Кем ул «мобиль укытучы», яки Алабуга авылларында укытучылар ничек эшли? | intertat.tatar

Кем ул «мобиль укытучы», яки Алабуга авылларында укытучылар ничек эшли?

Алабугада укытучысыз калган берничә авыл мәктәбендә җаен тапканнар: хәзер балалар янына шәһәр укытучылары эш машинасында җилдереп кенә килә. Укытучыларның да эш машинасы буламыни әле диярсез? Була, әле ничек кенә. «Интертат» Алабуга яңалыгы - «мобиль укытучы» программасы белән танышты.

Алабуга районы Хлыстово авылының башлангыч мәктәбендә 18 бала укый. Бу мәктәп — Алабугадагы 3нче мәктәп филиалы. 1 һәм 3, 2 һәм 4 сыйныфлар берләшеп укый, ягъни дәресләре бер үк вакытта бара. Ә бүтәнчә чара юк — башлангыч сыйныф укытучылары икәү генә. Әле икенчесе дә, әгәр Ольга Алексеевна килергә ризалашмаса, тиз генә табылыр идеме икән…

Ольга Перминова пенсиягә киткән укытучы урынына эшкә «Мобиль укытучы» гранты буенча килгән. Укытучы авылга йөреп эшли, автомобиль бирәләр. Билгеле, үзе эшләгән дәвердә генә.

«Машина биргәч, бик уңайлы, расписаниене үземә җайлы итеп көйли алам»

— Мин былтыр сентябрьдә урнаштым. Бер ел эшлим инде. Башта шәһәрдә эш эзләдем. Директор Ирина Владимировна монда эш тәкъдим итте, чөнки инглиз теле укытучысы юк иде. Мин һөнәрем буенча немец, инглиз теле укытучысы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы квалификациясен дә алдым. Башта авылга килергә каршы идем. Юлы 15 минутлык кына булса да, каядыр барып укыту уңайсыз тоелды. Башта мәктәп автобусында йөрдем, җайсызрак иде, чөнки үз балаларымны бакчага кертәм, аннары, өлгерим дип, җан-фәрман белән автобуска йөгерә идем.

Бер ел шулай йөрдем. Аннары Елена Терентьева (Алабуга районы Мәгариф идарәсе башлыгы — Т.И. искәрмәсе) «Мобиль укытучы» проектында катнашырга тәкъдим итте.

Менә ике ай инде эш машинасында йөрим. Бик уңайлы, расписаниене үземә җайлы итеп көйли алам, минем бит әле өйдә укучыларым да бар. Монда дәрес үткәрәм дә, алар янына китәм. Сәламәтлек торышы буенча өйдә генә укырга мәҗбүр булган 2, 5, 9 классларда укучы дүрт бала ул. Балаларны яратам. Алга таба да шулай эшләргә әзер мин, — дип сөйләде 7 ел стажы булган укытучы Ольга Перминова.

Без аның рус теле дәресендә булдык. Биредә 4 класста 7 бала, 2 класста 2 бала укый. Әйткәнебезчә, икенче укытучы 1 һәм 3 классларга белем бирә.

  • Алабугадагы «Мобиль укытучы» проекты республика җитәкчелегенә дә тәкъдим ителде. Аның максаты - авылларда мәктәпләрне саклап калу. Кечкенә авылларда укытучылар, аеруча аерым предметларны укытучылар җитешми, нәтиҗәдә, мәктәпләр ябыла. «Мобиль укытучы» проекты буенча шәһәр укытучысына автомобиль бирелә, бензин белән тәэмин ителә, техник хезмәтләрне (тәгәрмәч алыштыру һ.б.) башкаралар. Укытучы авылга йөреп укыта башлый. Укучылар үз мәктәпләрендә укуларын дәвам итәләр, аларны тиешле квалификацияле укытучы укыта. Укытучыга укытудан тыш өстәмә акча түләнми.

«Өй эшләрен мәктәптән кайтуга эшләп куям»

Безне кызыксынып күзәткән балалар белән ничек сөйләшмисең ди?! Самими җаннар бит алар, зур шәһәрләрдәге шау-шулы мәктәпләрнең капма-каршысы булган тынычлык мохитендә белем туплаучылар.

— Үз авылымның мәктәбен бик яратам. Мин бик ияләндем инде, бүтән җиргә барасы да килми. «4-5»кә укыйм. 3 класста рус теленнән «3»леләр бар иде, быел әле бераз яхшырак, математикадан да билгеләр яхшырды.

Баскетбол яратам. Безнең монда авылда спорт комплексы бар, шунда тренировкалар уза. Кайчак физкультура дәресләре дә шунда үтә. Үскәч, җырчы буласым килә, монда да еш кына концертлар оештырабыз без, — дип сөйләде 4 класс укучысы Нурислам Гайнанов.

Ваагн Хачатрян — әрмән малае, Әрмәнстанда туган, әле быел гына гаиләсе белән күченеп кайтканнар.

– Миңа бигрәк тә математика, рус теле, физкультура ошый. Яхшы йөгерәм, сикерәм. Үскәч, полицейский буласым килә. Быел гына шушы мәктәптә укый башладым, классташлар яхшы кабул итте, дуслаштык анысы, ияләнеп киләм, ләкин Әрмәнстанны, авылдашларымны, дусларымны сагынам әле, — дип уртаклашты моңсурак кына утырган Ваган.

Артем Мурсеев спорт, баскетбол белән мавыгуын әйтте. Программист булу хыялы бар.

— Бик яхшы укыйм. Рус теленнән генә кайчак «4» леләр алгалыйм. Өй эшләрен мәктәптән кайтуга шундук эшләп куям, шулай ошый миңа. Өй эшләрен әллә ни күп бирмиләр, — диде.

Азиз Нишонов – класста «отличник».

— Гел «5» кә укыйм. Өйгә кайткач, өй эшләрен эшлим, вакыт калса, урамга уйнарга чыгып керәм. «Отличник» булыр өчен, укучы өй эшләрен гел эшләп барырга, болай гына дәрес калдырмаска тиеш. Тиктомалга дәрес калдыручылар да бар, аларга аптырыйм инде мин. Үскәч, «МЧСник» буласым килә, кешеләр коткарасым, янгыннар сүндерәсем килә, — дип сөйләде ул.

«Яңа укытучы килгәч, бик сөендек»

Хлыстово авылында яшәүче Анастасия Гарифуллинаның дүрт баласы бар. Ике баласы 3 һәм 1 нче сыйныфларда белем ала, ике кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Балалар бакчасы да шушы ук мәктәп бинасында, ишеге генә икенче яктан булуын искәртик.

— Миңа дүрт баламны бер урынга йөртү бик уңайлы, шуңа күрә авылда мәктәп булу миңа никадәр мөһим икәнен аңлыйсыздыр инде, шәһәргә йөртү читен булыр иде, чөнки машинаны ирем генә йөртә.

Яңа укытучы килгәч, бик сөендек. Дөрес, безне укытучы булмаска мөмкин дип алай куркытмадылар, мәктәпне ябарга мәҗбүрбез димәделәр, аңа барып җитмәде. Мәктәп җитәкчелеге, бу мәсьәлә килеп тугач, бик тиз хәл иткәндер дип уйлыйм. Безгә инглиз теле укытучысы килү бик кирәк иде.

Улым 2 класста укый, дәресләре 4 класс белән бергә барса да, аның да үз плюслары бар әле. Барыбер колагына керә, зуррак класс программасын да белә күпмедер. Хәтта 3 класста укучы кызым белмәгән әйберләрне дә әйтеп җибәрә. Тапкырлау таблицасын да ул кызыма караганда тизрәк өйрәнде.

Дүрт бала булгач, дүрт утренник. Ә монда алар берләштерелгән — шул яктан да җайлы. Авыл мәктәбендә атмосфера, шәһәр мәктәпләре белән чагыштырганда, барыбер җылырак. Педагог белән дә мөнәсәбәтләр яхшы. Гаилә бер-бер хәл килеп чыкса да, хәлгә керәләр, җайга төшәләр.

Безнең авылда күп балалы яшь гаиләләр күп. Өч бала белән шаккаттырып булмый монда. Дөрес, балалары монда укымаган гаиләләр дә күп, хәтта күпчелегенең балалары шәһәрдә укый. Әти-әниләре шәһәрдә эшләгәч, балаларын шәһәргә алып бару аларга җайлырак. 1 класста улым берүзе иде. Бер яктан караганда, күңелсез булса, икенче яктан, бу бит индивидуаль белем алган кебек булып чыга, ул инде теманы аңлап, өй эшләрен эшләп кайта иде, — дип сөйләде Анастасия.

«Балаларым татар булулары белән горурлансыннар!»

Бу катнаш гаилә. Настяның ире — татар, үзе ул яртылаш чуваш, яртылаш мари булуын әйтте.

— Русча сөйләшәбез гаиләдә, балалар туган телләрен бик начар белә. Әби-бабайдан гына ишетәләр татарчаны. Җанисәптә без аларны татар дип яздырдык. Туу турында таныклыкта да татарлар алар. Татар булулары белән горурлансыннар! Башта мәктәптә татар теле дәресеннән баш тарту уе бар иде, хәзер инде Татарстанда төпләнеп калгач, күченмәгәч, барыбер ул предмет кирәк, дип уйладык.

Мәсәлән, Алабугада «Адымнар» мәктәбе ачылды, анда татар телен белү кирәк. Шуңа күрә үземнең ялкаулык, акылсызлык аркасында андый адымга бармыйм әле дип уйладым, баланың үсешен тоткарлыйсы килми, татар телен өйрәнсеннәр. Көнкүрештә аралашу телен генә беләләр инде.

Мин үзем дә әти-әнинең, хезмәттәшләрнең, авылдашларның татарча сөйләшкәннәрен аңлыйм, мәсәлән, чөнки вакытында мәктәптә татар телен яхшы өйрәндем. Татарстанда каласың икән, татар теле кирәк инде ул, татар телен өйрәнүнең зыяны юк, — дип саный Анастасия Гарифуллина.

«Миңа болай йөреп укыту файдага»

Икенче пункт — Костенеево авылы мәктәбе булды. Алабуга мәгариф идарәсе җитәкчелеге белән башта мәктәпне йөреп чыктык. 67 укучыга 16 мөгаллим белем бирә. Мәктәпнең яңа янкормасында — мәктәп ашханәсе һәм балалар бакчасы.

Мәктәпнең китапханәсе, спорт залы, теннис өстәле дә, бию залы да бар. Китапханәсендә укучылар хәтта идәнгә матраслар җәеп, озаклап утырып укыйлар икән. «Балалар кайчак шулкадәр күп була, яным белән генә йөрергә мәҗбүр булам», — ди китапханәче.

Мәктәпнең директоры һәм тагын ике укытучы Мамадыштан килеп укыта. Бу авыл Мамадыш белән чиктәш урнашкан. «Мобиль укытучы» гранты буенча физика һәм математика укытучысы Алия Фәрхуллина эшкә урнашкан.

— Мин быел урнаштым, сентябрьдән Костенеево һәм Морт мәктәбендә эшлим. Аңарчы Мамадыш мәктәбендә укыттым. Стажым 9 ел. Төп белгечлегем физика, күптән түгел математикадан яңадан әзерлек уздым, информатикадан да дипломым бар. Миңа болай йөреп укыту файдага китте, гел хәрәкәттә булгач, әйбәт бит инде, аралашу да артты. Якыннарым да куәтли генә, уңай карадылар. Мин әле яшь, кияүдә түгел, болай йөрергә мөмкинлек тә бар әле, — диде Алия Фәрхуллина.

Ул өеннән авылга кадәр килү җәй көне 15 минут тирәсе, кышын 20-30 минут вакытны алганын әйтте.

— Укытучы кеше аралашучан булырга, максатына туры барырга, бер урында таптанмаска тиеш. Максатсыз, яңа идеяләрсез безнең һөнәрдә берничек булмый, — дип саный.

Костенеевода ул 7-11 классларга белем биргәнен, Морт авылында 7-8 классларны укытканын әйтте.

— Өлгереш ягыннан әле читен димәс идем, эш күләме үтәмәслек түгел, мәктәп директорлары белән килештереп, дәресләр мин барып өлгерерлек итеп куелган. Мин җитешә алсын өчен барлык шартлар, уңайлыклар тудырылган.

Мин башта берничә вариант арасында сайландым, аннары Костенеево вариантында тукталдым, чөнки яңа мәктәп, яңа җиһаз кайтарырга тиешләр. Монда балалар да икенче төрлерәк: мәрхәмәтлерәк, гадирәк, ихласракмы… Алар бик җылы кабул иттеләр, — дип уртаклашты.

«Грант укытучылар табарга ярдәм итте»

Алабуга районы Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Терентьева «Мобиль укытучы» гранты Алабуга башлыгы Рөстәм Нуриев идеясе булганын әйтте.

— Ике автомобильгә грант гамәлгә куелды, конкурс игълан ителде. Безнең ике педагог узды, август конференциясендә аларга машина ачкычлары тапшырылды. Безнең бурыч — авыл мәктәпләрен югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү. Грант буенча биш укытучы теләк белдергән иде, без кирәкле предметтан яңадан әзерлек узган түгел, ә нәкъ менә профильле белем алган, стажы һәм категориясе булган ике укытучыны сайладык.

Костенеево авылы мәктәбенә математика һәм физика белеме булган мөгаллим кирәк иде, Морт мәктәбендә дә физика укытучысы пенсиягә киткән иде. «Физикадан алты сәгатькә укытучы табу бик кыен, грант ярдәм итте», — диде Елена Терентьева.

Грант суммасы ике машинага 1,2 млн сум булган.

— Безнең бүген авыл мәктәпләре төрле предмет укытучылары белән 100 процент тәэмин ителгән, биолог, химик, башкасы җитә. Без әле тагын бер автомобиль бирүне дә карыйбыз. Кайсыдыр зонада педагог җитмәсә, «Мобиль укытучы» га конкурс игълан итәчәкбез, укытучы берничә авылда эшләячәк, — дип сөйләде Елена Терентьева.

Алабугадагы проект турында сүз чыккач, аны тәнкыйтьләүчеләр, «бер сәгатьлек ир» кебек «бер сәгатьлек укытучылар» диючеләр булды. Мәгариф идарәсе башлыгы бу проектны дөрес аңларга кушты.

— Бу проблемадан чыгу юлы — мәктәпләр дә ябылмый, балалар да сыйфатлы белем ала. Бу педагоглар конкрет расписание буенча эшли. Расписание укытучының вакыты тыгызлыгына карап төзелә. Хезмәт хакы шул ук кала, без бензин бирәбез, кышкы тәгәрмәч алмаштырып бирдек, — диде ул.

Алабуга районында 23 муниципаль, шул исәптән, 12 авыл мәктәбе, 2 коррекцион мәктәп, университет мәктәбе — барлыгы 26 белем бирү оешмасы. Барлыгы 2605 педагогик хезмәткәр исәпләнә, шул исәптән 1200 мәктәп укытучысы.

Я үз машинаңда йөрисең, үз кесәңнән бензин саласың, үзең көпчәкләр аласың, я болай әзергә-бәзер инде… Авылга киләсең икән, җитәкчелектән игътибар артадыр инде анысы, ничек булса да, җайлап-майлап, көеңне көйләп торырлар… Аннары шәһәр әти-әниләре гаеп эзли торганрак та бит, гаеп табып, укытучыны елатып бетергән очраклар да була, авыл әти-әниләре белән күңелең тынычрак шикелле…