Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Себер татарлары милләттән аерылмасмы?

Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелегендә, Россия Фәннәр академиясе Себер татарлары диалектын татар әдәби теленнән аерырга, татарларны бүлгәләргә җыена, дигән фикер таралды. «Интертат» әлеге мәсьәләнең чишмә башын өйрәнде.

news_top_970_100
Себер татарлары милләттән аерылмасмы?
Салават Камалетдинов

Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты 21 февральдә, ягъни Туган телләр көнендә, видеоконференция форматында татар теленә кагылышлы бик мөһим мәсьәләне күтәргән. Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Кибрик, Себер татарлары диалекты татар әдәби теленнән аерылып чыгып, Тел белеме институты тарафыннан мөстәкыйль тел буларак танылачагын белдергән.

Конференция узганга 2 атна үтсә дә, җәмәгатьчелек бу турыда белми кала язды. Мәгълүмати тынлыкны «KazanFirst» журналисты Илнар Ярхамов бүлеп, 5 мартта халыкка җиткерде.

«Мәскәү һәм Татарстан галимнәре Себер диалектының асылы турында фикер алышты. Татарстан экспертлары әлеге диалектның татар теленең бер өлеше булуын яклады. Мәскәү галимнәре исә, әлеге диалект рәсми рәвештә татар теле кысаларыннан чыгарыла, дигән фикергә килделәр.

Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты Казан галимнәре белән дискуссия үткәрде. Татарстаннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директор урынбасары Олег Хисамов булды. Аның чыгышы «Көнбатыш Себер төбәгендә татарларның тел һәм мәдәни-тарихи тәңгәллеге» дип аталды. Хисамов ярдәмчесе булып, Казан тарихчысы Искәндәр Измайлов чыгыш ясады. Асылда 3 сәгатьтән артык вакыт дәвамында Татарстан галимнәренә татар милләтенең бердәмлеген, татар әдәби теленең бөтенлеген якларга, кайбер оппонентларның сәяси әһәмияткә ия һәм татарга каршы фикерләрне тыңларга туры килде», – дип яза журналист.

«Без хәзер үзебезне бүлгәләп сындырырга ирек бирәбез»

КФУ доценты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова бу турыда белеп, җәмәгатьчелек фикерен кузгатып җибәрде. Ул социаль челтәрләрдә бу мәсьәлә буенча берничә хәбәр язып элде. «Интертат» хәбәрчесе Миләүшә Хәбетдинованың үзе белән сөйләшеп алды.

Миләүшә Хәбетдинова

Фото: © Салават Камалетдинов

Бу мәгълүмат мине шок хәленә китерде, – ди Миләүшә Хәбетдинова «Интертат» хәбәрчесенә. – Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты безнең йөзгә: «Татар милләте юк, ул – Советлар Союзында уйлап чыгарылган милләт», – дип бәреп әйтте. Шушы дискуссиягә җыелган зур галимнәрнең берсе дә Себер татарлары исеменнән чыгыш ясаган ирле-хатынлы «белгечләр» Гөлсифә Бәкиева белән Юрий Квашнинны туктатмады. Безнең йөзгә шундый сүзләр бәреп әйттеләр, ә без республикада бу турыда сөйләшмибез. Мин Татарстанның мәгълүмат чараларын актарып карадым, Илнар Ярхамовтан кала, моны беркем күтәрмәгән. Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты шундый зур чара үткәрү турында җәмәгатьчелеккә бернинди мәгълүмат җиткермәде. «KazanFirst» язып чыкмаса, мин бу әһәмиятле вакыйганы – Фәннәр академиясендә берничә ел барган мәкерле эшнең ноктасын – күрми калыр идем.

Туган телләр көнендә безгә шундый «бүләк» ясаганнар, ә без 2 атна буе моңа берни эндәшмибез. Республика берәр сүз әйтергә тиештер бит инде? Яки килешәбез булып чыгамы?

Фоат Ганиев, Диляра Тумашева, Вахит Хаков кебек галимнәребез исән булса, «татар милләте юк» дигән сүзне күтәрә алырлар идеме? Республика үз халкын яклый алмыймени? Шыпырт кына утырыйкмени? Моны бит үзешчәннәр түгәрәгендә түгел, Россия Фәннәр академиясендә әйткәннәр. Без бу турыда уйланырга тиеш. Халык белән хәл итик.

Мин Себер татарларын, аларның мәдәниятен хөрмәт итәм. Без бит – бер халык. Аяз Гыйләҗев Себер татарларына үз иҗатының бер өлешен багышлаган, Нәкый Исәнбәт аларның иҗатын өйрәнгән. Без хәзер үзебезне бүлгәләп сындырырга ирек бирәбез. Без болай да аяныч хәлдә. Мәктәбебез юкка чыга. Бу – безнең фаҗига.

Галимнәребез артында дәүләт торырга тиеш. Татар теленең бер тармагы аерылганын республика җитәкчелегенә хәбәр иттеләрме икән? Иртәгә мишәрләрне аерып чыгарсыннармы?

Мин – гади укытучы. Бу хәбәрне укып, Интернетка чыгарган идем, «Ник шулай эшләдең?» – дип, мине сүгә башладылар.

Шундый зур чараларда чыгыш ясаганда, Татарстан галимнәре, гадәттә, республика позициясен җиткерә иде. Мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Олег Хисамовны жәлләдем. Аның бу сөйләшүгә әзер түгеллеген, институт тарафыннан яклау булмаганын тойдым. Элек галимнәр, язучылар четерекле мәсьәләләр буенча Рафаэль Хәкимов аша Минтимер Шәймиевның киңәшен, фатихасын ала иде, ә хәзер галимнәр белән хакимият арасындагы чылбыр өзелгәне күренә.

Без бит инде җаваплылык тоярга тиеш. Татарстан Фәннәр академиясендә милли үзәк бар. Ул Россия Фәннәр академиясе белән диалог кора алмый, дискуссиягә чыга алмый кебек тоела. Миңа моны: «Сәяси фактор, «өстән» төшә», – диләр. Әйдәгез, 1940-1960 елларны искә төшерик. Безнең галимнәр Мәскәүгә барып сөйләшә алган. Суверенитет вакытында да сөйләшкәннәр. Без хәзер бернәрсә белән дә җавап бирә алмыйбызмыни? Бу чыгышларны карагач, миндә: «Безне кыйнадылар да артыбызга тибеп чыгардылар», – дигән хис калды.

Искәндәр Измайловка сокланып карадым. Ул дискуссиядә көчлерәк тоелды, ләкин Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының бу дискуссиягә әзерләнмәгәне күренде. Алар моны гади бер конференция дип кабул иткәннәр, ә Мәскәүләр безнең белән файдаланган. Алар хәзер: «Конференциядә Казаннар катнашты, аның нәтиҗәсендә, Себер татарлары теле аерым тел булып калачак», – дигән аргумент китерәчәк.

Телләрне өйрәнү кирәк, ләкин руслар үз телләрен диалектларга бүлгәләп, ботарлап ташламый бит. Без татар телен диалектларга бүлеп өйрәнәбез. Юкка гына «Бүленгәнне бүре ашар» димәгәннәр. Мин Себер татарларына Татарстанның игътибары җитмәгәндер, дип уйлыйм. Экспедицияләргә йөрибез кебек, ләкин аларның нәтиҗәсен халыкка җиткерә алмыйбызмы? Хәзер алар Мәскәү ярдәменә өметләнеп яши.

Аерылганны – аю, бүленгәнне бүре

Ашар, дигән безнең әбиләр.

Бердәм булып, тату яшик, дуслар,

Ашамасын безне «бүреләр».

«Татарның телен аерып алдылар, дигән сүз дөреслеккә туры килми»

Мәскәү оештырган конференциядә катнашкан Олег Хисамов «KazanFirst»та чыккан мәкаләдә акцент дөрес куелмаганын әйтте. Ул үз фикерләрен «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

Олег Хисамов

Фото: © Солтан Исхаков

«KazanFirst»та чыккан мәкаләдә акцент дөрес куелмаган. «Татарның телен аерып алдылар» дигән сүз дөреслеккә туры килми. Татарны беркем дә аерып ала алмый, – диде Олег Хисамов. – 21 февральдә барган сөйләшү – ул фәнни дискуссия. Бу мәсьәләгә төрле карашлар булырга мөмкин. Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтының фикере безнең, яки башка галимнәрнең фикере белән туры килә, дигән сүз юк. Бу – бары тик фән өлкәсендә барган бәхәсләрнең берсе генә. Бу бәхәсләр беренче ел гына бармый. Кемдер үзенә яңалык ачкан икән, бу бернәрсә турында да сөйләми. Шуңа таянып кына, «татарлар аерыла икән» дигән нәтиҗә ясарга ярамый. Күп нәтиҗәне җанисәп күрсәтә. Себердә яшәгән татарларның 6297се генә үзен аерып саный икән, бу – татарлар бердәм, дигәнне аңлата. Милләт турында фикер йөрткәндә, тел белән генә чикләнмичә, тарихи, дини, мәдәни уртаклыкны да карарга кирәк.

Себер татарлары арасындагы кайбер активистлар моның ише бәхәсләрдә бик теләп катнашалар. Аларның максаты бер – халкыбызны бүлгәләргә омтылалар. Нәтиҗә ничек кенә булмасын, без үз фикеребездә калабыз: Себер татарлары – халкыбызның аерылгысыз бер өлеше.

Фәнни дискуссияләр, әлбәттә, игътибарсыз калырга тиеш түгел. Татарларны бүлгәләү омтылышлары бар икән, төрле активистлар моны «куерта» икән, без бу өлкәдә үзебезнең эшчәнлегебезне көчәйтергә тиешбез. Фәнни яктан да. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бу өлкәдә аз эшләми. Институтка нигез салынганнан бирле, ел саен экспедицияләргә чыгабыз, китапларыбыз басыла. Аларда бу мәсьәләләр яктыртыла. Үзебезнең хезмәтләребез аша, төрле чыгышлар, интервьюларда без үз фикеребезне әйтеп киләбез.

«Төньяк алманнар белән көньяк алманнар үз диалектларында сөйләшсә, бөтенләй бер-берсен аңламый, ә әдәби телләре аларны берләштерә»

«Интертат» газетасына тарих фәннәре докторы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы Дамир Исхаков та бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде.

Дамир Исхаков

Фото: © Рамил Гали

Миңа Себердән кайбер татар оешмалары, шул исәптән Себер татарлары оешмалары, чыкты. Алар Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты карары белән риза түгелләр, – диде Дамир Исхаков. – Алар «татар телен аеру дөрес түгел» дип, Мәскәүгә хат язарга җыеналар. Монда галимнәрнең карарын үзгәртергә нигез бар, эшләргә мөмкин.

Хәзер безгә татар теленең бүленү ихтималы турындагы мәгълүматны җәмәгатьчелеккә җиткерергә, халык фикерен тупларга кирәк. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бу мәсьәлә буенча академик позициясе булырга тиеш. Булмаса, аны эшләп чыгарга кирәк.

Мин моңарчы әйтеп килгәнчә, «Себер татарлары теле» дигән нәрсә дөньяда юк. Аерым авылларда, районнарда сөйләшә торган тел – ул әдәби тел түгел, ә диалект кына. Булмаган нәрсәне фәнни нигездә эшләп булмый. Мәскәүнең Тел белеме институты бу мәсьәләне академик юлларны сәясәткә әйләндереп чишәргә тели. Янәсе, «Себер татарлары» дигән халык булгач, аның үз теле булырга тиеш. Әле андый аерым халык булуы да бәхәс уята. Себердә яшәүче татарларның 1/12 өлеше генә җанисәптә «Себер татарлары» булып язылган. Халыкның күп өлеше үзен «татар» дип таныган бит. 6,3 мең кеше өчен аерым тел ясап буламы? Алар бер җирдә генә тупланып яшәми. Алар Себер буйлап таралган, бердәм дә түгел. Аларның шушы позицияне яклый торга уртак оешмалары да юк. Шундый шартларда фәнни нигезләнгән аерым тел ясап буламы? Без бу фикерне халыкка аңлатырга тиеш, фәнни нигезне дә, иҗтимагый фикерне дә исәпкә алып. Себер татарларының диалект системасы Татарстан тарафыннан тулысынча өйрәнелгән. Анда этнологлар да, тарихчылар да эшләде һәм «Себер татарлары – аерым милләт» дигән фикергә килгән кеше булмады.

Экспедицияләргә күп йөргән кеше буларак, кайбер мишәр сөйләшләре, Себер татарларыныкына караганда, әдәби татар теленнән ераграк. Аңа карап, мишәрләр «милләттән аерылабыз» дип йөрмиләр, әдәби телне дә инкяр итмиләр, чөнки әдәби тел бөтен төркемнәр өчен дә уртак булырга тиеш. Мәсәлән, алманнар эчендә дә шундый ук ситуация бар. Төньяк алманнар белән көньяк алманнар үз диалектларында сөйләшсә, бөтенләй бер-берсен аңламый, ә әдәби телләре аларны берләштерә. Испаннарның да, инглизләрнең дә шул ук хәл. Зур милләтләрдә этник һәм тел үзенчәлекләре шактый күп була. Аңа карап, милли телне бетермиләр, ә киресенчә, үзара аңлашу теле буларак саклыйлар. Көньяк кытайлар белән төньяк кытайлар халык теле дәрәҗәсендә бер-берсен аңламый. Кытай милләтен дә әдәби тел берләштереп тора.

21 февральдә Тел белеме институты уздырган видеоконференция азагында сакраменталь фраза бар. Мәскәү университеты профессоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Кибрик: «Без Себер татар телен аерым тел итеп керттек», – ди. Ничек керткәннәр аны, фәнни нигезләве ничек булган? Бу – дәүләт карарымы, Тел белеме институты эше генәме? Дискуссияне караганда, бу мәсьәләне фәнни яктан нигезли алмаулары күренә. Бу әйберләрне безгә белергә кирәк.

«Без татарлардан аерылырга җыенмыйбыз»

Ринат Насыйров

Фото: © Салават Камалетдинов

«Төмән өлкәсе татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ринат Насыйров Себер татарлары аерылырга җыенмавын белдерде.

– Ирле-хатынлы Гөлсифә Бәкиева белән Юрий Квашнин Себер татарларын аеру буенча күптәннән эш алып бара. Бу – хәзер генә килеп чыккан мәсьәлә түгел. Без моның өчен аларга кем акча түләгәнен дә беләбез, – диде Ринат Насыйров. – Бездә башка галимнәр Себер татарларын аеру яклы түгел, алар икесе генә. Аларга Себер татарлары исеменнән сөйләргә кем хокук биргән? Галим буларак, үз фикерләрен генә җиткерсеннәр, монда халыкны кыстырмасыннар. Без 9 мартта Тубылда күренекле галимнәр, татар зыялылары белән очрашу үткәрәбез һәм шунда бу мәсьәлә буенча фикер алышачакбыз. Уртак фикерне җиткерербез.

Себер татарларының иҗтимагый оешмалары исеменнән әйтәм: без татарлардан аерылырга җыенмыйбыз.

«Моңарчы бердәм булган татар халкы бүленергә тиеш түгел»

Данис Шакиров

Фото: © Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Себер татарлары мәсьәләсе чираттагы БТК Бюросы утырышында каралачагын белдерде.

– Россия Фәннәр академиясендә яңгыраган фикерләр – еллар дәвамында барган мәсьәләнең бер чагылышы. Мин «татар әдәби теленнән Себер татар телен аерып чыгарырга кирәк» дигән тәкъдимнәргә ризасызлыгымны белдерәм, – диде Данис Шакиров. – Себер татарлары да әдәби татар телен бүлүгә каршы. Моны безгә Себердәге татар оешмалары да еллар дәвамында җиткереп килә. Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Бюро утырышында әлеге мәсьәлә шулай ук каралачак.

Конференциядә Татарстан галимнәре әдәби тел белән диалектлар аермасын дәлилләп аңлатты. Моңарчы бердәм булган татар халкы бүленергә тиеш түгел.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 март 2023
    Yuriy Kvashnin
    Сибирские татары (себер халык) - это отдельный народ, со своим уникальными языком и этнокультурными особенностями. Смешивать его со средневолжскими татарами (казанлы) это верх глупости и непрофессионализма. Я занимаюсь изучением культуры сибирских татар вот уже четверть века и отвечаю за каждое своё слово. Казанские учёные Исхаков, Измайлов, Хисамов и др., как ни стараются, не могут привести ни одного сколько-нибудь научно обоснованного аргумента в пользу созданного ими мифа о единой татарской нации. Точку в этом вопросе поставили сотрудники ведущего научного лингвистического учреждения Института языкознания РАН. Сибирскотатарский язык - это именно язык, а не диалект. Кроме того, сибирскотатарский язык признан самостоятельным ЮНЕСКО. От того, что кучка (отнюдь не могучая) казанских учёных не хочет с этим считаться, ничего не изменится.
  • 7 март 2023
    Yuriy Kvashnin
    Обращаюсь к Ринату Насырову. Раскройте секрет, уважаемый, Кто платит мне деньги за то, что я говорю правду о сибирских татарах?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100