Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сәхнәгә арзан алкышлар, кырын балкышлар эзләп чыгарга кирәкми»: «Яңа йолдыз»дан репортаж

ТМТВ каналында баручы «Яңа йолдыз» проектының өченче сезоны җиңүчесе билгеле. Ул да булса – Мамадыштан Фәридә Ибраһимова. «Интертат» хәбәрчесе «яңа йолдызлар кабынган» җирдән репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Сәхнәгә арзан алкышлар, кырын балкышлар эзләп чыгарга кирәкми»: «Яңа йолдыз»дан репортаж
Салават Камалетдинов

«Яңа йолдыз» проектындагы чыгышларны ТМТВ каналында да, социаль челтәрләрдә дә күреп булды. 747 гаризадан 50сен сайлап алып, оештыручылар Казанга кастингка чакыралар. Жюри әгъзалары – актриса, режиссер, продюсер, тапшырулар авторы Лина Арифуллина, язучы-прозаик, драматург, шагыйрь, музыкант һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким, ТР атказанган артисты Филүс Каһиров, ТР атказанган артисты, юморист Данир Сабиров, күп тапкырлар «Алтын Барс» премиясе иясе Ильвина 50дән 12 катнашучыны сайлап ала.

Берничә ай дәвамында 12 катнашучы остаханәләрдә катнаша, әзерлек этапларын үтә, һәм аларның 6сы гына финалга килеп җитә. «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган гала-концертта 6 катнашучы – Инсаф Гаптелбәров, Алия Габиева, Фәридә Ибраһимова, Алинә Газизова, Диана Дәүләтшина, Игорь Дмитриев алтысы популяр җырчы белән дуэт башкарды.

«Яңа йолдыз» – «Фабрика звезд», «Голос» тапшыруларына охшаш проект. Сайлап алу этаплары, әзерлек этаплары шул бер стандарт буенча үткәрелә. Монда да остазлар бар. Бер команданың остазы ТР халык артисты Зөфәр Хәйретдинов булса, икенче команданыкы – ТР атказанган артисты Артур Минһаҗев.

Яшь җырчылар&популяр артистлар дуэты

«Барс медиа» оешмасының концертларын гадәттәгечә Гөлназ Сәфәрова алып бара. Лина Арифуллина Гөлназны мактап та алды. «Минем иң яраткан алып баручым – Гөлназ. Ул сәхнәгә чыккач, күңелләр күтәрелә», – диде режиссер.

Концертны узган елгы җиңүчеләр – «Караш» төркеме башлап җибәрде. «Бары тик өскә, бары тик өскә» дип җырлады егетләр. Үзенчәлекләре – яшьләрчә төркем. Беренче чыгыш булгангамы, бөтен кешегә дә ятмый торган стиль булгангамы, «Караш» төркемен көчле алкышларга күммәделәр.

Ә алардан соң чыккан беренче дуэтны алкышларга күмеп тә тордылар. Беренче катнашучы көчле тавышлы Инсаф Гаптелбәров Рәсим Низамов белән «Карлы миләш» җырын башкарды. Көчле ирләр тавышы ак яулыклы әбиләрнең дә, апа-абыйларның да, бәбиләрнең дә күңелен күтәреп җибәрде.

Инсафны «конкурстагы иң яшь катнашучы, йөзенә һәм тавышына карап, алай дип әйтеп булмаса да» дип игълан иттеләр. Төз гәүдәле, сакал-мыек җибәргән, калын тавышлы көрәшче егет Инсаф. Сәхнәдә шундыйларга игътибар итәсең дә инде ул.

Аннары Рәсим Низамов үзе генә җырлады. Дөресрәге, һәр дуэттан соң, популяр артистлар сәхнәдә калып, аерым җырларын башкардылар. Бераз аптырадык, чөнки, бәйге булгач, конкурсантларның чыгышлары күбрәк булыр төсле тоелган иде.

Диана Дәүләтшина исә Алинә Шәрипҗанова белән Зөлфәт Хәкимнең «Җырларым-хыялларым» җырын башкарды. «Без инде җиңдек синең белән!» – диде Алинә Шәрипҗанова, җырлап бетергәннән соң.

Диана белән кастингта кызык хәл дә булган икән. Ул кастингка озын үкчәле туфли киеп килә һәм җырын тиешенчә башкарып чыга алмый. Жюри әгъзалары аңа туфлиен салырга киңәш итәләр. Диана туфлиен салып җырлый һәм, күрүегезчә, финалга хәтле килеп җитә.

Сәхнәгә Түбән Камадан Алия Габиева белән Илгиз Шәйхразиев чыкты. Образлар һәм тавышлар туры килүе бу чыгышта аермачык сизелеп һәм күренеп тора.

Башкортстаннан Алинә Газизова Алсу Абульханова белән «Өзгәләнә минем күңел, бары тик син ул түгел» дип җырлады. Ә инде танылып өлгергән җырчы Игорь Дмитриев Эльмира Кәлимуллина белән дуэт башкарды.

Иң соңгы булып, Мамадыштан Фәридә Ибраһимова белән Илнат Фәрхуллин лирик дуэт тәкъдим иттеләр. Гөлназ Сәфәрова Фәридәне Зөлфәт Хәким ошатуын да әйтте. «Матур тавышлы, тыйнак кызлар ярата инде Зөлфәт абый», – диде Гөлназ.

Тыйнаклыгы Фәридәнең йөзенә үк чыгып тора. Җиңүче итеп игълан иткәч тә, ул башта нишләргә белмичә торды. Иптәшләре кочаклап алгач, күзләре яшьләнде.

«Әле дә аңлап бетерә алмыйм нәрсә булганын. Мин чиксез шатмын. Бу – чыннан да минем өчен көтелмәгән җиңү. Барлык киңәшләрегез өчен зур рәхмәт! Миңа көч биреп торган тамашачы, сезгә дә зур рәхмәт!» – диде Фәридә.

Җиңүче буларак, Фәридә Ибраһимова шәхси җырын яздыру, клип төшерү, аны ТМТВ каналында ротацияләү һәм «Татар җыры» фестивалендә чыгыш ясау хокукына ия булды.

Зөлфәт Хәким: «Сәхнәгә арзан алкышлар, кырын балкышлар эзләп чыгарга кирәкми»

Жюрилар арасында Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким дә бар. Гомумән, жюриларны төрле өлкәләрдән сайлаганнар. Зөлфәт Хәким яшь җырчыларга киңәшләрен бирде. Аның чыгышын да халык алкышларга күмде.

Минем өлкән яшьтәге кеше буларак ниндидер акыллы сүзләр әйтергә дә хокукым бардыр. Сәхнәгә арзан алкышлар, кырын балкышлар эзләп чыгарга кирәкми. Яшь җырчылар аны бүгенге көннән үк аңлап йөрсеннәр иде.

Кеше фикеренә, әйткән сүзгә бик игътибар бирмәсеннәр иде. Чөнки көймә суда әйбәт кенә йөзеп бара. Эченә су тулса, көймә бата. Кеше дә шулай. Кеше фикеренә колак салырга кирәк, әмма ул фикер тискәре булган очракта, коелып иңмәскә кирәк. Чөнки синең үзеңнең халәтең кеше фикеренә караганда кыйммәтрәк.

Һәм, нинди генә уңышларга ирешсәң дә, барыбер үзеңнең кем икәнеңне, каян чыкканыңны, кемнәр ярдәм иткәнне, туганнарыңны онытмаска кирәк. Чөнки син берүзең генә бу дөньяда беркем дә түгел. Әллә нинди талантлы кеше булсаң да.

Соңгы вакытта мине, язучы буларак, бер нәрсә борчый: җырлаган җырның мәгънәсенә, аның сүзләренә игътибар җитми шикелле. Яшь җырчыларыбыз шуңа игътибар итсеннәр иде, – диде Зөлфәт Хәким.

Данир Сабиров: «Мин бәя бирердәй кеше түгел»

Социаль челтәрләрдә жюрида юморист, эстрада артисты Данир Сабировның утыруы да күпләрне гаҗәпләндерде. «Егетләрнең тавышлары шундый көчле. Кызлар берсеннән берсе чибәр. Үземнең сукыр булмавыма сөенеп утырдым әле бүген», – дип көлдереп алды Данир тамашачыларны.

Шулай да: «Җырчы булмаган кеше ничек башкаларны бәяли ала?» – дигән сорау белән янып-көючеләр күп булды. Шул сорауны Данирның үзенә бирдем.

Мин үз теләгем белән килеп утырган түгел, мине чакырдылар. Югыйсә: «Мин бәя бирердәй кеше түгел», – дип әйтеп тә тордым. Оештыручылар: «Безнең фикеребез башка төрле», – диделәр. Димәк, утыртканнар икән, тикмәгә түгелдер инде. Үземнең теләк белән, «менә монда мин утырырга тиеш» дип килгән кеше түгел мин.

Балачакта һәм яшүсмер чакта шундый конкурсларда катнашканда, миңа гел «Тамашачылар мәхәббәте» дипломын тоттырып кайтарып җибәрәләр иде. Тик ул вакытта җиңгән егетләр-кызлар әле эстрадабызда күренми, мин барыбер кеше кисәге булып йөрим.

Җиңүче булдым да – «йолдыз» булдым дигән сүз түгел. Тамашачы концертыңа теләп килсә, артист шунда гына артист була, шунда гына син үзеңне танылган артист дип саный аласың, – диде Данир Сабиров.

«Яңа йолдыз» проекты өченче ел рәттән яңа йолдызларны кабыза бара. «Яңа йолдыз»ның йолдызлары эстрада сәхнәсенә тирән адымнар белән кереп китә алырмы? Сез ничек уйлыйсыз?

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100