Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Себердәге татар авылы Ачирда билгесез чирдән этләр үлә, кешеләр – хастаханәдә

Ачир – Төмән өлкәсе Тубыл районының сазлыклы җирендә урнашкан татар авылы. Авылда башта күпләп кыргый үрдәкләр, балыклар үлә. Аннан йорт хайваннары, этләр, мәчеләр кырыла башлый. Инде берничә кеше дә вафат булган. Хәзерге көндә сигез кеше хастаханәдә ята. “Татар-информ” хәбәрчесе авылдагы кешеләр белән сөйләште. 

news_top_970_100
Себердәге татар авылы Ачирда билгесез чирдән этләр үлә, кешеләр – хастаханәдә

Ачир авылында 400 гә якын кеше яши. Ул шул тирәдәге авыллар кебек үк сазлыкта урнашкан. Ачирга моторлы көймә яки вертолет белән кереп була. 

Авыл халкы башта бу авыру очракларына артык игътибар бирми. Этләр, мәчеләр үлә башлагач та бернинди тикшеренүләр үткәрелми. Әлегә төгәл диагноз түгел, тик беренчел мәгълүматлар буенча, табиблар бу чирне гафф авыруы дип уйлый икән.

  • Гафф авыру (юкса авыруы, сартлан авыруы һ.б.) — пароксизмаль-токсик алиментар миоглобинурия. Ерткыч балыклар, кайбер агулы хайваннар һәм кошлар арасында кискен рәвештә килеп чыга торган авыру. Гафф авыруы хәзерге көндә дә иң әз өйрәнелгән һәм иң сирәк очрый торган авыруларның берсе. Галимнәр фикеренчә, гафф авыруы суүсемнәрдән тарала. Алар организмнар өчен зарарлы токсиннар бүлеп чыгарырга сәләтле икән. Агу чуртан, алабуга кебек ерткыч балыкларда җыелып бара, шулардан башка хайваннарга, кешегә йога. Гафф авыруының симптомнары 10-68 сәгать аралыгында күренә башлый. Агу кешенең организмы буенча тарала һәм мускул тукымаларын тарката башлый. Нәтиҗәдә, бөтен тән авырта, күңел болгана, тән температурасы да күтәрелергә мөмкин. Зарарланган тукымалардан бүленеп чыккан аксым бавыр каналларына утыра һәм кешедә бавыр авыруы башлана. Авыр дәрәҗәдәге агулану булса, 5 тәүлектән соң кеше үлеп тә китәргә мөмкин.

Халык химия заводыннан шикләнә

“Татар-информ”ның Төмәндәге үз чыганагы ике кеше хастаханәдә авыр хәлдә ята дип хәбәр итте:

- Беренче булып, күл буендагы кошлар үлеп беткән. Аннары ихатадагы этләр үлә башлаган. Һәм шушы эпидемия ничектер кешеләргә дә күчкән. Хәзер сигез кеше хастаханәдә ята, шуларның икесе авыр хәлдә.

Бу билгесез чирнең беренче билгеләре 2016 елда күрше авылда күренгән була. Шул авылда ул елны бер эт тә калмаган, бөтенесе үлеп беткән. Аннан соң шулай ук кешеләр дә агуланган булган. Бу чирне эләктергән кешеләр беренче итеп аңнарын җуя, аннары аяклары "тыңламый" башлый.

Менә Ачирда да өч елдан соң шул ук хәл күзәтелә. Роспотребнадзор бөтен төрле анализларны да алып киткән, әлегә бер нәрсә дә билгеле түгел. Нәрсәдән икәнен, ничек кире аякка басарга икәнен дә әйтүче юк. Шуңа күрә зур шау-шу кубарырлык әйбер юк дип әйткән булалар инде. Тик халык бит курка. Ничек инде без шундый хәлне тыныч кына кабул итәргә тиеш?

- Димәк төгәл диагноз әлегә билгеле түгел?

- Юк. Тик балык ашаганнан дип әйткән булалар. “Гаффская болезнь” дип атала ул. Шулай да төгәл диагноз куелмаган бит әле.

8-9 кешедән анализга кан алганнар. Бүтән кешеләрне тикшермәгәннәр. Ул авылда бит хәтта фельдшер да юк икән. Анда юл да юк инде, шул һава яки су юлы белән генә барып җитеп була. Әле моторлы көймә белән 500 чакрым юл үтәргә кирәк. Вертолет белән 40 минут тирәсе чыга. Ул авыллар сазлыклы җирдә урнашкан. Бөтенләй дә юл юк. Шул кыш көне, җир туңгач кына, күпмедер дәрәҗәдә йөреп була.

- 2016 елда күрше авылда да агулану очрагы булган дидегез. Димәк, аңа игътибар бирмәгәннәр һәм тикшермәгәннәр?

- Җиренә җиткереп эшләмәгәннәр инде. Шул ук билгеләр белән өч елдан соң шундый “вспышка” булып та, нәрсә икәнен белә алмагач... Минемчә, ул бөтенләй балыктан түгел. Бәлки ул организмга һавадагы химик матдәләр керү аркасында килеп чыккандыр. Чөнки Тубылда бит бик зур химия заводы төзиләр. Ул үзе аерым шәһәрчек кебек. Кем белә бит. Урман уртасында, елга янында гына урнашкан экологик яктан чиста авылда балык белән агуланып була микән?

“Авыл халкы курка”

Ачир авылында укытучы булып эшләүче абый: “Нык куркыта, чөнки риск дигән нәрсә бөтен кешедә дә бар”, – ди.

- Бу хәлләр нәрсәдән һәм кайчан башланды?

- Якшәмбе көнне бер ир-атны вертолет белән хастаханәгә алып киттеләр. Аның аяк-кулларын паралич суккан һәм аркасы авырткан. Шулай ук кан басымы да уйнаган. Бик тиз генә булган хәл ул.

Дүшәмбе көнне берьюлы ике кешене шулай ук вертолет белән алып киттеләр. Берсе – шул якшәмбе көнне алып киткән кешенең хатыны. Әле шул ук көнне шул ир белән хатынның улларын да алып киттеләр. Менә бер гаилә кешеләре.

Сишәмбе тагын бер хатын-кызны, кичә тагын өч кешене алып киттеләр. Аларның барысына да башта Тубыл шәһәренә илткәннәр. Барысының да шундый ук билгеләр: аркалары авырта, аяк-куллары тыңламый башлый.

Хәзер Төмән хастаханәсендә дүрт кеше ята. Әйткәнемчә, шуларның өчесе бер гаилә кешеләре. Тагын дүрт кеше Тубыл шәһәре хастаханәсендә. Бүген тагын бер кешене Төмәнгә җибәрәләр дип сөйләделәр, хәле начарайган.

- Нәрсәдән килеп чыкканын белмисезме?

- Балыкны күп ашаганнан килеп чыккан интоксикация дип әйтәләр. Аннары бу чирне үрдәкләрдә була торган агу да китереп чыгарырга мөмкин дигән булалар. Шул агу зарарлы токсиннар җыелмасына әйләнеп, организмны хәлсезләндерә, тарката торган процессларны башлый, ди.

Сентябрнең дүртесендә элеккеге авыл җирлеге башлыгы Айдуллин Әскәр Нияз улы үлеп китте. Август азагында аны вертолет белән алып киткәннәр иде. Кинәт кенә булды. Шулай ук аркасы авырткан, кул-аяклары йөрми башлаган иде аның. Башта аңламадык нәрсә булганын. Шуннан соң шикләнә башладык. Төгәл өч атнадан соң бер әби үлде, анда бавыр авыруы тапканнар иде. 30 августта бер хатын-кыз үлде. Паралич сугып, инсульт булып үлде. Ә менә бер атна элек тагын бер әби үлде. Аны ашамлык белән агуланган дип әйттеләр. Аларга шундый диагнозлар куйдылар инде. Тик аларның үлемен бу очракка бәйле дип әйтмиләр.

- Авыл халкын ничек тә булса тикшерәләрме соң?

- Сишәмбе көнне безгә төрле белгечләр - ветеринария хезмәткәрләре, Роспотребнадзор кешеләре, табиблар килде. Тиз генә очып килделәр, тиз генә нәрсәдер эшләделәр дә, тиз генә киттеләр дә. Берничә кешедән генә анализ алдылар. Саныбыз унга да тулмагандыр. Шул тикшергән кешеләрнең өчесенең канында һәм сидегендә таптылар һәм аларны үзләре белән алып киттеләр.

- Димәк, бу чир бөтен кешедә дә була ала? Ә нигә берничә кешене генә тикшерделәр?

- Әйе. Иртәгә килерләр дип көтәбез. Чыннан да килерләрме, белмим, әйтә алмыйм. Өлкә депутатлары киләчәкләр дип вәгъдә иттеләр инде. Килсәләр, алар җирлектәге бөтен кешене дә тикшерергә тиешләр. Килерләр дип өметләнәбез.

Белгечләр туфрак белән суны тикшерү өчен алдылар, балык, үрдәкләрне дә.

- Авыл халкы курыкканмы?

- Нык курка. Барыбыз да тикшеренәбез дип йөрдек бит, ә бит берничә кешене генә карадылар. Аларның анализларында табылгач, халык бөтенләй пошаманга калды. Хәзер, русча әйтмешли, “сидим и гадаем”. Авырта да кебек, авыртмый да кебек. Алга таба нәрсә эшләргә икәнен дә белмибез. Ул әйтеп киткән токсин организмда бик озак вакыт җыелып килә икән.

- Бу чирнең сәбәбе балыктан дип уйлыйсызмы?

- Балыкны безнең авылда бөтен кеше ашый. Төп ризык чөнки. Аннары үрдәк ите инде. Балыкны кемдер берничә көн элек, кемдер бер атна элек, кемдер бер ай элек ашаган. Бөтен кешенең дә риск бар.

- Әле нинди диагноз куйганнары билгелеме?

- Диагнозны “гаффская болезнь” диләр. Интернетта да шулай дип язалар. Төмәндә, Тобольска ятучыларга да әлегә шундый диагноз куйганнар. Медицина вәкилләре төгәл диагнозны әле әйтмәде.

- 2016 елны сезнең күрше авылда да шундый очрак булган дип әйтәләр.

- Күрше авыл түгел инде ул. Сазлыкның икенче ягындагы Топкинбаш дигән татар авылы. Ул сазлыкта гомуми тугыз авыл урнашкан. Анда охшаш хәл булды шул. Шулай ук авылда күпләп этләр үлгән һәм кешеләр дә авырый башлаган. Берничә кеше үлгән дә дип ишеткән идем, дөрес булса. Шул чакны шау-шу кубардылар, анда журналистлар да килде инде. Шуннан соң авылдагы булган бөтен этләрне җыеп, атып үтерделәр. Үлгән һәм атып үтерелгән этләрне барысын бергә яндырдылар. Хәтта карга белән саесканнарны да үтереп бетергәннәр иде. Бөтен авылга дезинфекция ясадылар. Һәр хәлдә безгә шулай дип әйттеләр. Ә кешеләр терелделәр. Тик аларга куелган диагноз бөтенләй икенче төрле. Аны инде эттән кешегә күчә торган инфекция дип әйттеләр. Ә безнең авылда алай түгел бит. Безнеке агулану дип бара.

Гафф авыруы – төгәл диагноз түгел

Ачир авыл җирлеге башлыгы Яналиев Дильнур авылда гафф авыруы таралган дигән сүзләрне кире какты:

- Ачир авылында имеш гафф авыруы таралган дип әйтәләр. Сез моны...

- Ә кем сезгә гафф авыруы дип әйтте соң әле? Имешме, имеш түгелме. Шуңа күрә гафф авыруы турында бер сүз дә әйтә алмыйм. Чөнки рәсми рәвештә әле бернәрсә дә расланмаган. Табиб булсам, берәр нәрсә әйтә алыр идем, ә болай юк.

- Авылга, мисал өчен, дезинфекция ясау ише әйбер булачакмы?

- Әлегә бары тик профилактика. Аннары иртәгә табиблар килеп, калган кешеләрдән анализ алачаклар. Суны, туфракны да тикшерергә алып киттеләр. Барысы да 12-17 көн аралыгында билгеле булачак, – авыл җирлеге башлыгы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100