Себер татарлары: «Татар теле укытучыга кирәк булса да, мәктәп директорына кирәкми»
Төмән өлкәсе «Яшь буын» татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов белән Себер татарларының бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек.
Фәрид әфәнде, Себер татарлары ничек яшәп ята?
Без әкрен генә яшәп ятабыз. Чаралар үткәрәбез. Пандемиягә карамастан, эшләр әкрен генә бара. Яшьләр оешмасы белән ераграк урнашкан сазлыклы районнарына чыгарга уйлыйбыз. Мәктәп укучылары белән онлайн рәвештә Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган укулар үткәрдек. Ул эш дәвам итәчәк.
Ул чараларда яшьләр актив катнашамы?
Әйе. Пандемиядән соң кешеләр концертларны сагынган. Концертларга чыгарга теләкләре бар. Бүгенге көндә «Төмән өлкәсе татарлары» үзәге эшләп килә, алар спорт юнәлешендә бик көчле эшлиләр. Моңа шатланабыз, чөнки бүген без татар яшьләре белән аралаша алабыз.
Яшьләр белән җанисәп турында сөйләшәсезме?
Андый сөйләшүләрне башлыйбыз гына әле. Күбесенчә: «Без Себер ягында яшибез, без Себер татары, тик без барыбер татарлар», — дип әйтәләр. Дөресе шулай. Себер татары, Казан татары, Кырым татары булсынмы ул, аның татар дигән өлеше бар. Ул сүз көчебезне күрсәтә. «Без — татарлар», — дип әйтәсе килә. Мин үзем, әти-әнием — себер татары. Без әдәби телне мәктәптә укыдык. Без аерыла башласак, көчебез дә бетәчәк. «Бердәмлектә көч», — дип юкка гына әйтмиләр, шуңа күрә без бердәм булырга тиеш. Әдәби телне укып та, без үзебезнең телне онытмыйбыз, туган телдә сөйләшәбез. Әдәби телне ят тел дип әйтеп булмый, ул безнең татар теле.
Себер татары булып язылырга теләүчеләргә карата сез нинди фикердә?
Дөресен әйткәндә, ул бар һәм булачак та. Себер татары дип язылучылар да булыр дип уйлыйм. Себер татарлары теле ЮНЕСКОга кертелгән, аңа кагылып булмый. Шулай булса да, минем уйлавымча, кайсы җирдә булуга карамастан, без татар. Без саныбызны сакларга тиеш. Татар телен сакларга кирәк, телебез югалса, татарлыгыбыз да югалырга мөмкин.
Татарлыкны ничек саклап калырга?
Без тырышып эшләргә тиеш. Шул ук гаиләләр белән сөйләшергә. Әти-әниләргә телебезнең бай булуын аңлатырга тиешбез. Кайберәүләр: «Нәрсәгә безгә татар теле? Безнең балалар рус теле һәм математикадан БДИ тапшыра. Ул — артык сәгатьләр», — ди. Мин килешмим, татар телен уку безнең вакытыбызны алмый. Мин үзем дә татар телен өч класс кына укыган идем. Мин үз телем белән бергә рус телен дә беләм, Аллага шөкер. Татар телен беләбез икән, без төрки халыклар белән аралаша алабыз. Безнең татар теле бай.
Себер татарларын башкорт итеп язылырга өндәүчеләр дә бар. Аларга ничек карыйсыз?
Мин килешмим, чөнки Себер татарларын башкорт татарлары белән чагыштырып булмый. Төмән өлкәсендә башкорт татарлары күп түгел, шәһәрдә булса гына. Башкорт авыллары юк Төмән өлкәсендә. Башкорт халкы күп дип әйтеп булмый. Себер татарлары белән башкорт теле берничек тә чагышмый. Мин аны чагыштыра алмыйм, чөнки телләр төрле.
«Хәзерге балалар дәү әти, дәү әниләрен рус теленә өйрәтте»
Мәктәпләрдә татар теле укытыламы соң?
Бүген Төмән өлкәсендә татар теле факультатив рәвештә укытыла, сәгатьләр бирелгән, тик һәр мәктәп үз планы буенча укыта. Бер районда ул атнасына ике сәгать булса, башка районда бер, өченче районда өч сәгать булырга мөмкин. Мин белешкән идем, мәктәп директоры ул сәгатьләрне үзе раслый. Рәсми рәвештә ул өч сәгать укытылырга тиеш дигән документ күргәнем юк. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, Төмән өлкәсендә 48 мәктәптә татар теле һәм әдәбият факультатив рәвештә укытыла.
Алай булса да, безнең проблемалар бар, ул — дәреслекләр. Дәреслекләрне ничек тә эшләп бетерәсе иде, чөнки барлык мәктәпләрдә дә яңа форматка туры килә торган дәреслекләр юк.
Татар телен өйрәнү гаиләдән торамы, әллә мәктәпнең роле зурракмы?
Татар теленең нигезе гаиләдә салынырга тиеш. Әти-әни баласы белән татар телендә сөйләшә башламаган икән, мәктәп кенә татар телен өйрәтә алмый. Минем уйлавымча, нигез гаиләдә салына, ә диварларны мәктәп торгыза.
Балаларга татар телен өйрәтүнең кирәк булуын әти-әнигә ничек аңлатырга?
Мин татар авылында үстем һәм әдәби телдә дә, себер татар телендә дә матур сөйләшә алам. Мин шулай ук рус мәктәбендә укыган кеше. Әти-әнием: «Син татарча сөйләшергә тиеш», — дип үстермәделәр, тик үз телемне беләм. Кызганыч, хәзер авыл җирендә рус теле күбрәк. Минем апа-абыйларым ялга кайта иде, дәү әнием алар белән телен сындыра-сындыра рус телендә сөйләшмәде. «Минем белән сөйләшәсегез килә икән, татарча сөйләгез, аңлатыгыз. Белмәсәгез, өйрәнегез», — дигән. Хәзерге балалар дәү әти, дәү әниләрен рус теленә өйрәтте. Бу ялгышлык дип уйлыйм. Гаеплене эзлисе түгел. Ул безнең алда зур проблема булып тора. Бүгенге көндә татар телен кыскарту кемнән тора? Хөкүмәт мәктәпләрдә кыскартса, мәчетләрдә факультативлар ачылып бара. Гореф-гадәтләр, дин, тел бергә булса, без татарлыкны саклап кала алачакбыз.
Димәк, авылларда да телне саклап калып булмыймы?
Әйе. Хәзер бер районда бер авыл мәктәбенә алты авылдан укучыларны китереп укыталар. Ул алты авылның берсе рус авылы, бишесеннән татар балалары килә, анда татар теле факультатив рәвештә дә ачылмаган. Бу — безнең һәм әти-әниләрнең ялгышы. Әти-әниләр гариза язмый икән, мәктәп татар теленең кирәклеген уйламый да. Мәктәп өчен ул уңай да, сәгатьләрне башка фәннәргә биреп була. Ул авылда күп еллар сүз алып барабыз, тик проблеманы хәл итә алмыйбыз.
«Төмән өлкәсендә бер университетта гына булса да татар теле бүлеген ачарга кирәк»
Тагын нинди проблемалар, каршылыклар белән очрашырга туры килә?
Өлкә буенча документаль рәвештә татар телен укыту стандарты юк. Ул булырга тиеш. Ул ФГОС дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш, чөнки шул вакытта гына без документка таянып, дөрес укытылмауны раслый алабыз. Һәр мәктәп үзенчә эшләп барса, ул көчле түгел.
Икенчедән, дәреслекләр проблемасын хәл итәргә кирәк. Киләчәктә телебезне югалту дәвам итәчәк: татар теле укытучылары өлкән яшьтә, алар лаеклы ялга киткәч, ул урынга кем килергә тиеш? Төмән өлкәсендә ике университет татар теле укытучыларын әзерли иде, хәзер икесендә дә ул юнәлеш ябылды. Бу зур проблема булачак. Яшь укытучыларны булдыру турында уйларга кирәк.
Хәзер сездә татар теле укытучысына уку өчен мөмкинлекләр юк, димәк?
Хәзер Казан ягыннан килүчеләр арасында татар теле укытучылары күп дип әйтә алмыйм. Конгресс яки Мәгариф министрлыгы белән бергә эшләргә кирәк. Төмән өлкәсендә бер университетта гына булса да татар теле бүлеген ачарга тырышасы иде. Ул иҗтимагый оешмалардан гына торса, күптән ачылган булыр иде, тик хөкүмәттән тора. Хөкүмәт безне ишетеп, ярдәм итә алса, бик шат булыр идек.
Сез яшьләр белән күп эшлисез. Алар татар телен үстерүгә, дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән проектлар тәкъдим итәме?
Хәзер яшьләр белән күзгә-күз карашып сөйләшеп тә булмый, социаль челтәр аша аралашабыз. Бер яктан уңай, икенче яктан зыяны да бар. Чараларда күзгә-күз карашып сөйләштең икән, аңлый аласың. Яшьләрдә кызыксыну да кимеде. Биш-алты ел элек чараларга катнашучыларны сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Кем лаеклырак дигән кебек, үзара көндәшлек тә булды. Бүгенге көндә аларны эзләп йөрибез. Шулай булса да, яшьләр чаралары аша утызга якын гаилә барлыкка килде. Чараларда татар егете, кызы танышты икән, ул татар гаиләсе сакланып кала дигән сүз.
Авыл җирендә концертлардан кала дискотека оештырырга да тырышабыз. Төрле караш бар. «Дискотека оештыралар да, яшьләр җыелып аракы, сыра эчә», — диләр. Ике ягын да карарга кирәк. Без бармасак та, дискотекада андый әйбер күп. Эчәргә теләгән яшьләр теләсә кайсы почмакка чыгып эчә.
Икенче яктан караганда, яшьләрнең бер өлеше, киресенчә, эчми. Шул уеннарда катнашып, ансыз да күңел ача алабыз икән, дип йөрүчеләр бар.
Без елына бер тапкыр булса да сазлыклы якларга барабыз, чөнки анда кыш көне генә юл бар. Анда дүрт авыл урнашкан. Шуңа шаккаттым: авыллардагы мәктәп укучылары саны районныкы белән чагыштырганда икенче урында тора. 260 бала укый мәктәптә. Ул якларда татар теле сакланып кала дигән сүз, чөнки анда татар телендә сөйләшергә тырышалар. Әлеге районда «Милләтем хәзинәләре» проектын оештырырга телибез.
«Үзбәкләр, таҗиклар телләреннән оялмый»
Дискотека телне саклап калуның бер ысулы буламы?
Алай әйтмәс идем. Анда музыка татар телендә, тик ул телне саклап калу дигән сүз түгел. Мин үзебезнең авылдагы мәдәният йортында эшли башладым. Җырлый белмәсәң дә, тырышасың. Дәү әни, дәү әтигә татар музыкасы сеңгән. Әбинең кул астында унике бала үстек. Туганнарымның берсе дә мәдәнияткә бирелмәде, татар теле булсын, дип җан биреп эшләмәде. Бик күп концертлар оештырырга туры килгәч, үземчә җырлый башладым. Өйдә репетиция ясаганда: «Опять начал со своим татарским», — дип әйтәләр иде. Хәзер еллар узгач, шул апа-абыйларны карыйм: машиналарында татар җырларын гына тыңлыйлар. Яшь барган саен үзеңнең телеңә, гореф-гадәтләреңә тартыласың икән. Без тартылачакбыз.
Яшьләр белән шәһәргә автобуста барсаң: «Фәрит абый, әйдә рус телендә сөйләшик, башка халыкка уңайсыз», — дип әйтүчеләр була. Үзбәкләр, таҗиклар телләреннән оялмый. Икәү утырып барсалар да, бөтен автобусны тутырып сөйләшәләр. Ник без үзебезнең татар теленнән оялырга тиеш? Минем башка телгә күчәсем килми. Без икебез дә татар телен аңлыйбыз икән, ник башка телгә күчәргә тиеш? Син бит татар булып тугансың, татарлыгың йөзеңнән күренеп тора. Татар телендә сөйләшергә тиеш.
Татар телендәге китапларга ихтыяҗ бармы бүген?
Әдәби китаплар турында әйтсәк, яңа китапларга күчкән укытучылар шатлана. Тикшерү булса да, аларның яңа дәреслекләре бар. Ул тикшерүне яңа стандарт буенча китаплар булмаган мәктәпләр ничек үтәдер. Кемдер үзе алды, кемгәдер ярдәм күрсәтелде. Ул эшне дәвам итәргә кирәк, укуга этәргеч булсын. Бала кулында яңа китап тота икән, аның кәефе дә үзгәрә, үзебез дә яңа китап эләксә шатлана идек.
Балалар бакчалары турында уйларга кирәк. Без «Татмедиа”да экскурсиядә булган идек. Балалар бакчасы өчен бастырылган китапларның күп булуын күреп кайттым. Ул китаплар белән өлкәләргә ярдәм итәргә кирәк. Иҗтимагый оешма буларак, мин аларны сатып ала алмыйм. Ул бит акча. Тәрбиячеләргә шундый материал җиткерә алсак, ул татар телен саклауга бер адым булыр.
Мәктәптән тыш, халык татар китапларын укыймы?
Дүрт-биш ел инде без оешма исеменнән Бөтендөнья татар конгрессына хат язабыз да, алар безгә кирәкле санда китаплар җибәрә. Китапларны үзәк китапханәгә җибәрәбез, алар авылларга җиткерә. Ул авылга барган вакытта мин карыйм: китаплар барып җиткәнме? Булмаса, үзәк китапханәдән сорыйм. 35 авыл китапханәсенә китаплар җиткерәбез. Алып кайткан китап укылырга тиеш, китапханәчеләр дә кызыксындыру өстендә эшләсен иде. Без алар белән укулар да оештырабыз. Нигезләмә буенча, татар телендә чыгыш ясаучы өчен җиңү мөмкинлеге арта, рус телендә сөйләсә, балл киметелә. Рус телендә сөйләү җиңелрәк бит. Татар оешмаларының төп бурычы — телне саклау, шуңа күрә кызыктырырга тырышабыз.
Үзегез китаплар укыйсызмы?
Дөресен генә әйткәндә, күп укымыйм. Юлда да укырга кирәк инде. Юлда күп йөрергә туры килә. Башка өлкәләргә чыгарга тырышам, безгә артта калырга ярамый. Без көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Аларның яшьләрне ничек кызыксындыруын белергә тиеш без.
«Җанисәпне көзгә күчерү безгә уңайлы булды»
Яшьләрне җанисәп вакытында башка халык дип яздыруга агитация белән очрашканыгыз булдымы?
Җанисәпне көзгә күчерү безгә уңайлы булды. Март аенда безнең якта массакүләм җыелышлар рөхсәт ителмәде. Коронавируска карап утырып булмый, эшләргә кирәк. Көзгә таба без ул эшне эшләрбез, чыгышлар ясарбыз. Авырлыклары бар, аңлатырга кирәк булыр. Минем аңлавымча, анда ике сорау бар. Берсе: син кем? Мәсәлән, мин — татар. Икенчесе: син нинди телне беләсең? Татар баласы татар телен белми икән, рус телен күрсәтәчәк. Монда сорау туа: аны кем итеп саныйлар? Рус телен белгәч, рус баласы яки милләт буенча татар булып каламы? Татар баласы икән, «Нинди телне беләсең?» дигән сорауга «татар теле» дияргә тиеш ул.
Сез төрле өлкәләрдә буласыз. Татар телен үстерү буенча эш алып баруда кайсы өлкәне үрнәк дип әйтер идегез?
Мин Свердловск өлкәсеннән үрнәк алам. Анда Салават Сурмятов исемле егет курслар алып бара, уен формасында да үткәрә. Ул яшьләрне җәлеп итә. Безгә дә шундый курсларны башларга кирәк. Кызганыч, әле татар теле курсларын башлап җибәрә алмыйбыз, чөнки безнең үзебезнең җыелып эшли алырлык бинабыз юк. Ул офис формасында гына, зур булмаса да ярый. Департаментка хатлар яздык, җавап көтәбез. Татар мәдәният үзәгендә курслар бара, яшьләр оешмасында да аны булдырасы иде. Бу хәл - минем өчен оят. Безгә дә дәреслекләр кирәк дип Татарстанга хат язсак, ярдәм итәчәкләр инде.
Яңа проектлар көтеләме?
Төньяктагы төбәкләр белән бердәмлектә эшләү. Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округы безнең Төмән өлкәсенә керә. Алар белән берләшергә, җәй көне татар яшьләре җыены үткәрергә кирәк дип уйлыйм. Аннан соң татар балалары лагерен оештырасы иде.
Татар яшьләре җыелган җирдә рус теле барыбер кереп китә, рус телендә сөйләшүче бер бала булса, алар аңа җайлаша…
Безнең өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үрнәк. Горурланып үз телеңдә сөйләшергә кирәк, ди ул. Хәзер чараларны татар телендә алып барырга тырышалар. «Идел» яшьләр үзәге проектына ике татар малае килгән иде, берсе телне аңлый, берсе аңламый. Алар татар телле чараларга йөрделәр. Татар телен өйрәнергә кирәк икәнен аңлап киттеләр. Ул үзенә күрә этәргеч.
«Татар теле укытучыга кирәк булса да, мәктәп директорына кирәкми»
Җанисәп алдыннан татар халкына нәрсә дип мөрәҗәгать итәр идегез?
Эшне үзеңнән башларга кирәк. Үзең эшләмәсәң, халыкка ниндидер фикер белән чыгып булмый. Минем теләгем - татарлыкны, динне саклап калу. Татарлар кимемәсен, саны артсын иде һәм без бердәм булыйк. Казанга килгәч, миңа бармак төртеп: «Син - Себер татары», — дип кимсетү булмады. Кмләчәктә дә андый күренеш булмас дип ышанып калам. Без — татарлар, көчле һәм бердәм халык.
Себердә ничә татар яши?
Себер татарлары санын әйтә алмыйм. Безне аз санлы халык дип әйтеп булмый, чөнки без күп.
Халык саны буенча ничәнче урында?
Күзәтмәдем. Татарлар саны икенче урында калсын иде. Аерылмаска иде. Таркалган халык белән идарә итү җиңелрәк. Таркалу Татарстанга да нык кагыла. Төбәкләрдә таркалу башласа, Мәскәү алдында Татарстанның да көче кимергә мөмкин.
Хакимиятнең үрнәге ни дәрәҗәдә? Югары вазыйфада эшләүче кешеләр татар телендә чыгыш ясап, үрнәк булырга тиешме?
Әйе, депутат, министр, президент булсынмы, без үз телебездә сөйләшергә тиеш. Васил Гаязович һәр төбәктә татарча сөйләшә. Үрнәк ала торган абыйлар чыгышы безгә этәргеч. Мин үзем дә чараларны татар телендә башлап җибәрәм, рус түрәләребез аңласын өчен рус телендә дә әйтеп куям.
Ата-аналар арасында татар телен укытуга каршы чыгучылар бармы?
Дөресен әйткәндә, ата-аналар белән беркем эшләми. Кызганыч, мәктәпләргә татар теле кирәкми. Татар теле укытучыга кирәк булса да, мәктәп директорына кирәкми. Татар авылларында укытучылар елый-елый татар телен саклап укытырга тырыша, шул ук мәктәптә директор: «Нәрсәгә кирәге бар?» — ди. Татар авылындагы татар директоры шулай дип әйткәч, без ничек саклап калырга тиеш?! Алар үзләре татар телен укыган. Ул татар телен укуның зыянын күргәнме икән? Күрмәгән дип уйлыйм.
Ул проблема бар, мин ничә мәктәпне беләм. Укытучылар көчкә вакыт табып, укытырга тырыша, ә директор, җитәкче буларак, аларга ярдәм итми. Казан ягында олимпиада үтә икән, мәктәптән җибәрмәскә мөмкиннәр...