Август киңәшмәсе: Татарстан мәгарифе нишләп белем сыйфаты буенча артта? | intertat.tatar

Август киңәшмәсе: Татарстан мәгарифе нишләп белем сыйфаты буенча артта?

Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе быел Минтимер Шәймиевнең туган ягында — Актанышта узды. Киңәшмәнең төп тезислары — «Интертат» репортажында.

Татарстанның бөтен җитәкчелеген республиканың көнчыгышындагы чигендә җыю өчен җитди сәбәп тә табылды. «Адымнар — Актаныш» күп телле гимназия–интернат ачылды. Бу авыл җирендә фәннәрне татар, рус һәм инглиз телләрендә укыта торган республикадагы беренче мәктәп. Бәлки, Россиядә дә беренчедер, чөнки башка төбәкләрдә фәннәрне татар һәм инглиз телләрендә укыта торган мәктәп барлыгы ишетелгәне юк. Биредә 5-11 сыйныфларда класстан тыш чара буларак гарәп теле дә керәчәк.

Күп телле гимназия-интернат базасында «Тулы көн мәктәбе» оештырылачак. Аны гамәлгә ашыру өчен цифрлы лабораторияләр, остаханәләр, спорт һәм хореография заллары, актлар залы, заманча мәгълүмат үзәге булдырылган. Укучылар типография, фото- һәм медиастудиядә эшләү, мультипликация, робототехника, IT-әзерлек, 3D-модельләштерү, милли чигү, кулинария күнекмәләрен үзләштерү мөмкинлеге алачак.

Беренче уку елында 364 бала укырга килер дип көтелә. Коллектив тупланган, биредә 135 хезмәткәр, шул исәптән 34 укытучы эшләячәк. Өч катлы яңа мәктәпне сафка бастырырга 724 млн сум акча кертелгән.

Мәскәүдән килгән рәсми кунак — Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев та авыл җирендә мондый мәктәп күреп шаккатты.

— Мин бик күп илләрдә булдым, ләкин мондый мәктәпләрне Лондон һәм Дубай шәһәрләрендә генә күргәнем бар иде. Аларда уку түләүле булса, монда, авыл җирендә, балаларга бушлай сыйфатлы белем бирәчәкләр, — диде ул белем йортын ачу тантанасында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп ачылышы белән бәйләп, уены-чыны бергә: «Энгель Фәттаховның заманында мәгариф һәм фән министры булып эшләвенең районга файдасы тиде», — дип әйтеп куйды.

Машиналар урынына — 12 мең ноутбук

Узган елдан аермалы буларак, август киңәшмәсендә быел мәктәпләргә машиналар бирмәделәр. Машина урынына Рөстәм Миңнеханов укытучыларга башка бүләк әзерләгән. «Ярты ел эчендә 12 мең укытучы ноутбук белән тәэмин ителәчәк. Без аны тизрәк тә эшләр идек, ләкин бу поставкалар, җиһазларны мәктәп эше өчен көйләү белән бәйле. Бу эш дәвамлы булачак», — диде Татарстан Президенты.

Август киңәшмәсендә билгеле булганча, 2021 елда Татарстанның фән һәм мәгариф тармагына 4,2 млрд сум акча кертелгән, шуларның 3,3 млрд сумы — федераль бюджеттан. Республикада бүгенге көндә 1403 мәктәп эшли. Аларда 450 меңгә якын бала укый. Балалар бакчалары саны — 1744. Моңа өстәп, 264 мәктәптә мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре бар икән. Бүгенге көндә аларның барысында 220 меңнән артык бала тәрбия ала.

Киңәшмәдә билгеле булганча, 9 сыйныфны тәмамлаучыларның 54 проценты укуларын техникумнарда һәм колледжларда дәвам итә. Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә ике йөздән артык белгечлек һәм эшче һөнәрләр әзерләнә. Татарстанда 99 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли (88 — дәүләтнеке, 11 — хосусый). Аларда 75 меңгә якын студент белем ала.

Югары белем бирү системасында 25 төп белем бирү оешмасы (дәүләтнеке — 15, хосусыйлары — 10) эшли. Югары уку йортларының филиалларын исәпләгәндә, югары һөнәри белем бирү эшчәнлеген 44 оешма алып бара. Татарстан вузларында 142 меңгә якын студент укый икән.

Татарстанның быелгы уңышлары

Гомумән алганда, узган уку елы республика өчен уңышлы булган. 1,5-3 яшьлек балаларны бакча белән тәэмин итү күрсәткече 5 процентка артып, уку елы башына 72 процентка җиткән. 43 муниципаль районның утыз алтысында бу күрсәткеч 100 процентны тәшкил иткән.

Быел Татарстанда җиде яңа мәктәп сафка басачак. Аларда җиде мең укучыга урын булачак. БДИ нәтиҗәләре бөтен предметлар буенча уртача илкүләм күрсәткечтән югары булган. Күп кенә фәннәрдән 80 баллдан югары нәтиҗә күрсәтүчеләр арткан. Быел 100 баллга бирелгән имтиханнар саны да узган ел белән чагыштырганда унсигезгә артып, 257гә җиткән.

Быел Татарстаннан 211 укучы илкүләм олимпиадаларда беренче һәм призлы урыннар алган. Дипломнар саны буенча Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән генә калышкан. Олимпиада күрсәткечләрен халык санын исәпкә алып караганда, безнең республика Санкт-Петербургны да уздырган.

Кимчелекләргә анализ

Мәгариф системасында мактанырлык күрсәткечләр күп булуга карамастан, белем сыйфаты буенча Татарстан Россия төбәкләре рейтингында 22нче урынны гына алган. Бу бер дә сөенерлек хәл түгел. Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев Татарстанның ни өчен 22нче урында торганын аңлатты.

— Без рейтингта 2019 ел нәтиҗәләренә нигезләндек. Ел ахырында күрсәткечләрне яңадан санау булачак һәм анда Татарстан сизелерлек яхшырыр дип уйлыйм. Без нәтиҗәләргә начар йогынты ясаган барлык позицияләрне карадык. Алар ике ел эчендә шактый яхшырды. Республиканың 90 мәктәбе дөньяда иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтә. Башка мәктәпләр дә берничә баскычка югары күтәрелсә, төбәкнең гомуми нәтиҗәсе бик нык үсәчәк, — диде Рособрнадзор җитәкчесе август киңәшмәсендә.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үз чыгышында әлеге рейтинг күрсәткечләре буенча районнардагы мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән сөйләшү булганын әйтте.

— Булган проблемалар ачыкланды, бурычлар куелды, мәктәпләргә ярдәм күрсәтү буенча юл картасы эшләнде, — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов республиканың белем сыйфаты буенча 22нче урында булуын мәктәптә билгенең дөрес куелмавы белән бәйләде.

— Республикабызда белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итү — мөһим бурыч булып тора. Моның өчен күп әйбер эшләнә. Матди-техник база да, мәктәпләр дә, IT-технологияләр дә моңа керә. Зур эш башкаруыбызга карамастан, белем бирү сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында без 22нче урында торабыз. Безне шушындый позициягә төшерүче проблемаларның берсе — укытучының балага дөрес билге куймавы, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Кайбер районнарда медальгә баручы чыгарылыш сыйныф укучыларының зур өлеше белемен исбатлый алмаган. Татарстан Президенты шундыйлар арасында Мөслим белән Буа районнарын аерым атады.

— Мөслимдә 21 процент, Буада 15 процент медалист медальгә лаек икәнен исбатлый алмаган. 1-2 процент булса, аңларга мөмкин, ләкин аның кадәр түгел бит инде! Мин министрдан район башлыклары белән хәлне ачыклап, тиешле чаралар күрүен сорыйм, — диде Татарстан Президенты.

Киңәшмәдә кайбер профессиональ белем бирү оешмаларының студентлары укырга йөрмәве дә ачыкланды. Рөстәм Миңнеханов тиешле контроль булмаган очракта аларның җитәкчеләре җәза алачагын белдерде.

Президент сүзләренчә, урта һөнәри белем бирү системасы өчен дисциплина мәсьәләсе мөһим булып кала. Ул һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлегенә мониторинг ясалуын әйтте.

— Гомумән тәртипсезлек. Болай эшләргә ярамый. Бу алдау, ялган мәгълүмат бирү. Җиде җитәкче студентларның укырга йөрүен тиешле контрольдә тотмаган өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылды, өч җитәкче эштән чыгарылды. Бу — Апас, Чирмешән, Чүпрәле районнары. Сез нәрсә, сукырлармы әллә, күрмисезме? Бу балалар һава киңлегендә укымыйлар. Без бюджеттан акча бирәбез бит. Мондый нәрсәгә юл куярга ярамый, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татар телен укыту

Киңәшмәдә татар телен укыту буенча быел күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителүе билгеле булды.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, 2022 елның 1 сентябреннән татар теле дәүләт теле буларак уку планының мәҗбүри өлешендә укытыла башлый. Тагын бер елдан яңартылган башлангыч һәм төп гомуми белем бирү стандартлары гамәлгә керә. Стандартларда өйрәнү өчен мәҗбүри булган «Туган тел һәм әдәбият» предметы өлкәсенә Россия Федерациясе республикасы дәүләт телен өйрәнү кертелгән.

Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар федераль реестрга кертелгән. Ул Россиянең барлык төбәкләре өчен рәсми статус алган. Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр эшләнгән.

— Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән милли уку йортлары өчен грант системасы гамәлгә куелды. Уку йортларының укыту-методик һәм материаль-техник базасын ныгыту буенча күләмле эш башкарыла, — диде министр.

Татар мәктәпләренә капиталь ремонт ясалуы да җәмәгатьчелек өчен яхшы яңалык булачак.

— Казан шәһәренең 18нче татар гимназиясе коллективы янкорма төзелеп бетүне куаныч белән көтә. Яшел Үзән шәһәренең 5нче татар гимназиясендә һәм Түбән Кама шәһәренең Б.Урманче исемендәге гимназиядә капиталь ремонтка әзерлек бара. Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемендәге һәм Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге гимназияләрен ремонтлау мөмкинлеге карала. Милли уку йортлары өчен бу гаять зур ярдәм, — диде Илсур Һадиуллин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне оештыруны контрольдә тотарга кушты.

Шулай ук район башлыкларына туган телләрдә белем һәм тәрбия бирүне шәхси контрольдә тотарга кушты ул.

— Татарстан милли сәясәтенең мөһим өлеше — республикада яшәүче халыкларның милли тәңгәллеген саклап калу. Республикадагы милләтара тынычлык һәм татулык шуңа бәйле. Һәм без бүген бу мәсьәләдә үрнәк, — диде республика җитәкчесе.

«Татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтергә кирәк»

Август киңәшмәсенә күзәтүне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның чыгышыннан алынган өзекләр белән тәмамлыйсым килә.

— Актаныш — үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли мәгарифне саклап яшәүче, тырыш халкы белән дан тоткан, бай һәм матур саф татар районнарының берсе. Максатыбыз да туган телебезне мәдәният, мәгариф, милли традицияләр аша киләчәк буыннарга җиткерү, эш тәҗрибәсен башка төбәкләр белән уртаклашу, — диде Энгель Фәттахов.

Районда 28900 кеше яши. Шуларның 97,5 проценты — татарлар, 1,6 проценты — марилар, калганы — башка халыклар. Актанышта 27 мәктәпнең 25е милли мәктәп санала. Район башлыгы сүзләренчә, барлыгы 3252 укучының 3074тән артыгы татар телендә белем һәм тәрбия ала. — Башка районнардан аермалы буларак, татар мохитендә үсүче балаларга татар телен тирәнтен өйрәтү — безнең тарихи бурычыбыз, — диде ул.

Саф татар районы булуга карамастан, иң күп югары балларны укучылар рус теленнән ала икән. 104 чыгарылыш укучысының 39ы рус телен аеруча яхшы биргән. Быел бу фәнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Алинә Валиева 100 баллга биргән.

2020-2021 уку елында район укытучыларының фидакяр хезмәте, укучыларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә Бөтенроссия, халыкара, төбәкара, республика фән олимпиадаларында 123 призлы урын яуланды. Соңгы 5 еллык нәтиҗәләр үсештә, — дип таныштырды район башлыгы.

Актанышлылар уку алдынгылары гына әзерләп чыгару дигән максат куймый. Алар алдында балаларны тормышка һөнәрле итеп әзерләп чыгару бурычы да тора. Төрле фестивальләр, бәйгеләр аша укучыларны һөнәр үзләштерүгә тарталар.

— Кулибиннар үзебезнең арада. Сәләт бит ул яхшы уку белән генә билгеләнми, — диде Энгель Фәттахов.