Татар галиме Илдус Нургалиев: «Башка планеталарда да җан ияләре бар дип уйлыйм» | intertat.tatar

Татар галиме Илдус Нургалиев: «Башка планеталарда да җан ияләре бар дип уйлыйм»

Илдус Нургалиев - Россия һәм чит илләрдә билгеле татар галиме, физик-теоретик. Ул бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Аның белән фәнни ачышлары һәм милли проблемалар турында сөйләштек.

Такталачык китапханәсеннән Бостон университетына кадәрге юл

Илдус Сәетгалиевич, Татарстаннан читтә яшәсәгез дә, сезнең татарча бик тәмле сөйләшүегезгә игътибар иттем.

Үземә дә бу хакта еш ишетергә туры килә. Татарстанга кайткач: «Сез татарлар белән эшлисездер, сөйләмегез бигрәк чиста», — диләр. Юк, киресенчә, татарлар арасында яшәмәгәнгә, алар белән сөйләшмәгәнгә минем татар телем элеккечә саф. Әгәр Татарстанда яшәсәм, минем татарчам башкаларныкы кебек ярымрусча булыр иде. Читтә яшәгән татарлар чиста татар телен саклый алар. Ул алар өчен һәркөн сөйләшә торган ирекле тел түгел. Сөйләшергә мөмкинлек чыгу үзе бер зур вакыйга булып тора аларга.  

Татарлар арасында яшәмәгәнгә, алар белән сөйләшмәгәнгә минем татар телем элеккечә саф. Әгәр Татарстанда яшәсәм, минем татарчам башкаларныкы кебек ярымрусча булыр иде.

Мин Актаныш районының Такталачык авылында туып үстем. Башкортстанга якын авыл булгач, безнең сөйләм телебез дә бераз аерыла. Актанышлыларның башка милләт кешеләре генә түгел, башка район татарлары арасында да  үзенчәлеге күзәтелә. Чөнки безнең сөйләм телебездә башкортлашкан сүзләр, аерым авазлар бар. Шунысы кызыклы, инглиз телен өйрәнгәндә башкаларга, аеруча рус кешеләренә авыр булган «the» авазын әйтү безнең актанышлыларга җиңелрәк. 

Үскәч галим булу өчен баланың аерым сәләте булырга тиешме? Сез балачакта нинди идегез?

Минем фән юнәлешендә кызыксынуым бар икәнлеге иртә ачыкланды. Әнием гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Үземнән өлкән абыем һәм апам бар иде. Абыем беренче сыйныфта укыганда әни аңа әлифба укыта. Ә мин, ике-өч яшьлек малай, өстәлнең каршы ягында утырып, әлифбаны өстән аска карап, хәрефләрне танырга өйрәндем. Шулай итеп, абыйга  ярдәм итеп, чынлыкта комачаулап, хәрефләрне әйтеп утыра башладым.

Башлангыч сыйныфта укыганда завуч Мирхаҗиян абый әни янына килеп: «Илдус дүртенче сыйныфның бөтен мәсьәләләрен чишеп бетерде бит инде. Бишенчене укып тормасын, бер сыйныфка сикертик үзен», — дип әйткән иде. Әни исә балаларның балачагы булырга тиеш, гел китап укып кына утырмасын дип, күчерттермәде. 

Мәктәптә сәясәт белән кызыксына торган завучыбыз миңа югарырак сыйныфларда: «Илдус, син бит бездән ушлырак инде, аңлатып бир әле шушыны», — дип мөрәҗәгать итә иде. Укучы вакытта ук үзем белән өлкән кешеләрчә сөйләшкәннәренә күнегеп үстем. 

Физика буенча олимпиадаларда гел җиңеп килдем. Әмма, фәнгә булган сәләтем күренсә, ярылып ятса да, мине артык мактамадылар. Бу шулай булырга тиеш кебек, гадәти кабул ителә иде. 

Гади бер татар авылында туып-үскән егетнең фән өлкәсендә күтәрелеш юлы ничек башланды? 

Фән юлына килгәндә, Такталачыкның авыл китапханәсеннән башлап, АКШның Бостон университетына кадәр барып җиткән логик яктан төзек юл булды ул. 

Мәктәпкә кергәнче үк авыл китапханәсендә китапханәче апа миннән өлкәнрәк малайларны җыеп, аларга кычкырып китаплар укыттыра иде. Шул рәвешле кечкенә генә китап укучылар конференциясе килеп чыга иде. 

Мәктәпне бетергәч, КДУның физика факультетына чагыштырмалылык теориясе һәм гравитациясе дигән кафедрага укырга кердем. Ул безнең илдә бу юнәлештәге, Лобачевский традицияләрен дәвам итүче бердәнбер кафедра булып тора. Кафедраны бетергәндә, фәнни җитәкчем итеп Мәскәү университеты галимен сайларга туры килде. Диплом эшемне аның җитәкчелегендә яздым. Шуңа күрә аспирантурага Мәскәү дәүләт университетына кердем.

Аны тәмамлагач, үзгәртеп кору еллары башланды. Безнең илнең АКШ белән элемтәләре яхшырган чак иде һәм мин Бостон университетында укырга грант җиңдем. Инде фәннәр кандидаты булсам да, тагын бер ел АКШта аларның белем системаларын өйрәнүгә багышланган бер еллык стажировкада булдым. Ул АКШтан бирелгән финанслар хисабына белеме һәм дипломы булган кешеләр өчен махсус үткәрелгән программа иде. 

Миңа Америкада берничә тапкыр озын командировкаларда булырга, аның күп штатларында булырга туры килде. Шуңа күрә мин АКШны америкалыларның күбесенә караганда да яхшырак беләм дип әйтә алам. 

«Зур Шартлау теориясе — диннән алынган уйдырма»

Шушы елларда нинди фәнни нәтиҗәләргә ирештегез?

Фәнни журналларда басылып чыккан эшләрем, дәлилләнгән фикерләремнең берничәсен әйтеп китәм.

Галәм — һәрдаим эволюцион үсештә булган объект. Гомум кабул ителгән принциплар яки Зур Шартлау теориясе буенча, Галәм бер моментта юктан бар булган, колоссаль зурлыктагы шартлаудан барлыкка килгән. Зур шартлауның иң беренче мизгелендә Галәмнең бөтен материаль субстанциясе бер ноктада тупланган булган. 

Мин бу фикерне тулысынча кире кагам. Гомум кабул ителгән нәтиҗә булса да, бу — хаталы нәтиҗә. Галәм бүген нинди — һәрвакытта да шундый булган гомуми яктан алганда.

Зур Шартлау теориясе уйдырма булып чыгамы?

Хаблл агымының гади моделе буенча без ерак галактикаларның бер-берсеннән ераклашуын беләбез. Галәм киңәю сәбәпле, алар арасында ераклык барлыкка килә. Алар элек барысы да бер-берсенә якын урнашкан булган, 16-17 млрд ел элек хәтта барысы да бер ноктада булган дип тә әйтәләр. Бу да ялгыш фикер. Чөнки Хаблл агымы чынлыкта идеаль, төгәл түгел. Шуңа күрә галактикалар бер ноктада беркайчан да булмаганнар.

 Киңәюдән тыш, әйләнү хәрәкәте дә бар бит әле. Менә бу урында мәктәп белемнәрен яңартып алу комачау итмәс. 

 Үзегез дә балалардан Кояш Җир тирәли әйләнәме, әллә юкмы дип сорый аласыз. Сез аларның бутала башлавына тап булырсыз.

Монда сорау дөрес бирелми бит. Сез кешеләрдән Кояш Җир тирәли әйләнеш ясыймы дип сорагыз. Чөнки әйләнү сүзе үз күчәрендә әйләнә дигән сүз буларак аңлашыла. Ә бит бу мизгелдә без орбиталь әйләнеш турында сөйләшәбез.

Физикларның да әйләнү һәм әйләнеш ясау төшенчәләренә бик гади караулары ялгыш нәтиҗәләргә китерә. 

Ерак галактикалар бездән ераклаша, ә алар галактика тирәли әйләнеш ясыйлармы? Менә шушы мөһим һәм хәлиткеч сорау Галәм моделендә бөтенләй өйрәнелмәгән. Хаблл киңәюеннән тыш, һәр күк җисеме башка күк җисеме тирәли дә әйләнеш ясый. Бу да Зур Шартлау булмаганлык турында сөйли.

Зур Шартлау теориясе — диннән алынган уйдырма. Аллаһы Тәгалә яктылык булсын дигән һәм ул яктылык барлыкка килгән!  

Дингә аек итеп, хөрмәт белән карарга кирәк. Дин — ул кешелеккә варварлыктан котылырга ярдәм иткән әхлакый кагыйдәләр. Әмма диндәге фикерләрне фәнгә өстерәп алып керергә кирәкми.

Бүгенге көндә нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

Соңгы вакытта мин климат үзгәрү турындагы Киото килешүе белән кызыксына башладым. 

Ул атмосферага күпләп углерод бүлеп чыгаруны киметү максатыннан илләр арасында төзелгән халыкара килешү. Углерод парник эффектын арттыра, ул исә планетаның җылынуына китерә. Әмма! Бу да уйланып бетмәгән фикер дим мин. Чөнки Җир шары парник эффекты нәтиҗәсендә генә җылынмый. Җир шарын җылытучы реакцияләр Җир шарының эчке катламында да барлыкка килә. Мәсәлән, атом төш реакторлар, бомбалар ясый торган уран җир катламы эчендә үзен тапканнарын көтеп, тыныч кына ятмый бит. Ул әкрен генә җылына. Шуңа күрә Җир шарының температура режимы кояш нурларыннан килгән энергия хисабына гына үзгәрми дип әйтергә була.

Америка әле Обама җитәкчелек иткән чорда Киото килешүеннән баш тартты. Чөнки Американың фән эшлеклеләре президентларына алдынгы фәнни фикерләрне җиткереп торалар иде. Шулай да Президент Байден бу килешүгә тагын керде.

Киото килешүендә зарарлы газлар өчен квота кертү дигән төшенчә бар. Әгәр илнең зарарлы газлар бүлеп чыгаруга ихтыяҗы бар икән, ул квотаны сатып алырга мәҗбүр була. Биредә инде фән читтәрәк кала һәм алдынгылыкны тагын шул сәясәт ала.

 Бүгенге көндә Кояш системасыннан тыш төрле экзопланеталар табылып тора. Аларның берәрсендә безнең кебек акыллы җан ияләре яшәү ихтималы бармы?

Минемчә, бар. Әмма алар безгә охшамаган җан ияләре булырга мөмкин. Очратканда, без аларны танымаска да мөмкинбез. Мәсәлән, кайбер фантастик әсәрләрдә тере болытлар турында сүз бара. Берәр планетада кешегә дә, хайванга да, бөҗәкләргә дә охшамаган, әмма тере организмнар яшәргә мөмкин. 

Андый җан ияләре әлегә табылмадымы?

Әлегә юк. Метеоритлар, җиргә килеп җиткән башка ташларда аминокислоталар табылды. Әмма андый җан ияләре булу әлегә дәлилләнмәгән.

Күпләр өчен ачышларның ничек ясалуы кызык. Мәсәлән, Менделеев таблицасын төшендә күргән. Сезгә фәнни ачышлар ничек килә? 

Ул легендаларны, күбесенчә, фәнне популярлаштыручы кешеләр һәм сезнең кебек журналистлар яза. Аларның кайберләре, чыннан да, бик кызыклы, мавыктыргыч. 

Шәхсән үземә килгәндә, акыллы фикерләр, чишелешләр еш кына бу турыда уйламый башлагач туа. Өстәл артында бу мәсьәләне чишәм дип тырышып утырганда килми ул. Баш миендә фикер кайчакта бер үк сукмактан әйләнеп йөри дә йөри. Башка эш белән мавыга башласаң, тиз чишелеш килеп чыга. Мәсәлән, табигатькә сокланып, урманда агачлар арасында йөргәндә яки берәр физик эш белән шөгыльләнгәндә. Баш мие, кешенең психикасы безгә буйсынмый. Ул бит үзеннән-үзе дә эшли. Йоклаганда да эшли. Нейрофизиолог Бехтереваның баш мие һәм кеше икесе ике тормыш белән яши дигән сүзе бар. Кешенең баш мие нечкәлекләре әле дә ачыкланып бетмәгән. Синең зиһенең булса да, ул үз эшен үзе башкара. Акыллы фикерләр дә аңа көтмәгәндә килә. 

Фән өлкәсендә уңышка ирешү өчен иң мөһим сыйфатлар нинди?

Кыюлык, үз-үзеңә ышаныч, исбатлый белү кирәк. Мәсәлән, космология буенча нәтиҗәләр ясагач, мин бит башка хезмәттәшләр, институтлар белән бәхәсләшергә тиеш булам һәм бәхәсләшәм дә. Әгәр дә мин анык белмим икән, әлбәттә, авыз ачып үземнекен дәлилләргә әзер булмас идем. Мөмкинлек булгач, чыгыш ясыйм һәм аны кабул итәләр. Син безне ышандырдың, ә башкаларны ничек ышандырырсың?» — дип сорыйлар. 

Бу нәтиҗәләр фәнни журналларда бастырылып чыгарыла, әкренләп фән дөньясына кереп китә. Чөнки галимнәрнең: «О, Нургалиев бер итеп барысын да урынына утыртып куйды. Эйнштейн да ялгышкан икән, Ньютон да дөрес булмаган икән», — дигән, синең фикереңне бердәм кабул иткән реакцияләрен көтеп утырырга мөмкинлек юк. Шулай да ахырдан ачык трибунага чыкмыйча, үземә генә: «Мин дә шулай уйлыйм, синең белән килешәм», — дип килеп әйткәннәре бар. Килешәләр, ләкин әйтергә генә әзер түгелләр. Тагын бер кабатлыйм, фән өлкәсендә эшләү өчен кыюлык, үз-үзеңә ышаныч кирәк. 

«Көнбатышта галимнәр өчен бөтен шартлар да тудырыла»

Фәндә милләт төшенчәсе бармы?

Иҗат, сәнгать турында сөйләгәндә, әлбәттә, милли компонент бар дип әйтәбез. Физика, дөнья төзелеше, эволюция кебек фәнни әйберләр турында сөйләгәндә милли компонентның роле юк кебек. Шул ук вакытта нинди генә юнәлешне өйрәнмәсен, галим үзенең милли тамырлары, милли фикерләү сәләтеннән кача алмый. Зур уңышларга ирешкән галимнәр дә балачак әкиятләре, халык мифлары, дине, үз милләтенә генә кагылышлы ниндидер ышанулар тәэсирендә яши. Алар аның фикерләү сәләтенә дә йогынты ясамыйча калмый. Бу табигый күренеш. Нинди генә юнәлешне өйрәнмәсен, галим үзенең милли тамырлары, милли фикерләү сәләтеннән кача алмый.

Нинди генә юнәлешне өйрәнмәсен, галим үзенең милли тамырлары, милли фикерләү сәләтеннән кача алмый.

Мәсәлән без, галәмнең төзелеше, аның бүгенге халәте һәм үсеше турындагы космологик күзаллауларга нигез салучыларның христиан динендәге галимнәр икәнлеген беләбез. Христиан диненең яшәеш барлыкка килү турындагы нигезләре фәнгә дә күчерелгән.

Ә инде галимнәрнең милли һәм мәдәни үзенчәлекләре фәнни ачышларга йогынты ясамыйча калмый. Мин тамырларым белән мөселман. Әбием гомер буе намазда булды. Мин дә шушы рухта, намаз укыганда әбине бүләргә ярамый дип тәрбияләнгән бала. Менә ул намаз укып бетергәннән соң гына әбисе янына килеп, кечкенә Илдус: «Әбием, әйт әле, Аллаһы Тәгалә үзе күтәрә алмаслык таш ясый аламы?» — дип сорый. «Әлбәттә, ала», — ди әбием. «Ник Аллаһы Тәгаләнең ташны күтәрерлек тә көче юкмыни?» — дип аптыратуын дәвам итә Илдус. «Ташны ясый да, күтәрә ала, улым. Шуңа да ул Аллаһы Тәгалә, аның кулыннан бөтен нәрсә дә килә», — дип җавап бирә әбисе. 

Болар барысы да бүгенге физик-теоретикның күңелендә яши, саклана. Дин минем өчен җыр, әкият, мәдәният, борынгы бер фәлсәфә кебек. Дин шәфкатьле булырга, бер-береңә ярдәм итәргә өнди, өйрәтә. Дин һәм фән арасындагы үзара мөнәсәбәтләр конфликт өчен сәбәп тудырмый, алар арасында диалог булырга тиеш. Чөнки дин ул — борынгы традиция. Аңа тарихи хөрмәт белән карарга кирәк. Ләкин бу аннан физик законнар алырга була дигәнне аңлатмый әле.

Сез милли темадан дингә кереп киттегез. Галимнәрнең күбесе атеист була, диләр.

Мин сезнең бу фикерегезгә каршы төшәргә мәҗбүрмен. Галимнәр барысы да атеист була дип әйтү дөрес түгел. Чөнки һәр кешенең динлелек дәрәҗәсе төрлечә була. Ул кешенең белеме, мәдәни коды, тормыш рәвеше, дин турындагы балачак хатирәләренә бәйле. Мәсәлән, сезнең каршыдагы физик-теоретикның һәм Такталачыктагы кечкенә Илдусның динлелеге бик төрле.

Атеист дип саныймы ул үзен, тулысынча дингә бирелгән кеше дипме, һәрхәлдә, кеше затының ниндидер бер эчке, рухи терәге булырга тиеш.

Һәр галим үз иле, үз милләте өчен тырышса, яхшырак булыр идеме? Әллә инде уртак фәнни алгарышлар өчен бөтен дөнья галимнәре берләшергә тиешме?

Бу ике альтернатива бер-берсен гармонияле рәвештә тулыландыра. Халыкара казанышларга ирешү — милләтең өчен дә дәрәҗә. Шул рәвешле милли мәдәният юнәлешенә дә уңышлы өлеш кертү дип саныйм. Ә физикага килгәндә, аерым татар физикасы юк. Сәяси һәм тарихи фәннәр турында сөйләгәндә — бар. Шуңа күрә без татарларга хас булмаган тискәре сыйфатларны тагып куймасыннар өчен безгә һәрвакыт уяу булырга туры килә.

Ни өчен татар галимнәре чит илгә, Мәскәүгә китәргә омтыла? Үзебездә перспектива, эшләү өчен уңай шартлар юкмы? 

Бу мәсьәлә татар галимнәренә генә кагылмый. Кызганыч, бу — глобаль күренеш. Ни өчен акыллы кешеләрне Көнбатыш тарта соң? Чөнки алар галимнәргә эшләү һәм яшәү өчен бөтен шартларны да тудыралар. Галимнәр хәзер үз илләрен ташлап китәргә мәҗбүр. Татарстан галимнәре Мәскәүгә, Мәскәү галимнәре Нью-Йоркка китә. Кызыклы факт — Нобель лауреатларының күбесе үзләре Кытай, Һиндстаннан булсалар да, премияләрен Американың фән эшлеклеләре дәрәҗәсендә ала.

Танылган язучы, табиб Василий Аксенов Америка югары уку йортларында рус әдәбияты укытты. «Нәрсә ул Америка университеты?» — дигән сорауга Аксенов бик кызыклы җавап биреп: «Америка университеты ул — руслар Кытай студентларын укыта торган урын», — ди иде. 

Кызганыч, безнең ил фән кешеләренең кадерен белми. Халык түгел, ә дәүләт, хакимият белми. Сүздә фәннең мөһимлегенә басым ясалса да, кайбер нәрсәләргә реаль карарга мәҗбүрбез. Галимнәр бүген күпме хезмәт хакы ала? Үзенең бөтен яшьлеген фәнгә багышлаган, туп тибәсе урынга китап укып утырган яхшы Россия вузы студенты диплом алу белән эш таба аламы? Юк! Аңа кая барырга?! Шуңа да ул Көнбатышка таба йөз тотарга мәҗбүр була. 

Андый акыллы кешеләрне Татарстанда калдыру өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? 

Моның өчен безнең илнең сәяси-икътисадый төзелешен үзгәртергә кирәк. Без нинди дәүләт төзедек? Ул бүген үзпринципка таянып басып тора. Нефть бар, без бүген бай, иртәгә дә шулай булачак дип уйлый бүгенге сәясәтчеләр. Әмма көннәрдән бер көнне барысы да үзгәрергә мөмкин.

Без аңлы рәвештә фәннең приоритетын күтәрергә тиеш. Ә моның өчен сәяси төзелешне камилләштерү сорала. Хакимияттә фәнне белә, аны аңлый һәм шул кыйммәтләрнең кадерен белә торган кешеләр утырырга тиеш. 

Хәтта бүгенге көндә безнең тарафтан рәхимсез, кырыс идарә итү системасы, ГУЛАГ өчен кискен тәнкыйтьләнүче большевиклар да фәнни-техник үсешнең мөһимлеген аңлый белгән. Шул сәбәпле илне көчле дәүләт итеп саклап калганнар да. 

«Татарларның тәҗрибәсе Россиягә күп файда китерер иде»

Нигә моңа кадәр бер татар галименә дә Нобель премиясе бирелмәгән?

Тарихка күз салсак, элек-электән безнең халыкка үз урынын яуларга комачаулык булган. Мин бу милли мәсьәлә булу белән килешәм. Әйе, без бит инде рус мәдәниятенә рәхмәтле. Аның аша үзебезгә күп юллар табабыз. Ләкин бу алай гына булырга тиеш түгел. Мәсәлән, безнең чит телләрне турыдан-туры татар телендә өйрәнү мөмкинлегебез, андый китаплар, ярдәмлекләребез булырга тиеш. Без дөньяга руслар аркылы гына түгел, ә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә хаклы халык.

Без рус илендә яшибез. Шуңа да карамастан, милләтебезне саклыйбыз. Чеченнар кебек артык эмоциональ булып, милли азатлыгыбыз өчен көрәшне вакытсыз башласак, юлыбызда зур авырлыклар килеп чыгар иде. Татарның түземлеге бар. Ул киләчәккә элекке дәресләрне истә тотып, сабыр итеп карый белә. Азатлыкны кулга төшерәбез дип купкан вакыт безнең милләттәшләрдә дә булып алды. Хәзер руслар белән бер үк дәрәҗәдә булачакбыз, алар белән күрше илләр булып яши башлыйбыз дип күтәрелгән хәрәкәт күренгән иде… Әмма безнең халыкның сабырлыгы җитте. Шушы сыйфатларыбыз аркасында бүген дә уңышлы рәвештә алга барабыз.…

Элекке чишелмәгән мәсьәләләребез бар. Без аларны кыздырмыйбыз да, аларның барлыгын да онытмыйбыз.

Азатлыгыбыз булса, бәлки Нобель лауреатлары арасында татарлар да булыр иде бит. 

Бу аңа турыдан-туры бәйле шул, кызганыч. Нобель премиясе генә түгел, галәмгә чыккан космонавтлар арасында да берничә татар булырга мөмкин түгел идемени? Минем дус космонавтларыма шул сорауны биргәнем бар. Уңайсызланалар. Чыннан да шулай бит, диләр. Шул ук вакытта космонавтлар командасына кемне алу, ә кемне кертмәү турындагы карарны космонавтларның хәл итмәгәнен дә беләбез.

Бу уңайдан минем үз халкыбызга карата тәнкыйди фикерем дә бар. Мәсәлән, яһүд халыклары бу юнәлештә безгә үрнәк була алыр иде. Алар һәрвакыт бер-берсен тарталар, ярдәм итәләр, хәтта араларындагы талантлы булмаган яһүдләрне дә күтәрәләр. Безнең халыкка шул сыйфат җитеп бетми. 

Рәшид Алиевич Сюняев, мин аспирантураны бетергәндә, Мәскәүдәге космик тикшерү институтында бүлек башлыгы иде. Ул миңа: «Илдус Сәетгалиевич, мин сезнең компетентлыкта шикләнмим, сезне үзебезнең институтка берсүзсез алыр идем. Сез бит без Яков Борисович белән чишә алмаган мәсьәләне дә чиштегез, аны бастырып та чыгардык. Тик без монда, бүлектә болай да ике татар инде. Өченчесен дә алсак, татарлар бер урынга җыела дип әйтәчәкләр», — диде. Татарларның артык тыйнак булуы — тискәре сыйфаты түгел микән дип әйтәсе килә?  

Советлар Союзы вакытында хатыны татар милләтеннән булган кешеләргә төрле югары дәрәҗәләргә ирешү кыен булган дип әйтәләр. Мәсәлән, татарга өйләнгән хәрбигә генерал званиесе бирелмәгән. Бу турыда ишеткәнегез бармы?

Бу бит рәсми диярлек сәясәт булган. Мин тарихчы түгел, шулай да ишеткәнем бар. Коммунистик җитәкчелек вакытында сәяси яктан әһәмиятле урынны биләп торган кеше милли традицияләргә артык бирелмәскә тиеш булган. Шул очракта гына ул чын коммунист була дип саналган. Ә инде югары дәрәҗәле урыннарның исемлеген төзегәндә кемгә генералны бирергә, кемне җитәкче итеп куярга дигәндә татарлар оешып, күбәеп китмәсеннәр дип уйлаганнар. Мин бу турыда шикләнмим дә. Россия өчен бик үк дөрес булмаган фикерләр, уйлар, перспективалар тәкъдим итәрләр дип, югарыдагы татарларның санын арттырмаска тырышканнардыр дип аңлыйм. 

Бу сәясәт бүген дә дәвам итә. Ә бит Татарстанның һәм татарларның тәҗрибәсе, характеры Россия өчен күбрәк файда китерер иде. Татарларга күбрәк мөмкинлек кенә бирергә кирәк. Үзләрен азатрак сизсәләр, алар җәмгыять өчен файдалырак булыр иде.

Үзегез гаиләле кешеме?

Бер улым бар. Хатыным, Галиям дә бердәнбер генә. Аның белән без Мәскәүгә килгәч танышкан идек. Хатыным Мәскәүнең йогышлы авырулар хастаханәсендә эшли. Күкрәк балаларын коронавирустан дәвалыйлар. Күз алдына китерәсезме, чир чигенми әлегә, хәтта кеп-кечкенә күкрәк балаларына кадәр зарар сала.

Галиянең әтисе Мөслим, әнисе Чистайдан иде. Әтисе радиоинженер, әнисе медик буларак, набор белән килгән булганнар Мәскәүгә. Шулай итеп мин Мәскәү татарына өйләндем.

Улыгыз сезнең юнәлештән китмәдеме? 

Ул Мәскәү аграр университетында икътисад белеме алды. Аннары Германиядә аспирантураны тәмамлады. Хәзер диссертациясен язып бетереп килә. Мәскәүгә кайтты, безнең белән бергә яши. 

«Минем чыгышымны Нобель комитетыннан килеп тыңладылар»

Нобель премиясе турындагы сөйләшүгә кире кайтыйк әле. Үзегез әлеге дәрәҗәле премиягә тәкъдим итәрлек татар галимнәрен атый аласызмы? Үзегез кемнәр белән якыннан аралашасыз? 

Мәсәлән, Рәшит Алиевич Сюняев. Бүгенге көндә ул иң күренекле астрофизикларның берсе булып санала. 

Стокгольмда доклад белән чыгыш ясаганда конференция рәисе миңа: «Зинһар өчен, чыгышыгызның вакытын үзгәртергә уйласагыз, хәбәр итегез. Сезне Нобель комитетыннан тыңларга киләчәкләр», — диде. Мин башта ышанмадым. «Нәрсә, миңа хәзер зур кошелек алырга туры киләчәкме инде премияне салырга?» — дип шаярттым да әле. Ул көлә, «Шанслар аз булуны сез үзегез дә беләсез. Әмма факт факт булып кала», — диде. 

«Мин бик кечкенә кеше. Сез минем чыгыш аша Сюняевны ныклап өйрәнергә теләгәнсездер. Чөнки без икебез дә Зельдович укучылары», — дидем. «Шулайдыр, ышанабыз, әмма бүген сезне тыңларга киләчәкләр», — диделәр һәм килделәр дә. 

Менә, Рәшид Алиевич яхшы галим.

һәм сез?

Мин үземә бәяне бик яхшы беләм. Минем космологик һәм демографик модельләрне Нобель дәрәҗәсендәге ике фәнни эш дип әйткәлиләр. Ләкин мин моны шаяртуга әйләндерәм, тыйнак бер авыл малае буларак бу турыда уйламыйм. Иң мөһиме — дәүләт үзенең галимнәрен таныту өстендә тырышсын, моңа омтылсын иде. Безнең тарихта бу сыйфатыбызның җитмәвенә мисаллар бик күп.

Хәзер заманалар башка. Дәүләт өчен төп фигуралар булып хәрбиләр, җитәкчеләр тора. Әмма аларга фәнни белемнәр җитеп бетми. Шуңа күрә безгә башкаларның фәнни уңышлары, лауреатларның Нобель премияләре өчен сөенергә генә кала.

Фән өлкәсендәге Нобель лауреаты Кип Торнга мин үз фикеремне әйткән идем. «Сез, әлбәттә, премияне алачаксыз. Әмма сезнең әлеге премияне алуыгызда совет мәктәбенең дә роле зур бит», — дидем. Ул моның белән килеште. Менә шулай америкалылар да безнең фәннең көчле икәнлеген таный. Әмма җитәкчелек Нобель премияләре безнеке булсын өчен тырышмый, бу өлкәне кайгыртмый. Әлеге дәрәҗәле премиягә бару юлы бик катлаулы, аның өчен тулы бер кампания уздыру сорала.

 Безнең Татарстан мәктәпләре шундый чит илләрдә укырлык, югары дәрәҗәдәге фән эшлеклеләре булырлык кадрлар әзерләп чыгара аламы?

«Войну выиграл школьный учитель», — дип әйткән булган канцлер Бисмарк. Мин бу сорауга җавап биргәндә, гомуми укыту системасыннан читкә китеп, баланың фәнгә мәхәббәтен уяту өчен талантлы, фәнгә омтылган укытучылар булуы мөһим икәнлеген билгеләп үтәр идем. Баланың уңышы үз эшен яратучы авыл укытучысыннан башланырга мөмкин, мәсәлән.

Шул ук вакытта без, күчереп кабатламыйча гына, чит илләр тәҗрибәсен дә белергә, аларның уңышлы якларын өйрәнергә тиеш булып торабыз.

Хәзерге педагогик белемнәрне иске мәктәптә укыган кешеләр аңламый торган терминнар белән бирәләр. Шуңа карамастан без дә үзебезнең педагогик традицияләребезне яшь буынга җиткерергә тиешбез.

Америкада да безнең укыту системасын, безнең педагогик традицияләрне беләләр. Крупская, Ушинскийны өйрәнәләр, революциядән соң булган ликбезларны да беләләр. Илнең бүгенге тәҗрибәсен дә өйрәнәләр. Ә безнең җитәкчелек америкалыларның бездән өйрәнгән тәҗрибәсен яңадан безгә кертмәкче булып, уңышсыз тәҗрибәләр эшли.

Минем Бостоннан Мәскәүдәге мәгариф ярминкәсенә укымышлы педагогны алып килгәнем бар. «Без физика, математика, химия кебек төгәл фәннәрне укытуны сездән өйрәнергә тиеш», — дип әйткән иде ул. Төгәл фәннәр буенча үзебезнең башкалардан алданрак баруыбыз турында башка галимнәрдән дә ишеткәнем бар. Ә менә икътисад, маркетинг, менеджмент кебек өлкәдә безгә кайбер чит илләр тәҗрибәсе файдалы.

Фәлсәфи сорау: бүгенге көндә кешелекне ничек бәяләр идегез? Аның акыл дәрәҗәсе арта барамы, әллә киресенчәме? 

Бу хәрәкәт бүген ике юнәлештә дә бара. Бер караганда, хәзерге заман кешесе нәрсәләр генә белми. Шул ук вакытта ул көчсез дә. Борынгы кешеләр исән калу өчен нинди генә юллар уйлап табарга мәҗбүр булмаган! Урманда төрле мәгарәләрдә, кыргый хайваннар арасында яшәү өчен әллә нинди сәләтләр кирәк бит. Алар белән чагыштырганда без бәләкәй бала кебек. Кесәбездәге телефоныбыз юк икән, борчыла башлыйбыз. Бу бит акыллылык түгел, ниндидер инфантиль сыйфат. Бәлки безгә хәзер тапкырлау таблицасы да кирәкмидер. Калькулятор бар бит. 

Безнең акыл дәрәҗәсе түбән төшми, без күп беләбез, ләкин белем, бар нәрсәдән хәбәрдар булу һәм зирәклек алар төрле әйберләрдер. Мәсәлән, компьютерда эшли белмәгән бабайның акыллылыгын, ни дәрәҗәдә зирәк булуын таныйбыз бит. Аның фикерләрен, дөньяга карашын хөрмәт итәбез. 

Россиянең киләчәген бик депрессив фаразлаучылар бар. Сезнең фикерегезчә, илдә алдагы 10-20 елда нинди үзгәрешләр булачак? 

Мәгълүмат алмашы булган заманга килеп җитү илне бик нык үзгәртте һәм алга таба да үзгәртүен дәвам итәчәк. Мәгълүмат яшәеш өчен бик зур роль уйный һәм бу алга таба, беренче чиратта, мәгариф системасында чагылачак. 

Транспорт өлкәсендә атмосферага начар газлар бүлеп чыгару бөтенләй бетәргә мөмкин. Без моңа өйрәнеп киләбез инде. 

Һәр кеше бәхетле булырга, тормыштан тәм табып яшәргә тели. Әмма һәр кеше үз юнәлешендә канәгатьләнү ала. Кемгәдер башкаларга ярдәм итү рәхәтлек бирә, кемдер исә башкаларны интектерүдән тәм таба. Кешелекнең төрлелеге киләчәктә дә сакланачак.

Тиз, уңайлы хәрәкәт итәчәкбез. Барлык белән яшәячәкбез. Ризык күп булачак. Хәзергечә үк тигез генә бүленмәс. Кемдер чиста суга тилмереп утырганда, икенчеләре байлык диңгезендә йөзәчәк. 

Фикерләрегез өчен рәхмәт, Илдус Сәетгалиевич.

  • Нургалиев Илдус Сәетгали улы — физик-теоретик, АКШтагы урта һәм югары белем буенча эксперт. 1958 елда Актанышның Такталачык авылында туган. Такталачык урта мәктәбен, КДУның чагыштырмалылык теориясе һәм гравитация кафедрасының физика факультетын тәмамлаган.
  • МДУның теоретик физика кафедрасында аспирантура тәмамлаган. Физика-математика фәннәре кандидаты.
  • Education Administration белгечлеге буенча АКШның Бостон университетында белем алган. «Ничек итеп АКШта белем алырга: Бостон университеты студентыннан киңәшләр» китабы авторы.
  • В. И. Башкова, В. Н. Пономарев, Я. Б. Зельдович укучысы. Космология, куркынычсызлыкның теоретик нигезләре, энергия тапшыруның инновацион нигезләре, Халыкара белем бирү буенча фәнни эшләр, 120 статья, берничә китап, «Сингуляр булмаган Галәм концепциясе» һәм «Антилогистик демографик модель» авторы.