news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәхнәдәш дуслары Ренат Ибраһимов турында: «Бик ачык кеше иде. Рухы шат булсын...»

news_top
Сәхнәдәш дуслары Ренат Ибраһимов турында: «Бик ачык кеше иде. Рухы шат булсын...»

Бүген 75 нче яшендә Россиянең халык артисты, танылган җырчы, композитор Ренат Ибраһимовның вафат булуын турында хәбәр иткән идек.

Социаль челтәрләрдә җырчының сәхнәдәш дуслары да Ренат Ибраһимовның якыннарының тирән кайгысын  уртаклаша.

«Бүген Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов кинәт арабыздан китеп барды...Миңа аның белән бер тапкыр гына бергә эшләргә туры килде...Бик ачык кеше иде. Урыны оҗмахта, рухы шат булсын.Якыннарының олы кайгыларын уртаклашабыз», – дип яза җырчы Айгөл Бариева телеграм каналында. 

Продюсер Рифат Фәттахов та Ренат Ибраһимов белән төшкән фотосын урнаштырып: «Хуш, Ренат Исламович. Урының оҗмахта булсын», – дип язып куйган. 

  • Ренат Ибраһимов: «Секс – ул татар сүзе, нәсел дәвам итүнең чиксезлеген аңлата«

     

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар