Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәнкыйть - кирәкле шәйдер: «Адымнар» күптелле мәктәбе ничек укыта?

Халыкта шундый гадәт бар: яхшысыннан алдарак яманын күреп, пыр тузып алу. «Адымнар» күптелле мәктәбе белән дә шулай булды төсле. Нәни сабый тәпи киткәндә егылып өйрәнгән кебек, тәүге адымнарын гына «атлаган» мәктәпнең дә абынуын бик тиз күреп алалар. Янәсе, татарча укырга теләүчеләр аз...

news_top_970_100
Тәнкыйть - кирәкле шәйдер: «Адымнар» күптелле мәктәбе ничек укыта?
Владимир Васильев

Утсыз төтен булмый: бардыр инде эшләнеп җитмәгән кыек яклары да. Шулай да, бу мәгариф комплексының ике төрле траектория белән эшләвен белмәүчеләр дә бардыр әле. 

«Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күптелле мәктәбендә туган телдә белем алуны сайлаучылар 27 процент кына тәшкил итә дигән тәнкыйть сүзләре таралды. Белмәгәннәр белеп торсын: «Адымнар» тулысынча татарча гына белем бирүче мәктәп түгел, мәктәпнең корпусы икәү: Бичурин урамындагысы (элекке 165нче мәктәп урыны, «Адымнар» шуның нигезендә төзелде) билингваль юл белән эшли, ягъни укыту, нигездә, рус һәм инглиз телләренә корылган, ә Бондаренко урамындагысы полилингваль траекторияне күздә тота, анда предметлар русча, инглизчә генә түгел, татарча да алып барыла. Кыскасы, татар балалары бер бинада, рус балалары һәм урыслашып беткән татарлар башка бинада белем ала.

«Безнең карашларны уртаклашмаган кеше бу мәктәпкә килми»

«Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов бу мәсьәләдә ачыклык кертте. 

— Хәзерге вакытта 3600 укучыбыз бар. Полилингваль мәктәптә 1060 бала, бу барлык балаларның 28 процентын тәшкил итә. Безнең элек рус телендә укыган 2 меңнән артык бала бүген дә укуын дәвам итә, элек русча укыган балалар шулай ук русча укый инде алар. Ул өр-яңадан җыелган класслар түгел, алар бар иде бит.

Асылы шуннан гыйбарәт: Бондаренко урамындагы яңа корпус татар балаларын урыслашып беткән балалардан аеру максатыннан ясалган. Юкка гына шулай планлаштырмадык бит: безнең бер микрорайон, русча сөйләшкән балалар өчен Бичурин урамындагы мәктәп бар, татар фәлсәфәсен уртаклашкан укучыларга Бондаренко урамындагы бу бинабыз бар. Бер ел эчендә Казанда бер мең балага исәпләнгән, татар телендә белем бирә торган мәктәп барлыкка килде, шуңа күрә моңа сөенергә кирәк.

Гомумән алганда, Бондаренко урамындагы бинада рус һәм татар балалары — бөтенесе дә 100 процент татар телен өйрәнә. Бездә ата-аналардан каршылык юк. Аңлашылмаган очракта, даими рәвештә аңлату процессы бара. Безнең карашларны уртаклашмаган кеше анда килми дә, — диде Айдар Шәмсетдинов.

Ул быел «Адымнар»га барлыгы 20 параллель 1нче класс кергәнен, шуның 8е Бондаренкодагы бинада укыганын әйтте. Директор 1нче класска кергәндә, балаларның тел белеме тикшерелмәвен дә искәртте, чөнки ул закон бозу булыр иде. Ә инде 2нче класска күчкәч, бала бөтенләй телне белмәсә, Бичуриндагы корпуска күчерелә, диде. 

— Балаларның булдыра алмаганнары да ачыклана, чөнки татар теленнән таләпләр югары, ул очракта Бичурин урамына күчерелә. Андыйлар бик аз, 1 мең балага 5-6 кеше туры киләдер.

Бичуриннан Бондаренкога күчүчеләр дә бар. Быел, мәсәлән, ата-аналар җыелышында бер ата ялварып: «Безне, зинһар, Бондаренкога күчерегез әле, киләчәктә баламны татар итеп күрәсем килә», - диде. Бу әле яңа кабул иткән 1 класс баласы иде. Башка класслардан да, мисал өчен, 6нчы класстан күчүчеләр булды. Былтыр үз улым Бичуриннан Бондаренкодагы 7нче класска күчкән иде. Шулай күчүчеләр шактый булды.

Бондаренко бинасында рус балалары уку - сирәк күренеш. Булса да, 1-2 бала… Нигездә, татар балалары. Фәннәрне татарча үзләштерергә әзер, рус милләтеннән булган балаларны да күрергә риза без.

Башлангыч мәктәптә математикадан кала барлык фәннәрне татарча укыйбыз. 5-6 сыйныфлар да шулай. 7 класстан башлап, класс әзер булса, математика, биология инглиз телендә керә башлый. Инглиз теленә тирәнтен игътибар итәбез, ләкин барыбер иң элек балаларның туган теленә өстенлек бирәбез.

Бондаренкодагы бинада татар теле туган тел буларак укытыла. Бичурин урамындагы корпуста бөтен кеше мәҗбүри өйрәнсен дип, без аны туган тел кысаларында түгел, ә дәүләт теле буларак укытабыз. Атнага өч сәгать, туган теле итеп сайласа, атнасына дүрт сәгать була. Бичуринда татар телен туган тел итеп сайлаучылар шактый, — диде.

Айдар Шәмсетдинов әйтүенчә, былтыр татарча начар белеп, бер ел эчендә татарчасы сизелерлек яхшырган балалар шактый күп. 

— Хәзерге вакытта Казан балаларын татарлаштыру гаҗәп авыр нәрсә. Кайчак тәнкыйть белән чыгучылар бар, әмма бер ел эчендә без Казанда тагын 1 меңнән артык балалы татар мәктәбен булдырык. Фәннәрне татар телендә укытабыз, тәрбия эшләре татарча бара, димәк, эшебез юкка түгел. Балалар бит төрле гаиләләрдән, төрле мәктәпләрдән килә. Ата-аналар да балалары бер ел эчендә татарча сөйләшә, татарча фикер йөртә башлады диләр, димәк, юкка гына эшләмибез, — дип нәтиҗә ясады директор. 

Әниләр нинди фикердә?

Без балаларын «Адымнар»га укырга биргән ата-аналар белән дә сөйләшеп алдык. 

Эмма кызының катнаш никахта тууын әйтте. Ул  баласының татарча белүен теләп, нәкъ менә Бондаренко урамындагы бинага укырга бирүләрен әйтте. 

— Миңа барысы да ошый. Башта бер ел әзерлек төркеменә йөрдек, быел 1нче класска максатчан шунда кердек. Мин баламның туган телен белүен телим. Бүген инде аның сүз запасы арта: ул төсләрне, хайваннарны, яшелчәләрне белә. Без татар телендә белем бирүгә каршы түгел, киресенчә, хуплыйбыз.

Гадәттә, минем бала нидер ошамаса, шундук әйтә. Авыр булса, әйтер иде ул. Мин аңламыйм, авыр, дияр иде. Сүзләрне кушып, әле җөмләләр төзи алмый, ләкин мәгънәләрен аңлый. Аларга көн саен диярлек татар теле дәресе керә, фәннәр дә татарча укытыла, - диде Эмма.

Рәмзия дә «Адымнар» мәктәбендә белем бирү процессыннан канәгать булуын әйтте. Аның баласы башта 2нче гимназиядә белем алган. Анда 1нче класста бөтен фәннәрне татарча укып, «Адымнар»га күчергәч, татарча белем бирү күләме бераз кимегән, әмма бер дә зарланырлык түгел. 

— Ни генә дисәк тә, 2нче гимназиядә дә балалар барыбер коридорда русча аралаша иде. Шәхсән безгә «Адымнар»дагы татарча белем күләме җитә. Без бит өйдә бер грамм русча сөйләшмибез, русча сөйләшә дә белмибез. Безнең балага татарлык бетә дигән куркыныч янамый. Татарчасы камил аның, шуңа рус һәм инглиз телен дә камил белүен телибез.

2 нче гимназиядә 1нче класста бер тапкыр да инглиз теле кермәде. «Адымнар»га бер инглиз сүзе белмичә килдек. Ә уку елын «5»легә тәмамладык. Инглиз теленнән укыту көчле монда. Рус теле дә камилләште.

"Адымнар"да күп фәннәр татар телендә. Әйләнә-тирә дөнья, мәсәлән. Катлаулы фән. Табигать күренешләре, йолалар - бөтен нәрсә кергән. Шул фәнне укыганда ярты класс интегә, чөнки алар татарчаны әйбәт белми. Ә балалар татар телендә генә җавап бирергә тиеш. Былтыр әти-әниләр рус телендә эш дәфтәрләре дә алып, билгеләр куйдырттылар, чөнки балалары татарча сөйли алмый. Рус телендә дәреслек алып, үзләре аңлап, балаларына өйрәттеләр. Безгә бу кагылмый, шөкер. Математика русча монда, гимназиядә татарча иде, шуңа кушу-алуларны эшләгәндә, балам татарча уйлый. 

«Адымнар»ны Сабаның сәләтле балалар мәктәбе итеп күрәсе килгән иде. Тәрбия, тәртип тә көчле булырга тиеш дип саныйм. «Адымнар»да уку канәгатьләндерә, тик дисциплина аксый. Мәктәпнең үз традицияләре юк, аны эшләргә еллар кирәк әле. Әле бик күп эшлиселәре бар, чөнки бирегә төрле җирдән балалар җыелган.

Безнең класста алай «текә» балалар юк, ләкин өйдә яхшы тәрбия күрмәгәннәре бар. Хәзер әти-әниләр 1-2 бала үстерә дә, балаларны һәйкәл, флаг итеп күтәреп йөри.Бәләкәй генә кимчелекләре булса да, үзләренекен яхшы итеп күрсәтеп, башка балаларны гаепләү ягын алалар. Яхшы тәрбия традициясе монда да еллар дәвамында салыныр инде ул.

Гаиләдә русча сөйләшәләр икән, «Адымнар»да уку авыр. Монда татарчага күбрәк өстенлек бирәләр. Укытучылар русча, татарча, инглизчә яхшы беләләр. Көчле мөгаллимнәр. Каршы чыккан ата-аналарга килгәндә, балаларының русча укуын теләгәннәре Бичуриндагы бинада калды бит инде. Аларны беркем дә мәҗбүриләп Бондаренкога китермәде. Шуңа күрә Бондаренкога килгән кешеләр, татарча өйрәнмибез дип, берничек тә каршы килә алмыйлар. Алар шул шартларга риза булып, үзләре монда килделәр. Әгәр ике телдә генә укырга телиләр икән, Бичуринда укыйлар. 

1нче класста ярты фән татарча, яртысы русча, 2нче класстан ничәдер процент инглизчә, алга таба математика, тарихлар татарчага әйләнә бит. Ата-аналар шуннан курка. Башлангычта укытабыз да китәбез, гел татарча гына булгач, укый алмаячакбыз, диләр, - дип сөйләде Рәмзия.

Алсу улын быел 1нче сыйныфка «Адымнар»га биргән. 

— Безнең өчен мәктәпнең укыту программасы, телләр үсешенә басым ясавы мөһим иде. Бала туган телен белергә тиеш бит. Әзерлек төркеменә дә шунда йөрдек. Татар, инглиз телләрендә укыту була дигәч, без инде мәктәп төзелә башлауга шуны гына күздә тоттык. Монда педагогик состав та көчле, заманча матур бинада да укытасы килә. Балаларны иртүк бик ягымлы каршы алалар. 

Фәннәрнең татарча булуына без каршы түгел. Татарча буласын белеп бардык бит. Әгәр минем бала хәзер телне өйрәнми икән, телне киләчәк буыннарга тапшыру туктап кала, аның балалары да белмәячәк, татар теле шуның белән бетте дигән сүз. Татарча сөйләшергә кирәк тә, балалар белән өйдә гел татарча гына сөйләшеп булмый шул, үзебездә дә гаеп юк түгел. 

Шулай да, башка фәннәр татарча булса да, математика русча булуы хәерлерәктер. Минем баштан узган ул. Мин 9 сыйныфка кадәр татарча укыдым, аннары безне башка класс белән куштылар. Рус классына күчкәч, кушу-алу кебек терминнарны русча аңлау кыенрак булды.

Мәктәптә татарча дәресләрдән тыш, бушлай түгәрәкләр булса да яхшы булыр иде. Татарча бәйрәмнәр булуы да ошый, — дип сөйләде Алсу.

«Ул мәктәп максатына ирешәчәк, ләкин аңа вакыт кирәк»

Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин »Адымнар» мәктәбенә зур өметләр баглавы турында әйтте. 

— Максат-теләкләр изге, ул бит әле эксперименталь рәвештә генә эшли, бары тик беренче адымнары, шуңа «Адымнар» дип атала да инде ул. Адымнар төрлечә башлана, җиңел генә булмый. Укучыларның 27 проценты татарча белем алуны сайлаган икән, әлбәттә, бик үк мактанырлык күрсәткеч түгел, ләкин, минемчә, вазгыять үзгәрәчәк. Полилингваль мәктәпләребез татар мохитен тудырса, методологик яктан дөрес укыту әсбаплары, дәреслекләр белән куллансак, балаларда кызыксыну уятсак, әлбәттә, вазгыять үзгәрер дип ышанам. Милли үзаң бераз йокыга киткән икән, аны уяту өчен тырышлык кирәк. 

«Адымнар» мәктәбенең максаты, нинди булырга тиешлеге — рәсми документларында бөтенесе язылган. Бүген ул дөнья күләмендә мәгариф системасында кулланырлык документ. Берничә телдә сөйләшү, фикерләүгә өйрәтү, шәхес тәрбияләү максатлары куела. Минемчә, ул максатка ирешәчәк, ләкин аңа вакыт кирәк. Киртәләр аша булса да ул үзенең морадына ирешәчәк.

Экс мәгариф министры, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов «Адымнар» татар зыялыларын әзерли торган мәктәп булуын ассызыклады. Быел ул Актанышта да ачылды. 

— Татар, рус, инглиз телендә әйбәт аралашырлык шәхесләр тәрбияләмәкче булабыз, әле гарәп телен дә укыта башладык. Без балаларны күп телдә аралашырлык дәрәҗәдә әзерләп чыгарырга тиеш. Бала телне никадәр күбрәк белсә, шулкадәр көндәшлеккә сәләтле була. Бездә бит 100 процент татар мохите, безгә килеп эләккән бала ул инде татар телен белми кала алмый. 

Күпмедер күләмдә без IT компетенция дә бирәбез, чөнки аны да бирмәсәк, баланың киләчәген күзаллау кыен булачак. Укытучылар табу кыен булмады, алар тулы комплект. Башта гуманитар гимназия булганлыктан, бу проектка кереп китәргә җиңел булды.

«Мәктәпнең эше үзгәрсен өчен ата-аналар таләп итәргә тиеш»

Язучы Ләбиб Леронның оныклары «Адымнар»да белем ала. 

— Берсе 1нче сыйныфта, икенчесе 4тә укый. 4нче сыйныфта барысы да тәртип, татар теле югары дәрәҗәдә. Укытучылары да уңышлы туры килде. Тәнкыйть сүзләре бар, ләкин ишеткәннәрдән чыгып кына сөйләп булмый. Мин анда татарлык көчле булыр дип ышанам. Күптеллелек булгач, татар теле беренче чиратта булырга тиеш, сүз дә юк. 

Заманында балаларны 2нче гимназиягә биргән идек. Анда татарлык булган өчен ерактан ук йөреп укыттык. Аллаһка шөкер, оныклар татарча камил сөйләшә, ләкин җил кайсы яктан исүенә карап булырга да мөмкин, чөнки вазгыять хәзер шундый.

Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов исә, «Адымнар» мәктәбенең укыту сәясәте белән риза түгел. 

— Мин аңа шаккатмыйм да, сокланмыйм да, чөнки анда алдадылар. Башта күптелле мәктәп, татарча укытабыз дигән булдылар. Тик чынлап торып татарча укыту юк анда, бөтен параллельдән аерым классларга гына җыеп укыталар. Ул безнең күзне буяу гына булып чыкты. Тавышын зур итеп чыгардылар, паровоз пар чыгарып сигнал бирә бит әле, бөтен кычкыртканы паровозның пары кебек кенә булды. 

Инглиз телендә укытып, балаларны Англия, Америкага чыгарып җибәреп, кеше итәбез дип хыялланалар. Ләкин Европага чыгып китеп, бер татар баласының да банкның баш менеджеры, кибет директоры, завод хуҗасы булганы юк. Чөнки татарның менталитеты андый түгел, менталитеты көнчыгышка карый. Кесәсендә акчасы булганнар уйлый инде, баламны Европага чыгарам да, фәлән-төгән була дип… Булмый, Европа татарга килеп терәлмәгән, татарның ярдәменә мохтаҗ түгел ул. 

Менә инглиз теленән тыш, гарәп, я төрек телен укытсалар, татар балалары өчен файдалы булыр иде. Төркиядә, тарихны әзрәк белсәләр дә, күпме себер татары адмирал, генерал, министр булды. Европага китеп, бер татарның да министр булганын ишеткән юк, ул әле тиз генә булмаячак та. 

Мәктәпнең эше үзгәрсен өчен, ата-аналар таләп итәргә тиеш. Атнасына 3 сәгать инглиз теле, 3 сәгать гарәп яки төрек теле керсен, шунсыз балалар алданачак, — дип саный Вахит абый. 

Татар юрап китерә, диләр. «Начар, ошамый, алдадылар», - дип гел-гел тукып тормыйк әле. Яхшыга юрыйк. Мәктәп укытучыларының татар театры түгәрәге булуы, директор белән берлектә, инде ничә ел татар спектакльләре уйнавы үзе үк зур эш түгелмени?! «Җәяүле Мәхмүт» тамашасын үзем күрдем, кайбер профессиональ театрларны да бәреп егарлык. Шуларны күреп, балалар күңеленә дә татарлык акмаса да тамар әле, шәт. Тәнкыйть - кирәкле шәйдер дип, шелтәләрне исәпкә алып, мәктәп җитәкчелеге дә төзәтәсе җирләрне төзәтеп бетерер дә, барысы да чук кебек булыр дип ышаныйк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100