Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тарих институтының тарихы: Рафаил Хәкимовтан татарны берләштерү моделе

Шушы көннәрдә җәмәгатьчелек мөстәкыйльлеккә омтылыш символы булган Тарих институтының үз мөстәгыйльлеге өчен көрәше шаһиты булды.

news_top_970_100
Тарих институтының тарихы: Рафаил Хәкимовтан татарны берләштерү моделе
Рамил Гали, Салават Камалетдинов/архив

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты 1996 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән оешкан.

2002 елда Институтка күренекле татар галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә.

Тарих институты Татарстанның мөстәкыйльлеккә омтылыш чорының бер символы буларак сурәтләнеп килде.

Бу институтның барлыкка килү алшартларына, Тарих институтының тарихына күз салыйк.

1939 елның октябрендә Татарстан Совнаркомы каршында Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты (НИИ) ачыла, күп тә үтми, аңа татар халкының тарихын һәм җирле тарихны өйрәнү эше дә йөкләнә. 1946 елда Институт яңа ачылган СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы составына керә — аның фәнни учреждениесе булып китә. 1993 елдан Татарстан Фәннәр Академиясе юрисдикциясенә керә. Татарстан Фәннәр академиясенең 1991 елның ахырында — 1992 елның башында оештырылуын да искәртеп үтик.

Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр тарих юнәлеше ИЯЛИдагы биш секторның берсе буларак яши. «ИЯЛИ» исеменең соңгы «И» хәрефе — история (тарих) сүзеннән.

Тарих секторы үсеп, аның канаты астында археология, этнография, иҗтимагый фикер тарихы, һәйкәлләр җыелмасы, татар энциклопедиясе бүлекләре барлыкка килә. ИЯЛИ базасында мөстәкыйль институтлар булдыру мөмкинлеге барлыкка килгәч, 1993 елда Татар энциклопедиясе институты оештырыла. 1996 елда биш бүлек базасында Тарих институты ачыла.

ИЯЛИ аббревиатурасыннан соңгы И (история) аерылып чыкса да, брендка әйләнгән аббревиатура җимерелми — тагын бер «И» буларак сәнгать (искусство) кушыла. Читкә китеп булса да өстәп куйыйк, хәзер бу юнәлеш институтның иң актив эшләгән тармагы.

Археология юнәлеше тарихына килсәк, 1961 елда тарих секторыннан археология һәм этнография секторы аерылып чыга. 1965 елдан секторны Альфред Халиков җитәкли. 1986 елда сектор Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының археология бүлегенә әверелә.

1995 елда ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Археологик тикшеренүләр Милли үзәге дип атала. 1996 елда Тарих институты оештырылгач, ул аның составына керә. 2014 елда ТР Фәннәр Академиясе карамагандагы Халиков исемендәге Археология институты булып оеша.

А. Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков (1973 елгы) — мөстәкыйльлек алган Мәрҗани исемендәге тарих институтының беренче аспирантларыннан (1996—1999). Тарих фәннәре докторы. Болгар цивилизациясе музее, «Казанская панорама» музее аның катнашында барлыкка килгән.

Айрат Ситдыйков 2016 елда «Болгар цивилизациясе. Мең елга сузылган юл» дип аталган сәнгати экспозиция инсталляциясен әзерләүчеләр төркеме составында Тукай премиясенә ия булды. Сигез кеше арасында биш рәссам белән бергә бер археолог һәм ике директор бар иде (Татарстан Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков һәм Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов).

Археология институты җитәкчелеге Тарих институтын кушуга бәйле мәгълүматка бәйле бернинди комментарийлар бирмәде. Директор Ситдыйков та, аның урынбасары Хәйретдинов та дәшмәүне кулай күрә.

Археология институтының хезмәтләре шулай ук сайтка куеп барыла.

Инде Тарих институтының мөстәкыйль яңа тарихына килик.

Институт ачылганнан бирле аны Рафаил Хәкимов җитәкли.

Рафаил Сибгат улы Хәкимов (1947) — сәясәтче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, 1973-89 елларда Казанда фәнни-педагогик хезмәттә, 1989-91 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында, 1991 елдан ТР Президентының фән, халык мәгарифе, мәдәният һәм сәламәтлек саклау буенча киңәшчесе, 1995 елдан сәяси мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе. Бер үк вакытта 1996 елдан ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры. Хезмәтләре федерализм, этник мөнәсәбәтләргә карый.

1997 елда Институт юридик статус ала.

2002 елда Институтка Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә.

2014 елда ТР Министрлар Кабинеты Карары белән Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтын гамәлгә куючы функцияләре һәм вәкаләтләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырыла. Ә фәнни-методик җитәкчелек — ТР Фәннәр Академиясенә.

2914 елда Бакчасарайда Тарих институтының Кырым фәнни үзәге оеша. Аның максаты кырым татарлары мирасын саклау һәм өйрәнү дип билгеләнгән. Үзәкнең җитәкчесе — тарих фәннәре кандидаты, доцент Эльдар Сейдаметов.

2015 елда Санкт-Петербургта Тарих институтының Л. Н. Гумилев исемендәге Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге оеша. Үзәкнең җитәкчесе — Шамил Әхмәтшин. 1996-2015 елларда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле. «Ум. Честь. Красота. Смольный институт благородных девиц», «Потомки татарской знати на русском престоле XVI — первая четверть XVII века», «Татары на службе Отечеству. Страницы истории Военно-морского флота России» һәм башка бик күп китаплар авторы.

Тарих институты — Россия Ислам университетын гамәлгә куючыларның берсе. (Россия Мөфтиләр шурасы һәм Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә).

Тарих институты — Россия Ислам университетын гамәлгә куючыларның берсе. (Россия Мөфтиләр шурасы һәм Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә).

2016 елда 7 томлы «Татар тарихы» академик басмасы әзерләнеп чыга. Басма Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясенә ия була.

Үзе Мәрҗани исемен йөрткән институт бүлекләренә дә шәхесләр исемен биреп, аларның исемнәрен мәңгеләштерә. Мәсәлән, Миркасыйм Усманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге (җитәкчесе — тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев), Хөсәен Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге (җитәкчесе — педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов), Яхъя Абдуллин исемендәге Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлеге.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты бар чыгарган китапларын сайтка урнаштырып бара һәм аларны теләгән кеше үзенә бик җиңел генә күчереп куя ала. Моның өчен бернинди теркәлүләр дә соралмый.

Мәрҗани исемендәге тарих институтының иң яңа тарихы

25 май. Матбугат чараларында «Мәрҗани исемендәге тарих институты ябыла» дигән мәгълүмат таралды. Институтны ябуга әзерләү турындагы хәбәрне аның директоры Рафаил Хәкимов раслады. Фәнни үзәкнең А. Х. Халиков исемендәге Археология институты составына керү мөмкинлеген әйтте.

Чыганаклар сәбәпче итеп ТР Фәннәр Академиясенә күрсәтте. Әмма ТР Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлахов Мәрҗани исемендәге Тарих институты ябылу турындагы хәбәрне кире какты: «Аны Археология институты белән кушарга мөмкин, элегрәк ул шунда иде. Ләкин бу бит ябу түгел», — диде ул.

«Дөресен әйткәндә, бу хакта сүзләр еллар дәвамында бара. Чөнки үзе Фәннәр Академиясе институты дип атала, ә үзе Фән һәм мәгариф министрлыгына буйсына. Бу бит дөрес түгел. Эш өчен шулай яхшырак булырга мөмкин, структур үзгәрешләрне беркем дә сизмәячәк, бер галим дә зыян күрмәячәк. Институт кадәр институт ябылмый. Безнең Президент мондый хәлгә бармаячак», — диде Сәлахов.

«Мәрҗани исемендәге Тарих институтын бетерү күзалланмый. Институт һәрвакыт республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булды. Бүгенге көндә институтның нинди формада үсәчәге, аның эшен ничек көчәйтеп булуы турында фикер алышалар. Бары тик бу юнәлештә фикер алышу бара», — дип ышандырды ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Институтның мөстәкыйль статусын саклап калырга кирәк»

Тарих институты гамәлгә куючыларының берсе булып торган Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Тарих институты мәсьәләсенә килгәндә, миңа әлегә ачыктан-ачык мөнәсәбәтемне белдерергә туры килмәде. Бәлки, хезмәткәрләребез имза җыюда катнашканнардыр. Мин институт мөстәкыйль булырга тиеш дип саныйм. Ул яхшы эшләп килде, чыгарган хезмәтләре күп. Аның мөстәкыйль статусын саклап калырга кирәк».

Институтны саклыйк: петиция һәм Сюняев

Ул арада дөньяның төрле якларыннан Татарстан Президенты исеменә Институтны яклап хатлар килә башлады. Интернетта институтны яклауны сораган петиция чыкты.

«Мәрҗани институтының ябылу һәм аның Халиков исемендәге Археология институты белән кушылу планнары турында интернет газеталардан укып бик гаҗәпләндем. Тарих институты республиканың гуманитар фән юнәлешендәге иң көчле учреждениесе буларак Россия киңлекләрендә билгеле. Әлеге танылуны өлешчә җиде томлык «Татар тарихы» (инглиз теленә тәрҗемәсе белән), «Золотоордынское Обозрение» һәм «Историческая этнология» журналлары алып килде. Россия һәм СНГ илләренә таралган татарлар өчен Мәрҗани исемендәге институт, Казан федераль университеты, Казанның башка гуманитар институтлары чыгарган китаплар, Татарстанның Фәннәр Академиясе булуы горурлык билгесе һәм Россиядә сан ягыннан икенче урын алып торган халыкның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат чыганагы булып тора. Татарстаннның тарих фәне «бренды» ябылу хәбәре күпләрне борчыды. Миңа да күпләр шалтыратты. Мин фикер алышуларны да укып бардым, 1200дән артык кеше кул куйган петицияне дә күрдем.

Россия Фәннәр Академиясе дә йөзләгән Институтны финанс ягыннан контрольдә тотмый, бары тик фәнни-методик җитәкчелекне генә үз өстендә калдырды. Мәрҗани исемендәге институт та шушы схема буенча эш итә. Уңышлар телим.

Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты галиме, академик Рәшид Сюняев».

«Anticus Multicultural Association» ассоциациясе һәм Румыния татарлары Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ликвидациясе мөмкинлеген ишетеп бик борчыла һәм финанс кыенлыклары килеп чыга калса, Институт журналларын чыгаруны үз өстенә алу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Без институтның «Золотоордынское обозрение», «Крымское историческое обозрение», «Кряшенское историческое обозрение», «Историческая этнология» дип аталган дүрт басма чыгаруын беләбез. «Золотоордынское обозрение» журналы - Россиядә Алтын Урда һәм татар ханнары тарихы буенча махсуслашкан бердәнбер басма. Журнал рецензияләнә торган ВАК фәнни басмалары исемлегенә керә, SCOPUS һәм Web of Science кебек халыкара системаларда индексацияләнә.

Anticus Multicultural Association — югалу алдында торган халыкларның телләре һәм мәдәниятләренә ярдәм итүче Румыниянең Европа ассоциациясе».

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты коллективы, «Институтны ябу һәм шул нигездә „Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе“ ДФБУның Археология һәм тарих институты оештыру проектының булуы турындагы хәбәргә чиктән тыш борчылуын белдереп» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллады.

Татарстан Президенты исеменә дөньяның төрле илләреннән галимнәр кул куйган хат, Бөекбритания татар һәм башкортларының «Заман» җәмгыяте, Мәрҗани исемендәге тарих институтының Кырым фәнни үзәге хатлары да юлланды.

Нәтиҗә

Тарих институты тарихына күз салсак, нинди оешманың беренчеллеге һәм кайсының кайсысы составыннан чыгуы һәм кая керсә дөресрәк булуы турында шактый бәхәсләшеп булыр иде.

Иң мөһиме: Тарих институты үзенең таралу куркынычы белән дөнья татарларын туплау мөмкинлеге үрнәген күрсәтте.

Социаль челтәрләрдә институт директоры Рафаил Хәкимовның эшчәнлеге һәм яшенә, ни дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвенә бәйле фикер алышулар бара. Аның казанышларын санап, ул гомерлеккә институтның мактаулы җитәкчесе булырга лаек диючеләр дә, аны үзенә вакытында алмаш таба алмыйча фәнни үзәкне көчсезләндерүдә, ябылу дәрәҗәсенә җитүдә гаепләүчеләр дә бар.

Әмма бер нәрсә бәхәссез: ул үзе тудырган институт мисалында җәмәгатьчелекне туплый алды. Бу да Тарих институтының тарихы.

Тарих институты тарихын язганда «Тел, әдәбият һәм сәнгать институты» дип аталган, оешманың тарихына багышланган басма кулланылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100