Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авторучка»: режиссер Нәсүр Юрушбаев Казанда татар балалар фильмы төшерә

Һай, сөендерде соң бу хәбәр! Казанның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап кыска метражлы нәфис фильм төшереләчәк дигән игълан килде. «Татар теле» дип җан атып йөргән вакытта фильмның татарча булу хәбәре дә йөрәккә май булып ятты.

news_top_970_100
«Авторучка»: режиссер Нәсүр Юрушбаев Казанда татар балалар фильмы төшерә
Салават Камалетдинов

Гимназия тәмам җанланды. Шулай булмый ни: фильмны күренекле режиссер, сценарист Нәсүр Юрушбаев төшерә, кастингта балаларны да үзе тыңлаячак, диделәр. Дәррәү кубып, 4-6 сыйныф укучылары татарча шигырьләрен барлый, сәнгатьле сөйләм осталыгын чарлый башлады.

Рольләргә сайлап алыначак гимназия укучылары 1960 еллар азагына «кайтып киләчәк». Бүген нәрсә теләсә, шуны сатып алып булуны белгән балалар, фильм ярдәмендә ул замандагы юклык хисен тоярга өйрәнәчәк. Кибет киштәләрендә бүген йөзәрләгән төре һәм төсе булган авторучканы кадерле хәзинә кебек тасвирларга тиеш булачаклар.

Булачак фильмның кыскача эчтәлеге буенча Кәрим үзенең сугыш ветераны Шаһинур бабасына авторучка бүләк итәргә тели. Тик бабасын сөендерер өчен аңа күптөрле сынаулар аша узарга туры килә. Ә менә шул сынауларны Кәрим лаеклы уза алганмы — монысын иҗат җимеше дөнья күргәч беләчәкбез.

Фильм инглиз субтитрлары белән булачак. Идея авторларының аны республикада гына түгел, Россиякүләм һәм халыкара кинофестивальләргә тәкъдим итү нияте дә юк түгел. «Татар-информ» хәбәрчесе режиссер Нәсүр Юрушбаев һәм гимназия директоры Илдар Сәяховтан проектның нечкәлекләре турында сорашты.

Нәсүр Юрушбаев Пермь өлкәсе Барда районы Бакча-Аул авылында дөньяга килгән. Балачагыннан кино сәнгатенә хирыс булган. Казан университетын тәмамлагач, Германиягә китеп төпләнгән, 30 ел шунда яшәгән. Тарих, Россия-Германия белән бәйле документаль фильмнар төшерү белән шөгыльләнгән. Аның Беренче Бөтендөнья сугышы турында «Әтиемнең тавышы» исемле фильмы игътибарга лаек.

Нәсүр Юрушбаев Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә эләккән татарларның тавышлары яздырылган 43 пластинка һәм «Беренче татар басма китабы»н табып, Татарстанга алып кайтучы шәхес буларак та билгеле.

Режиссерның кинопроектлары: 20дән артык документаль кино, биш тапкыр Казан кинофестивалендә катнашкан, «Нигез йорт» нәфис фильмының сценарий авторы һәм режиссеры (ул Төркиядә актерлар уены өчен беренче урынны алган).

Кино сәнгате балаларга тәрбияви яктан мөһим

Нәсүр әфәнде, бу проектның идеясе каян туды? Үзенчәлеге нидә?

Кечкенәдән авылда киноны яратып үстем. Мәктәптә укыганда авыл клубында кино куялар иде. Тик анда керергә акча кирәк бит инде. Ә карыйсы килә. менә шуның өчен тимер- томыр, макулатура, чүпрәк-чапрак, тал кайрыларын җыеп, тапшыргач, акча була иде, үземчә шулай әзерләнә идем.

Малай чакта ук кинолардагы батыр актерларга сокланып, шуларга охшарга тырыша идем. Кино миңа тәрбия бирде дип әйтә алам. «Хәзер балалар икенче төрле, дөньялар үзгәрде, бу балаларны ничек тә кеше итәргә кирәк бит», дип еш кына уйланып йөрим. Минемчә, балаларны кино сәнгатенә җәлеп итсәң, бу яхшы тәрбия бирүдә зур роль уйнаячак. Шуны уйлап, шушы проектка тотындым. Бүген балалар турында кинолар да бик аз бит. Балаларга багышланган татар кинолары да бөтенләй юк диярлек. Менә, гимназиягә очрашуга килгәч тә, шундый фикер туды.

Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы булгач, шул темага багышларга уйладык. Бу тулысынча яңа әсәр. Сценариен гимназия директоры белән бергә уйлап яздык. Үземнең балачакны искә төшердем, 1969 елда авторучка килеп чыккан гына вакыт әле. Элек бит карага манып, каләм белән яздык, 1969 елда, мин икенче класста укыганда, авылга шариклы ручкалар килә генә башлаган иде әле. Пастасы бетсә, без кинотеатрда, бер генә җирдә, акча түләп, авторучкага паста тутырып ала идек. Ул вакыттагы хисләрне сөйләп, аңлатып бетереп кенә булмый. Шул авторучканы кулда тотып йөрү үзе зур бәйрәм иде.

Бу проектның уникальлеге шунда: беренче тапкыр балалар үзләре кино төшерә. Алар кастингта да, режиссурада да катнаша, киноны төшергәндә, монтажда, киемнәрне әзерләгәндә дә үз өлешен кертәчәк. Минем күзәтчелектә аларның кулларына шушы эшләрне тапшырам. Бу аларның үзләре әзерләгән һәм төшкән беренче киносы булачак.

Бу кинопроект «Идел-Медиа» оешмасы һәм Казанның 180нче гимназиясе белән бергә тормышка ашырылачак.

Фильм кайда төшереләчәк соң?

Биектау районында бер агач мәктәп таптык. Шул чорның мохитен ачып бирә алырлык мәктәпне шактый эзләдек.

Шактый кыю проект, акчалата чыгымнары да байтак буладыр, матди яктан нинди ярдәмгә өметләнәсез?

Әйе, шулай, ярдәм итү өчен шәхси спонсорлар эзлибез, ләкин ул елгы әсбапларны, кирәк-яракларны һәм барлык реквизитларны үзебез эшләргә тырышачакбыз.

Шулай да, фильмны төшерүдә нинди кыенлыклар туарга мөмкин? Сез аларга әзерме?

Иң авыры — 1969 елдагы мәктәпнең сыйныф атмосферасын тудыру, шул чорны тасвирлау, костюмнар табу. Бер классны бит тулысынча киендерергә кирәк, чөнки массовкаларда да катнашучылар бар. Музейларга, театрларга, әти-әниләргә дә мөрәҗәгать итәргә ниятлибез.

Бу проектның киләчәген ничек күзаллыйсыз?

Германиядә балалар кинофестивальләре күп. Инглиз, немец субтитрларын куеп, дөнья буенча шушы кинобәйгеләрдә катнашырга уйлыйбыз. Алга таба тагын балалар киноларын төшерүне максат итеп куйдым.

Шулай ук, гимназиядә балалар өчен кино мәктәбен ачарга ниятлибез. Балаларга бу тәрбияви күзлектән кирәк. Минем командада Петербургтан атаклы профессор, кино белгече, кинорежиссер бар. Ул да проектта катнашачак. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына тагын бер проект планлаштырабыз. Сугыш ветераннары бик аз калып бара, алар белән интервьюлар яздырып калдырырга иде.

Кастингта ничә бала катнашты?

35ләп бала катнашты. Аларның арасында бик талантлылары бар иде. Сәләтле бала авызын ачуга ук сизелә бит ул. Без аларга шигырьләр, татар китапларыннан өзекләр укытып карадык, сөйләштердек, төрле ситуациядә үзләрен ничек тота алуын сынадык, җырлаттык та.

Димәк, рольләргә балалар сайланып беткәч, кино төшерү эше башланачак?

Әйе, март–апрельдә съемкалар башлана. Ә февральдә — әзерлек чоры, кино төшерүнең иң авыр вакыты. Киноны өч көн төшерәсең, бер ел әзерләнәсең бит. 9 Майга премьерасы булыр дип көтәбез, Иншалла.

Гимназиядә киномәктәп үстерү хыялы бар

Гимназия директоры Илдар Сәяхов әйтүенчә, төрле тематик, тәрбияви нәфис фильмнар күрсәтү, мәктәпнең аерым бер асыл сыйфатына әверелгән.

— Мәктәбебез ачылганнан бирле үзенә күрә ресурс үзәге, шәһәр - республика мәктәпләре өчен инновацион мәйданчык булып тора. Инновацион эшчәнлек кысаларында тәрбия эшләрен заманча итеп оештыру да күздә тотыла. Шул максаттан чыгып, безнең мәктәптә видеостудия һәм тавыш яздыру студияләре булдырылды. Безнең инде кыска гына видеосюжетлар төшереп, мәктәп чараларын яктыртып, үзебезнең youtube каналга куеп барып, төрле кунаклар килгәндә шуларны күрсәтү тәҗрибәсе дә бар.

Соңрак әби-бабай, дәү әти - дәү әниләрне җыеп, тәрбияви максатлы кинофильмнар күрсәтә башладык. Авторларын да чакырырга тырышабыз. Кинофильм алдыннан әңгәмә оештырабыз. Шундый чараларның берсендә Нәсүр Юрушбаевның «Нигез йорт» исемле автобиографик фильмын күрсәттек. Балалар белән очрашуга чакырдык. Сүз артыннан сүз ияреп, укучылар «фильмнарны нинди балалар белән төшерәсез», дип сорап куйды. Ә Нәсүр әфәнде исә «Менә сезнең кебек балалар белән төшерәбез», — дип җавап бирде . Шул сүз җитә калды, «ә нигә сезнең җитәкчелектә балалар белән шундый проект эшләп карамаска», дип тәкъдим ясадык. Нәсүр Юрушбаев риза булды. Менә шулай итеп, кыска метражлы 40-45 минутлык фильм төшереп карарга тәвәккәлләдек.

Сюжет линиясен икебез утырып сөйләштек, Нәсүр әфәнде җиң сызганып эшкә тотынды, булдыра алган кеше икәнлеге күренеп тора, сценарийны бер атна эчендә эчтәлекле һәм кызык итеп язып та бирде. Шулай итеп, уртак иҗат җимеше килеп чыкты.

Фильм төшерү проекты яңа федераль стандартларга да тәңгәл килә. Шул стандартлар нигезендә балаларны проект эшләренә җәлеп итү максаты да тора. Кино төшерү эшен без зур проект итеп күрәбез. Без аны ТАССРның 100 еллыгына һәм, иң мөһиме, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлыйбыз. Сюжетта милли традицияләргә дә урын биреләчәк.

Алдан ук татарча булыр дип ниятләнгән идегезме?

Әйе, татарча. Полилингваль гимназия булгач, безнең алда телләрне саклау, күнекмәләрне ныгыту максаты да тора. Беренче фильмны татарча эшләргә уйладык. Рольләргә сайлаганда татарча иркен сөйләшкән, фикер йөрткән балалар кирәк булды.

Бүгенге вазгыятьтә фильмның татар телендә булуы бигрәк тә мөһим кебек…

Татар телендә фильм төшерү әлбәттә, телебезне өйрәнү, популярлаштыру, нигезен ныгыту юнәлешендә зур эш дип уйлыйм. Зур тәрбия эше һәм белем алу өлеше ягыннан да әһәмиятле. Балалар әле бу сценарийга турыдан-туры катнашмаса да, рольләрен үзләре өйрәнәчәк, идея-эчтәлеген әдәбият белеме буенча укытучылары белән дә тирәннән үзләштерәчәк.

Аны без уку материалы буларак та кулланачакбыз. Тулаем шул рольгә керер өчен, укучылар бер әдәби әсәр буларак күңелләреннән үткәрергә тиеш булачаклар. Безнең бу эшчәнлек турында аерым фильм да булыр дип уйлыйбыз. Бөтен этапларын да яздырып барачакбыз. Үзенә күрә бер уку-укыту проекты буларак, моны мәктәп копилкасына җыячакбыз.

Инновацион мәйданчыкның бер эшчәнлек төре буларак, аны килгән кунакларга, ачык дәресләрдә, класс сәгатьләрендә күрсәтү материалы итеп кулланырга мөмкин. Башка мәктәпләргә тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан, методик әсбап буларак та җыйнап-барлап барачакбыз.

Илдар Искәндәрович, фильмда үзегез дә катнашасызмы?

Тәкъдим бар, ният, теләк тә бар. Гомумән алганда, бу фильмда барлык рольләрдә бары тик гимназия укытучылары һәм укучылары булачак.

Акчалата чыгымы да булачак бит?

Реквизитларга килгәндә, мәктәптә яхшы җиһазланган технология кабинеты бар. Костюм, декорацияләрнең күп өлешен үзебездә ясый алабыз. Бу үзенә күрә проектның төп максатларының берсе — балалар кирәкле әйберләрне үз куллары белән эшләсеннәр дибез. Булдыра алган бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигеп, уку-укыту тәрбия эшенең бер продукты кебек килеп чыксын, дип уйлыйбыз. Технология, музыка, тарих, әдәбият укытучылары да проектта практик белемнәре белән катнашачак.

Төп режиссер-оператор — Нәсүр әфәнде үзе, ләкин ярдәмчеләре бездән. Видеостудия түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен бу зур практика булачак. Бөтен команда шушы эштә катнашачак.

Фильм татарча, инглиз телендә субтитрлар белән эшләнәчәк, дип планлаштырабыз. Уңышлы гына килеп чыкса, төрле республика, россиякүләм, халыкара фестивальләргә тәкъдим итү нияте дә бар. Анысын нәтиҗә күрсәтер.

Әлбәттә, төп съемкалар башланганчы, башта репетицияләр рәвешендә бер кат мәктәптә сәхнәдә уйнап чыгарга уйлыйбыз.

Мәгариф һәм фән министрлыгы бу проект турында беләме?

Мәгариф министрлыгына бу проект турында әле игълан итмәдек. Мәктәп проекты буларак кына күз алдында тотып эшләнелә, ләкин киләчәктә, инновацион мәйданчык эше кысаларында, грант итеп тә тәкъдим итү нияте бар.

9 Майга фильмның презентациясенә Мәгариф министрлыгыннан да, шәһәр идарәсеннән дә җитәкчеләр булыр дип көтәбез.

Соңгы елларда Казан мәктәпләрендә мондый проектлар тагын бар идеме?

Болай зурдан алынып, нәфис фильм дәрәҗәсендә булганы юктыр дип беләм.

Соңгы елларда Мәскәүдә һәм Петербургта мәгариф өлкәсендә яңа тәрбия алымы буларак кинопедагогика юнәлеше ачылып килә. Декабрь аенда Казанда үз базаларында видеостудияләре, сюжетлар төшерү мөмкинлекләре булган мәктәп җитәкчеләрен җыеп, кечкенә бер конференция уздырганнар иде. Кинопедагогика өлкәсендә тәҗрибәле вәкил белән очрашу булды. Киноны тәрбия коралы буларак мәктәпләргә кертү юнәлеше турында сөйләштек.

Аның эчтәлеге шуннан гыйбарәт: балалар ниндидер әсәрнең бер өлешен алып өйрәнә һәм үзләре сценарий ясап җитештерә. Рольләргә бүленеп, төшереп карый алалар. Балаларның күпмегә көче җитә, Кыска гына, 3-5 минут булса да, бу бары тик укучылар өчен файдага гына булачак. Бу дәрестән тыш чара буларак та кызыклы эш төре.

Шул рәвешле, балаларның киноиндустрия өлкәсендә сәләтләрен ачу, өйрәтү тәкъдиме бар. Моны киномәктәп үсеп чыгар өчен тиешле бер проект дип көтәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100