Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарыгын югалткан агай, целлюлитлы кыз белән танышырга теләгән егет һәм руслашкан Тукай ватаны - Вконтактедагы авыл төркемнәренә күзәтү

Хәзерге тормышны Интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләрнең кулларыннан да төшерми торган «уенчыгы» дисәләр дә, әбиләрдә дә, бәбиләрдә дә шул ук хәл. Хәзер инде һәр районның гына түгел, һәр авылның үз төркеме бар! "Интертат" иң популяр авыл төркемнәренә күзәтү ясады.

news_top_970_100
Сарыгын югалткан агай, целлюлитлы кыз белән танышырга теләгән егет һәм руслашкан Тукай ватаны - Вконтактедагы авыл төркемнәренә күзәтү

Хәзер төрле фәлсәфи цитаталар язып, үтә дә хисле фотолар урнаштыручы төркемнәр бик популяр. Хәер, кемнең эше юк һәм кем, русча әйтмешли, «копировать и вставить» дигән командаларны яратып башкара, шул рәхәтләнеп үз төркемен булдырып, «админ» галиҗанәпләре вазифасын башкара ала. Күпме кеше сезнең төркемне яратыр - анысы башка мәсьәлә. Ә менә кайбер авылларның төркемнәре кайбер районнарныкын яки кайбер мәгълүмат чараларыныкын көнләштерерлек. 

Питрәч районы Шәле авылы 

Татарстандагы иң зур авылларының берсе булып саналган Шәленең берничә төркеме бар. Иң зурысы - «Шәле авылы. Деревня Шали» дип атала һәм аңа 2476 (!) кеше язылган. «Движуха» монда. Күз салыйм әле дигән идем, булмады. Ябык төркем булып чыкты бу. Инде мин дә язылмакчы булып, «заявка» җибәргән идем, «син безнеке түгел» диделәр, ахры, алмадылар. Төркемгә язылган танышым әйтүенчә, анда конкурслар оештырып, бүләкләр дә бирәләр икән! Шәленеке булмаганнарга юл ябык. 

Ә бүтән төркемнәргә килгәндә, алар 2011- 2013 еллар аралыгында төзелеп, шул чакта гына берничә пост язылган булса, хәзер җыен кирәкмәгән реклама тутыру вазифасын башкара булып чыкты. Кыскасы, классика. 

Аксубай районы Иске Ибрай авылы

 «Википедия»не дә эшкә җигеп, әлеге авыл турындагы белешмәне карадым. Болай зур гына авыл икән, 1943 кеше яши, ди. Моның чаклы кеше яшәп тә, шул бер «Вконтакте» да төркемнәре булмаса, дөрес булмас иде бу. Эзләү юлына Иске Ибрай дип тә, Старое Ибрайкино дип тә язып карадым. Күп төркемнәр килеп чыкты. Иң зурыннан башлыйм. Гади һәм аңлаешлы итеп «Иске Ибрай авылы» дип кенә атаганнар. Бу төркемгә язылучылар авылда яшәгән кешеләр санын узып киткән - 2213 кеше. Төркемдә сыйфатлы контент, чыннан да язышалар, сораулар бирәләр, һәм, әлбәттә, реклама. Авыл төркеме булгач, «Әсма әбинең аклы-каралы бозавы югалган, күренмәдеме?» ише сораулар да булыр диеп уйлаган идем. Бозау эзләмиләр, сарыклар бар. Иске Ибрай авылында адашып йөрүче сарыкларны эзлиләр. Икенче көнне кереп караган идем, бетереп куйганнар. Мал ашаган җиренә кайта инде ул, тапканнардыр.

 

Аксубай районы Иске Ибрай авылы турында видео

Бу төркемдә белдерүләр дә бар . «Хастаханәгә флюрография машинасы килеп урнашты. Кемнәр үтәргә тиеш, менеп үтүләре сорала»,- диеп язып куйганнар. Файдалы мәгълүмат! 

Берсе болай дигән: «Хөрмәтле авылдашлар! Кемнәр сыерларыннан кан алдырды, субсидия алыр өчен авыл советына документларыгызны тапшыруыгыз сорала». Авыл җирлеге дә«Вконтакте» аша гына эшләп ята, менә ичмасам. Җыелышларны да скайп аша гына үткәрсәң, ничек булыр икән?.. Димәк, халык чыннан да Интернетны файдаланып яши. 

Рекламага килгәндә Иске Ибрай авылына яңа тәгәрмәчләр, динамиклар, мотоблок, магнитлар, кура җиләге һәм, әлбәттә, берне бозаулаган кызыл төстәге сыерны бер айлык бозавы белән тәкъдим итәләр. Уйлап карарга була, тәкъдимнәре болай хәтәр бит! 

 Лениногорск районы Иске Шөгер авылы

Русчасы да, татарчасы да хәрәкәттә булган төркемнәргә ия авыл. Әлеге дә баягы белдерүләр саны күп булып чыкты. «Шөгер мәдәният йортында балалар өчен дискотека узачак. Башлана 17:30. Керү хакы 20 сум», - дигәннәр. Беренчедән, авыл. Икенчедән, балалар өчен. Өченчедән, 20 сум. Байлар инде болар, тучны. Тучны байыйлар болар.


Иске Шөгер авылы

Менә монысы чып-чынлап хәтәр: Шөгердән ерак түгел җиргә «шайтан» суын алып килә алган таксист номерын сораган бу. Җавап бирүче булмагач, «что, нет таких?» - дип үпкәләгән. Авыл кешесе тракторына утырды да, китте ди сезнең кырга баш төзәтергә.

 Мин генә дөньядан артта калам кебек тоела башлады әле миңа. Авыл төркемендә менә мондый әйбергә тап булырмын диеп һич кенә дә уйламаган идем, билләһи. "Муж на час" та тәкъдим иткәннәр! Әгәр дә сезгә, «муж на час» кирәк икән, номерын да бирә алам хәзер. Шөгердән! Менә шунысы гаҗәп - авыл җирендә "на час" ир нигә кирәк? Тавык суярга кирәк икән, күршесенә алып керә дә, эш бетте инде. Авыл бит ул шуңа да. Анда күршеләр генә түгел, бөтен авыл белән дә ярдәм итәләр. Коймасын да тоталар, бәрәңгесен дә алалар. Шәһәр кешеләре генә күршесендә кем яшәгәнен дә белми, шуңа анда "муж на час" кирәк. Ә авылда нигә? Аптырадым инде, кыскасы.

Лениногорск районы Иске Шөгер авылы турында видео

Билгеле ки, реклама да юк түгел. Тик бу авылда сыер, сарыкларны югалтмыйлар. Югалтсалар да, интернет аша эзләмиләр икән дип уйлап куйдым.

 Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы

 Бу җирлекнең дә социаль челтәрләрдә үз төркемнәре бар. Күгәрчен генә дип эзләсәң, кечкенә аңлашылмаучанлык хасил булырга мөмкин. Чөнки, Күгәрчен исемле район һәм авыл Башкортостанда да бар. Хәер, мондый хәл бер Күгәрчен авылы белән генә түгел. Бутамагыз дип кенә әйтүем. 

 Кызык рекламалар бар. Менә шундыйрагы, мәсәлән: «Куплю рога!» Үгезнекен сорыйлармы дисәм, поши, болан, сайгакныкын дигән. Күгәрчен авылында нинди поши мөгезе инде? Күгәрчен сөте эзләсәләр, бер хәл. 

Иң күп кеше язылганы саф татарча «Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы» дип атала. 248 кеше язылган. Хәбәрләр дә авыл тормышына кагылышлы. Татарча да алып барыла. Дөресрәге, алып барылган. 2017 дә туктап кына калган. Күгәрченнәр, менә дигән төркем булган ич. Торгызырга кирәк!

  Чирмешән районы Иске Кади авылы

600 гә якын хуҗалыгы бар бу авылның. 863 кеше язылган төркеме бар.

Иске Кади авылында көтү кайта

 Кызыклы мәгълүматларга бай Шимбә көнне «культурная программа», ягъни дә булса, дискәтүк була. Кызыклы биюләр, конкурслар һәм, әлбәттә, җырлар вәгъдә иткәннәр. «Туц- туц биибезме?» диеп тә куйганнар әле. Авыл дискәтүкләрен күз алдына китереп куйдым.

 Төркемгә һәрдаим авылның табигать күренешләрен, урам фотоларын куеп баралар. Аларга өстәп, шигырьләр, җырлар да урнаштырганнар. Авыл дип, авылда сыер инде ул. Фотоларда да сыерлар көтүдән кайтып бара, яки барып ята, яки көтүдә ята. Гел хискә бирелеп кенә утырып булмый, билгеле. Халык юкка гына интернетта утырмый, аларга яңалык кирәк. Күптән түгел генә футбол турниры узган, аны язганнар. Хәтер көне, 9 май бәйрәмнәреннән фоторепортажлар бар.

 Минем генә түгел, Интернет кулланучыларның иң сөймәгән әйбере - рекламасыз төркем була алмыйдыр инде ул. Суган орлыгының килосы 150 сумнан. Үгез ите ашыйсы килгәннәр сорап язган. Сатучылар номерларын калдырган. Өй төзүчеләр бөтен «тщеславие»ларын, тәмле телләрен җәлләмичә эшләгән эшләрен мактаганнар. Кыскасы, классика.

 Актанышта «Танышу»

 Шәһәр дә түгел инде, тик нәрсә дип кенә аталган төркемнәре юк бу Актанышның. Белдерүләр аерым, попутчиклар аерым, «барахолка » аерым һәм башкалар. Аптырамагыз, «Актаныш. Кайда ГАИлар тора» дигәне дә, «Актаныш. Танышу» дигәне дә бар. Тормыш бит, нишлисең инде. «Хочешь жить, умей вертеться», кыскасы.

 Танышуларга игътибар итәргә булдым. Кем ялгыз, кем парлы икән, мин әйтәм. Бер кыз үзе татар, үзе акыллы, үзе тәртипле, үзенең машинасы булган, үзе Актаныш яки Мөслим якларыннан булган егет белән танышырга тели икән. Тезелеп басыгыз, хәзер сайлыйм диясе генә калган. 

«Танышам. Эшчән, таза, целлюлитлы кыз белән» дип кенә манчыган бер "мачосы". Соңгы сүзе генә бераз куркытты шул. Күпчелек очракта, каендай зифа буйлы, озын аяклы, кара чәчле дип регламент куйган булалар бит, икенче төрле адым ясап карарга булган, ахры, бу. «Бу егетнең кызы бармы?» дип, шул егетнең битенә сылтама куйган бер гыйшкы көчле булган кыз. Комментарийларда киткән тезелеп: бар, юк, бар, юк, бар. Күрәсең, егетнең "статусы" көн саен үзгәреп тора.

 Арча районы Кырлай авылы: Тукай ватаны руслашкан!

 Татарстанның иң мәшһүр авыллары исемлегенә кергән авыл. Яңа Кырлай авылында елына ничәмә ничә кеше экскурсиягә килә - Тукай торган җир бит. Төркемнәренә килгәндә, иң зурысына 648 кеше язылган. Калганнарында күпкә азрак. Сораулар да язып, белдерүләр дә элеп торалар. Тик шунысы гына бар: исеменнән күренгәнчә «Новый Кырлай» дигән төркем русча алып барыла. Песи балаларын да русча язып эзлиләр, Корбанга курдюк породасыннан булган тәкәләрне дә русча белдерү язып саталар икән. Тукай хәтле Тукай яшәгән җир, Тукай таптап йөргән урам, Тукай сулаган һава, тик язмалар гына русча. 

Әлеге төркем 2010 елда оештырылган. Иренмәдем, иң беренче язуга хәтле төштем. Менә анда язышып торганнар, ичмасам. Балык, Сабантуй, көтү, кич чыгу.. Күңелле булган бит. Саф татарча язышканнар. Моны сатам, тегене алам да димәгәннәр.

 Әлеге күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтә алам: авыл төркемнәренә әле үсәргә дә үсәргә. Татарстанда авыллар күп булган кебек, төркемнәре аннан да шактыйрак. Күбесен актардым, башыннан азагына хәтле дә карап чыкканнары булды. Тик күпчелегендә хәрәкәт күзәтелми, тулысынча рекламадан тора. Суда ничә еллар ятып, яшелләнеп, мүкләнеп беткән агач ботагына охшаттым. Бер карасаң, ул бар, икенче карасаң, ул үлеп бара. Дөрес, күңелле хәбәрләр язып, авыл тормышын чагылдырып торучы төркемнәр дә байтак. Мисал өчен, Арча районының Ташкичү авылы төркеме. Авылда нинди яңалыклар бар, нәрсәләр уздырылган - барысы да төркем битендә басылып бара.

Әле шунсына да игътибар иттем: һәр авылда диярлек мәдәният йортларының үз төркемнәре эшләп килә. Анда «начальство»га отчет биргән кебек, бөтен эшләгән эшләрен фотосурәткә төшереп, төркем битләренә куеп баралар. Әллә, чыннан да шуннан гына тикшерәләр микән? Алай булмаса, концертка әзерләнәбез, концерт башлана, концертны куябыз, концерт бетте, концерттан соң авылның атказанган артистларына рәхмәт әйтәбез диепләр язып бармаслар иде кебек. Иң мәзәге дә шунда бит: һәр авылда бар андый төркемнәр. Ким дигәндә кечкенәрәк авылларның «фәлән фәлән авыл китапханәсе» дигәннәре була. Аларында тагын да күңеллерәк, бернинди дә яңалык булмаса да, алар аны каяндыр таба. Мисал өчен, «фәлән язучының тууына фәлән ел булуга багышланган кичә уздырылды», яки « балаларда китап укуга мәхәббәт уяту максатыннан, «Китап- белем чишмәсе» дип аталаган китап укучылар кичәсе уздырылды».

Зурдан кубып, авыл төркемнәрен «чәйнәдем» әле. Таякның каты башының күләгәсе генә күренеп алса да, эшчәнлек икенче юнәлеш ала ул. Дөресен әйткәндә, бөтен авылның да үз төркемнәре бардыр дип уйламый идем. Интернетсыз бер көн дә торып булмый торган заманда ул, һичшиксез, кирәк әйбер. Димәк, аларны ничек тә яшәтергә кирәк. «Отчет» биреп бару гына булмасын иде ул, чыннан да кирәкле мәгълүматлар тарату, авылдашларның бер-берсе белән аралашу чарасы да булсын иде.

Ә "Интертат" күрми калган нинди кызыклы төркемнәр бар? Шулар хакында хәбәр итсәгез иде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100