«Саз ерып йөрүдән туйдык» – Мөслим районы халкы начар юллардан интегә
«Яз-көз айларында, яңгыр явып киткәч җәй көне йөрерлек түгел. Асфальт турында хыяллану юк инде безнең, гравий түшәсәләр дә башыбыз күккә тияр иде», – ди авыл халкы Чакмак – Салауз-Мухан авылларын тоташтыручы юл турында. «Интертат» Мөслим юлларыннан интегүчеләр белән сөйләште.
«Без бу сорауны күптән яптык»
Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә чыккан бер видеоролик игътибарыбызны җәлеп итте. Видеоны төшерүче Мөслим районы Иске Чакмак һәм Салауз-Мухан авылларын тоташтыручы юлның бер урыны ишелеп, аска иңгәнен күрсәтә. Анда чокыр барлыкка килгән. Машина белән үтүчеләрне кисәтү максатыннан, бу урынны махсус тасма белән уратып алганнар. «Телеграм» каналларда видеоны: «Авыл халкының бөтенләй цивилизациядән аерылу куркынычы бар», – дип шәрехләгәннәр.
Әлеге хәлгә ачыклык кертү максатыннан, «Интертат» Иске Чакмак авылы халкы һәм Метрәй авылы җирлеге башлыгы белән элемтәгә керде (Иске Чакмак һәм Салауз-Мухан авыллары шушы җирлеккә карый).
Авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов белән сөйләшүебез яхшы хәбәрдән башланды – бу җимерелгән урын тулысынча төзекләндерелгән икән инде.
«Сез безгә бик соң шалтыратасыз. Бу инде – актуаль булмаган мәгълүмат. Без бу сорауны күптән «яптык», – диде башлык «Интертат» хәбәрчесенә. Аның сүзләренчә, юлның ишелгән урыны турында аңа 15 март көнне хәбәр иткәннәр. Юл өчен җаваплы «Главтатдортранс» оешмасы 16 март көнне үк килеп, әлеге урынны төзекләндереп киткән. («ВКонтакте» челтәрендәге «Подслушано Муслюмово» төркеменә бу видео 13 март көнне үк урнаштырылган булган. Авыл җирлеге башлыгына бу урын аша үтеп йөрергә туры килмәгәндер, күрәсең).
Илдус Шәмгунов безгә төзекләндерелгән урынны һәм юлның грейдер белән тигезләтелүен күрсәтеп, фотохисап җибәрде.
«Сыйпап-сыйпап» кына ремонтлап китәләр аны»
Юлның әлеге өлеше басу сулары ага торган тирән чокыр өстеннән үтә. Халык Нартлыкүл чокыры күпере дип йөртә бу урынны. Тик аны күпер дип әйтү дә дөрес булмас, су аксынга зур торба куелып, шуның өстеннән балчык салынган юл ул.
Ярый, хуш, теләсә-кайсы техника өчен куркыныч тудырган бу урынны тиз арада көйләп куюлары әйбәт булган анысы. Ләкин, авыл халкы белән аралашканда, проблеманың моның белән генә бетмәве ачыкланды. Иске Чакмак халкы сөйләвенчә, юлның бу урыны көчле яңгыр явып үткән яки басу сулары агып төшкән саен шулай җимерелә икән. «Ишелгән саен «сыйпап-сыйпап» кына ремонтлап китәләр дә, икенче юлы тагын шул ук хәлгә килә. Анда җитди ремонт кирәк», – дип саный алар. Бу урын гына түгел, гомумән, әлеге юл – Иске Чакмак халкының үзәгенә үткән мәсьәлә. Салауз-Муханның авыл эчендәге юллары мактанырлык булмаса да, авылны чыгу белән үк, Мөслимгә илтә торган ялтырап торган асфальт юлга килеп чыгасың. Ә менә Иске Чакмак халкына аңа кадәр 8 чакрым тирәсе юл узарга кирәк. Аеруча яз-көз айларында әлеге юлда бик интегә Иске Чакмак авылы халкы. Авылда эш булмау сәбәпле, Мөслимнең үзенә йөреп эшләүчеләр, резин итекләрне читкә куеп, чиста юллардан йөрергә, машинада җилдерергә хыяллана.
«Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дигән принцип белән эшләнелә»
Ах-зарларын сөйләгән авыл апалары, «эшсез кала күрмик тагын» дип, исемнәрен күрсәтмәвемне үтенделәр.
Авыл халкы сөйләгәннәрдән:
Иске Чакмак белән Салауз-Мухан арасындагы юлда яз-көз иза чигәбез. Яңгыр яугач, җәй көне дә начарлана, кызыл балчыгы чыгып, йөри алмас дәрәҗәгә җитә.
Авылыбыз зур түгел. Өлкән яшьтәге кешеләр булсак та, безнең дә башкалар кебек чиста юллардан йөрисебез килә бит. Авылда эш булмагач, бөтен хезмәт яшендәге халык та Мөслимгә йөреп эшли. Авылның күп хатын-кызлары үзләре руль артына утырды. Хатын-кыз йөртүчеләр өчен бик куркыныч юл ул. Чокырларын әйләнеп үткәндә, машина юл кырыена төшеп китәргә аз гына кала. Ирләр, ярар, батыррак, аларга утырып йөргәндә тынычрак әле. Кайвакыт эштән авылдаш хатын белән кайтабыз, шул чакта чәчләр үрә тора инде. Кичә менә: «Җәяү кайтуым тынычрак», – дип, авылга кадәр араны җәяү тәпиләдем. Көне буе эшләгәч, җәяү кайту да бер дә рәхәт түгел. Ул бит чиста юлдан керт-керт атлап кайту түгел – бутый белән саз ерып, сумка күтәреп кайту.
Бу юлга моннан берничә ел элек вак таш җәйгәннәр иде. Шул ташы бетте хәзер. Асфальт турында хыяллану юк инде безнең, шул вакыттагы кебек таш түшәсәләр дә, башыбыз күккә тияр иде. Сабантуй алдыннан да ел саен аз-маз гравий сибеп чыга торганнар иде. Соңгы елларда анысы да тәтеми.
Әнә ул видеодагы күпер бик тирән чокыр аша салынган. Анда төшеп китсәң, менә алмыйча ятып калуың да бар. Аны шушы көннәрдә рәтләп киттеләр. Тик су төшсә, яки көчлерәк яңгыр яуса, ул урын яңадан ишелә башлый. Минем Чакмакка килгәнемә 30 елдан артты. Мин белгәннән бирле шулай «сыйпап-сыйпап» ремонтлана ул. Ишелгән урынына ком чәпәп китәләр, нытыгып төзекләндерелгәне юк. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дигән принцип белән эшләнелә. 20 метр тирәседер ул чокырның тирәнлеге. Аның читләренә култыксалар куйдылар да, ләкин үзәге дөрес булмыйча гел ишелеп торгач, аны кую белән бетәмени эш.
«Язын-көзен безнең авылга кунак кайта алмый»
Тагын бер авыл кешесе:
Авылда кеше аз булса да, җәйгә барыбызның да балалары, туган-тумача авылга агыла башлый. (Апалар әйтүенчә, Чакмакта 40лап кына кеше яши). Үзебезнең балалар бу арада юллар начар булганга кайта алмый торалар. Кайтканда да күп вакыт машиналарын Мухан авылындагы берәр йорт капка төбендә калдыралар. Чөнки пычракта җиңел машина белән үтәм димә. Үзләрен НИВА яки ВАЗ машинасы белән барып алабыз. Яхшы машинаңны чит авылда калдырып кунакка кайту да тыныч түгел. Әле кайтып өлгермисең: «Машинагызны алсагызчы, миңа урын кирәк иде», – дип шалтыраталар. Язын-көзен кунак кайта алмый инде безгә.
Юлны ремонтламаска хәзер инде авылда укучы балалар булмауны да сәбәп итәләрдер. Булганда да, бот төбеннән бутый киеп, саз ерып, Мөслимгә укырга йөрделәр инде безнең балалар. Аякта – бутый, сумкада туфли булды. Муханда автобустан төшереп калдыралар иде үзләрен. Кар явамы, яңгырмы – авылга кадәр җәяү кайталар. Ул чалбарны көн дә юыш иде. Тукталышта калдырып киткәнгә, ничәмә-ничә резин итекләре генә югалды. Авылда яшьләр калмый, диләр, шундый шартларда ничек итеп калсыннар алар. Гомер буе интектек инде бу юлсызлык белән.
«Коры вакытта Мөслимгә 10 минутта төшәбез, пычракта ярты сәгатьләп вакыт кирәк»
Янә дә бер авыл кешесе:
Безнең авыл халкының җитәкчелектән бөтен сораган әйбере ул – юл. Суны да үзебезнең көч белән керттек, беркемгә дә ялынып йөрмәдек. Авылыбызда шул тырышып-тырмашып яшәп ятучы гаиләләр генә калды да инде.
Без бу юлга бик борчылабыз, көн дә үз машинабыз белән Мөслимгә йөреп эшлибез бит. Машина да туза инде мондый юлларда йөреп. Батмый-чуммый йөрсәң дә йөрер идең аны. Алдагы елларда, батып, машинаны трактор белән өстерәп чыгарган вакытлар да булды. Бик сазлы вакытта гел йөри торган түгел.
Быел алай да батмадык әле. Кар аз булгач, юл пычрак вакытта да азмы-күпме йөрерлек булды. Муханны узгач та бик күп итеп су төшкән урын бар иде. Анысы да кибеп килә, Аллаһка шөкер.
Җәй көне коры юлдан Мөслимгә 10 минутта төшеп җитәбез. Болай саз ерып төшкәндә, ярты сәгатьләп вакыт кирәк. Наратлыкүл чокырындагы күперне яхшылап төзекләндерсәләр, юлларга да ниндидер каты өслек җәелсә, бик яхшы булыр иде. Авылыбызда күбрәк өлкән буын булса да, безнең дә башкалар кебек, кешечә итеп яшисе килә бит. Саз ерып йөреп арыдык.
Үзебезнең авыл эче әйбәт, юлга су комы түшәлгән, бик тиз җилли. Язгы ташу вакытында да коры юлдан йөрибез. Менә шул безнең авылдан Салауз-Муханга кадәр булган юлны гына көйләсеннәр иде.
Безнең авылга җитәрәк, борылыштан тауга менеп китеп, Островка, Татар һәм Рус Смыловкасы авыллары урнашкан. Аларның юллары безнекеннән дә начаррак. Ул якка җиләккә йөрибез без. Алай-болай яңгыр яуса, аннан кайтам димә инде.
Авыл башлыгы: «Бу – йөрерлек юл»
Авыл җирлеге башлыгы Илдус Шәмгунов «ике авыл арасындагы юл бик начар икән» дигән сүзләребез белән килешмәде. Аның фикеренчә, юллар белән мондый ситуация язгы чорда республиканың күп авылларында була.
«Без ул юлны язга керер алдыннан әзерләдек. Ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыга торган юл түгел ул. Шушы күперне төзекләндергән көнне калган өлешләрендә дә грейдер йөреп, тигезләп чыкты», – диде ул.
«Кунакка киләм, юлларыгызны карыйм әле», – дигәч тә, башта: «Килеп йөрүегездән мәгънә күрмим, бу – йөрерлек юл, бездә халык һәрвакыт «нормальный» юлдан йөрде», – дип каршы төшкән иде. Сораулар күп бирә башлагач, «килгәндә хәбәр итәрсез, күрсәтермен» дип ризалашты.
Ике көн элек «йөрерлек түгел» дип зар елаган Иске Чакмаклылар да бүген миңа: «Җилләү алдында тора инде бүген юлыбыз. Җир утыра әкренләп», – дип язып җибәрделәр. Түбәндәге фотоны да юлладылар.
«Иске Чакмак – Салауз-Мухан арасында якын арада ремонт эшләре каралмаган»
Иске Чакмак – Салауз-Мухан авыллары арасындагы юл – «Главтатдортранс» оешмасы карамагында. Әлеге оешманың эшләрне кабул итү буенча белгече Азат Гәрәев тә Иске Чакмак авылы халкына өмет бирерлек сүз әйтмәде.
«Иске Чакмак – Салауз Мухан юлында якын арада ремонт эшләре каралмаган. Татарстан бюджеты финанславы белән Әлмәт – Мөслим юлының 59+500 – 60 + 535 чакрымнардагы өлеше һәм 64+800 – 65+500 чакрымнардагы өлешләре төзекләндереләчәк. «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Әлмәт – Мөслим юлының 55+500 һәм 59+500 чакрымнардагы участогында ремонт башкарыла.
Шулай ук, Мөслим – Татар Шуганы юлының 5+900 – 11+800 чакрымнарында капиталь ремонт көтелә. Безнең карамактагы юл булмаса да, Зур Чакмак авылына керә торган юлга бер кат асфальт салачакбыз. Чөнки анда безнең объект торды, без ул юлны Мөслим – Татар Шуганы юлын төзекләндергән вакытта кулландык.
Кызганычка, быел халык аз яши торган авыллардагы башка юллар өчен бюджеттан өстәмә акчалар каралмаган. Бүгенге көндә илнең бөтен финанслары «Шәле – Баулы» түләүле автомагистрален төзүгә юнәлтелгән», – диде ул.
Иске Чакмак – Салауз Мухан авыллары арасындагы ишелә торган урын турында Азат Гәрәев: «Без ул урынны сулар киткәнче дип кенә төзекләндереп тордык. Юл басу сулары кискен төшү нәтиҗәсендә ишелде, су, торба буенча гына акмыйча, юлга да таралды. Җир өсте кибеп бетүгә, ул учакток өстәмә рәвештә ныгытылачак», – дип белдерде.
«Юллар төзекләндерү мәсьәләсендә даими эш алып барыла»
Мөслим башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәммәтдинов «Интертат»ка соңгы елларда районда төзекләндерелгән юллар буенча мәгълүмат бирде.
2013 елга кадәр авылларыбыз юллары бик начар хәлдә, яз, көз чорларында хәтта Нива машинасы белән дә кереп чыкмалы түгел иде.
Үзара салым программасы гамәлгә кергәннән соң, гаять зур күләмле эшләр башкарылды, һәм без, акрынлап, бу мәсьәләне хәл итә алдык. Район юлларының 50%ы гравий яки щебенка белән капланган. Торышыннан чыгып, өстәп салу, грейдерлап тору белән юлларны карап торабыз. Хәзер инде бу юллардан авыл халкы, иркенләп, җиңел машина белән йөри.
Дөрес, халыктан сораулар бар. Чөнки гравий юлдан соң һәркемгә асфальт юл кирәк. Ләкин, кызганычка, бу чара бик күп чыгымнар тәлап итә, һәм аны 1-2 ел эчендә генә эшләп бетерү мөмкин түгел.
Юллар төзекләндерү мәсьәләсендә даими эш алып барыла. Төрле программаларга кереп, планлы рәвештә, соңгы елларда торак пунктлар арасында асфальт салу буенча зур эш башкарылды. 2016 елдан башлап 23 км асфальт юл төзелгән, аның суммасы 265 млн. сумнан арта.
Узган елга килгәндә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, без Мөслим авылының 4 урамында асфальт салдык. Үзара салым программасы хисабына район буенча 20 км юл төзекләндерелде, 1 км яңа юл салынды. Шулар арасында озак еллар халыкны борчыган Нарат Асты авылында 500 м юл гравийланды, Тат Бүләр авылында Совет чорында да юл булмаган урам юллы булды.
Быел без, шулай ук, федераль һәм региональ программалар ярдәмендә, Мөслим авылының тагын 4 урамын асфальтларга планлаштырабыз.