Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Себер татарларының аерылырга теләве баланың анасыннан аерылырга омтылуы белән бер»

Себер татарлары аерым халык, аларның теле башка, әдәбияты башка дигән сүз мине рәнҗетә, ди Фәүзия Бәйрәмова.

news_top_970_100
«Себер татарларының аерылырга теләве баланың анасыннан аерылырга омтылуы белән бер»
Абдул Фархан

Омскида уза торган VI Бөтендөнья татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында себер татарларын аерым милләт булып язылмаска өндәделәр.

«Себер татарлары аерым халык, аларның теле башка, әдәбияты башка дигән сүз мине рәнҗетә. Себер татарларының аерылырга теләве баланың анасыннан аерылырга омтылуы белән бер. Аерылсак, сезне дә, безне дә юк итәчәкләр. Бер милләт булып язылыйк. Татар җырларын тыңлаганда елыйсың икән — син татар. Татар булып калыйк», — дип мөрәҗәгать итте себер татарларының тарихын өйрәнгән язучы Фәүзия Бәйрәмова форумда катнашучыларга.

Тарихчы сүзләренчә, Төмәндә берничә галим Себер татарларын татардан аеру фетнәсен башлаган. Башка төбәкләрдә андый күренеш әлегә сизелми икән.

Язучы, себер татарлары тарихын өйрәнгән Фәүзия Бәйрәмова Себер татарларының бүгенге көнгә кадәр сакланып калуында Казанның роле зур дип саный. Язучы сүзләренчә, Бөек Ватан сугышыннан соң Себергә Татарстаннан 30-40 укытучы килеп, татарларны укыткан. «Алар татар халкын белемле итәбез дип укыткан, чөнки сугыш вакытында Себердә татар мәктәпләре бетерелеп, госпитальгә әйләнгән», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Себер татарларының үзенчәлеге дастаннарга бай булуда. Дастан ул — буыннан буынга телдән күчеп килгән мирас. Казан татарларында язма культура өстен булган. Шуңа күрә Казан яуланган булса да, татарларның юкка чыгуыннан китап саклап калган. Казан Себер татарларына мөгаллимнәре, муллалары, китаплары белән һәрвакыт ярдәм итеп, баетып торган», — диде Фәүзия Бәйрәмова VI Бөтендөнья татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында.

Фәүзия Бәйрәмова Себердә яшәүче татарларның тарихын унбиш ел буе өйрәнеп, «Һиҗрәт» һәм «Күчем хан» романнарын язган. Себер тарихын өйрәнгәндә ул Күчем хан белән Ермак сугышкан бөтен урыннарда булганын әйтте.



Галерея: VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100