Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ШАЯН ТВ»га 5 яшь: «Балалар «Үзгәреш җиле» фестивале сәхнәсенә менәр өчен үсеп җиттеләр»

Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган бердәнбер балалар каналы «ШАЯН ТВ»га – 5 яшь. Шул уңайдан 26 ноябрь кичендә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында «Шаян»да үзгәреш җиле» юбилей концерты узды. «Интертат» хәбәрчесе тамашаның шаһите булып кайтты.

news_top_970_100
«ШАЯН ТВ»га 5 яшь: «Балалар «Үзгәреш җиле» фестивале сәхнәсенә менәр өчен үсеп җиттеләр»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Узган атнаның якшәмбе кичендә чын мәгънәдә ел вакыйгасы булды. «ШАЯН ТВ» балалары татар дөньясының иң уникаль заманча проекты – «Үзгәреш җиле» сәхнәсендә имтихан тотты. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсендә беренче тапкыр балалар – халкыбызның җыр сәнгатенең ышанычлы киләчәк буыны концерт куйды. Телеканал әлеге вакыйга белән үзенең 5 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Республикабыздагы, Казаныбыздагы иң зур, иң дәрәҗәле сәхнәгә – Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсенә «ШАЯН» балаларын алып менү турында беренче тапкыр Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева уйлана. «Үзгәреш җиле» форматында концерт уздыру идеясен нәкъ менә ул тәкъдим итә. «Мин – «ШАЯН»дагы хисапсыз проектларның шаһите. Жюри составында гел утырам. Карап-карап тордым да, «ШАЯН»ның балалары «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале сәхнәсенә менәр өчен үсеп җиттеләр, дигән фикергә килдем.

Шулай итеп, «ШАЯН»да үзгәреш җиле» идеясе туды. Илһамланып, шушы иҗади экспериментны гамәлгә куярга ашыктык. Концертка озак һәм бик зур тырышлык белән әзерләндек. Балалар мондый зур мәйданда концерт бирүнең зур һәм җаваплы эш булуын аңлап әзерләнделәр. Аларның күзләре янып тора. Алар кыю, дәртле, илһамлы. Минем өчен алар белән бергә эшләү ләззәт булды. «ШАЯН»да шушындый зур иҗади мәйдан булдыру – ул безнең заманыбызның зур алгарышы. Бүгенге концерт – милләтебезнең мәдәни тормышында уникаль бер вакыйга, дип бәялим», – диде Венера Ганиева.

Бәйрәм чарасы «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале җиңүчеләре башкаруында үзенчәлекле заманча аранжировкалы халык җырлары, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, яшь, талантлы җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Яр Чаллы шәһәренең «Мизгел» җыр театры чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай ук, концертта «Балачак җыры» IV балалар җыры бәйгесендә җиңү яулаган җырларга төшерелгән 5 клипның премьералары булды.

Нәкъ 5 ел элек, 2018 елның 12 ноябрендә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган беренче балалар каналы барлыкка килә. Шушы 5 ел дәвамында «ШАЯН ТВ» балалар иҗатын таныту, татар дөньясына яңа шәхесләр бирү, татар телен үстерү һәм пропагандалау буенча даими эш алып бара, бәйге һәм фестивальләр оештыра, берсеннән-берсе файдалы проектлар тәкъдим итә. Дөрестән дә, 5 ел эчендә телеканал сокландырырлык эшчәнлек күрсәтте. 5 кенә яшьлек каналның ирешеп өлгергән уңышлары да, саный китсәң, гаять күп.

  • «ШАЯН ТВ» каналында чыгучы «Күчтәнәч» тапшыруы – «ТЭФИ-2009» Бөтенроссия телевизион бәйгесе җиңүчесе.

  • 2019 елның 30 августында «ШАЯН ТВ» каналы «Карусель» телеканалы үткәргән «Главные герои» милли балалар бәйгесендә «Ел ачышы» номинациясендә җиңү яулады.

  • 2021 елда телеканал «Многоликая Россия 2021» XIII Бөтенроссия журналистлар конкурсында «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләр өчен белем бирү проектлары» номинациясендә 1нче урын алды.

  • «ШАЯН ТВ» каналы «Алтын каләм – Золотое перо» XXVII Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивалендә 3 нче урын алды.

  • «Кичке әкиятләр» тапшыруы алып баручысы Ләйлә Таишева «ТЭФИ-KIDS 2022» премиясендә «Иң яхшы алып баручы» номинациясендә финалист булды.

  • 2023 елда «ШАЯН ТВ» Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты булды.

  • «ШАЯН ТВ» каналы «Балалар өчен иң яхшы телеканал» номинациясендә Россиянең телевизион «ТЭФИ-KIDS 2023» премиясе финалына чыкты.

«Безнең миссия – татар дөньясының киләчәген төзү. Иртәгә сәхнә тотачак татар артистлары, милләткә хезмәт итәчәк татар журналистлары, татар дөньясына файдалы эшләр бүләк итәчәк шәхесләр – болар барысы да бездә, «ШАЯН ТВ»да ярала, үсә, ныгый», – ди «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова. Аның фикеренчә, татарның киләчәген телебезне, милләтебезне үз итә, ярата, зурлый белгән балалар, аларны милли рухта үстерергә омтылган татар җанлы әти-әниләр билгели. «Безнең киләчәгебез өметле, мин моны һич икеләнмичә әйтәм», – ди ул.

Концертта яшь артислар татар халык җырларын заманча аранжировкалар белән башкарды. Мисалга, Кәрим Галиев «Ашхабад» җырын яңача тәкъдим итте.

Ә Самир Камалов «Илче бага» татар халык җыры белән истә калды.

«ШАЯН» балалары сәхнәдә татар моңының матур үрнәген күрсәтте. Сәхнә артына узып, балаларның үзара, авыз тутырып, чиста татар телендә, туган телләрендә аралашуларын ишетү сөендерде. Шунда ук, купшы костюм-күлмәкләрен киеп куеп, сәхнәгә чыгар алдыннан борчылып йөргән абый белән сеңел – Солтан һәм Сафинә Шаһиевларны очраттым. Солтан белән Сафинә инде 5 ел дәвамында «ШАЯН ТВ»ның нәни йолдызлары икән – икесе дә алып баручылар. Яннарында әти-әниләре дә бар иде.

«Балаларыбызның татарча сөйләме тагы да камилләшсен, шомарсын дип, «ШАЯН ТВ»га алып килгән идек. Бүген куанып туя алмыйбыз – туган телләрендә үзебездән дә чистарак, матуррак сөйләшәләр. Аннары тагын бер сөендергән әйбер – улым белән кызымның киенүләрендә дә милли чагылышлар күренә башлады. Кызым, үзе теләп, чулпылар, калфаклар тагып йөри башлады, улым милли орнаментлы киемнәрне яратып кия. Балаларымның милли хисләре артуын күреп бик сөенәм. Моның өчен «ШАЯН ТВ»га рәхмәт!» – дип сөйләде нәни йолдызларның әнисе Динә Шаһиева.

Концерттагы тагын бер үзенчәлекле чыгыш: Амелия Феофанова саксофонда уйный һәм «Бормалы су» (Н.Исәнбәт сүзләре, З.Хәбибуллин көе) җырын башкара.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та «ШАЯН ТВ» телеканалының татар милләте киләчәге өчен мөһим роль уйнавын билгеләп үтте. Ул әлеге концертны тамаша кылганнан соң, татар теле һәм милләтенең киләчәгенә ышанычы ныгуын белдерде.

«ШАЯН ТВ» – милләтебез өчен иң кирәкле, иң кадерле канал. «ШАЯН» булмаса, татарның телен яшәтә, үстерә торган шушы матур гамәлләрне, хисапсыз проектларны моның кадәр нәтиҗәле итеп кем эшләр иде икән? Мин балалар, әти-әниләр, халкыбыз белән бу дәрәҗәдә оста итеп эшләүче башка мисалларны китерә алмыйм. «ШАЯН» – ул милләтебезнең ышанычлы иртәгәсе. «ШАЯН ТВ» булганда, милләтнең киләчәге бар. Безнең киләчәгебез өчен кайгыруның кирәге юк икән, Аллага шөкер», – диде ул.

«Балалар күңелен өйрәнү, аларның күңеленә барып җитәрлек үтемле алымнар эзләү, яңа аягына баскан балада сәхнә тотарлык сәләт, талант ачу – ул искиткеч зур фидакарьлек һәм тырышлык сорый торган хезмәт. Мин сезнең алдыгызда бу хезмәт өчен баш иям. Юбилеең белән, «ШАЯН»!» – дип, телеканалга җылы котлауларын яңгыратты Марат Әхмәтов.

Бәйрәм чарасында дәрәҗәле кунаклардан шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов катнашты.

«5 ел бер мизгел эчендә узды да китте. Шушы 5 ел эчендә «ШАЯН ТВ» аша 20 меңнән артык бала үтте. Бу балаларның әти-әниләренә аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Бергәләп көч куеп, искиткеч талантлы шәхесләр үстерәбез. Бу балалар – телевидениедә безгә алмашка калачак буын ул. Һәм мин бу буынга карап ихластан сөенәм. Безне бик яхшы шәхесләр алмаштырачак. Мин моның өчен тыныч», – диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов.

Концерт программасы «Сәйлән» фестиваленең дүртенче сезоны җиңүчесе Марат Әхмәтҗанов белән Венера Ганиева башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә, Резеда Ахиярова көенә язылган «Яратыгыз!» җырына дуэт белән йомгакланды. Юбилей кичәсе татар халкының гимнына әверелгән «И туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмам булды.

  • Концертның телеверсиясен 16 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә «Яңа Гасыр» каналында, 17 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә «ШАЯН ТВ» каналында күрергә мөмкин булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100