Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының киләчәге өчен кем кайгыра?

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты ябыла дигән хәбәр таралды. Соңрак фәнни үзәкнең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты составына керәчәге мәгълүм булды. Татар дөньясы бу күренешкә ничек карый?

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов институтның юридик зат буларак юкка чыгуын әйтте. «Безне Археология институтына кушалар һәм без бер бүлек булып калырга мөмкинбез. Мәрҗани исеме белән нәрсә буласын белмим», — диде ул.

Институт Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев карары белән 1996 елда ИЯЛИ базасында татар тарихын тирәнтен өйрәнү максатыннан ачылган иде. Аның директоры — тарих фәннәре докторы Рафаил Хәкимов. 2002 елда институтка Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелде.

2014 елда инситутның оештыручысы итеп Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнде, әмма фәнни яктан ул Фәннәр Академиясе карамагында калды.

Институт әзерләгән иң зур хезмәт — 7 томлы «Татар тарихы». Фәнни үзәк әзерләгән китаплар һәм фәнни хезмәтләр барысы да институтның сайтында чыгып бара.

«Институт кадәр институт ябылмый»

ТР Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлахов Мәрҗани исемендәге Тарих институты ябылу турындагы хәбәрне кире какты:

Беренчедән, андый документлар юк, икенчедән, андый институтны япмыйлар — мин сезгә вәгъдә итәм. Ничек инде тулы бер институтны япсыннар ди? Аңа реорганизация ясарга яки кушарга мөмкин. Ләкин япмаячаклар

Аны Археология институты белән кушарга мөмкин, элегрәк ул шунда иде. Ләкин бу бит ябу түгел.

Дөресен әйткәндә, бу хакта сүзләр еллар дәвамында бара. Чөнки үзе Фәннәр Академиясе институты дип атала, ә үзе Фән һәм мәгариф министрлыгына буйсына. Бу бит дөрес түгел.

Эш өчен шулай яхшырак булырга мөмкин, структур үзгәрешләрне беркем дә сизмәячәк, бер галим дә зыян күрмәячәк. Институт кадәр институт ябылмый. Безнең Президент мондый хәлгә бармаячак, - диде Сәлахов.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова да институт ябылмаячак, диде.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтын бетерү күзалланмый.  Институт һәрвакыт республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды. Бүгенге көндә институтның нинди формада үсәчәге, аның эшен ничек көчәйтеп булуы турында фикер алышалар. Бары тик бу юнәлештә фикер алышу бара.

«Археологлар да тарихчылар бит»

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

Сүз Тарих институтын бетерү турында бармый, аны Археология институты белән бергә кушарга җыеналар, ахры. Алар күптән түгел генә бер институт иделәр. Археология институты, ялгышмасам, 2014 елда Тарих институты эченнән бүленеп чыкты. Аның бүленеп чыгуы институт башында торган Айрат Ситдыйков белән Рафаил Хәкимов арасындагы шәхси конфликт нәтиҗәсендә килеп чыкты.

Бүген ике институтны берләштерү теләге бик табигый күренеш. Кушылу нәтиҗәсендә бер мәсьәлә чишелә. Хәкимов, ялгыш юлга кереп китеп, институтны Фәннәр академиясе системасыннан чыгарды. Бу дөрес әйбер түгел иде. Финанслау мәсьәләсе җиңелрәк була дип уйлады. Чынлыкта, тарих институты Фәннәр академиясе эчендә булырга тиеш. Ике институтны кушу шул мәсьәләне хәл итүнең бер җиңел юлы.

Хәзер юридик зат буларак Фәннәр академиясе үзе генә хәрәкәт итә, институтлар мөстәкыйль юридик затлар түгел.

Археологлар да тарихчылар бит. Тарих институты эчендә этнология бүлеге бар иде, ул хәзер дә бар, кызганыч, этнологлары кимеде. Тарих институты эчендә, һичшиксез, этнология юнәлеше булырга тиеш. Мисал өчен, Новосибирск шәһәрендә Россия фәннәр академиясе кысасында Археология, тарих һәм этнография институты бар.

Бер әйбер шөбһә тудыра: бу кушылышның конфликтлар базасын күрмәдек. Кушылган вакытта нинди юнәлешләрне алга таба сакларга, ничек үстерергә, кемнәрнең кирәге дә юк дигән мәсьәләләр хәл ителергә тиеш. Ул мәсьәләләр хәл ителмәсә, 5-6 ел мөстәкыйль эшләгән коллективны яңадан кушкач, проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Хәзер Рафаил Хәкимов бик сәер хәлдә тора. «Реформа ясарга телиләр, минем белән киңәшмәделәр», — ди. Димәк, аның белән киңәшү өчен, ул эштә булмаган. Бәлки аннан башка гына эшләргә булганнардыр.

Тарих институты бик начар якка үзгәрде. Анда гыйльми совет чынлыкта эшен туктатты һәм административ органга әйләнде. Элек гыйльми совет әгъзаларының күбесе галимнәр иде, ә хәзер барысы да бүлек мөдирләре. Гыйльми советның мөстәкыйльлеге югалды.

Икенче кимчелек: тарих институты үзенең диссертацияләр яклау буенча советын югалтты. Тарих институтында карт галимнәр күбәйде, алар урынына яшьләр кирәк. Бу эш алып барылмады һәм эшләнгән эшләр дә юкка чыгарылды.

Ярты ел дәвамында без җанисәп, татар-башкорт темасына, татар тарихы турында телевидениедән чыгышлар ясыйбыз, ә Тарих институты бөтенләй юк кебек, катнашмыйлар. Җитәкчелек иҗтимагый активлыклары булмавын күрә, ә дәүләт аларны яшәтә.

«Оптимизацияләштерү процессы булыр дип куркам»

Журналист, язучы Шамил Идиатуллин социаль челтәрләрдә бу процесс белән борчылуын белдерде. Шул сәбәпле, аның да фикерен сорадык.

Минемчә, Тарих институтын Археология институты белән берләштерү начар. Икенче яктан, барысы да киләчәктә нәрсә булудан тора. Әгәр бу эш институтны әлеге җитәкчесенең кул астыннан чыгару өчен эшләнсә, һәм башка ысул белән аны лаеклы ялга җибәреп булмаганда, институтның башка ведомствога күчүе бер очрак. Институт үзенең эшен дәвам итсә, штат, төп максаты сакланса, булган юнәлештә эшен алып бара алса, бернинди куркыныч әйбер булмас.

Оптимизацияләштерү процессы булыр дип куркам. Институтның максатлары, планнары үзгәрер, штатны кыскартырлар дип уйлыйм.

Бүгенге көндә мин, татар халкының тарихы белән кызыксынучы кеше буларак, тарих институты эше белән канәгать идем, китапларын, журналларын укый идем, барысы да ачык формада.

Археология институты тикшеренү эшләрен ачык куллануга чыгармый. Аларның масштаблары һәм нәтиҗәле эшләүләре күренми.

Әгәр татар халкы тарих институты биргән продукттан мәхрүм булса, фән һәм милләт өчен зур югалту булачак.

«Шәхси сатулашулар аркасында милләтнең тарихы харап була»

КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, Тарих институтын кушу — милләтнең тарихын юкка чыгару дигән сүз:

Минем өчен бу яңалык — коточкыч фаҗига, чөнки Тарих институты — дәүләтебезнең идеологиясе. Фән өчен дә фаҗига ул. Аны бетерү — милләтнең юкка чыгуының зур билгесе. Археология институты да, энциклопедия институты да дәүләт идеологиясен билгели алмый.

Без, татарлар, чигенәбез дә чигенәбез. Күпме чигенергә була икән? Моны Мәскәү эшләмәде. Әмма Тарих институтын бетерүне халыкның язмышы белән уйнау дип аңласыннар иде. Әгәр Тарих институты юкка чыкса, димәк, республика дигән концепцияне төзегән оешма юкка чыгачак.

Күпме генә дәгъва белдерсәләр дә, бу институт үз вазифасын 100 процентка үтәде. Нәрсә генә дисәләр дә, җиде томлык тарихыбыз бар, ул сайтта эленеп тора, аннан кулланалар. Әйе, диссертация советы да ябылды, ләкин ул ябылу бөтен Россия буенча барды бит, Тарих институтын гына гаепләргә кирәкми.

Минем өчен Тарих институты — суверенлык. Хөкүмәттә милләт өчен кайгыручы Марат Әхмәтовта бар өмет. Хәзер бит бар әйберне кыскарта башладылар, әмма кыскартырга ярамаган өлкә дә бар, ул — Тарих институты.

Бу — минем тарих, халкымның тарихы. Шәхси сатулашулар аркасында милләтнең тарихы харап була.

«Татар тарихы белән шөгыльләнгән структура Тарих институтыннан башка беркайда да юк»

Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Илнар Гарифуллин әйтүенчә, Тарих институтында җитәкчене алмаштыру кирәклеге турында сүзләр инде күптән йөргән.

Соңгы 2-3 елда ук Тарих институтына реформалар кирәклеге билгеле иде, чөнки тарих буенча эшләүче яңа белгечләр юк. Ә инде татар тарихы белән шөгыльләнгән структура Тарих институтыннан башка беркайда да юк.

Минем фикеремчә, Археология институты белән кушу дөрес булмас. Әле Шиһабетдин Мәрҗани исемен алып ташларга кирәк дигән сүзләр дә бар, бу инде, гомумән, зур хата. Мәрҗани исемендәге институт — татар халкының бренды. Мәрҗани татар милләтен төзегән, татар тарихында иң беренче профессиональ тарихчы.

Ике институтны кушу сәбәбен җитәкче эзләү белән бәйле дип саныйм. Яңа директорны таба алмагач, гади юл белән генә, Археология институтына кушып, директор итеп Айрат Ситдыйковны калдырмакчы булалар. Бу карар дөрес түгел, ике структура аерым калырга тиеш. Тарих институтының директоры вазифасына башка кешене дә табып булыр иде. Минемчә, Тарих институтында эшләүчеләр бу кешене үзләре сайлап куярга тиеш.

«Формаль яктан, бәлки, дөрес адымдыр»

Филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов берләшү була калса, барлык коллективны да канәгатьләндерерлек итеп башкарылсын иде, дигән фикердә:

ТР Фәннәр Академиясендә институтлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр әйбәт булыр иде. Академия системасында эшләп килгән үзәкләрне киресенчә үстерергә, институт дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә кирәк.

Берләштерү процессын соңгы елларда Казан федераль университеты мисалында да күрдек, ул уңай нәтиҗәгә китермәде.

Бу очракта аерым шәхесләрнең тәэсире булгандыр.

Формаль яктан, бәлки, дөрес адымдыр. Әйтик, документаль яктан Фәннәр академиясе тарафыннан идарә итү кыенлыклар тудыра, бер системада булса, начар булмас иде. Әмма, әйткәнемчә, безгә аерым институтлар кирәк.

Хәзерге вакытта Институтның исемен дә Археология һәм тарих дип тәкъдим итәләр. Минемчә, ул Тарих һәм археология институты дип үзгәртелергә тиеш, чөнки археология — тарихның бер тармагы.

«Моның яхшыгамы, начаргамы икәнлеген белеп булмый»

Татар галиме, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров:

Тарих институтын Археология институтына кушу ни өчен һәм кем тарафыннан эшләнгәне билгесез. Институтның үзендә дә белмиләр. Археология институт директоры Айрат Ситдыйков та, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов та белми. Гомумән, бу хәбәр дөрес микән — ачыклык юк.

Бу ике институт кайчандыр бергә иде, аннан соң аларны аердылар, хәзер тагын кушарга җыеналар. Алар ике организм булып, аерым биналарда ныклап яши башлаганнар иде. Куша калсалар, кадрлар исән калырмы? Бу сорау да ачык кала. Мин, нигездә, каршы түгел, ләкин моның яхшыгамы, начаргамы икәнлеген белеп булмый.

«Тарих институтының корылу максаты бетәчәк»

Россия фәннәр академиясенең Шәркыят институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов Тарих институтының ябылуы — Татарстан суверенлыгының бетү күрсәткече дигән фикердә:

Татарстан суверенитеты белән ачылган институтның ябылуын Татарстанның суверенлыгының бетүе дип аңлыйм. Реорганизация, Археология институтына кушылулар — барысы да күз йомар өчен генә эшләнә. Археология эченә тарих беркайчан да кушыла алмый, археология — тарихның бер өлеше.

Мин бик белеп бетермим: Мәскәүдән кушканнармы, үзләренең шундый ихтыяры туганмы? Нәрсә булып бетәр? Кешеләрне эшкә урнаштырырлар инде. Гомумән, Тарих институтын булдыру максаты бетәчәк.

Институт эчендә ыгы-зыгылар, Рафаил Хәкимов белән Дамир Исхаков талашулары булган. Әмма әгәр башка мөдир булса, ул әйбәтрәк продукт ясаса, китапларының тышлыгы матуррак чыкса, нәрсәдер башкача булыр дигәнгә ышанмыйм.

«Институтыбыз сакланып калыр дип өметләнәбез»

Тарих институтының Фәнни эшләр буенча директор урынбасары Радик Салихов Тарих институтын Археология институтына кушуның баш инициаторы Татарстан Фәннәр Академиясе икәнлеген аңлатты:

Тарих институтының ябылуы — кирәкле эш түгел. Без мөстәкыйль институт. Нигә әле безне Археология институтына кушарга ди? Сәбәпләре нигезсез, бер дә аңлашылмый.

Карарда “Фәннәр Академиясе эшчәнлеген яхшырту максатыннан», дип күрсәтелгән. Бу — Татарстан министрлар кабинеты карары проекты. Әмма документ Фәннәр Академиясеннән килде. Бу карарны академиянең барлык әгъзалары да бергә киңәшеп хәл итәргә тиеш иде, безнең белән килештереп эшләнмәде бу эш. Директорыбыз Рафаил Хәкимов әлеге документ барлыгы турында үзе дә очраклы гына белде.

Археология институты директоры Айрат Ситдыйков белән дә аңлашылмаучанлыклар булмады, без һәрвакыт эшлекле сөйләшүләр алып бардык, барлык өлкә буенча да хезмәттәшлек иттек, бер-беребезне 20 елдан артык беләбез. Беркайчан да конфликтка кермәдек.

Имеш, Тарих институты да яхшырак эшләсен өчен берләштерелә, дигән сүзләр дә бар. Әмма Тарих институтының фән өлкәсендәге барлык күрсәткечләре дә югары, ул хәтта Фәннәр Академиясеннән дә югарырак! Татарстанның 40 фәнни оешмасы арасыннан Тарих институты беренче урында тора. Хирша индексы күрсәтмәләре буенча республикада безнең институт сигезенче, ә Фәннәр Академиясе барлык институтлары белән бергә бары тик унөченче урында гына.

Имеш, без начар институт, шуңа күрә Археология институтына кертергә кирәк. Ә археологларның безнең кебек югары күрсәткечләре юк. Алар яхшырак эшләсен өчен, аларны безгә кушарга кирәк дип саныйм.

Без Татарстан Республикасы өчен мөһим эшләр башкарабыз, шуңа күрә коллективыбызның бу хәлгә ачуы чыкты. Татарстан бүгенге көндә без башкарган проектларга яши. Яхшы эшләребез өчен шундый «бүләк» ясадылар — кемгә хаҗәте бар икән моның?

Институтыбыз сакланып калыр дип өметләнәбез. Республика җитәкчеләре ничек кирәк, шулай хәл итәрләр. Бүгенге статусыбыз кемгә комачаулый? Коронавирус, икътисади кризис вакытында Академия институтының юридик статусын карау белән шөгыльләнеп утырыр чакмыни? Барлык якларның да мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек карар кабул ителер дип уйлыйм.

Германия, Америка, Казахстан һ.б. илләрдән, теләктәшлек белдереп, татарлар хатлар яза башлады. Шиһабетдин Мәрҗани исеме — татар дөньясында 25 еллыгы булган бренд. Бу фактны берничек тә кире кагып булмый, моны бетерергә теләүчеләр нәрсә эшләгәннәрен аңлап бетермидер.

Археология институты җитәкчеләре - Айрат Ситдыйков, аның урынбасары Рамил Хәйретдинов белән элемтәгә керә алмадык, телефоннары җавап бирмәде. Институтның кабул итү бүлмәсендә комментарийлар булмаячагын әйттеләр.