«Коронавирус мәктәпнең кадерен белергә өйрәтте»: Татарстан яңача укуга ничек ияләшә?

Мәктәп диварлары балалар чыр-чуыннан ял итә: 2019-2020 уку елының дүртенче чиреге өйдән уку белән тарихка кереп калачак. Коронавирус шулай хәл итте. Татарстанда дистанцион уку ничек бара? «Татар-информ» шул хакта фикерләр туплады.

Балаларны әзерләп, кирәк-яракларын хәстәрләп мәктәпкә озатучы ата-анага мәшәкате кимеде кимүен, тик җаваплылыгы артты кебек. Хәзер өй эше күнегүләрен генә түгел, сыйныф эше биремнәрен дә дәфтәргә чиста итеп эшләтергә кирәк.

Дәрескә — мәктәп формасында!

Казан федераль университеты каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина дистанцион уку буенча гимназия сайтында балалар, әти-әниләр, укытучылар өчен бөтен киңәшләр алдан язылганын әйтте. Төрле электрон платформаларга керү тәртипләре аңлатып язылган. «Бу эшкә җитди каравыгызны сорыйбыз. Дистанцион уку вакытында Сездән онлайн дәресләрдә пөхтә тышкы кыяфәт, уңайлы эш урыны, расписание нигезендә дәресләргә әзер булуыгыз сорала», — дип кисәтелгән укучылар. Әти-әниләрдән балаларны тиешенчә туклануын кайгырту соралган.

— Яңалыкларны кабул итү, сынаулар атмосферасында эшлибез. Дистанцион укуны балалар теләп кабул итте. Бала-чаганың аның натурасы шундый: яңалыкка һәрвакыт кызыксыну белән карый. Сайтка алдан эленгән киңәшләрнең нәтиҗәсе булды, әти-әниләр игътибар иттеләр. Кичә дә эш барышында проблемалар килеп чыкмады. Алга таба ничек булып бетәр, анысын әйтү әлегә кыен. Бу бит инде мәҗбүри чара, бәхәскә куела алмый, — ди Камәрия Зиннуровна.

Өйдән укыйбыз дигәч тә, 2нче гимназия укучыларына бөтенләй үк иркенәерлек булмаган. Алар үзләрен нәкъ мәктәпкә җыенган кебек хис итәдер дигән уй килде.

— Атмосфера бик эшлекле. Балалар дәрес башланыр алдыннан формаларын киеп утыралар. Бернинди өйдә кия торган кием булмасын дип килештек. Укытучылар белән дә сөйләштек: эш урыны мөмкин кадәр җитди булырга тиеш, чәч-баш, өс киеме буенча укытучыга да шундый ук таләпләр.

Укытучыларда иҗади якын килү мәсьәләсе бар. Алар кызыксынып, төрле патформаларны өйрәнә. Бер дә авырсынмадылар, укытучының үз өстендә эшләү — канында, яңалыкны өйрәнү укытучының һөнәри үзенчәлеге.

Беренче көндә дистанцион системада өзеклекләр буенча берничә генә мөрәҗәгать булды. Бер-ике баланың интернет көче җитмәде, андыйларга ярдәм итәргә туры килде. Безнең уку Google Classroom платформасына корылган. Иң уңышлы эшләгәне шул булды, тыныч эшләделәр. Башка платформаларда проблемалар чыкты диделәр. Көннең нәтиҗәсен без кичә уңай дип бәяләдек, — дип йомгаклады сүзен.

«Электрон платформалар кирәк дип күптән сүз алып барабыз»

Актаныш районының Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты директоры Рузилә Гарипова сүзләреннән аңлашылганча, яңача уку системасы аларны бер дә куркытмаган.

— Балалар шактый җиңел кабул итте, чөнки алар заманасы шундый икәнен беләләр. Электрон платформалар кирәк дип күптән сүз алып барабыз. Без бу хәл буласын белмичә дә, гимназиягә «Мобиль электрон белем бирү» платформасын сатып алып, куллана башлаган идек. Дөрес, видеоэлемтә булганы юк иде, Zoom программасында өйрәндек. Google ның кушымталары да бик уңайлы. «Ачык мәктәп» электрон платформасын да кулланабыз. 9-11 сыйныфлар белән ОГЭ, ЕГЭ платформаларында видеоконференцияне өйрәндек. Изоляция чараларына кадәр үк бу платформаны куллана башлаган идек.

 Беренче көнне платформадан чыгарып җибәрү проблемалары булгалады, бүген дә бар. Ата-аналардан зарланулар юк, шул компьютер артында утыру күзләргә зыян китермәгәе дигән генә борчу бар безнең. Анысында да ситуациядән чыгабыз, кичә укытучылар белән сөйләштек, өй эшләрен күбрәк китаптан бирергә дип уйлаштык, эшләп, укытучыга төшереп җибәрәләр.

Нинди генә платформа куллансак та, кире элемтә кирәк. Укучы кергәнме, эшләгәнме — аны билгеләп тә барырга тиешбез. Видеоэлемтәнең төрле юлларын эзлибез, чөнки укытучы күзгә күз карап аңлаткан икенче инде ул. Мөстәкыйль укый торган укучылар да бар, ләкин кайбер балага укытучының аңлатуы мөһим. Шуңа күрә 3-4 бала белән генә дә элемтә чараларын уйлыйбыз, дәрес вакытында керә алмаган укучы белән индивидуаль эшләү ягын карыйбыз.

Һәр сыйныф җитәкчесе ата-аналар белән кичә кичке якта элемтәгә кереп, җыелыш үткәреп алды. Дәрес үткәргәннән соң, нинди проблемалар чыкканын укытучы таблицада хисап рәвешендә тутыра, — диде Рузилә Гарипова.

Уку өй шартларында булса да, гимназия җитәкчесе әйтүенчә, программа  кыскартылмаган, укыту планнары элеккечә калган. «Әйтик, химиядән ике сәгать икән, бер сәгате видеодәрес аша булса, икенче дәрес материалын башка платформа аша эшләтәм», — ди ул.

Актаныш гимназиясе дистанцион укулар вакытында укучыларның режимын булдырган.

— Балаларны иртәнге 7дә торгызып, ишегалдына чыгып гимнастика эшләтүләрен сорадык. Гимнастиканы видеога төшереп, сыйныф җитәкчесенә җибәрү тәҗрибәсен керттек. Ата-аналар баласының шушы режимны үтәвен контрольгә алсын иде дип мөрәҗәгать иттек. Киемгә дә таләп бар: укучылар өй киеменнән утырса да, әдәплелек сакланырга, тыйнак кием сайланырга тиеш дидек.

Тулаем алганда, мәктәпкә барып укуга җитми инде. Балалар да бер-берсен сагындылар. Видеоэлемтәдән соң чыгып китәселәре килми, күзгә-күз карап сөйләшәселәре килә, — ди Рузилә Гарипова.

Актаныш гимназиясе сайты да персональ компьютер белән эшләү буенча кагыйдәләрне язып урнаштырган. Анда эш бүлмәсенә таләпләр, тузанны гел сөртеп тору кирәклеге искәртелгән, хәтта артык яктылыкны каплый торган пәрдәләргә кадәр нинди булырга тиешлеге аңлатылган.

«Безгә рәхәт дип уйлаучылар ялгыша, безгә болай күпкә кыен»

Укытучылар өйдән генә укытып, рәхәт тормышка күчте дип уйлаучылар ялгыша. «Укытучылар сөенгәндер, өйдән эшләп, хезмәт хакы алып ятасыз, ата-аналар хәзер бөтен хуҗалык эшләрен калдырып, өйдәге балаларының дәресе белән генә мәшгуль булырга тиеш. Баланың мәктәптә дә теманы үзләштерүе таманча гына, ә өйдә әти-әниләр аңлатып кына аңлыймы ул аны? Гаделсезлек бу! Ташлагыз ул интернет-дәресләрегезне!» - дип гаеплиләр. Ләкин мин сөйләшкән укытучылар да бу алар сайлаган язмыш булмавын искәрттеләр. Мәктәпкә барып укытудан да яхшысы юк диючеләре дә булды.

Сабаның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат укытучысы:

— Бик рәхәт димәс идем. Баш кайный, дәресләр беткәнгә инде кайчан, әле һаман телефонда утырам. Безнең уку Zoom, WhatsApp буенча. Тик аңлыйсыздыр бит инде: сәламәт һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар арасында аерма бар. Хәзер укучылар белән яңача аралашу, аңлашуга ияләшергә кирәк. Билгеле, күзгә-күз карап эшләгән дәрестә темага алар ныграк төшенә. Шуңа күрә хәзер бөтен ышаныч әти-әниләрдә, алар ярдәменә таянам. Шөкер, биремнәрне эшләп баралар, алай да бик күп бирмәскә тырышам. Кыенлыклар туса, балалар һәм әти-әниләр белән аерым видеоэлемтәгә чыгып, кәефләрен сорашып, балалары һәм әниләре белән сөйләшәм.

Шунысы җайлы: рус әдәбиятыннан рус язучыларының әсәрләре аудиокитаплар итеп бирелгән, кинолар төшерелгән, аларны тыңларга, кинолар карарга кушам. Шулар буенча укучылар белән фикер алышабыз.

Арча укытучысы:

— Интернет белән проблемалар чыккалый. Балалар кайчак конференциядән чыгып китә, яңадан кергәнен көтәбез, кайбер платформалар «катып кала», өзеклексез эшләми.

Укытучыга бик авыр. Эш күләме күпкә артты инде. Дәрестә эшли башлаган биремнәрне үтәп миңа җибәрделәр, хәзер менә һәркайсын аерым-аерым ачып, җентекләп тикшерергә кирәк. Әле бит төрле вариантлар әзерләргә кирәк. Бер вариант бирәсең икән, алар бер-берсенә күчерергә бирергә мөмкин.

Билге куярга кирәк булмаса, видеоэлемтәгә чыгып, тема аңлатып, сөйләшеп утырып булыр иде ул, ләкин белемнәре өчен гадел бәясен дә куясы килә бит. Биремнәрне ничек үтиләр, үз белеменә таяныпмы, күчерәме — анысы да бар.

Әле җитмәсә, өйдә үземнең дә ике кечкенә укучы балам бар, аларның укуы буенча да бүленергә туры килә. Шулай итеп, көне буе компьютерда утырып, кичкә баш тубал кебек. Әле тәрбия эше дә өстәләчәк. Бәйгеләр, флешмоблар һәм башкаларны да үткәрергә туры киләчәк.

Әле җитмәсә укытучылар турында, үз эшләрен әти-әниләргә өймәкче булалар, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә бит. Ялгыш фикер ул, безгә хәзер болай эшләү күпкә кыен. Минем бер таныш укытучы, мәсәлән, үз эшен шулкадәр бирелеп эшли, иртән укый алмаган балалар белән кичкә таба да элемтәгә чыга, һәр укучы белән сөйләшеп чыгарга тырыша. Хәтта физкультура дәресен дә видеодәрес итеп үткәрде.

Чистай укытучысы Вера Князева да социаль челтәрдә үз фикерен калдырган:

— Укытучы өе тәрәзәсендә ут нигә һаман сүнми дисезме? Хәзер сәгать төнге ике, мин укучыларның интернеттан җибәрелгән эшләрен яңа гына тикшереп бетердем. 7, 10 сыйныфлар өчен иртәгәгә дәрес биремнәре дә әзерләдем. Караватка барып җитәрлек тә хәлем калмады. Әле укытучыларны сүгәләр дә бит, әйтерсең лә без уйлап чыгарган нәрсә. Компьютер артында иртәнге алтыдан мин. Әти-әниләрне, балаларны жәллиләр, тик без дә кешеләр бит!

«Ул вакытларның кадерен аңлыйсың»

КФУ студенты:

— Бер рәхәт ягы бар инде бу дистанцион укуның: йокыдан пара вакытына гына торасың, озаграк йокларга була. Шулай да, минуслары күбрәк. Институтка йөреп укудан да яхшысы юк икән, бу фикер белән төркемдәшләрем дә килешә. Иртәдән кичкә кадәр компьютер каршында, көненә 4-5 пара, һәркайсы 1,5 сәгать бара. Иртәнге 8-10нан кичке 7ләргә хәтле дә укыйбыз кайбер көннәрдә. Ичмасам, дәрес вакыты да кыскартылмады, я булмаса оффлайн эш кенә биреп, шуны эшләп җибәрә торган ителмәде. Биремнәрне дә өеп бирәләр. Без аны шул пара вакытында ук эшләп җибәрергә тиеш. Укытучыларны да аңлап була инде, алардан да хисап таләп итәләрдер.

Кыскасы, өйдә әти-әни янында булсак та, күп вакыт бүлмәдән чыгарга да җай булмый. Техник яктан да проблемалар булмый тормый: йә микрофон эшләми, йә системадан чыгып китә. Дипломны да дистанцион рәвештә генә якламасак ярый инде. Тизрәк төркемдәшләрне, укытучыларны күрәсе, алар белән экран аркылы түгел, ә кара-каршы утырып сөйләшәсе килә. Ул вакытларның кадерен аңлыйсың, — ди ул.

Гомуми белем бирү генә түгел, өстәмә белем бирү тармагы да дистанцион укытуга күчте. Әйтик, бүген генә үз кызым өчен музыка мәктәбе укытучысы флейта дәресен мессенджер аша үткәрде. Спорт мәктәпләре дә җаен таба. Мисал өчен, Чаллының «Этюд» спорт мәктәбендә шахмат белән шөгыльләнүче балалар да читтән торып укый. Хәтта чит илләр белән ярышлар үткәрә башлаганнар.

— Чаллыда шахмат спорт төренә игътибар зур, кайбер урыннарда үз биналары да юк. Хәзер без дистанцион укыту формаларын актив кертә башладык. Шахмат спорт төрендә күптән шундый программа бар. Zoom платформасында да эш тәртибен көйләдек. Турнирларның турыдан-туры трансляцияләрен алып барабыз. Тренерлар шахматчыларның партияләрен онлайн режимда шәрехләп бара.

Төркия шахматчылары — күптәнге дусларыбыз. Безнең балалар гыйнварда Измирга барган иде һәм җиңү алып кайттылар. Хәзер төрекләр белән интернетта да уйныйбыз. Уругвай, Канада, Бөекбритания белән дә матчлар оештырыла. Чынлыкта шахмат матчында, читтән әйтеп торулар булмасын өчен, барлык катнашучылар да бер бинада булып, видеотрансляция үткәрелергә тиеш, тик нишлисең, коронавирус шушы хәлгә куйды, — дип сөйләде спорт мәктәбе директоры Константин Деняпкин.

«Яшәсен мәктәп, яшәсен укытучылар!»

Бер әни белән элемтәгә чыгуга, беренче сүзе итеп, «Яшәсен мәктәп, яшәсен укытучылар!» — диде. Яңа система укытучылар һәм әти-әниләрне ничек үзгәрткәненә карашын белдерде.

— Бу көннәрдә укытучыларга рәхмәт. Сыйныф җитәкчесе гел элемтәдә. Иртәнге 8дән укыта башласалар да, әле кичен дә балалар белән чатта язышканнарына игътибар иттем. Балаларның төрле предметлар буенча нинди проблемасы бар — бөтенесен сораша, балалар паникага бирелә башласа, борчылмагыз, дип көйләп, җайлап тынычландыра.

Әти-әниләр, әби-бабайларга да рәхмәт инде, чөнки балаларга контроль кирәк. Әле шуны аңладым: укытучылар җибәргән бу биремнәрне үтәгәндә, ата-аналар үз белемнәрен дә сыный. Әйтик, улым белән Василий Шукшинның яраткан гыйбарәсен интернеттан эзләп утырдык. Кызыклы яклары да бар инде болай укуның, тик, гомумән алганда, болай укуга күчүгә әле иртәрәк. Улым да әйтә: «Мәктәптә, ичмасам, аңламасаң, укытучыдан сорап була», - ди. Дустыннан сораган идем, ул да мәктәптә рәхәтрәк, ди. Безнең укытучы да мәктәптә алты тулы дәрес укыту күпкә җиңелрәк, ди.

Бу коронавирус безгә мәктәпнең һәм укытучыларның кадерен белергә өйрәтте дип уйлыйм. Балаларның да мәктәпкә барасы, укытучыларны күрәсе, бер-берсе белән аралашасылары килә, — ди Люция ханым.

"Бу тәҗрибә киләчәктә яңа мөмкинлекләр бирәчәк"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Чаллыдагы 78нче лицей укучыларының онлайн биология дәресенә кушылып, укучылар һәм укытучылар белән яңа укыту форматы үзенчәлекләре турында сөйләшкән. Укучылар барлык дәресләрне бер платформада үткәрү мөмкинлеген карауны сораган. «Без хәзер уза торган юл Татарстанда онлайн-белем бирүнең сыйфатлы системасын формалаштыру өчен нигез сала. Әлегә барысы да шома түгел, әмма алынган тәҗрибә киләчәктә яңа мөмкинлекләр бирәчәк. Без бу кыенлыкларны мөмкин кадәр тизрәк җиңү өчен барысын да эшлибез, — дип ышандырган.

Дистанцион укыту чорында ата-аналар өчен инструкция әзерләнгән. Бала өйдә нәтиҗәле шөгыльләнсен, чит эшкә бүленмәсен өчен, олылар тарафыннан контроль кирәк, дип зур итеп язып куелган һәм киңәшләр бирелгән.

1.    Иртән бер үк вакытта тору. Дәрес башланыр алдыннан, кимендә, бер сәгать алдан тору хәерлерәк.

2.    Баланың уку урыны уңайлы, якты булырга, мобиль элемтә һәм интернет югары сыйфатлы булырга тиеш.

3.    Онлайн дәрес вакытында укучының тышкы кыяфәте, киеме җыйнак, тыйнак, эшлекле булуы мөһим.

4.    Ата-аналар онлайн дәрестә өйрәнгән материал буенча укучыга электрон система буенча җибәрелгән өй эше биремнәре үтәлешен кайгыртырга тиеш.

5.    Дистанцион уку чорында программа материалын яхшылап аңласын өчен, ата-аналарның да ярдәме сорала.

6.    Әгәр дәрес темасы буенча сораулар туса, укытучыга реаль вакыт режимында Whats app тан мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

7.    Ата-аналардан балалары белән кеше күпләп җыела торган урыннарга бармавы сорала.

Бездә бит шулай: әз генә берәр яңалык керде исә, мәзәге дә чыга башлый. Социаль челтәрләрдә балалар үзләренең булачак оныклары исеменнән видеоязмалар да төшереп урнаштыра башлаган. Берәү: «Әби сөйләде, алар элек өйдән чыгып укыганнар икән, мәктәп дигән бина булган икән», - дип шаккатып сөйләп, видео урнаштырган.