Ата-аналарга туган телләрен мәктәптә өйрәтә башларлармы? | intertat.tatar

Ата-аналарга туган телләрен мәктәптә өйрәтә башларлармы?

Ата-аналарга мәктәпләрдә туган телләрен өйрәтү тәҗрибәсен тарату, татарчага өйрәнү турында социаль реклама, баннерлар кирәклеге, татарча бәйгеләр уздыру… Шушы мәсьәләләр Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышында күтәрелде.

Утырыш «Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексында узды. Депутатлар утырышка кадәр милли ризыклар пешерү, балчыктан уенчыклар ясау, читекләр бизәү буенча мастер-класслар уза торган кабинетларга керделәр. Шулай ук укытучылар һәм ата-аналар өчен татар теле дәресе кабинетында булдылар.

«Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов әйтүенчә, татар теле курслары мәктәпнең ике корпусында да оештырылган. Бичурин урамындагы мәктәпкә унлап кеше йөри икән. «Төп аудиториясе — әти-әниләр, кайбер укытучылар да теләп йөри. Ата-аналар арасында башка милләт вәкилләре дә бар», — диде директор.

«Ата-аналар өчен татар теле дәресләре һәр мәктәптә булырга тиеш»

 —  Мондый мәктәпләр өчен төп бурыч ике дәүләт телен һәм халыкара инглиз телен өйрәнү булса да, монда туган телләрне өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Безнең өчен республикадагы барлык халыкларның телләрен саклау аша милләтара татулыкны саклау мөһим, — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Аның фикеренчә, ата-аналар өчен татар теле дәресләре һәр мәктәптә булырга тиеш.

— Кагыйдә буларак, ата-аналар үзләре туган телен белмәсә, гаиләдә шул телдә сөйләшмәсәләр, бала да телне белми. Татар телен әйтсәк тә, күп кенә ата-аналар телен белми. Без бүген татар теле дәресен күрдек. Минемчә, ата-аналар өчен телне өйрәнү буенча мондый дәресләр һәр мәктәптә булырга тиештер, — дип әйтте Татьяна Ларионова.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова бу тәкъдимне ишеткәч, бераз икеләнеп калган кебек булды. Кайбер мәктәпләрдә балаларга урын җитмәвен, шуңа ике сменада укырга мәҗбүр булуларын искәртте. «Хәтта укучыларга да өстәмә дәресләр үткәрү мөмкинлекләре юк, шуңа күрә мәктәпләрдә телне массакүләм өйрәтү күренеше юк», — дип белдерде.

Татьяна Ларионова моның системасын уйларга кирәклеген әйтте.

— Бүген дистант шартларында эшләргә өйрәндек. Ата-аналар белән телне өйрәнү буенча да тулы бер цикллар эшләп була. Туган теле белән элемтәсен югалткан, ләкин телне белергә теләүче ата-аналар булыр дип уйлыйм. Билгеле, көндез эштә әти-әниләр, ләкин шимбә көнне оештырырга була бит, — диде.

Минзәлия Закирова телне «Ана теле» онлайн программасы ярдәмендә өйрәнеп булуын әйтте. «Ана теле» порталыннан кулланучылар арта бара. 2030 елга кадәр шушы программаны финанслау дәвам иттерелде. Иң мөһиме — ул камилләштерелә», — диде ул.

Ул «Ана теле» программасыннан кулланучылар белән аралашып, аларның канәгать булуы турында әйтте.

— Бер анестезиолог табиб ошады. «Ана теле» программасы ярдәмендә мин телне хәзер беләм. Рус, инглиз телен яхшы белә идем, Татарстанда яшәп тә, татар телен өйрәнү мөмкинлеге юк иде. Шушы «Ана теле» программасы ярдәмендә мин 9 айда телне әзме-күпме өйрәндем», — диде. Дөрес, әкрен җавап бирә, ләкин сорауларга дөрес итеп җавап бирерлек дәрәҗәдә өйрәнгән, — дип сөйләде Минзәлия Закирова.

— «Ана теле» программасы турында бөтен кеше белми, мине ишетүегезне сорар идем. Шартлар тудырылса, ата-аналарның теләге бар. Без моны Алабугада мәктәп ачылышында да күрдек. Укытучылар да татар телен белеп бетерми бит. Көнкүреш дәрәҗәсендә генә булса да белергә теләгән укытучылар бар, — дип җавап кайтарды Татьяна Ларионова.

Ул православие гимназиясендә ата-аналар белән эшләү буенча кызыклы формалар булуын мисалга китерде. Утырышта катнашкан депутатлар ата-аналар мәктәпкә барып йөрмәячәк, иң яхшысы дистант вариант дигән фикерләрен әйтте.

«Социаль реклама яхшы булыр иде»

Айдар Шәмсетдинов социаль реклама яхшы булыр иде дип саный.

— Еш кына шәһәрдә баннерлар буш, «Ана теле» турында социаль реклама булса, шәп булыр иде. Бу ресурслар турында күпләр белми. Татьяна Петровна (Ларионова — авт.) да хаклы. Телне өйрәнгәндә, иң зур каршылык — кешенең ялкаулыгы. Укытучы еш кына мотивлаштыра. Онлайн яхшы, ләкин укытучы белән группада шөгыльләнү яхшырак, — диде ул.

Бакчага йөрүче балаларның әти-әниләреннән башларгадыр, дигән тәкъдимнәр булды. «Чыннан да, эштән кайткач, кич белән ата-ана бала тәрбиясенә игътибар бирергә тиеш, ә монда балаларны өйдә калдырып, үзләре каядыр укырга баруына шикләнәм», — диделәр.

Татьяна Ларионова фикеренчә, бөтенләй оештырып булмаслык эш түгел, чөнки шушы «Адымнар» мәктәбендә практика бар бит. «Әгәр практика булмаса, андый тәкъдим дә тумас иде», — диде. Аның фикеренчә, бәлки, кичен әти-әниләр мәктәптә укыганда, балалар түгәрәкләрдә шөгыльләнерлек итеп оештырыргадыр. «Бу системаны уйларга кирәк», — диде.

Минзәлия Закирова: «Баш мие штурмы» белән моны уйларга була», — дип җавап кайтарды.

«Минем исемем Татьяна, мин Казанда яшим»

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина ата-ананың килеп, 1-2 татарча сүз өйрәнүеннән файда булырмы дип тә шикләнде.

«Һичьюгы, ниндидер сөйләм теле булачак аның», — диде Татьяна Ларионова.

«Исәнмесез, хәлләрегез ничек? Шулаймы?» — дип сорады Маврина.

«Әйе, минем исемем Татьяна, мин Казанда яшим», — дип әйтү дә яхшы бит. Мин берәр татар районына барсам да, шулай дип башлыйм сүземне һәм бөтенләй башка мөнәсәбәт», — дип татарча әйтеп күрсәтте Ларионова.

Лилия Маврина: «Телне белү бит ул штамплы сүзләр генә түгел, шул телдә фикер йөртә белү. Телне өйрәнү бары тик кешенең теләгеннән тора», — диде.

Татьяна Ларионова: «Бу система гомумән моңарчы булмады, канда, тәрбиядә юк иде ул безнең», — диде.

«Без һәр тел гамәлдә булсын дип тырышабыз»

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында балалар бакчаларының аеруча игътибар таләп итүен әйтте.

— Тел мохитен киңәйтү һәм инновацион технологияләрне гамәлгә кертү максатыннан, республика балалар бакчаларына әдәбият, өстәл уеннары һәм туган тел кабинетлары өчен 17,8 млн сумлык интерактив җиһазлар сатып алынды. Интерактив уеннар ярдәмендә, 1 сыйныфка кергән балалар телне шомарак белер дип уйлыйбыз, — дип әйтте.

Министрлык Татарстан халыклары ассамблеясе белән берлектә якшәмбе мәктәпләре четәрен киңәйтергә җыена. Бүген 42 якшәмбе мәктәбендә 25 милләт теле һәм мәдәнияте өйрәтелә. «Күп милләтле якшәмбе мәктәпләрен тагын кайсы муниципалитетларда ачып булуны сөйләштек. Мәктәпләрдә укыту рус, татар, чуваш, удмурт, мари телләрендә алып барыла», — диде Минзәлия Закирова.

Айдар Шәмсетдинов Россия Федерациясендәге телләрне мөмкин кадәр саклап калырга кирәклеген ассызыклады. ЮНЕСКО тарафыннан 2500 тел куркыныч астында дип игълан ителгән. Узган атнада Удмуртия делегациясе килгәнен искәртте. «Алар 1-2 классларда удмурт телендә укытуны торгыза алуларына ихлас сөенә», — диде.

Айдар Шәмсетдинов мультилингваль белем бирү технологияләренең мөһимлеген билгеләп узды.

— Телләрне өйрәнү — ул телне көндәлек практикада да куллану дигәнне аңларга кирәк. Әгәр кулланмыйбыз икән, кирәкмәгән багаж булып, безнең артыбызда кала. Безнең уку планында шулай: инглиз, татар телендә дә дәресләр үткәрелә.

Татар телендә бик күп дәреслекләр яңадан чыгарылды. Беренче тапкыр 1978 елдан башлап, Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән математика, география, биология, ИЗО, технологиядән инглиз телендә дәреслекләр чыгарылды. Аннары бала шул телдә фикер йөртергә өйрәнә.

Кызганыч, соңгы елларда доминанта БДИ барлыкка килгәч, укыту телләре юкка чыга башлады. Милли мәктәпләрдә дә телне формаль укытуга калды. Без һәр тел гамәлдә булсын өчен тырышабыз.

Тел балаларның көндәлек тормышында булырга тиеш. Бездә 3 меңгә якын бала, 6 меңләп әти-әни, 12 мең әти-әни дигән сүз. Инстаграмда да 12 мең язылучы. Төрле телләрдә чаралар барышына хәзер бөтенесе күнекте кебек. Әле Инстаграмны башлаганда гына «Ник сез татарча?» яки «Ник русча язасыз?» дип әйтүчеләр бар иде. Хәзер барлык телләргә тигез караш. Татар чарасы уза икән, аннан соң русчасы да, инглизчәсе дә уза, — диде.

Директор депутатларга мөрәҗәгать итеп, фәнни-гамәли конференция уздыруны хуплауларын сорады.

— Укучылар һәм укытучылар конференциясе булачак. «Многообразие и диалог культурно-языкового наследия как основа социального согласия и глобального партнерства» дип исемләнә. Россиянең төрле төбәкләре вәкилләре дә җәлеп ителсен иде.

Конференцияне Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУ гамәлгә куяр дип ышанабыз. Бу Россиянең педагогик берләшмәсенә һәм укучыларга бу идеяне Россиянең бөтен киңлегенә үткәрергә мөмкинлек бирәчәк, — дип конференцияне ел саен үткәрергә тәкъдим итте.

«Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» мәктәбендә попечительләр советы булдырырга телиләр. Аның рәисе итеп Татьяна Ларионова тәкъдим ителде. Юридик зат буларак мәктәпнең үз попечительләр советы була ала. Айдар Шәмсетдинов берләшмә депутатларыннан Ларионованы билгеләү идеясен хуплауларын сорады.

Фикер алышу барышында хезмәт предприятиеләре шефлыгы буенча да мәгълүмат таратырга кирәклеге әйтелде. «Татнефть», РИТЭК ел саен ниндидер бәйгеләр оештырып торалар, грантлар бирәләр. Бу ел тематикасы белән бәйле призлар булса да, яхшы булыр иде», — диде Татьяна Ларионова.

«Без өйдә бер сәгать татарча сөйләшәбез»

Депутатлар балалар арасында, Туган тел елы уңаеннан, төрле иҗади бәйгеләрне уздыруны тәкъдим итте. Әйтик, халык биюе, халык кухнясы буенча конкурслар. «Кызганыч, бәйгеләр рус телендә генә бара. Алдагы конкурсларны рус мәктәпләрендә татарча үткәрү бурычын куям», — диде депутат Ольга Воронова.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова татар теле генә түгел, Халыклар бердәмлеге елы булгач, чуаш, мордва, удмурт, мариларны да онытмаска кирәк, диде. 27 муниципаль берәмлектә этномәдәни компонентлы 132 мәктәп. 88 чуваш, 24 удмурт телле мәктәп, 16 мари, 3 мордва телле мәктәп. «Бу мәктәпләр әдәбият булмаудан интегә, дәреслекләре аз, аларны вакытлы матбугатка яздырмыйлар», — диде.

Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина этномәдәни компонентлы мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү өчен, Халыклар дуслыгы йортлары һәм төрле халыкларның милли-мәдәни автономияләре арасында багланышлар булсын иде дигән тәкъдимен җиткерде.

— Баланы милли традицияләргә кызыксындыру гаиләдә нәрсә күреп үсүенә карый. Мәсәлән, минем өчен туган тел - минем белән әти-әниләр сөйләшкән тел. Әнием татар, әтием рус. Әти-әниләр минем белән русча сөйләште, мин үзем татар, ләкин туган телем рус теле. Туганнарым татарча сөйләшкәч, бераз татар телен дә беләм.

Балалар балачактан үз милләте белән горурлансын өчен, ата-аналарны җәлеп итәргә кирәк, — диде ул.

Лилия Маврина татарча уку буенча баннерлар турында да фикерен әйтте: «Татар телен өйрәнү буенча баннерлар барлыкка килсә, башка милләтләр дә туган телләрен өйрәнү турында уйлый башлар иде».

Депутат Светлана Захарова үзләренең өйдә татарча сөйләшүләрен әйтте. «Без өйдә бер сәгать татарча сөйләшәбез. Русчага күчәләр икән, җавап бирмибез. Шулай булса да башларга кирәк», — диде ул.

Татар мәктәпләре арасында үзара тәҗрибә алмашу кирәклеген дә билгеләп узды.