news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Себердә бәрәңгене сулы бакчадан сөзеп чүплиләр

news_top

Себер якларында да бәрәңге уңышы сөендерми, ахры. Булганы да череп бетәргә мөмкин. Социаль челтәрдә Себер якларында бәрәңге алганда төшерелгән видео таралды.

Видеода күренгәнчә, бәрәңге бакчасында яңгыр суы тонып утыра. Бәрәңге туфрагы боткага әверелгән. Бәрәңге чүпләүче хатын-кыз шул саз эченнән бәрәңгеләрне бармак белән генә эзләп ала – казып торасы да юк. Кайбер бәрәңгеләр сып-сыек булып череп беткән.

Видео 7 сентябрьдә төшерелгән. Бәрәңге алучылар, быелгы уңышлар кышны ничек чыгар, дип борчыла. Башкортстан якларында да шундый хәл күзәтелүе турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар