news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сбербанк база ипотекасы программалары буенча ставканы 0,8 процентка күтәрде

news_top
Сбербанк база ипотекасы программалары буенча ставканы 0,8 процентка күтәрде
Владимир васильев / "Татар-информ" архивы

Сбербанк база ипотекасы программаларын 0,8 процент пунктына күтәрүен хәбәр итте. Бу хакта Интерфакс яза.

«Агымдагы базар шартлары 8 августтан база ипотекасы программалары өчен ставкаларны 0,8 процент пунктына күтәрергә мәҗбүр итте. Шул ук вакытта без халык өчен ипотекага торак алу үтемле булсын өчен тырышабыз», – диелә банк хәбәрендә.

Хәзер яңа төзелгән йортлардан ипотека буенча торак алу ставкасы 11,4%, икенчел базарда 11,7% диелә банк сайтындагы материалларда.

Дәүләт ярдәме булган программалар буенча ставкалар үзгәрми, дип хәбәр иттеләр банкта.

Россия Банкы 21 июльдә берьюлы 100 база пунктында төп ставканы елына 8,5 процентка кадәр күтәргән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар