Сарыклар асраучы фермер Айназ Фәтхуллин: «Соңгы ике елда сарыкка игътибар артты»
Теләчедә яшәүче фермер Айназ Фәтхуллин ун ел сарыклар тота. Корбан гаете алдыннан сарык тотучы фермерларның телефоны бер өзелми шалтырыйдыр инде. Авылда корбанга сарык табып булмый бит хәзер. Сарыкның барлыгын елына бер тапкыр искә алабыз диярлек. Фермер белән сарык дәрәҗәсе, иртә өйләнү, миллион ярым сум акча алу турында сөйләштек.
Кич җиткәч тузан туздырып сарык көтүе кайтыр иде. Кайтканы кайта, кайтмаганы юк. Аны эзләргә чыгып китәсең. Тамгаларын карый-карый бер буласың: кайсының муенына җеп таккан, кайсының колагы ярган, кайсының колагы киртләгән, кайсы буялган, кайсының берәр җирендә бер кисәк йоны калган... Үзеңнекен табасың, йорт ягына куа башлыйсың, ярты елны узгач, теге кире борылып чаба! Бик ачу килгәндә: «Безнекен дә кертерсез әле», - дип берәр йорт хуҗасына әйтеп калдырасың. Охшаш тамгалы сарыкны үзебезгә куып кайтып ябып куйган да булды.
Теләчегә барганда шулар искә төште.
Хәзер гомумән сарык турында Корбан гаетендә генә искә төшерәбез кебек, ә, юк, тагын бала тугач һәм шашлык ашыйсы килгәндә кирәк була.
Чынлыкта сарык Коръәндә телгә алынган 25 хайванның берсе. Корбанга да нәкъ менә сарыкларны чалу гадәт итеп алынган, гәрчә дөя, үгез малларын чалу рөхсәт ителсә дә.
Ни өчен сарыклар дип сорагач, Айназ Фәтхуллин: «Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) : «Сарык тоткан кешегә бәрәкәт иңә», дигән хәдисе бар. Аллага шөкер бөтен әйбер бар, ризыкларыбыз мулдан, балаларыбыз исән-сау», – диде.
«Иртә өйләнү турында уйлаганым юк иде»
Ферма Ачы авылында урнашкан. Без килгәндә фермада хуҗа кеше үзе, хәләл җефете Сайёра һәм көтүче Фәрит абый кайнаша иде. Фермадагы йөзләгән сарык бер тавыштан акыра. Монда корбанга дигән сарыклар гына да йөздән артык заказ килгән. Калганнары тышкы якта акырып йөри. Ана сарыклар эчке яктагы балалары янына ашкына. Бер бүлмәдә бәләкәй бәтиләре белән ике сарык. Тагын фермада биш үгез биш ат бар.
Айназ: «Өстемне алмаштырам әле», – дигән сәбәп белән югалып торган вакытта хәләл җефете белән сөйләштек. Ул ферма идәннәрен себереп йөри иде. Сайёра – бик сирәк очрый торган исем. «Әти кушкан инде», - дип тыйнак кына елмайды хуҗабикә. Ул – Кукмара кызы, дүрт кыз бала әнисе. Иң олы кызларына 15 яшь, бәләкәенә 10 ай. Декрет ялына чыкканчы Сайёра район хастаханәсендә акушер булып эшләгән. Хәзер иренә ярдәм итеп йөри, өйдә олы балалар кечкенә сеңелләрен карый. Фәтхуллиннар гаиләсе Теләчедә яши, йорт салып чыкканнар.
Ирем көне буе фермада. Без ярдәм итәргә киләбез, балалар да килә. Җәй көне кайтып та керми диярлек. Хәзер дә эш күп, корбанга сарык сорап шалтыраталар, сораучылар ел саен арта, Аллага шөкер, – ди хуҗабикә.
Айназ белән Сайёра 16 ел элек гаилә корган. Әле дә бер-берсенә «матурым» дип эндәшәләр. Айназ 20 яшендә гаилә корган, «иртә өйләндем», ди. Алар Казанда укыганда танышканнар.
Иртә өйләнү турында уйлаганым юк иде, әмма ул кызны очраткач, танышкач, әтисеннән рөхсәт сорадым да, өйләндем. Башта әти-әнисе рөхсәт бирмәгән иде. «Сез бит әле яшь, кайда яшәрсез», - диделәр. Аннан соң күндердем инде. Хәзер уйлап карыйм: дөрестән дә 20 яшьтә бала-чага булганбыз инде. Шулай да 20-25 яшьтә өйләнеп калырга кирәктер, аннан калса, кайбер ир-атлар кырыкка кадәр дә өйләнмичә йөри бит. Мин андый әйберне күз алдына китерә алмыйм, бала тәрбияләргә дә кирәк. Кызларымны бик яратам, – ди ул.
«Фермер булырга уйламадым, җил шул якка исте»
Быел корбанга сарыкларны 7-14 меңгә саталар. Иң арзан сарыкларның авырлыгы 30 килограмм, иң зурлары 50 килограммнан да артып китә. Хәзер фермада барысы 350ләп сарык бар, өчтән бер өлеше корбанга сатыла. Даими рәвештә 150-160 ана сарык кала, калганнарын шулай ук сатып алалар икән. Бала тугач, корбанга, шашлыкка алалар, сарык итен яратучы сатып алучылары да бар. «Халык тавык итеннән дә туя башлады», – ди фермер.
Айназ үзе дә уйламаган җирдән фермер булып киткән. «Җил шул якка исеп куйды», – дип елмайды. 2012 елда фермер булып теркәлә һәм шул ук елны грант - 1,5 миллион сум федераль ярдәм ала. Шул акчага ферманы төзи, 2013 елда Әстерхан өлкәсеннән Эдельбай токымлы сарыклар алып кайта. Ул токымның ите тәмле, бәтиләре тиз үсә икән.
Мин грантның пилот вариантында беренчеләрдән булып катнаштым. Федераль ярдәм бирелде. Башта сертификат тапшырдылар, бер ай эчендә акчасы да килде. Гомумән ул системаны авыр димәс идем. Документ эше бар сүз дә юк, әмма аннан куркып торырга кирәкми, хәзерге вакытта документлар белән ярдәм итүче хезмәтләр бар бит инде. Элегрәк кыенлык булды инде. «Монысы ничек эшләнә икән, тегесе ничек икән», – дигән сораулар булды. Хәзер шалтыратып кына белешәсе бит, барып йөрисе дә юк. Техникага да субсидияләр алдым, ике ел элек яңа трактор алдым, – ди хуҗа кеше.
Фермерның чәчүлек җирләре дә бар. Чәчү, урып-җыю вакытында башка кешеләрне дә эшкә яллый. Кайвакыт алты кеше җыела, ди. Иң төп ярдәмчесе – Фәрит абый. Сарык көтүен дә ул көтә. «Ул булмаса, башка эшләргә тотынып та булмый. Чәчүлек җирләре булгач, бөтенләй вакыт җитми», – ди фермер.
Фәрит абыйның гаиләсе юк, сез канәгатьме дип сорагач: «Ий, картайгач инде...» – дип үгезләргә печән салырга китте. Шулай да ул – ферманың тоткасы. Фәрит абыйны ялга җибәргән чакларда Айназ көтүгә үзе чыга. «Миңа ошый. Коръән укыйм, яңа мәгълүмат өйрәнәм, ял да итәм», – ди.
Сарыклардан кала фермада биш баш үгез, биш баш ат бар. Фермер атларны «яратканга» тота, халык үгез ите сатмыйсыңмы дип сорый башлагач, анысын да алып куйган. Бу өч хайванның иң күп тәрбия сорый торганы аттыр инде. Аны яратырга, тәрбияләргә кирәк, юкса, кыргыйланып китә. Арасында бик үзенчәлекле буяулы аклы-каралысы да бар.
«Кеше сарык дәрәҗәсендә булса иде»
Ә сарык исә халыкта бик почетта йөрми инде. Кешене кимсетү сүзе буларак та кулланыла, «миңгерәү сарык» дип тә кулланыла. Айназ фикеренчә, җәмгыятьтә гомумән сарыкка карата ялгыш фикер яши.
Дүрт сарык тотканчы бер сыер тоту әйбәтрәк дигән сүз бар, ул инде сарык күп ашый һәм әрәм итә дигән мәгънәдә. Шулай да һәр мал үз ризыгы үзе белән килә. Былтыр корылык елы булса да, ризык табылды, Аллага шөкер. Сарыкка игътибар кимегән иде, әмма соңгы ике елда кеше яңадан сарык белән мавыга башлады. Үрчетергә дип ике-өч сарык алып китәләр. Бу кешенең дингә якынаюы белән дә бәйле дип уйлыйм. Яшьләр мәчеткә дә йөри башлады бит.
Аннан соң кешегә «сарык» диләр, әмма кеше сарык дәрәҗәсендә булса иде! Сарык бервакытта да алдына куйган начар ризыкны ашамый, тәмлене генә ашый. Алдында ашарга булмаса, кычкырып сорый. Сарык бер дә аңгыра түгел, үзенә кирәген үзе сорап ала. Ябып куйган җирдән дә чыгу юлын таба. Алар бер-берсен ташламый, – ди Айназ.
«Уникешәр бәрән кайтмаган вакытлар булды»
Ул үзе дә кечкенә вакытта сарык эзләп йөргән вакытларын искә алды. Алар гаиләдә биш бала – өч малай ике кыз үскән. Бер абыйсы Алмаз Фәтхуллин - Тинчурин театры артисты. «Башта абыйларга эләкте ул, аннан сеңелкәш белән мин йөрдем. Уникешәр бәрән кайтмаган вакытлар була иде, ә барысы кырыклап сарык асрадык. Мал күп булгач, көтүгә чират та тиз килеп җитә иде», – ди ул.
Тумышы белән Айназ Олы Мишә авылыннан. Авылда хәзер әнисе яши. «Балаларга булыр», – дигән ният белән Теләчедә йорт сала башлаган булган. Тора-бара гаиләсе белән күченгән, чөнки авылдан килеп йөрүе читенрәк булган. «Бүрәнә аркылы бүре куып булмый ди халык. Ул вакытта безнең авылда хуҗалыклар таркалмаган иде, шуңа җирне Ачыда бирделәр», – ди ул.
Белеме буенча Айназ – теолог, Россия ислам академиясен тәмамлаган. Авыл мәчетендә имам булып та торган, шабашкада эшләгән вакытлар да булган, мәктәптә шахмат һәм чаңгы буенча тренер булып та эшләгән. Хәзер инде 20-30 меңгә ялланып эшләүне күз алдына китерә алмыйм, ди.
Киләчәктә ферманы зурайту нияте дә бар. Фермер якында тагын бер бина төзергә, монысын яңартырга, кардаларны тимердән ясап чыгарга тели. «Эш күп, Аллага шөкер», – ди.
Элегрәк сарык тоту тагын да керемлерәк эш булгандыр әле. Анда тиресен, йонын да сатып була иде. Хәзер йонын сатып алучы булса да, тирене бернишләтеп булмый диярлек. Сарыкларның йоннарын алу өчен махсус бригада чакыралар икән, үзләре катнашмый калмый. Сарык йонын алу өчен кайчыга да эш бар әле.