Мәктәпләргә фитнес-тренерлар, видеоролик ясаучы укытучылар әзерли башладылар

Видеоролик ясау, цифрлы технологияләр кулланып дәрес бирү, махсус программалар ярдәмендә интерактив уеннар төзү — барысы да дөнья стандартлары буенча укытучыларда һәм тәрбиячеләрдә булырга тиешле компетенцияләр. Арча педагогия көллияте Татарстан педагогларын яңа технологияләргә күнектерү өчен остаханәләр булдырган.

Арча педагогия көллиятенең «Яшь профессионаллар» милли проекты кысаларында федераль бюджеттан 15 млн сумлык грант хисабына эшләнгән остаханәләрне ачу тантанасы булды. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Остаханәләр дүрт юнәлеш буенча оештырылган: «Башлангыч сыйныфларда белем бирү», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Мәктәптә музыка укыту», «Физик культура, спорт һәм фитнес». Әлеге материалда һәрберсенә аерым тукталабыз.

«Мәктәптә музыка укыту»

Таныштыруны «Мәктәптә музыка укыту» остаханәсеннән башладылар. Аудитория электрон пианино, яңгыр, яшен, океан һәм башка табигать күренеше тавышлары чыгара торган уен кораллары, интерактив такта, заманча проектор, тавыш көйләү аппараты, махсус программалар кертелгән ноутбуклар белән җиһазландырылган. Җыр дәресләре шушы бүлмәдә уза.

Студентлар кунакларга төрле видео кисәкләреннән чын видеоролик ясап күрсәттеләр. Роликка көй, титрлар һәм махсус эффектлар өстәлергә тиеш иде. Әлеге бирем Ворлдскиллс бәйгесенең бер өлеше булып санала икән. Әзер продуктны студент профессиональ эшчәнлегендә куллана алачак.

Шулай ук студентлар табигать күренеше тавышлары чыгара торган уен кораллары ярдәмендә импровизация күрсәттеләр.

— Бүгенге көндә музыка укытучысы музыкаль иҗат эшчәнлегенең күп төрләренә ия булырга тиеш. Шуларның берсе — музыканы тоярга, ритм хисен үстерергә ярдәм итә торган ритмик импровизация, — дип аңлатты студентларның остазы.

«Физик культура, спорт һәм фитнес»

Икенче остаханә «Физик культура, спорт һәм фитнес» иде. Ул ике спорт залыннан тора. Беренчесендә аэробика, икенчесендә авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен снарядлар куелган. Шулай ук спорт залында һәр студентка җитәрлек, махсус программалар кертелгән ноутбуклар тезелеп тора. Мәктәптә Советлар Союзы заманында укыган кешеләргә физкультура укытучыларының компьютерда эшләп утыруы бераз сәер тоелды. Чынлыкта, физкультура укытучысы алдынгы технологияләр ярдәмендә спортчылар өчен чыныгу һәм спорт белән шөгыльләнү программалары төзи белергә тиеш. Шулай ук аудио- һәм видеороликлар ясау да Ворлдскиллс буенча үзләштерелергә тиешле компетенция булып санала. Соңгылары массакүләм спорт чаралары, флешмоблар, дистанцион дәрес үткәрү һәм социаль челтәрләрдә блог алып бару өчен кирәк.

Остаханәдә студентларны кешенең тән составын күрсәтә торган «InBody 270» (ИнБади) аппаратында эшләргә дә өйрәтәләр. Аппарат ярдәмендә белгеч тәннең төрле өлешендә май катламын һәм мускулларның ныклыгын бәяли ала. Мәсәлән, кешенең уң аяк мускуллары сул аякныкына караганда яхшырак үскән булырга мөмкин. Студент бар күрсәткечләрне дә анализлап, спортчының шәхси нәтиҗәсен яхшырту өчен махсус күнегүләр төзергә өйрәнәчәк.

«Мәктәпкәчә тәрбия»

Чираттагысы «Мәктәпкәчә тәрбия» остаханәсе булды. Монда студентлар «EduQuest» (ЭдуКвест) мәгариф системасы җиһазлары белән эшләргә өйрәнә. Ул ике пульт белән идарә итә торган интерактив эш өстәле һәм ун тематик модульле программадан тора. Тәрбияче дәрес темасына, баланың яшенә карап, тиешле модульне сайлый ала. Һәр модульдә бик күп кызыклы биремнәр бар. Тәрбияче үзе дә төрле интерактив уеннар төзи ала. Студентлар үзләре төзегән «Кыргый хайваннарның койрыкларын дөрес куй», «Йорт хайваннары нәрсә белән туклана» һәм «Сарык бәтиләрен саныйбыз» уеннарын кунакларга күрсәттеләр.

Шунда ук интерактив комлык та бар. Комлык өстендә урнашкан җиһаз төрле төстәге нурлар һәм тавыш ярдәмендә чынбарлык эффекты тудыра. Ул җир төзелеше, су объектлары темасына кызыклы дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Безнең алда балалар комнан бер өем ясадылар да, нурлар ярдәмендә вулкан атуын күрсәттеләр. Үзебез дә, балалар кебек, вулкан атуын кызыксынып күзәттек. Киләсе юлы океанны күрсәтергә вәгъдә бирделәр.

«Куркынычсыз юл» өстәл уены юлда йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп, төрле вәзгыять моделен тудырырга мөмкинлек бирә. Көллияттә моны балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү өчен бик нәтиҗәле уен дип аңлаттылар.

Аерым залда урнаштырылган куполлы мобиль планетарий планеталарның һәм башка күк җисемнәренең хәрәкәтен күзалларга мөмкинлек бирә. Планетарий зур палатканы хәтерләтә. Аның купол формасындагы түшәмендә проектор ярдәмендә видео күрсәтелә. Нәкъ күк йөзенә караган кебек. Тәрбияче дөнья стандартлары буенча шундый планетарий белән дә эшли белергә тиеш икән.

 «Башлангыч сыйныфларда белем бирү»

«Башлангыч сыйныфларда белем бирү» остаханәсе соңгы тукталыш булды. Аудиторияне интерактив такта, заманча проектор, ноутбуклардан тыш электрон флипчарт «SMART Kapp» (смарт кап) белән дә җиһазландырганнар. Бу җайланма маркер белән яза торган гади флипчартны хәтерләтә. Аннан аермалы буларак, тактага язган һәр әйбер компьютер экраннарына чыгып һәм сакланып бара. Аңа дистанцион форматта ике йөз иллегә якын компьютер яки смартфон тоташтырып була. Электрон флипчартны куллану төрле сәбәпләр аркасында укуны читтән торып үзләштерүче балаларга дәрес биргәндә уңайлы. Шулай ук материалны аңламаган бала да, өенә кайткач, укытучы аңлаткан дәресне кабатлап чыга ала.

Остаханәдә студентлар легоконструкторлардан роботлар төзеп утыра иде. Ноутбук ярдәмендә бер роботка алгоритм кертеп, аны хәрәкәтләндереп тә күрсәттеләр. Башлангыч сыйныфы укытучылары дәрестән тыш эшчәнлектә балаларга робототехника буенча берникадәр белем бирә алу өчен, студентлар үзләре дә шуны өйрәнә.

XXI гасыр — цифрлы технологияләр йөзьеллыгы. Яңа технологияләр мәгариф системасына да актив кереп бара. Психологлар фикеренчә, «Z» буыны балаларының игътибарын мультимедиа ысулларын кулланмыйча җәлеп итү бик катлаулы мәсьәлә. Цифрлы технологияләр ярдәмендә дәресне балаларга кызыклы итеп үткәреп булуы шик уятмый. Мәктәпләр яңа җиһазлар белән тәэмин ителгәндә укытучылар да алар белән эшләргә әзер булырга тиеш.

«Көллият ел азагына кадәр остаханәләр ярдәмендә 400 кешегә өстәмә профессиональ белем бирергә тиеш»

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Урта һөнәри белемне үстерү бүлеге җитәкчесе Любовь Митрофанова сүзләренчә, остаханәләр ачылу белән Арча педагогия көллияте республикада беренчеләрдән булып Ворлдскиллс таләпләре буенча педагоглар әзерли башлый.

— Татарстанда барлыгы алты педагогия көллияте бар. Әлегә аларның бөтенесе дә федераль грантта катнаша алмый, чөнки бер лотка ким дигәндә 4 юнәлеш буенча остаханә кергән. Көллиятләрнең күбесе ике яки өч юнәлеш буенча гына белем бирә. Шулай ук грант откан оешма, остаханәләрне кулланып, квалификация арттыру программаларын да тормышка ашырырга тиеш. Грантның максатчан күрсәткечләре бар. Мәсәлән, Арча педагогия көллияте ел азагына кадәр 400 кешегә өстәмә профессиональ белем бирергә тиеш, — диде Любовь Митрофанова.

Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова педагоглар өчен утыздан артык кыска вакытлы квалификация күтәрү программасы булдырылганын әйтте. Октябрьнең соңгы атнасында төркемнәрне җыю башланачак. Тәрбиячеләр, укытучылар, өстәмә белем бирүче педагоглар яңа ачылган остаханәләрдә кыска вакытлы курслар үтә алачак.

 «Студентларның 60 проценты татар сыйныфларында һәм төркемнәрендә белем, тәрбия бирә ала»

Без Гөлнара Гариповадан Арча педагогия көллияте эшчәнлеге белән дә кызыксындык. Көллият татар телендә белем һәм тәрбия бирә алучы кадрларны иң күп әзерләүче уку йорты булып санала икән.

— Хәзерге вакытта көллияттә Арча, Балтач, Әтнә, Кукмара, Биектау, Теләче, Саба, Нурлат, Яшел Үзән районнарыннан, Казан, Бөгелмә шәһәрләреннән, Мари Эл, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Пермь, Калининград, Свердловск, Киров  өлкәләреннән килгән 902 студент укый. Шуларның 60 проценты татар сыйныфларында һәм төркемнәрендә белем, тәрбия бирә ала. Белем һәм тәрбия бирүне ике телдә алып барабыз. Бу элек-электән шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә.

Бүгенге көндә авыл мәктәпләре һәм балалар бакчаларында гына түгел, шәһәрдә дә безнең көллиятне тәмамлаучыларны эшкә бик теләп кабул итәләр. Шуңа күрә без әзерләгән белгечләрнең 97 проценты үзенең хезмәт юлын педагог буларак башлап җибәрә һәм сайлаган һөнәренә тугры кала, — дип сөйләде Гөлнара Гарипова.