Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укырга керү өчен иң отышлы һөнәрләрне барлыйбыз

Киләчәк һөнәреңне сайлау — һәркем тормышында мөһим адым. Ничек бу адымны дөрес ясарга? Илдә нинди һөнәрләр киләчәктә кирәк булачак һәм аларны Татарстанда үзләштереп буламы? Әлеге язма бу сорауларга җавап эзлиячәк.

news_top_970_100
Укырга керү өчен иң отышлы һөнәрләрне барлыйбыз
Михаил Захаров

Гаиләсендә мәктәп укучысы булган һәр ата-ананы диярлек баласының киләчәктә һөнәр сайлау мәсьәләсе борчый. Тугызынчы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучылар алдында әлеге сорауның куәте тагын да арта. Белем алуны югары уку йортында дәвам итәргәме, яисә урта һөнәри белем бирү оешмасындамы — һәркем теләгеннән һәм мөмкинлегеннән чыгып үзе хәл итә.

Нинди белгечләргә ихтыяҗ зур?

Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте (Роструд) сайтында бүгенге һәм киләчәктә ил өчен иң кирәкле һөнәрләр исемлеге урнаштырылган. Бу исемлек шактый зур һәм ул һәр өлкәне колачлый. Шулар арасыннан колакта иң күп яңгыраган һәм Татарстанның техникум, көллиятләрендә үзләштерә алырдай 10 һөнәр сайладык:

·        автомеханик,

·        программист,

·        мәгълүматлар базасы администраторы,

·        графика дизайнеры,

·        косметолог,

·        химик анализлар лаборанты,

·        декоратив эшләр остасы,

·        робототехник,

·        укытучы,

·        фельдшер.

Татарстанда аерым белгечлекләргә басым ясамыйча гына эшче һөнәрләр күпләп кирәкле өлкәләрне билгеләгәннәр: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре, төзелеш, икътисад һәм идарә, энергетика, педагогика фәннәре, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-ярак товарлары технологиясе, нефть чыгару һәм нефть химиясе. Бу исемлек белән Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы таныштырды. Димәк, шушы юнәлеш буенча һөнәр сайлаган укучы киләчәктә эш урыны таба алачак дигән сүз.

Татарстанда көллиятләрнең һәм техникумнарның саны 96 җитә, шуларның 88е — дәүләтнеке.

Казанда гына да 24 һөнәри урта белем оешмасы бар. Чаллыда — 12, Түбән Камада — 8, Әлмәттә — 6, Бөгелмәдә — 5, башка районнарда берәр, икешәр яки өчәр колледж һәм техникум абитуриентларны көтә.

Яңа уку елында Татарстанның урта һөнәри белем бирү уку йортлары 21 мең абитуриент кабул итәргә әзерләнә, шул исәптән бюджет урыннары 17 меңгә якын.

Кабул итү кампаниясе 20 июньгә кадәр башланырга тиеш. Гаризалар кабул итү иҗади сәләт таләп иткән белгечлекләр өчен 10 августка, башка белгечлекләр өчен 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Буш бюджет урыннары калган очракта — 25 ноябрьгә кадәр. Соңгы елларда урта һөнәри белем алырга теләүчеләр саны арткан, шуңа күрә документларны соңгы көнгә кадәр сузмаска киңәш ителә. Искәртеп китәбез, әлеге сроклар көндез укырга теләүчеләр өчен.

Кайсы уку йортын сайларга?

Кабул итү кампаниясе башланыр алдыннан берничә көллияткә күзәтү ясарга булдык.

Иң беренче Казанның элемтә һәм мәгълүмати технологияләр техникумына күз төште. Мәгълүмати технологияләр үсеше заманында техникум әзерләгән программист, веб һәм мультимедиа кушымталарын уйлап табучы, мәгълүмати системалар белгече һөнәре үзләштерү зур мөмкинлекләр ача. Техникумның матбугат хезмәте җитәкчесе Алия Якупова хәбәр итүенчә, уку йортына 9 сыйныф аттестаты буенча гына кабул итәләр. 10 сыйныфны да тәмамлап килүчеләр бар, әмма кабул итү өчен төп документ булып 9 сыйныфны тәмамлаганда бирелә торган аттестат санала. Яңа уку елына техникумда 250 бюджет һәм 150 түләүле урыннар каралган. Түләүле урынның бәясе — елына 69900 сум. Мәгълүмати технологияләр буенча һөнәр үзләштерергә теләүче математика, информатика, физика фәннәрен яхшы белергә тиеш.

Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы рәссамнарны гына түгел, бүгенге көндә перспектив һөнәр ияләрен — дизайнерларны да әзерли. Бу белгечне үзләштергән кеше графика дизайнеры, интерьер дизайнеры, китап-журналлар версткалаучы булып эшли алачак. Казан сәнгать училищесын 12 ел элек тәмамлаган Эльвира ханым графика дизайнеры булып эшли.

«Мин читтән торып кына төрле оешмалар өчен заказлар үтим. Айлык керемнең 40-50 меңнән ким булганы юк. Яшь бала тәрбияләгән ана өчен бу менә дигән эш. Училищеда уку иҗади яктан үсәргә, рәсем сәнгатен аңларга мөмкинлек бирде», — ди Эльвира ханым.

Казан сәнгать училищесына 9 сыйныфтан соң да, 11не тәмамлап та кереп була. Сәнгать мәктәбен тәмамлап килүчеләр өчен керү имтиханнары җиңелрәк бирелүен дә искәртергә кирәк.

Казан сәнгать училищесы сайтындагы мәгълүматларга караганда, яңа уку елына 26 бюджет һәм 19 түләүле урын каралган. Түләү хакы әлегә билгеле түгел, узган уку елында еллык түләү 83 мең сум булган.

«Җирне Аллаһ барлыкка китерсә, калган әйберләрне — төзүчеләр», — дип шаярталар төзүчеләр. Төзүче һөнәренең озак еллар актуаль буласына шик юк. Әлеге һөнәр ияләрен Казан төзелеш көллияте әзерли. Көллияткә 9, 11 сыйныфны тәмамлаган укучылар килә. Биналар, автомобиль юллары төзү технигы белгечлегенә укырга була. Шулай ук бакчалар, парклар ландшафты төзүе буенча да белем алырга мөмкин.

Казан төзелеш көллиятендә 503 бюджет урын каралган. Көллиятнең укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары Ольга Вахонина әйтүенчә, уку класслары күп булу сәбәпле түләүле урыннарның чиге юк. Түләүле төркемнәрдә уку бәясе узган ел күләмендә калган һәм елына 46-52 мең сумны тәшкил итә.

Ел саен юлларда машина саны артканын күзәтеп торабыз. Машина төзәтүчеләргә, техник хезмәт күрсәтүчеләргә, автомеханикларга автомобиль саны арткан саен ихтыяҗ арта бара. Казанның автотранспорт техникумында әлеге һөнәрләрне үзләштерергә була. Кабул итү комиссиясендә яңа уку елына 375 бюджет һәм 75 түләүле урын каралган дип хәбәр иттеләр. Узган ел түләүле урынның еллык бәясе 55 мең сум булган, яңа уку елына әлегә бәя буенча карар кабул ителмәгән.

Саф татар телендә дәрес бирә алырдай укытучыларны, тәрбиячеләрне Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте әзерли. Яңа уку елында 170 бюджет һәм 25 түләүле урын каралган. Түләү 39 мең сум күләмендә.

«Туган телебезне, милли сәнгатьне, мәдәниятебезне, халык авыз иҗатын һәм халык педагогикасын өйрәтүгә зур игътибар биреп, милли кадрлар әзерлибез. Республикабыз мәктәпләре һәм балалар бакчалары өчен башлангыч сыйныф, физик тәрбия, музыка укытучылары, тәрбиячеләр укытып чыгарабыз.

Шунысы куанычлы: көллиятне тәмамлап, кулына диплом алган яшь белгечләрнең 97 %ы хезмәт юлын алган һөнәре буенча башлап җибәрә. Һәр елгы чыгарылыштан студентларыбызның 62 %ы Алабуга институтында, Яр Чаллы педагогика һәм Казан федераль университетында читтән торып укуларын дәвам итәләр. Шуларның дурт дистәгә якыны республика заказы буенча билингваль программага нигезләнеп укый», — дип сөйләде көллиятнең директоры Лилия Мусина.

«Һөнәр сайлаганда баланың сәләтенә игътибар итәргә кирәк»

Алсу Җиһаншина, Теләче районыннан, кызы Казан театр училищесында белем ала: «Театр училищесына кемдер кушуы, әти-әни теләге белән генә кереп булмый. Баланың теләге һәм сәләте булырга тиеш. Кызым быел икенче курсны тәмамлады. Укуы үзенә ошый. Киләчәктә театр актеры булып эшләргә хыяллана».

Искәндәр Нурмиев, Саба районыннан, 2019 елда Казан медицина көллиятен тәмамлаган: «Бала чактан медицина өлкәсе күңелгә якын булды. Өйдәгеләр белән утырып сөйләштек тә, бар мөмкинлегемне күздә тотып, 9 сыйныфтан Казан медицина көллиятенә китәргә булдым. Бу юлны сайлавыма үкенмим. Узган ел укып бетереп, Казанның 7нче хастаханәсенең кан тамырлары хирургиясе бүлегенә эшкә кердем. Читтән торып Идел буе спорт академиясендә югары белем алам. Киләчәктә спортчыларны реабилитацияләү, дәвалау белән шөгыльләнәсем килә».

Онытмаска кирәк, һәр бала үзенчәлекле, характеры, сәләте белән башкалардан аерылып тора. Берәүләргә төгәл фәннәр җиңел бирелсә, икенчеләр өчен гуманитар, иҗади юнәлеш өстенрәк була.

«Киләчәк һөнәреңне сайлау — һәркем тормышында мөһим адым. Һөнәр сайлаганда баланың тумыштан булган яки уку елларында ачылган сәләтенә һәм омтылышына игътибар итәргә кирәк», — дип киңәш бирде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Шунысы сөендерә, икътисад үсеше өчен мөһим һөнәрләрне Татарстаннан читкә китмичә генә үзләштерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100