Быелгы бәрәңге уңышы: «Тавык йомыркасы кадәр генә...» (Сездә ничек?)
Үз илемдә ямьле миңа Бәрәңге бакчасы да... (Гөлшат Зәйнашева) Бәрәңге бакчаларындагы хәлләр, быелгы бәрәңге уңышы хакында – «Интертат» язмасында.
Көз – җәй көне тирләп эшләүнең нәтиҗәсен күрү вакыты, дияр идем. Уңыш җыябыз. Шуларның, мөгаен, иң мөһиме – бәрәңгедер. Кая, ничек уңган, черекләре күп түгелме икәнен сораштык.
Соңгы елларда бәрәңгене август ахырында – 30, 31 көннәрендә ала башладылар. Сентябрьнең 1-2 атналарына калдыручылар да бар. Шәхсән үзебездә бәрәңгедән зарланырлык түгел. Җәйләре дә бит кай елны коры, кайсында артык яңгырлар ява, һәм, башка берәр зәхмәт килеп төшүгә дә карамастан, халык хәзер биргәненә шөкер итә белә, диимме соң. Арада черекләре дә очрый. Яралуы шактый булып та, үсми калганнары да бар.
«Бәрәңге алу – бәйрәм ул»
Арча районы Шушмабаш авылында яшәүче Динә Әхмәтҗанова бәрәңге алу белән бәйле бик кызыклы традицияләре турында сөйләде:
Бездә күмәкләшеп эшләү традициясе бар. Бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз: күршеләр дә, дуслар, туганнар да. Бәрәңгене без бергә җыелышып алабыз. Бу – безнең өчен бәйрәм көн, Сабантуй кебек була. Бәрәңгенең яртысын алып бетергәч, чәйләп алабыз. Икенче яртысын алганчы беребезне бәрәңге пешерергә җибәрәбез. Бер тимер чиләккә бәрәңге салабыз, өстенә яшел чирәм тутырабыз. Аннан бәрәңге бакчасында, бер читтәрәк, шуны каплап, янына учак ягып, күмердә бәрәңге пешерәбез. Эш бетешкә урамга аерым өстәл әзерләнә, бәрәңге дә пешеп чыга, кавын, карбызы да була.
Бәрәңгеләр ташылып беткәч, чиләкләрне өскә чөеп, «Урра!» кычкырып алабыз. Музыка куеп биибез дә. Бик рәхәт бит ул. Кеше күп булгач, эше дә күп тими. Көндезгә туры килеп, азан яңгыраган вакытта, туктап, ял итеп торабыз.
Бәрәңге уңышы быел, Аллага шөкер, бик әйбәт булды, искитмәле. Коры черек бераз гына бар инде. Күп кеше бит бәрәңге алган көнне үк идән астына, базга төшереп куярга тырыша. Без аны минус 4 градуска кадәр бер сарайга салып куябыз. Базга салганчы шунда черисе череп бетә, аннан гына чүпләп базга төшерәбез, – дип бүлеште Динә ханым үзенең тормыш тәҗрибәсе белән.
«Элек бәрәңгене октябрьдә ала идек, хәзер – августта»
Узган атнада Сарман районы Сөлек авылына кайтып бәрәңге алган Миңсылу апа Зәкиева да уңыштан зарланмады.
Былтыргы, алдагы еллар белән чагыштырганда бәрәңге быел яхшы булды, Аллаһка шөкер. Җитәрлек булды. Аллаһы Тәгаләдән узып булмый, күпме бирә, шуның хәтле була. Әйбәт чыкты, дөрес, арасында черекләре дә бар. Шуның кадәр яңгырга мин начар дип әйтмәс идем быелгы уңышны.
Бәрәңге алганда да шуны искә төшердек. Элек октябрьдә ала идек бәрәңгене, аннан сентябрь азагына күчтек, хәзер инде гомумән, августның соңгы көннәрендә.
Быел бәрәңгене апрель ахырында утырткан идек. Алу вакыты аның утырту вакытына да карый инде. Аннары яз да һаман алга таба күчеп бара. Элек июньдә утыртып, октябрьдә ала идек. Без инде мәктәпләр башланганчы, балалар укырга киткәнче дип, август ахырында алып эшне бетереп куйдык, – диде ул.
«Бәрәңге тавык йомыркасы кадәр генә»
Гөлназ Әскәрова сүзләренчә, быел үзләрендә – Кама Тамагы районы Олы Карамал авылында бәрәңге уңмаган.
Булмаган бәрәңгене алырга да кайтып йөрмәдек, – дип сүз башлады ул. – Күпме утырттылар, шуның кадәр алдылар. Ә хезмәте күпме... Үзебезнең гаиләгә җитәрлек итеп, мин сатып кына алдым.
Яз көне җир өлгерде генә, инде тырма кертергә була дигәндә, 3 май көнне, бездә күп итеп, 20 см чамасы кар явып үтте. Кар эреде дә, бакча басылып калды. Аннан китте яңгырлар, моның аркасында бакча такта кебек катты. Җирне сукалап бәрәңгене шул кантарлар, кәсләр арасына утыртырга туры килде. Эссе булды, бәрәңге бик үсә алмады, ә яңгырлар башланганда инде соң, бәрәңге пешкән иде. Тавык күкәе генә хәтле быел бәрәңге, анысы да йомшак. Минемчә, һава торышы аркасында шулай булгандыр дип беләм, – диде ул, кыска гына итеп.
«Бәрәңге – минем хобби»
Буада яшәүче Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов – белеме буенча агроном, икътисадчы. Аның бәрәңге турында белмәгәне юк.
Минем үземнең зур бакчам бар. Бәрәңге – минем хобби, тарихы да аның еракка барып тоташа. 15 еллап инде төрле сорт бәрәңге утыртып карыйм, сыныйм. Соңгы елларда минем кулдан 20дән артык сорт үтте. 5 ел буе «Ажур» дигән сорт белән эшлим. Бу – әллә каян килмәгән, үзебезнең Россия сорты. Әле чыкканына да күптән түгел. «Ажур» – сары эчле, кызыл бәрәңге. Корылыкка чыдам сорт. Ул һәр елны яхшы уңыш бирә: 3-6 кг нан кимегәне юк.
Икенчесе – «Лидер». 75-80 көндә өлгерә ул. Миндә барысы да – уртача иртә өлгерә торган бәрәңге. Өченчесен әле быел гына өйрәнә башладым. Бусы – немец сорты – «Королева Анна». Иң тәмле сортлы бәрәңге булып санала ул. Стабиль, авыруларга бирешми торган, дип саныйм мин аны.
Мин болардан да яхшырак сортлар таба алмадым. Уңыш бирүе барысының да югары. Бер метрыннан 3,8-4,2 кг уңыш алам. Ел саен стабиль бу. «Ажур», «Лидер», «Королева Анна» – безнең һава шартлары өчен иң яхшы сортлар. Бәрәңгеләре 700-750 граммга кадәр җитә, эче куыш булмый.
Корырак булып, дым җитмәсә, 8-9 данә бәрәңге генә туа, әгәр дым яхшы булса, бер төптәге бәрәңгеләр саны 16-20гә кадәр җитә ала. Барысы да бертигез булып үсәләр, – ди ул.
«Бәрәңгене кырау алмый»
Бу сортларның барысын да, тишелеп чыкканнан соң 40-45 көннән ала башлап, ашарга да була икән. Мөхәррәм абый сүзләренчә, ул ел саен Казан Сабан туена яшь бәрәңге өлгертә. Агроном су сибү, бәрәңгене кортлардан саклау буенча да бик яхшы киңәшләр бирде.
Чәчәк атар алдыннан бер яхшы яңгыр булса, аннан, чәчәк атканнан соң, тагын бер яңгыр булса, бәрәңгегә шул җитә. Кирәк булганда минем бакчада тамчылап су сибү системасы көйләнгән, «Лидер» һәм «Королева Анна» сортлы бәрәңгеләргә су сибеп алам.
Мин бәрәңгене иртә – 20 апрель тирәләрендә утыртам. Безнең зонада бәрәңге 5-6 градуста үсә башлый. Бәрәңгене кырау суга, дигәнгә мин ышанмыйм. Аның бу вакытта тамыры көчле була, ул тармаклана да китә. Нинди генә салкыннар булса да, миндә бәрәңгенең үлгәне юк. Дым беткәнчегә кадәр ул көчле сабак системасын җәеп калдыра. Соң утыртканның бер ягы бар: үз тамыры белән җыяр өчен дым кирәк, ә май ахырында дым инде беткән була. Кешеләр, җылыда утыртабыз, дип сөйлиләр. Бу – зур хата. Уңышның яхшы булуы – бәрәңгенең көчле тамыр системасы һәм көчле сабак булдыруында. Бәрәңгедән күп уңыш алыр өчен, 6-8 сабак булырга тиеш. Бу очракта 20 бәрәңге алып була. Тамыры да көчле булгач, сабагы да көчле була, ул бөтен дөньяны каплап ала. Безнең бәрәңге арасына кергәнебез юк. Бер тапкыр бәрәңгенең чүбен җыеп, өеп тә куябыз. Бәрәңгенең очы гына күренеп кала. Ул вакытта бәрәңге 20 смга җиткән була. Башка бәрәңге арасына кермибез.
Агулап чәчкән бәрәңге чәчәк атканчыга кадәр җитә, аңа корт килми. Кирәге булса, чәчәк атып бетергәч агулыйбыз.
Бәрәңгене утыртканда аны чокырның иң астына салып калдыралар. Аны җир өстеннән 2-3,5 см га гына күмәргә кирәк, – дип аңлатты ул.
«Эре чәчүлекнең бәрәңгесе эре була дип уйлау – ялгыш караш»
Бәрәңге уңышы орлык, чәчүлек бәрәңгегә барып тоташа. Мөхәррәм абый бу хакта яхшылап аңлатты.
Орлыкка вак бәрәңге калдыру дөресрәк була, иң зур дигәндә 50 грамм чамасы авырлыкта. Эре чәчүлекнең бәрәңгесе дә эре була, дигән әйбер дөрес түгел. Ярып бәрәңге орлыгы ясау да файдасыз. Моның өчен пычак чиста, ягъни дезинфекция ясалган булырга тиеш. Ярган бәрәңгегә артыннан ук көл сибеп барырга кирәк, ул аны шулай зарарсызлый. Кисәбез дә шунда бәрәбез икән, без ул бәрәңгегә патогенный микроорганизмнар кертәбез, дигән сүз. Ярып утыртырга ярый, әгәр дә чынлап торып стериль бәрәңге орлыгы ясый алсаң.
Бәрәңгенең чәчүлеккә дигәне дә, ашарга яраклысы да, гадәттә, бергә саклана. Ашарга дигәнне кояшта тотарга ярамый, ә орлыкка дигәнен базга салганчы 1-2 көн кояшта тотып алырга кирәк. Бәрәңге кояшта яшелләнә, аның үзендә үк соланин дигән агу барлыкка килә. Ул аны кортлардан, төрле инфекцияләрдән саклый. Мондый бәрәңгене ашарга ярамый. Ашый торганы белән бутамау мөһим. Утыртыр алдыннан кояшта 10 көн буе үри, 3-4 мм зурлыгында әзер «куак»лар чыгара. Шуны сындырмыйча гына туфракка куя алсаң, уңыш була, дигән сүз.
Бәрәңгенең алу вакыты – 75-80 көннән соң. Бу вакытта сабагыннан аерылган, аны алып, сакларга куеп була. Яңгырлар яумаса, җир астында торуның зарары юк, ул чыныга гына, – дип аңлатты ул.
Алган уңышларыгызны исән-сау ашарга язсын!