Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шатлыктан елыйлар: хәрби операциядән туйга абыйсы кайткан

news_top_970_100

Социаль челтәрдә бик тә дулкынландыргыч видео чыкты. Анда бер хәрби туйга дип кайткан һәм туганнары белән мәҗлестә генә очраша.

Хәрбинең каршына беренче очраган туганы аны күтәреп үк ала, кулларыннан төшерми. Калган кунаклар аягүрә кул чаба, хатын-кызлар үксеп елый. Хәрби кәләшне кочаклап алгач, кыз елап җибәрә. Бу күренеш мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов җыры белән үрелеп бара.

«Бик дулкынландыргыч», – дип язганнар видеога.

«Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, туганнарын шулай сөендерсеннәр иде», – дип фикерен калдырган берәү «Татарча видео» төркемендә. Калганнар теләктәшлек белдерүче смайллар тезгән.

Бу темага:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100