайта алмаучылар өчен, һичьюгы, кискен очракларда кулланып булыр иде. Я булмаса, авиаперевозчикка акча күчерсәләр дә, кешенең киткән җиреннән өенә кайтырга яки шәһәргә дәваланырга китү мөмкинлеге булыр иде.

Монда бит кешеләр кыргый җиләкләр хисабына гына яши, ул – төп керем чыганагы. Ә алар бөтен кешедә җыелган килеш ята. Юл булмагач, сата алмыйлар.

Безне кайгыртып, шалтыратканыгызга рәхмәт инде сезгә, – ди Вәгыйзә апа.

«Салкын иде, баланы бик каты төрдек, капладык»

Күрше Нешшә авылыннан Дамир Фазылов әле узган елның 30 декабрендә генә Тубылдан бала тудыру йортыннан хатыны белән баласын ярты юлны машина белән бата-бата, ярты юлны мотоцикл чанасында чак илләлаһ өенә алып кайтып җиткезгән. Фазыловлар күп балалы гаилә, Жанна 8нче баласын алып кайткан. Әле 40 көне дә тулмаган нарасыйны бүсерен күрсәтергә барырга шәһәргә һич чыгып китә алмый тилмереп яткан көннәре.

24 гыйнварда кызыбызга 1 ай була. Шәһәргә кадәр 70 км, трассага кадәр юлны исәпләсәң, 90 км, әле берничек чыгып китеп булмый. Роддомнан машина белән барып алдым, тәүлек буе дигәндәй батып яттык, аннары калган юлны «Буран» мотоциклында кайттык, – диде Дамир.

Жаннаның үзе белән дә сөйләштек.

Салкын иде, баланы бик каты төрдек, капладык. Бала юлда еламады, йоклады үзе. Аллаһка шөкер, кайтып җиттек, салкын тимәде, авырмадык. Хәзер балада – бүсер, шәһәргә барырга кирәк. Әле урамда буран чыккач, хәзер «Буран»да да барып булмый.

Юллар булмагач, бик кыен, юллар ачылуга өметләнәбез инде. Он, шикәр алып кайтырга кирәк. Запаслар да бетеп килә. Җитәкчелек ашамлык китерү турында берни әйтми. Кибетләргә снегоходларда кыйммәт бәядән алып кайталар. Ә он кебек әйберләрне үзебез алып кайта идек шәһәрдән. Кышын без җәйге чорга әзерләнәбез, бөтен кирәк-яракны хәстәрләп куя идек.

Юл чистартучы оешмалар белән августта ук тендер килешүе төзелергә тиеш булган. Ноябрьдә юл туңа башлагач, таптарга, чистартырга тиешләр иде. Ә алар декабрьдә генә килешү төзегәннәр, соңга калганнар. Берничә кеше транспорт белән чистартырга тырышып караганнар, аннары туктаганнар. Нәрсә уйлыйлар алар – аңлашылмый. Безне мондый хәлдә калдырмасыннар иде инде, – дип өзгәләнә Жанна.

Халык зар-интизарларын Төмән өлкәсе җитәкчелегенә мөрәҗәгатьтә дә, Россия Президенты Владимир Путинга язган хатта да җиткергән. Алар авылда бөтенләй яшәп булмаслык көнгә калуларыннан бик курка, шундый хәлгә калуларына хакимияткә үпкә дә белдерә.

Фото: © социаль челтәрләр

Себер якларында татар авылларында яшәүчеләр бу проблема белән 72.RU редакциясенә дә мөрәҗәгать иткән. Массакүләм мәгълүмат чараларында да, социаль челтәрләрдә дә җитәкчелекнең ваемсызлыгына зарланып чаң сугалар. Бу проблема https://park72.ru/corruption/280309/ сайтында киң яктыртылган.

Фото: © Фазыловлар юллады

Фото: © Фазыловлар юллады

Видеоязмаларны «ВКонтакте» челтәрендә «Лайтамак авылы» төркеменең администраторы – Тубылдан Алсу Халидуллина юллады.

Себердәге милләттәшләребезгә юл газабы гүр газабы булудан туктасын иде, дигән теләктә калабыз. Балалы гаиләләр дә, өлкәннәр дә азык-төлек, дарулар, башка көндәлек кирәк-яракларга мохтаҗ булып, кирәк урыннарына бара алмыйча тилмереп яшәгәнен ишетү безне дә борчуга сала. Алардан тиз арада: «Аллаһка шөкер, проблемабыз чишелде, юлларны ачтылар», – дигән сүзләрне ишетү насыйп булсын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100