Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарның соңгы чичәне китте»: фәнни җәмәгатьчелек Гомәр Саттаровны соңгы юлга озатты

Күренекле галим Гомәр Саттаровны соңгы юлга озату мәрасименнән репортаж.

news_top_970_100
«Татарның соңгы чичәне китте»: фәнни җәмәгатьчелек Гомәр Саттаровны соңгы юлга озатты
Салават Камалетдинов

Казанның үзәгенең бер ягында башкорт халкының күренекле язучысы, барлык төрки халыклар өчен легендар шәхес Мостай Кәримгә купшы итеп затлы һәйкәл ачылганда, үзәкнең икенче бер урынында барлык төрки дөнья өчен танылган галим Гомәр Саттаровны тыйнак кына соңгы юлга озаттылар.


Галерея: Күренекле татар галиме Гомәр Саттаровны соңгы юлга озату мәрасиме

Гомәр Саттаров, Резеда Ганиевалар — татар фәнендә тулы бер эпоха. «Эпоха китте», — Гомәр аганы озатырга килүчеләр, сызланып, шулай ди.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов: «Гомәр Саттаров — татар ономастика фәненә нигез салучы, татар топонимкасы, татар этногенезы өлкәсендә зур хезмәт куйган галим. Гомәр Фәизовичның гомере безнең университетыбыз белән бәйле булды. Аңа 85 яшь тулганда университетыбыз галимнәре белән янына барган идек. Бик җор телле, шат күңелле кеше. Зарланмады. Мин аның оптимизмына сокланып кайттым.

Безгә васыятен дә әйтеп калдырды кебек. «Киләчәктә дә татар теле фәнен үстерү өлкәсенә яшьләрне тартыгыз. Университетта киләчәктә дә диссертация советының эшләвен тәэмин итә алсагыз иде», — диде. Ул башлаган эш бүген дәвам итә, яшьләрне тәрбиялибез».

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе профессоры Васил Гарифуллин: "Дөньяның тюркология фәне зур югалту кичерә. Гомәр агага фәнгә килү дә җиңел булмаган. Чөнки ул туры сүзле, гадел кеше иде. Ә фәндә конкуренция зур. Ләкин ул үз юлын тапты: ономастика фәненең күренекле вәкиле булды. Татар гаиләләре балаларына исем кушканда аның китабын куллана. Димәк, ул күпме кешегә исем кушкан кеше булды. Гомәр ага әдәбият белән дә шөгыльләнде, аны татарның чичәне, акыны дия алабыз. Ул шәкертләрен, кешеләрне, республиканы, авылын бик яратты. Аның псевдонимы да авылы исеме белән бәйле - Мулилле иде. Безгә Гомәр аганың исемен мәңгеләштерү турында да уйланырга вакыт».

Искәндәр Гыйләҗев, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры: «Галимнең иң зур бәхете — фәндә сүзеңне әйтә белү һәм халыкка җиткерү, шәкертләр тәрбияләү. Бу яктан караганда, Гомәр Саттаров бәхетле кеше булды. Ул зур тел белгече, аның китаплары халыкка барып җитте. Дистәләрчә шәкерте бар».

Гүзәлия Хаҗиева, филология фәннәре докторы: «Мин Гомәр абыйның укучысы булам. 2007 елда аның җитәкчелегендә „Татар ир-ат исемнәренә тарихи-лингвистик анализ“ дигән кандидатлык диссертациясе якладым. Бүгенге көн безнең өчен зур бер гасырның китүе. Ул алтмышынчы елларда тел гыйлеменең тулы бер өлкәсенә — татар ономастикасына нигез салган остазларыбызның берсе. Кырыктан артык фән кадидаты, алты фән докторы әзерләгән галим. Гомәр абый шәкертләре белән һәрвакыт элемтәдә булды. Бүген миңа бик авыр».

Гөлшат Галиуллина, филология фәннәре докторы, КФУның татар теле белеме кафедрасы мөдире: «Мин аның укучысы, үзе әйтмешли, университетта аның мәктәбенең дәвамчысы. Гомәр абый белән соңгы көннәренә кадәр аралашып тордык: без - аның таянычы, ул безнең таяныч булды. Ул - олпат галим. Гомәр абый белән тулы бер фәнни буын китә кебек. Кичәдән бирле төрки республикалардан, Россия Ономастика үзәкләреннән кайгы уртаклашу телеграммалары килә. Гомәр Саттаров нигез салган Төрки-татар ономастика мәктәбе Татарстанда гына түгел, Россиядә һәм төрки республикаларда гаять танылган.

Бүгенге фән торышына Гомәр абыйның төрле фикерләре булгандыр. Әмма фәндә аның үз укучылары бар һәм ул алардан канәгать иде. Кичә төнлә дә шигырьләрен укып утырдым әле… Ул бит чичән иде. Кешенең исеменә атап, шунда ук шигырь язар иде… Исемнәргә гомере буе гашыйк иде. Ул татар халкына һәйкәл булырлык исемнәр сүзлеге бүләк иткән кеше. Бу китап һәр татар халкының өй түрендә. Гомәр абый бик матур яшәде. Үзенчәлекле холыклы, җор телле. Тышкы яктан кырыс күренсә дә, укучыларына шулкадәрле мәрхәмәтле иде».

Гөлфия Һадиева, филология фәннәре кандидаты: "Гомәр абый туры сүзле иде. Ул безне һәрвакыт беренче булырга өйрәтте, канатлар куеп торды. Исемнәребезне шигъри юлларга сала иде. Аспирантураны тәмамлауга Казан университетында эшкә калдым. Гомәр абый кафедра мөдире иде. Без аның белән хезмәттәшләр булып та эшләдек әле. Гомәр абый гаилә җанлы иде. Хатыны Әлфия апага хөрмәт белән карады, «Әлфия ханым» дип кенә дәшә иде. Улын һәм кызын бик яратты. Гомәр абый кызурак холыклы иде. Кызу әйтеп куюыннан без куркыбрак калгач, арканы сыпырган кебек юмалый иде».

Шәкертләре Гомәр ага белән хушлашу сүзләрен әйткәндә, әтисенең җәсәде янында улы Айвар Саттаров басып торды. Мәчетләр төзүче, Кол Шәриф мәчетен төзүдә катнашучы хөрмәтле архитекторыбыз ул. Күзләрендә яшь иде, югалып калды. Менә аның янына кызы Регина Саттарова чыгып, әтисен кочып алды. Регина Саттарова — күренекле яшь режиссер.

Бу гаиләдә танылган шәхесләр моның белән генә бетми икән. Сүз алып, үзәккә Нуриәхмәт Сафин чыгып басты. Алар баҗайлар булган икән, ләбаса. Апалы-сеңелле кызларга өйләнгән булганнар.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин: «Мин баҗама бик рәхмәтлемен. Мин бу рәхмәтне туганнары исеменнән дә әйтәм. Ул бик туры сүзле иде. Туры сүз туганыңа ярамый, диләр. Ләкин аның сүзләре минем өчен алтынга тиң иде — киләчәккә җитәр өчен, гаиләмне матур алып барыр өчен җизнинең роле зур булды. Ул миңа: „Сиңа укырга керергә кирәк“, - диде. Аның сүзе белән мин университетның филология факультетын тәмамладым. Бик төпле кеше иде. Татар милләтенең алтын баганасын югалттык».

Галимнең улы, танылган архитектор, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айвар Саттаров: «Әти безне кеше булыгыз дип үстерде. «Сезнең өчен яшәдем», - диде. Бу - аның соңгы сүзләре. Ике бала үстерде. Берсе — архитектор, берсе — математика фәннәре кандидиты. Ул узган тормышыннан канәгать иде. Безгә дә: «Мин сездән канәгать», - диде.

Май аенда өйдә егылгач, аның хәле көннән-көн начарлана башлады. Хастаханәгә салган идек, шунда хәле начарланып, ике атнада реанимациядә ятты. Шулай китеп барды…»

Галимнең кызы Ләлә ханым: «Минем әти бик яхшы кеше иде. Кешеләрне читкә этәрмәде. Үзе әтисез үскәч, бөтен кешене жәлли иде. Аның әтисе сугышта үлгән. Әтисе аңа сугышка киткәндә: «Улым, укы!» - дигән. Әти үзенең әтисе сүзләрен истә тотып, гомере буе укыды, профессор, академик булды. Без балалары әтинең аркасын гына күрә идек. Ул өстәл янына утырып, яза да яза иде.

Әти безгә бик яхшы геннар биргән. Ул чын кеше иде, балаларын бик яратты.

Ул үзен туган авылында күмәргә дип күптән әйтеп куйган инде. Әни дә шунда — Мулла Иле авылында җирләнгән. Әти аның янына китте».

Гомәр аганы озатучылар Бутлеров урамындагы хастаханә ишегалдына гына җыелган иде. Хушлашу сүзләре шәһәр үзәгендәге аулак ишегалдында гына яңгырады.

Пандемия тормышка үзгәрешләр кертте — шәхесләрне зур заллардан озата алмый башладык. Күренекле шәхесләрнең варислары да тыйнак — зур заллар таләп итеп шауламыйлар. Гомәр Саттаровны озату мәрасимендә танылган продюсер Рифат Фәттахов күренекле шәхесләрне соңгы юлга озату мәсьәләләренә җитдирәк карарга кирәген әйтте. «Без шәхесләребезгә ихтирам турында сөйлибез. Милләтне саклыйк, дибез. Ә бит милләтне саклау зур шәхесләргә мөнәсәбәттән башлана кебек. Безгә бу хакта бик уйланасы бар әле», — диде ул.

«Сезнең аралашканыгыз бар идеме?» - дип сорадым хушлашырга килгән галимә Миләүшә Хәбетдиновадан.

«Быел март айларында бер шалтыраткан идем мин аңа. Нәкый Исәнбәтнең „Мырау Батыр“ әсәре буенча сорауларым бар иде. Ул әсәрдә күп авыл исемнәре кулланыла бит. Шулар буенча концепциямне сөйләдем. Ул кызыксынып тыңлады. Өенә чакырган иде, карантин вакытында бара алмадым шул. „Сиңа, кызым, докторлык якларга кирәк“, — диде… Социаль челтәргә шигырьләрен элеп куйдым әле. Соңгы чичән китеп барды…» — диде Миләүшә Хәбетдинова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100